Лениногорск
Бик акыллы сyзлэр булса,
бер сyз 3 тиен иде элек.
Хзер 1 сyз 20 тэнкэ торырга мемкин.
аланда .баланлыкта
шөпшэ дэ очып йри
белмим инде кайсыгызга
шигыр чыгарып бирим ....:sm17
милэш, 1 шигыр купме тора
их ,шепшэ,шепшэ шепшэ
кайларда йрдең кичэ
эллэ нинди сайтларда
бал җыйдыңмы иренмичэ ....
акчаңны эгэр тулэсэң
чыгарам сиңа шигыр
матур ,матур сузлэр дэн
шак катыр бетен халык ..
Хөрмәтле Алкыш, Берәү!
Сез искиткеч матур шигырьләр иҗат итүчеләр икән!
Зинһар матур шигырьләрегезне җибәрегезче!
Бик рәхмәтле калыр идем.
Ихтирам белән: Шөпшә.
Минем эл.әдрис varislar@mail.ru
данис бэгрем эллэ инде
кибеткэ чыгып киттең
көттем көттем дэ килмэдең
урамда озак йрдең ..
буген нинди кен икэнен
оныттың ахры бэгрем
гашйклар көне бит буген
эйдэ бэйрэм итэйек ....
алып кайт кибеткэ чыгып
тэмле сый кучтэнэчне
утырыйк ичмасам бергэ
дөнясын онытып яме..
кемнэр сайтта утыра
кытлыймын бэйрэм белэн
яратучылар көне бит
сезгэ миннэн ,зур булэк
данис җаным, йракларда
эшлэп йрисең икэн
уз узеңне бик бетермэ
син бит миңа бик кирэк ...
Ах, канатым...
Сине бу җиргә мине акылдан яздырыр өчен җибәргәннәрдер...
Яратабыз да соң назлы сүзләрне, җылы суга чумган шикәр кеби эрибез дә бетәбез...
Эзләп тап аннары акыллы башларны...
Шулай да!
Алдаганыңны да беләм, алай да якын күрәм, ышанасы килә бит! – диимме соң инде...
***
Бик күрәсем килә күзләреңне
Күзләреңә тулган серләреңне
Укыр идем бары йөрәк белән...
Яшим хәзер тик бер теләк белән:
Хыянәттән сакла, йә Аллам!!!
Хыялымнан хәтта оялам...
Кадерле Алкышым! Кадерлем...
Сүзләр эзлим... Табалмыйм. Ни генә әйтсәм дә, мәгънәсез яңгырар кебек тоела.
Ярый әле, СИН БАР...
Сөю көне белән тәбрик итәм сине!!!
*****
Чәчелмәгән әле ал таң нуры,
Башланмаган әле иртәләр.
Мин кояшка бүген әмер бирдем:
Минем өчен сине иркәләр...
Ак мендәргә тузган чәчләреңнән
Назлап үтәр җылы нурлары...
“Аһ, ник уята мине”, димә, җаным -
Иң беренче сине котлады...
Күзләреңнән үбәр шашып-сөеп,
Бит очыңда янар хисләрем!
Иртәләрең елмаюлы булсын,
Һәм бәхетле булсын кичләрең!
...Суырып үпсә кояш иренеңнән,
Ачуланып аңа эндәшмә...
Мин кояшка үзем әмер бирдем.
Тик кояштан үзем көнләшәм...
Сөю көне уңаеннан:)))
Гали, Вәли һәм Дәүли
Утырып баш ватканнар:
Сөюгә көн исәпләп,
Кулай санын тапканнар.
Гали әйткән: “Җәмәгать,
Атнада бит җиде көн.
Шуларның бер-икесе
Булсын мәхәббәтнеке!
“Юк!”- дигән аңа Дәүли,
“Күпкә китә, нүжәли:
Ике көн бирсәк аңа,
Эшкә ничә көн кала?”
“Айга булсын алайса,
Утыз бернең икесе
Я утызның икесе
Булсын мәхәббәтнеке!”
“Юк!”- дигән тагы Дәүли.
“Айда көннәр санаулы:
Ике көн гыйшык тотсаң,
Авыр эшкә чыгуы!”
“Ник дәшмисең син, Вәли?
Инде болай ярамый!
Әллә синең мәхәббәт
Көн исәбен санамый?
“Болай уйлыйм мин, дус-иш:
Көннәр – өч йөз алтмыш биш.
Шуларның хет бересе
Булсын мәхәббәтнеке!”
Сөю бит ул шундый була-
Сагынып үзәк өзәрлек!
Хатын-кыз мәхәббәтенә
Елга бер көн - түзәрлек!
Шуннан бирле сөюгә
Төгәл бер көн бирелгән.
Елның калган көннәре
Сөюсез үткәрелгән...
Язмалар арасында "R" исемлесен таба алмадым, шуның өчен ул - миндер инде дип уйладым. "Казаннан сезгә билгеле-билгесез бер кеше"нең кем икәнен аңладым - ул "N", дуслар исеменнән - "R1" бугай. Барыгызга да рәхмәт.
Хөрмәтле R. әфәндене Казан каласы да котлый! Кунакка көтеп калабыз!
Миләшкәем - сердәшем,
Еракта минем эшем,
Тыныч кына калада.
Ике сәгатьлектер юл,
Иркәм, безнең арада...
Милшем сердэшем
мин эшлием еракта
матур яшел шэhэрдэ
синен белэн мине аера
ике сэгэт юл арасы
Хөрмәтле R. әфәнде!
Сезне ихлас күңелдән котлыйбыз!
Яхшы юлдашлар, яңа танышлар,
якты уңышлар, матур табышлар
һәм, үзегез әйткәнчә, гөрләп-челтерәп агышлар телибез.
Бергә булсак югалмабыз, иншалла!
- << Первая
- < Артка
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- 106
- 107
- 108
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- 117
- 118
- 119
- 120
- 121
- 122
- 123
- 124
- 125
- 126
- 127
- 128
- 129
- 130
- 131
- 132
- 133
- Алга >
- Последняя >>