поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.06.2014 Мәгариф

Кайсы вузлар «кара исемлек» кә кергән?

Менә инде берничә ел илебездә төпле белем бирмичә, дипломнар өләшү белән генә шөгыльләнгән югары уку йортларын ачыклыйлар. Нәтиҗәсез дип табылган вузлар исемлегенә Татарстан белем учаклары да шактый еш эләгә. Быел да республикабызның 15тән артык уку йорты һәм аларның җирле филиаллары “кара” исемлеккә кергән.

Илебездә югары белемнең дәрәҗәсе түбәнгә тәгәрәве белән көрәш 2 ел элек башланды. Вәзгыятьне үзгәртү максатыннан илнең алдынгы университетлары, Россия ректорлар союзы һәм башка федераль органнар белән берлектә нәтиҗәлекне билгели торган күрсәткечләр системасы булдырылды. Шул рәвешле Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык дәүләт вузлары һәм аларның филиалларын иләк аша үткәреп, яхшы-начарга бүлә башлады.

2012 елда Татарстанда 3 федераль вуз һәм 14 филиалның эшчәнлеге нәтиҗәсез дип табылган иде.  Узган елда да Татарстан дәүләт югары уку йортлары арасында “кара тамга” алучылар булды.  Тикшерүчеләр Әлмәт муниципаль хезмәт институты һәм Чаллы сәүдә-технология институты эшчәнлеген нәтиҗәсез дип тапты. Шулай ук әлеге исемлектә 13 филиал да бар иде.

Быелгы антирейтингка 1000нән артык Россия югары уку йорты эләккән. Татарстанны бу юлы әлеге исемлектә Казан мәдәният һәм сәнгать институты, Казан федераль университетының Яшел Үзәндәге һәм Чаллыдагы филиалы, Казан авиацион институтының 7 торак пунктындагы бүлеге һәм Казан химик-технологик институтының Бөгелмәдәге һәм Түбән Камадагы филиаллары тәкъдим итә. Шулай ук  Су транспорты Идел буе академиясенең Казанда урнашкан филиалы һәм Кооператив институты да начар нәтиҗәләр күрсәткән.

Вузлар мониторингы нәтиҗәләрен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы якындагы вакытта Россия мәгариф күзәтчелеге оешмасына җибәрәчәк.  Уку йортын гамәлгә куючыларга 31 октябрьгә кадәр ниндидер чаралар күреп, үз эшчәнлеген оптимальләштерү өчен вакыт бирелә. Әмма күп кенә ректорлар үзләре җитәкләгән уку йортларының нәтиҗәсезләр рәтенә эләгүен дөрес түгел хәл дип атый. Алар узган елны вузның эшен бәяләүче критерийлар үзгәрү белән бәйли.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәзер югары мәктәпләрне төп алты күрсәткеч буенча бәя бирә. Рейтинг төзегәндә бердәм дәүләт имтиханнарының уртача баллын, фәнни-тикшеренүләр эшчәнлеген, чит ил студентларының санын, бер мөгаллимгә исәпләнгән табышны, бер студентка туры килгән мәйданны һәм вузны тәмамлаган яшьләрнең эшкә урнашу проценты исәпкә алынган. Шулай ук үзенчәлеге булган, ягъни хәрби, медицина, авыл хуҗалыгы, спорт, транспорт, иҗади юнәлештәге вузларның аерым төркемен булдырдылар. Уку йортлары өч күрсәткеч буенча чик бәяне үтә алмый икән, нәтиҗәсез эшләүчеләр исемлегенә эләгә.

Ринат Нәҗметдинов фотосы


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ --- | 23.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»