09.06.2014 Милләт
Ирек Шәрипов: Ким кешеләр булмасын!
Җәмгыятьнең бер өлеше аларны килмешәк, ким кеше итеп күрергә күнеккән. Ә бит чит җирдә, чит мохиттә мигрантларга болай да рәхәт түгел. Көнаралаш проблемалар килеп туа, алар ясаган хата-кимчелекләр кабартып күрсәтелә. Кайдан ярдәм сорарга, көндәлек мәшәкатьләрдән тыш, телне, гореф-гадәтне ничек сакларга? Бу хакта “Халыклар дуслыгы” йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов белән сөйләштек.
– Ирек Илдусович, Сез “Халыклар дуслыгы йорты”на чит төбәктә эшләп тәҗрибә туплап килдегез. Бу тәҗрибәне биредә дә кулланасыз.
– Шундый чорда яшибез: милләтара мөнәсәбәтләр дәүләтнең иң мөһим мәсьәләләренең берсенә әйләнде. Чөнки милләтләр үзара аңлашып яшәмәсә, акча да, көчле армия дә илне тәртиптә тота алмый. Минем фикеремчә, илебездә милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр буенча төпле белгечләр әзерли башларга кирәк. Әгәр элегрәк, совет чорында дәүләтнең позициясе милләтләрне эретү, югалту булса, бүген бу мөмкин эш түгел. Ник дигәндә, илләр беләп аралашу көчәйде. Миграция мәсьәләләре килеп туды. Татарстанга Кавказ илләреннән, Азиядән бик күп мигрантлар килә һәм алар телләрен, гореф-гадәтләрен югалтырга теләми. Шулай булгач, төрле булсак та, бергә тату яшәү юлларын, аның формуласын табарга кирәк. Ә милли мәсьәләләр буенча ныклы, әзерлекле белгечләр аз. Бәлки шуңа күрәдер дә, Удмуртиядән күчеп килгәч, миңа Халыклар дуслыгы юнәлешен тәкъдим иттеләр. Чөнки чит төбәктә яшәү тәҗрибәсе бу мәсьәләләрне ачык күзалларга мөмкинлек бирә иде. Удмуртиядә без, татарлар, милли азчылык идек. Бүген төп бурычым – Татарстан халыклар ассамблеясына кергән 35 милли-мәдәни автономиянең эшен җайга салырга, аларга үз эшләрен дөрес итеп корып җибәрергә ярдәм итү. Тормыш – куласа, дигәндәй, мин әле һәрвакыт иҗтимагый хәрәкәт кешесе булсам, бүген дәүләт кешесе буларак, иҗтимагый хәрәкәт вәкилләренә ярдәм итәм, булган тәҗрибәм белән уртаклашам.
– Милләтләр үзара аңлашып яшәргә тиеш, дидегез. “Дуслык йорты”нда бу аңлашу ничек бара?
– “Дуслык йорты” һәм Татарстан халыклар ассамблеясының ике төп принцибы бар: эшне диннән һәм сәясәттән аерым кору. Без шушы ике компоненттан кала барлык мәсьәләләр белән дә шөгыльләнәбез. Бу бик мөһим нәрсә. Чөнки әлеге өлкәләргә аз гына кагылсаң да, шунда ук каршылыклар килеп чыга. Әйтик, күптән түгел Грузия, Әрмәнстан, Әзәрбайҗан көннәре зурлап билгеләп үтелде. Бу бәйрәмнәр мәдәни чара буларак бик яхшы узды. Әмма без беләбез, әгәр дә бу ил вәкилләре белән сәяси мәсьәләләр буенча сөйләшә башласак, аңлашылмаучанлыклар җитәрлек. Без, кайсы гына илдән килсәгез дә, бүген Татарстан Республикасында яшисез, шуңа күрә илегездә булган сәяси проблемаларны анда калдырып килегез, дибез. Шулай да, сәяси проблемаларны күтәрү омтылышлары булып тора, без аларны уртага салып сөйләшү, аңлашу аша хәл итәргә тырышабыз.
– Милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче белгечләр кытлыгын ничек хәл итәргә соң?
– Бездә бу юнәлештә эшләүче галимнәр юк түгел. Әмма аларнын санын арттырасы иде. Безгә статистика, фәнни анализ, халык фикерен өйрәнү җитми. Әйтик, бүген Татарстанда, 2010 елгы халык исәбен алу нәтиҗәләре буенча, 173 милләт исәпләнә. 2002 елдагы халык санын алуда исә 115 милләт исәпкә алынган. Сигез ел эчендә 58 милләт өстәлгән дигән сүз. Чынлыкта ничек соң, милләтләр саны артканмы, әллә элек биредә яшәүче халыклар үзләрен рус, татар дип зуррак милләткә генә керткән булганнармы, ягъни милли үзаң артканмы? Миңа калса, монда икесе дә бар.
Татарстанга килүчеләр саны, чыннан да, күп. Чөнки Татарстан мигрантлар күзлегеннән караганда, бик уңайлы төбәк. Шунысы да бар: Себер, Урал якларындагы белгечләр, мигрантлар җирле халыкка йогынты ясарга омтыла, дип әйтәләр. Әйтик, Якутиянең үз халкы бик аз, анда 50 мең мигрант килә икән, алар икътисадка, сәясәткә зур йогынты ясый. Татарстанга исә ел саен 200 меңгә якын мигрант килергә мөмкин, әмма алар бездәге хәлне үзгәртмиләр. Алар Татарстанның тоткан урынын, бездә нинди халык яшәгәнен белә, шуңа бирегә мигрантларның да белемлерәге, әзерлеклерәге килә. Чөнки бу таралып ятучы төбәк түгел, аягында нык басып торучы, горур халыклы төбәк.
