Әтнә
Җылы сүзләрең өчен үзеңә дә бик зур рәхмәт, Гөлбану! Әлбәттә, авылга кайтмыйча булмый. Авылыбызда, алла боерса, мәчет ачалар (мәчетне төзү эшләрен әтием башкарып чыкты). Менә шундый зур эшләр көтә безне.
Үзегезнең планнар ничек?
Рәхмәт, Тамчы. Сиңа көтелгәннән дә күбрәк уңышлар насыйп әйдәсен. Бәйрәмнәрдә нишләргә уйлыйсыз? 4 көн ял бит. Авылга кайтасызмы? Корбан чалдырасызмы?
Киләчәк бәйрәмнәр белән барыгызны да! Тыныч һәм күңелле яллар сиңа, Гөлбану.
Ә мин зу-у-у-р шатлык давылы көткән диңгез кебек, тын калдым. Нәтиҗәсе бәйрәмнән соң билгеле булачак иде.
Хәерле көн, дуслар! Монда да югалып баралар. Тамчы, син кайда? Биектауда мин дә булдым, рәхәтләнеп үзебезчә сөйләшеп кайтым. Мин бер-ике атна югалып торырмын. Ялга барып кайтам. Киләсе очрашуларга кадәр.
Хәерле көн, Әтнәм!Сиңа кайттым тагын әйләнеп мин.
Сәлам, Гөлбану. Биектауларга кунакка барып кайттым әле. Бик яман сөйләшеп яталар анда, иеме? Син дә шунда идең ахры.
Сәлам, Тамчы! Ул танышың 09тән белеп, гаражга (үзең чамаладың инде кайсы гаражга икәнен) шалтыратып сорасын. Анда гел алышынып торалар кебек.
Сәлам, Гөлбану! Сине юксына башлаган идем инде.
Сүземә колак салганың өчен рәхмәт. Акчасы мөһим түгел иде бу очракта (ул инде һәрвакыт аз анысы), ә эше. Әгәр дә мөмкин булса, миңа "намек" ясый алмассың микән? Урыс әйтмешли, в долгу не останусь.
Тамчы, сәлам. Тәки шушында кереп чыгарга да вакыт юк. Әйе шул, шулай шул, шулай була икән шул. Безне күпсенә башладылар бит әле монда.
Шулай шул, син Тамчы белән безгә рәхмәт әйт әле. Мондагы биткә кереп кенә түгел, синең якташларыңа 4 ул-кыз да табып бирдек әле без. менә вәйт.
Тамчы, аларның акчалары бик аз бит. Анда кеше кирәк булгалый.
Үзегездән ни май, ни җон булмагач, без \"килмешәкләр\" кулына калды шул Әтнәгез! Без халкыгыз санын арттырмасак, бу бит тә булмас иде әле интернет челтәрендә.
Җыен килмешәк басты Әтнәне.
Минем сиңа бер соравым бар иде: сезнең эшкә водительләр кирәк түгелме? Бер танышым кызыксына иде.
Сщлам, Тамчы. Ни говори, дияр иде бер урыс. Әтнә "рейтингын күтәрәм" дип (бер кеше дә кермәсә күңелсез бит инде) ике күчмә кош утыра ди монда.
Биектау Хәмдиебез дә югалды. Әллә кайтып җитмәде инде сәфәрдән.
Хәерле иртә, Гөлбану! Эштә дә җылы бирделәр бит, всү-тәки. Мин әйтәм, бу Әтнә районы битен икебезгә приватизировать итәбезме әллә?
Балаларга килгәндә, минем ике кызым-ике чәчәгем бар.
Әйе, Тамчы, карточка белән алабыз. Хәзер шабашниклар гына аладыр инде ул кулга тере акчаны. Малай белән кызым бар. Ә син үзең соң кемнәргә терәк булып яшисең (Ирдән кала).
Әйе шул, атлап түгел, чабып бара башлады әле гомер. Акча дигәннән,сез дә зарплатаны карточка б/н аласызмы? Гөлбану, бер егет кенә үстереп ятасызмы, әллә ишләре күпме?