|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2014 Дин
Кукмара районында 71нче мәчет ачылды (ФОТО)27 июнь көнне Кукмара районы Чокырча (Аман-Оштарма) авылында яңа мәчет ачылды. Хәзер районда 71 мәчет эшләп килә. Чарада 150ләп кеше: авыл халкы, кунаклар, чыгышлары белән бу авылдан булган кешеләрнең балалары бар иде. Бәйрәмдә Кукмара мәдрәсәсенең директоры, район администрациясе, Бирәзнәк җирле үзидарә рәисе котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Мәчет салуга өлеш керткәннәргә истәлеккә дип мәчет сурәте белән фоторамка бүләк ителде. Мәчет манарасыннан беренче азан яңгыраганнан соң җомга намазы укылды. Бәйрәм мул табын белән тәмамланды. Чокырча авылы халкы барлык мөселманнарны Рамазан ае белән тәбрикли. Фото # 1 Фото # 2
Фото # 3 Фото # 4 Фото # 5 Фото # 6 Фото # 7 Фото # 8 Фото # 9 Фото # 10 Фото # 11 Фото # 12 Фото # 13 Фото # 14 Фото # 15 Фото # 16 Фото # 17
Нияз АКСАНОВ фотолары. |
Иң күп укылган
|