– “Дуслык йорты”нда мигрантларга нинди ярдәм күрсәтелә?
– Без иҗтимагый оешмалар белән дәүләт органнары арасында арадашчылар ролен үтибез. Әлбәттә, миграция мәсьәләләре белән, беренче чиратта, хокук саклау органнары шөгыльләнә. Без милли-мәдәни автономия вәкилләренең органнарга булган сорауларын туплап, турыдан-туры элемтә оештыру эшләрен алып барабыз. Өч айга бер мәртәбә зур “түгәрәк өстәл“ уздырабыз. Анда бездәге 35 милли мәдәни оешманың рәисләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнаша. Кайбер мәсьәләләр бер көн эчендә хәл ителә. Күптән түгел “түгәрәк өстәл”дә Россия Прокуратурасы вәкиле катнашты. Ул Татарстанда проблемаларның нинди тизлектә хәл ителүен күреп гаҗәпләнде. Ә бит бездә бу эш күп ел дәвамында алып барыла! Турыдан-туры элемтә оештыру ул – коррупциягә каршы көрәшнең дә бик нәтиҗәле ысулы әле. Гаеплеләр дә тиешлесен ала – бу очракта без контроль органы ролен дә үтибез булып чыга.
– Милли үзаң чит җирләрдә кискенләшәме?
– Әйе, чөнки туган туфрагыңнан еракта да балаларыңда, оныкларыңда телне, динне сакларга кирәк бит әле. Тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: милли оешма ул чишелмәгән проблемалар булганга гына барлыкка килә – моңа бик җитди карарга кирәк! Әйткәнемчә, Татарстанда 173 милләт бар. Без үзебез оешмалар төзү эшләре белән шөгыльләнмибез. Әйтик, бездә зур гына милләтләр бар, әмма оешмалары юк. Теләмиләр икән, оештырмыйлар. Иң активы – чуаш милли автономиясе. Аның рәисе, Константин Яковлев, үзе эшкуар, меценат. Эшен элеккеге татар меценатлары кебек алып бара. Үз тирәсенә чуаш зыялыларын, эшмәкәрләрен, иҗат кешеләрен туплап, чуаш милли-мәдәни министрлыгы кебек эшли дисәң дә була. Алар һәр райондагы чуаш милли мәктәбенә, ансамбленә ярдәм итә. Һәр районда диярлек үз бүлекчәләре бар. Үрнәк оешма. Читтән килгән халыклар арасында исә иң актив эшли торган оешма – үзбәкләрнеке. Аларның бүлмәсендә иртәдән кичкә кадәр дежур хезмәткәрләр утыра, бирегә килгән кешеләрне даими кабул итәләр. Теркәлү, эш табу, кире китү мәсьәләләрендә ярдәм итәләр. Үзбәкләр монда килеп кергәч тә, кайда монда үзбәк илчелеге дип сорыйлар. Әзәрбайҗан, грузин, әрмән оешмалары да нәтиҗәле эшли.
– Татарстанда төрле милләтләр белән эшләүнең тагын нинди алымнарын файдаланасыз?
– Якшәмбе мәктәбе бик уңышлы башлангыч булып чыкты. Гадәттә, бу атаманы ишеткәч, кайдадыр, уңайлыклары булмаган шартларда ата-аналардан җыелган юк кына акчага эшләүче укытучылар, аз санлы балалар күз алдына килә. Татарстанда алай түгел. “Дуслык йорты”ндагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбе –Казан мәгариф идарәсенә карый торган рәсми учреждение. Анда 20дән артык тел өйрәнелә, 400дән артык бала шөгыльләнә, балаларга берничә төрле юнәлештә ныклы белем бирәләр. Бу балалар үз милләтенең ансамбленә дә йөри. Горурлыгыбыз – “Энҗе бөртекләре” дигән кызлар ансамбле. Анда 8 кыз җырлый. Сигез милләт кызы саф татарча “Казаным урамнары” җырын җырлап җибәргәч, күпләр таң кала! Татарстанның “Халыклар дуслыгы йорты“нда башка милләт вәкилләрендә кечкенәдән үк татар халкына карата хөрмәт тәрбияләнә.
– “Дуслык йорты” читтәге милләттәшләребез мәнфәгатен кайгыртамы соң?
– Билгеле булганча, бу мәсьәләләр белән Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе шөгыльләнә. Әмма мин биредәге милли оешмалар эшчәнлегендә татар милли хәрәкәте өчен дә файдалы мисаллар шактый дияр идем.
– Әңгәмә алдыннан, без әле эшнең башында гына торабыз, дигән идегез. Алга таба “Дуслык йорты”н ни көтә, нинди уй-фикерләр белән яшисез?
– Һәр эшкә тотынганда, иң беренче җаваплылык хисе булырга тиеш. “Гыйлемсез эшкә алынма“ дигән хәдис бар. Милли мәсьәләләр күп яктан өйрәнүне һәм шуннан чыгып кына карарлар кабул итүне таләп итә. Шул ук миграция мәсьәләсе. Әйтик, Татарстан читтән килгән күпме эшчегә мохтаҗлык кичерә? Шуны белү һәм шушы күләмдә генә үз эшенең осталарын кабул итү, аларга лаеклы яшәү шартлары тудыру зарур. Әгәр без 5 урынына 15 кешене кабул итсәк, әлбәттә, алар монда артык булачак, үзләрен кирәксез кеше итеп тоячак. Җирле халыкта да канәгатьсезлек хисе уятачак. Бу мәсьәләләр дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Шул ук вакытта үзебезне дә онытмыйк!