Лениногорск
Берәү канатым!
Ераклардан сине сагынып кайттым!
***
Шигырьләрең укыймын да,
Онытам барлык эшем.
Белмәсәм дә, күрмәсәм дә,
Син миңа - якын кешем.
Зәңгәр томаннар артыннан
Җылы кулың сузасың.
Кем белә, бәлки урамда
Бәрелеп үк узасың.
Ах, интернет, чуар дөнья,
Очрашмыйлар карашлар.
Таны мине: күзләремдә
Тик син аңлар сагыш бар...
Картмы, яшьме – бел, канатым,
Һич тә мөхим түгелен.
Гашыйк итте шигырьләрең,
Керсез, моңлы күңелең.
Кайгы-борчуым булса да,
Яшерермен зарымны.
Тик син генә оныта күрмә
Алкыш дигән ярыңны.
Берәү җаным, гомер кыска,
Яшик әле серләшеп.
Уртак мәхәббәт җылысын
Башкаларга өләшеп.
эйтмимгэ
ай икебез икебез
икебезне битебез
теннэрен йокламый
ничек тузербез
Рәхмәт, Төнге юлчы.
Берәүгә,
Яшьтиләр үзләре өйрәнергә теләмәсә, аларны берничек тә мәҗбүриләп булмый. Шагыйрь түгел ич мин, инде ничә еллар шигырь язганым юк иде. Әйе, мин укыган кеше, тәҗрибә нигезендә белем ятарга тиеш дип уйлыйм. Шигырь язу техникасына өйрәткән йөзләрчә сайт бар, рус телендә дә, европа телләрендә дә. Сәләтләре бар, тик яшьтиләрнең ритмы башка. Дөнья нык үзгәрде бит. Бу дөньяга яраклашуы безгә авыр. Ә яшьтиләр башка дөньяны белмиләр - белем бирү системасының җимерелгән чорына туры килде аларның өлгерү вакыты. Алар үзләрен ни өчен сүккәннәрен дә аңламыйлар ич:)))Ә без аңлатып бирә белмибез.
Әллә нигә фәлсәфәгә бирелдем... Бик-бик сагышлы әле мин... Гел Алкышымны уйлыйм да йөрим... Ул минем белән сөйләшмәс тә инде мондагы гипотезалардан соң....
***
Сабыр канатларым сынды мәллә?
Акылымны кайчак югалтам.
Хисләремнең тезгеннәрен тапмый,
“Яратканга!” диеп юанам...
Әллә нигә язлар салкын килә,
Җир җылынмый, төшә кыравы...
Шау чәчәккә бөреләнгән килеш
Салкын ала зелпе куагын...
Кырыс дөнья үз көчендә кала,
Мин – бу ярда, ә син – еракта...
Сөюемне сиңа аңлатканда,
Сагыш йөри ялмап ул якта...
...Сабыр канатларым сынган чакта
Алсу чәчәкләргә карармын...
Мәхәббәтем суырып алыр, җаным,
Бу дөньяның салкын кыравын...
ой данис синен язманы укыгач эсселе суыклы булдым ...............
хазер җанашым йокылар да ачылды бит инде
ай икебез ,икебез
икебездэ ,төнге җеннэр икэнбез
йокламыйча икебез дэ
тилереп утырабыз
Данис! 4 нче юл ритмны боза!
Ул менщ болай булсын:
Фатыый-хаа-ныы бии-ре-геез!
Яле янадан! Давай!
эй икебез икебез
икебезнен битебез
эйтмим белэн икебезгэ
фатихагызны биреп китегез
Ну Берәү, язып та куясың син!
Елмайтасың да, моңайтасың да. Талант!!! Син булмасаң, монда кереп тә йөрмәс идем, сезне укырга гына керәм. Рәхмәт, туган! Үлгәнче җырлап яшә! Шигырләрең гомереңне озайтсын.
берәү! Киңлеккә чыгарга телмисеңме?
