поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.06.2014 Җәмгыять

Сабантуйда миллилек сакланамы? (Cораштыру)

Бу көннәрдә бар халык милли бәйрәмебез Сабантуйга әзерләнә. Рес­пуб­ликаның авыл һәм районнарында ул 7-8 июнь көннәрендә узса, Чаллыда – 12 июньдә, башкалабыз Казанда 21 июнь көнне гөрләячәк. Халык бу бәйрәмне көтеп ала. Ләкин арабызда: “Сабантуй үз йөзен үзгәртте инде, аның кызыгы калмады”, – дип, бәйрәмгә барудан баш тартучылар да җитәрлек.

Ничек уйлыйсыз, Сабантуйда бүген миллилек сакланамы? Әллә ул, бергә җыелышып, ашап-эчеп ял итү өчен бирелгән чираттагы ял көненә генә әверелдеме?

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:


– Сабантуйның исеме үк җисеменә туры килергә тиеш. Аның рус теленнән “сука бәйрәме” дип тәрҗемә ите­лүе белән беркайчан да ки­лешмәдем. Сабантуй ул иң элек – яз бәйрәме. Мил­ли­лек­кә килгәндә, ул елдан-ел үз төсмерен югалта бара. Район, шәһәр Сабантуйлары башкарылган эшләр турында халык алдында хисап тотуга гына кайтып кала. Катнаш районнарда исә Сабантуй, милли бәйрәм төс­мерен югалтып, дуслык бәй­рәменә генә әверелде. Милли рух бүген кайбер авылларда гына сакланып калды. Үзебезнең Түбән Кама районы Ташлык авылы, Арча районы авыллары шундыйлардан. Быел үзем дә туган авылыма кайтырга җыенам. Безгә, Сабантуй тарихын яхшылап өйрә­неп, аларның үзенчәлек­ләрен тотып алып, ниндидер яңа милли төсмер бирергә кирәк. Сабантуй – халыкны бергә җыя торган бик кирәкле чара.

Ләйсәнә Садретдинова, “ТНВ” каналының “Халкым минем” тапшы­руы алып баручысы:


– Миллилек, һичшиксез, саклана. Хәзер бит Сабантуйны дөнья күләмендә дә үткәрәләр. Кайсы гына район, авыл, төбәкнең Сабантуен алсаң да, анда халкы­быз­ның күркәм милли тради­цияләре чагыла. Сабантуйда – дуслар, туганнар бергә җы­елыша, күрешеп аралаша. Бергә җыелган вакытта матур җырлар да җырлана, милли уеннар да яңартыла. Безгә чит төбәкләрдә еш йөрергә туры килә. Һәр Сабантуй бер-берсеннән иң элек уеннары белән аерылып тора. Кайдадыр көрәш яхшырак булса, икенче­сен­дә, әйтик, хатын-кыз көрәше оештырыла. Шәхсән мин Сабантуйга ниндидер яңалык кертү яклы түгел. Элеккеге традицияләрне саклап калу дөресрәк.

Илдар Әхмәтов, җыр­чы:

– Хәзерге Сабантуйда мил­лилек, тәрбия, аз гына бул­са да, бар, дип саныйм. Аны туганнар, дуслар, якташлар, гомумән, очрашулар көне дип тә атар идем. Сабантуйда ел саен катнашам. Быел Мамадыш, Саба районы Миңгәр авылы, Мәс­кәү Сабантуйларында чыгыш ясаячакмын. Сергач як­ларына да чакырдылар. Га­дәттә, район үзәкләрендә уз­ган Сабантуй кызык булмый. Ә менә республиканың кайбер авылларында бу бәй­рәм, киресенчә, бик кү­ңелле уза. Минзәлә рай­о­нының Дәвек авылы, туган авылым – Тукай районының Боерган авылы әнә шундыйлардан. Монда узган Сабантуйларда элеккеге уеннарны кире кайтаралар. Сабантуй оештырылмый башласа, авыл үлә.

Вәсимә Галимова, пен­сионер:

– Хәзерге Сабантуйда милли киемнәребезне киеп, матур итеп бииләр, җыр­лыйлар. Бер уйлаганда, гел миллилек белән генә дә барып булмый бит. Безнең ара­да төрле милләт кеше­ләре яши. Аларның да кү­ңелен күрергә кирәк. Ә менә яшьләрдә миллилек хисе юк. Алар өчен бу гадәти ял көне генә булып кала. Балачакта Сабантуйга ел саен бара идем. Соңгы елларда сирәк барыла. Түбән Кама Сабан туена да сирәк элә­гәм. Җае чыккан саен туган ягым – Аксубай райо­нының Шәрбән авылына кайтырга тырышам. Сабантуйда ба­лаларның чыгышын аеруча кызыксынып карыйм.

Сәйдәш Мусин, Буа районы, Яңа Чәчкап авылы фермеры:


– Сабантуйда миллилек төшенчәсе сүздә генә кала шул. Бу бәйрәм элек-элек­тән җир эшләре беткәч, кыр батырларына мәдхия укып, зурлап, туй рәве­шен­дә үткә­релгән. Аның көнен дә халык үзе билгеләгән. Ә хәзер барлык Сабантуйларны бил­геле бер көндә үткәреп бетерергә дигән боерык була да, халык әле кыр эшләре бетмәгән булса да, Сабантуен бәйрәм итәр­гә мәҗбүр. Бүген бәйрәмгә хәмер үтеп керү дә миллилекне юкка чыгара. Берни­чә фермер, җы­елышып, өченче ел рәт­тән авылыбызда Сабантуй уздырабыз. Быел ул 14 июнь­дә үтәчәк. Ахырданрак үткә­рел­гәч, бәйрәмгә кайтып, рәхәтләнеп ял итүчеләр күп була. Без үткәргән Са­бантуйның иң төп үзенчә­леге дә шунда. 



Ватаным Татарстан
№ 81 | 06.06.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»