11.07.2014 Матбугат
Ә сез вакытлы матбугатка языласызмы? (Сораштыру)
Татарстанда икенче ярты еллыкка язылу нәтиҗәләре буенча газета-журналларның тиражы 36,8 процентка кимегән. Бу хакта “Татарстан почтасы”ннан хәбәр итәләр. Вакытлы матбугатны тараткан өчен почта хезмәтенең бәяләрне арттыруын инде хәбәр иткән идек. Белгечләр фикеренчә, тиражлар кимү, беренче чиратта, нәкъ менә шуңа – бәянең кисәк артуына бәйле. Икенче сәбәп – Интернетның киңрәк тарала баруы.
2013 елда Россиядә Интернет кулланучылар саны 5 миллионга арткан, ә яздырып алына торган газета-журналлар саны 5 миллион данәгә кимегән. Ә сез вакытлы матбугатка языласызмы?
Раиф УСМАНОВ, “Ирек мәйданы” газетасы баш мөхәррире:
– Тиражларның кимүен газета-журнал таратуга бәянең кисәк кенә артуыннан күрәм. Моңарчы бер чама гына барган укучылар саны бер яртыеллыкта гына кисәк кими алмый. Ярты елда Интернет куллану да алай кинәт артмый, ул арада гына кешеләрнең аңы да үзгәрми. 2-3 данәгә генә кимесә, аңлашылыр иде. Ә бу – массакүләм кимү. Шуңа күрә монда сәбәп бердәнбер: бәяләрнең кисәк артуы. Җәйге язылу чорында болай да тираж кими торган гадәт бар. Инде арттырсалар да, көз көне арттырырга кирәк иде. Әмма кеше газета-журнал укудан туктады дигән сүз түгел бу. Татарстан элек-электән иң күп газета-журнал укучы республика булды. Элек 5-6 басмага язылучылар хәзер 2-3не генә алдыра башлагандыр. Үзебезнең укучыларга анкета тараткан идек. Анда “Ничә газетага языласыз?” дигән сорау да бар иде. Бер меңнән артык җавап килде. “Бер генә газета алдырабыз”, – диючеләр 8-9 гына кеше булды. Үземә килгәндә, газеталарны миңа кулга тотып укырга кирәк. Шуңа күрә күпчелек татар газета-журналларын, төп рус басмаларын өйгә алдырам. Балалар үскәч укыр дип, “Ялкын”, “Сабантуй” журналларын туплап барам. Телевизор карамыйм, хәбәрләр белән Интернеттан да танышам.
Дания ВӘЛИӘХМӘТОВА, Ютазы районы Акбаш авылы, пенсиядәге укытучы:
– Бик күп газета-журналга язылабыз. Журналлардан “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Сабантуй”, “Чын мирас”, газеталардан “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан”, “Ачык дәрес”, үзебезнең район газетасын, “Акчарлак”, “Ирек мәйданы”н алабыз. Инде күп еллардан бирле шулай. Мин укытучы булып эшләдем. Газета-журналларны һәрвакыт эшемдә кулландым. Тәрбия сәгатьләрен үткәргәндә дә кирәк булды. Газета тегелмәләре мәктәптә саклана. Аларны кирәк вакытта укучылар да карый. Ирем дә укытучы, ул да укып бара. Барысын да, Аллага шөкер, вакытында китерәләр. Быел бәяләр артканчы ташламалы язылу булды. Күбесенә шул вакытта язылып калдым. Ә ташлама булмаганнарына яңадан язылдым. Барысының бергә бәясе 4 мең сумнан артыграк булды.
Хәния ФӘРХИ, җырчы:
– “Татарстан яшьләре”, “Вечерняя Казань”, “Мәдәни җомга” газеталарын алам. Шушы өчесенә һәрвакыт язылам. Шуңа күрә миндә һәрвакыт кирәкле мәгълүмат бар. Безнең буын олыгая бара. Ә газета-журнал уку күбрәк безнең буынга хас бит. Балалар Интернетта утыра. Тиражлар шуңа күрә кими дип уйлыйм. Интернеттан мәгълүмат алмыйм. “ВКонтакте” сайтында сәхифәм бар. Анда композиторлар, җырчылар белән аралашу өчен керәм. Юлда йөргәндә укырга бик яратам. Үзем белән юлга журналлар алам.
Лениза САФИУЛЛИНА, студент:
– Газета-журналлар алдырмыйм. Авылда өйгә килә безнең. Әти-әниләр укый. Мин дә кайткан вакытта кайберләрен караштырам. Телефон да, планшет та Интернетка тоташкан. Шуңа күрә төп яңалыклар белән социаль челтәрләрдә танышам. Минемчә, татар газета-журналларына заманчарак булырга кирәктер. Кайберләрен Интернетта табып та булмый бит.