Яш тиләрне дә шефлыкка аласы бар!
Адвокат, холодно, ой, как холодно! Ну вообще-то, Илсөя Бәдертдинова матур хатын икән, йөзен күрдем әле менә монда
http://www.youtube.com/watch?v=HH1XnRCRNRE&fmt=18.
Аңа кадәр ишетә генә белә идем. Но, увы! не мой стиль. Кстати, Иске Шөгердән икәнен менә моннан белдем (иң аста):
http://subscribe.ru/archive/media.news.press.beznenyul/
200701/03174942.html
Һәм ни өчен инде аны атарга җыендыгыз?! Кызык, ә ни өчен Илфак Шиһапов түгел? Вроде бы как шагыйрь-то ул бит вроде.
Детектив,
Как-то обидно стало даже. Ирләр өчен.
Берэу - хатын-кыз!
Аргумент: куп белэ -
//Тик беләм: пар түгел мин сиңа//.
Әйе, пар түгел. Ни өчен?
Вариантлар:
Хатын-кыз.
Акселерат, яшүсмер.
Карт кеше, бабай.
Карт кеше, әби.
Инвалид.
Өйләнгән, бала-чагалы ир-ат. Или бу вариант даже не рассматривается дамы?
Ну, якташлар...
Илсөяне ил сөя!!!,
нульләр арасына нокта куялмыйча газапландым... Йөз триллион Алкыш юрагансың әле миңа. Йа, Хода, әле берсенә гыйшкымны сөйләп бетерә алмыйм, калган 99 триллион 999 миллиард 999 миллион 999 мең тугыз йөз туксан тугызы белән нишләп бетәрмен?!
Гомер озак, юл ерак, дисәң генә инде:)))
берэугэ
Эсстэхэфирулла тэубэ тэнлектэн тэштенме элэ
кара мунчада туып чуплектэ устенме элэ син ишэккэ атланып кына йэрмэсэм бутэн ишэк кургэнем юк
Илсөя! Балакаем, синмени бу?!
Ул чагында - 100000000000000.... алкышлар!!!!!
Аргумент: куп белэ.
Шэп аргумент!
Тагы:
куп яза.
Тоннэрен йокламый.
Кастинглар иглан итэ.
Приговор:
Илсоя Бэдретдинованы атарга!
Берэу - хатын-кыз!
Аргумент: куп белэ -
Тик беләм: пар түгел мин сиңа,
Шуңа да чыкмыймын кысадан...
***
Кайдадыр – еракта, еракта
Тауларның иң биек-биеге...
Таулардан биекләр хәл итә
Әҗәлнең кемнәргә килүен...
Ул торган якларга юл ерак.
Яшәгән илләргә юл ябык.
Кычкырма, эзләмә, юксынма-
Кемгәдер син әле бик кирәк!!!
Калдыр син, калдыр ла сагышны,
Күкләрдән көтү юк мәрхәмәт!
Ял бирсен арыган күңелеңә
Мондагы эчкерсез мәхәббәт!
Тик беләм: пар түгел мин сиңа,
Шуңа да чыкмыймын кысадан...
Гашыйк бул яндагы йолдызга,
Илһам ал мондагы кыйссадан...
Әрни лә йөрәгем, ташый ла,
Үзгәртер идем бу дөньяны!
Юк иде бу кадәр өзелгән,
Юк иде бу кадәр туңганым...
...Кайдадыр – еракта, еракта
Тауларның иң биек-биеге...
Өзде лә үзәкне, канатым,
“Ул китте... Юк инде”, - диюең...
Оныттым.
Син дә йокламыйсың соңгы арада, кадерлем... Борчуларың бар, ахры. Үтә-бетә торган булсыннар инде...
- << Первая
- < Артка
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- 106
- 107
- 108
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- 117
- 118
- 119
- 120
- 121
- 122
- 123
- 124
- 125
- 126
- 127
- 128
- 129
- 130
- 131
- 132
- 133
- Алга >
- Последняя >>