• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 18 Февраль Флера Зыятдинова (1947-2011)
  • 18 Февраль Бибрас Натхо
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Раушания Юкачева
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • 19 Февраль Райнур Шакиров
  • 19 Февраль Рәфыйк Мөхәммәтшин
  • 20 Февраль Булат Бәйрәмов
  • 20 Февраль Булат Сруров
  • 21 Февраль Аммар Аль-Анси
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы

 

 
Архив
 

11.03.2009 Мәгариф

ҺӨНӘР САЙЛАР ЧАК ҖИТТЕ

Гомумбелем бирү учреждениеләрендә чыгарылыш имтиханнарына да ерак калмады. Яшьләргә катлаулы сынау үтәргә - булачак һөнәрләрен сайларга туры киләчәк. Шул сәбәпле һәм ТДГПУга яңача кабул итү шартларын ачыклау өчен, без кабул итү комиссиясе рәисе, ректор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдиновка мөрәҗәгать иттек.

- ТДГПУда нинди белгечлекләр буенча белем алырга мөмкин?

 

- 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты абитуриентларга 37 белгечлек, 12 бакалавр юнәлеше буенча югары белем алу мөмкинлеге тәкъдим итә. Шул исәптән бакалавриатның түбәндәге яңа юнәлешләре буенча кабул итү һәм белем бирү планлаштырыла: гамәли информатика; төбәк белеме; сәнгать белеме (музыка cәнгате, музыка сәнгате һәм белем бирү менеджменты); табигый-фәнни белем (экология); педагогика буенча магистратура планлаштырыла. Болардан тыш, быел ТДГПУда, белем бирүнең кластер системасы кысаларында, урта тулы (гомуми) белемле яшьләрне 10 урта һөнәри белем белгечлеге буенча кабул итү күздә тотыла.

 

- Халык арасында бакалавр дипломы тулы булмаган югары белем дипломына туры килә дигән фикер йөри. Бу шулаймы?

 

- Хәзерге вакытта югары һөнәри белем бирү системасы, белгечләрне традицион рәвештә биш ел әзерләү белән беррәттән, тагын берничә дәрәҗәдә тормышка ашырыла.

 

Беренче дәрәҗә - дүрт ел эчендә бакалаврлар әзерләү. Бакалавр дипломы тулы югары һөнәри белем турында дәүләти үрнәктәге документ санала.

 

Югары белем бирүдә икенче дәрәҗә - магистратура, аңа укуда һәм фәнни эшчәнлектә аерылып торган, сәләтле бакалаврлар кабул ителәчәк. Магистратурада ике ел укыганнан соң, алар магистр дәрәҗәсендәге югары һөнәри белем турында диплом алачак. 2009 елда ТДГПУ беренче тапкыр бакалаврлар әзерләп чыгара һәм аларның аеруча талантлыларына магистратурада белем алуны дәвам итү мөмкинлеге биреләчәк.

 

- ТДГПУ үзен тәмамлаучылар белән бәйләнештә торамы?

 

- Әйе, безне тәмамлаучыларның зур күпчелеге вуз белән даими элемтәдә тора. Узган ел университетта ТДГПУны тәмамлаучылар Ассоциациясе төзелү белән истәлекле булды. Аңа республикада, илебездә танылган шәхесләр – федераль, төбәк, дәүләт идарә органнары, оешмалары, учреждениеләренең җитәкчеләре, фән, мәдәният, сәнгать эшлеклеләре, төп миссияләре үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү булган күп санлы укытучылар армиясе керде. Ассоциация әгъзалары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов, “Зенит” Банкы идарәсе рәисенең киңәшчесе, җәмәгать палатасы рәисе И.К.Хәйруллин, язучылар һәм шагыйрьләр - Ренат Харис, Мәдинә Маликова, Лена Шакирҗан, “Татарстан” ДТРКсы директоры А.М.Сибгатуллин, яшьләр, спорт һәм туризм эшләре министры урынбасары Х.Х.Шәйхетдинов, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Т.С.Юшканцева, 2нче гимназия директоры К.З.Хәмидуллина, 165нче мәктәп директоры А.И.Шәмсетдинов, Лаеш балалар йорты директоры Р.Х.Вәлиуллина һ.б. бар. Күп кенә артистлар, татар эстрадасы йолдызлары безнең университетның музыка факультетын тәмамлаган. Бу елның гыйнвар аенда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә музфакны тәмамлаучыларның зур концерты булды. Анда Айдар Фәйзрахманов, Вил Усманов, Гүзәл Уразова, Алмаз Хәмзин, Рөстәм Закиров, Рәсим Низамов, “Фәридә-Алсу” дуэты һ.б. катнашты. Без үзебезне тәмамлаучыларның рәхмәтен һәм җылы мөнәсәбәтен тоеп яшибез.

 

- Болон процессына кушылу кысаларында университетта халыкара хезмәттәшлекнең үсеше турында нәрсә әйтә аласыз?

 

- Халыкара хезмәттәшлек – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

 

Болон процессына кушылу кысаларында ТДГПУ Европа белем бирү киңлегендә вузның абруен күтәрү өстендә максатчан эш алып бара. Бу максаттан университет Европаның кайбер илләрендәге, аерым алганда, Германия һәм Франциядәге вузлар белән, шулай ук академик фондлар, илчелекләр һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итә, студентларның һәм укытучы-профессорлар составының академик мобильлеген арттыру, интеллектуаль ресурслар алмашу өчен шартлар тудыра. 2007 елның мартында Сорбонна университеты белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, инде берничә студентыбыз бу данлыклы уку йортында бер семестр дәвамында стажировка үтте. Хәзерге вакытта Сорбонна белән берлектә белем бирү программасы эшкәртелә. Ике вузның әлеге уртак эше нәтиҗәсе – вузны тәмамлаучыларга филологик белем юнәлешендә “икеләтелгән диплом” бирү булачак.

 

ТДГПУ укытучылары һәм студентлары Франция, Германия, Англиягә партнер-вузлар белән алмашу программалары нигезендә дә, халыкара академик программалар буенча да стажировкалар үтә. Чит илдә мондый хәзерлек, шул исәптән тел хәзерлеге үтү студентлар, укытучы һәм аспирантларның гомер итү дәвамында Европаның төрле университетларында уку һәм эшләү мөмкинлеген сизелерлек арттыра, аларны Европа хезмәт базарында кирәкле белгечләргә әйләндерә.

 

Бүгенге көндә безнең университет Мисыр, Кытай, Сирия, Кипр, Иордания, Франция, Иран һәм Йәмәндәге 15 университет белән хезмәттәшлек итә.

 

- 2008 ел белән чагыштырганда, быел университетка укырга керү шартлары нәрсә белән аерыла?

 

- Быел Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары нигезендә, көндезге һәм читтән торып уку формаларына барлык белгечлекләргә дә кабул итү БДИ нәтиҗәләре буенча үткәреләчәк. Шуңа күрә абитуриентларга булачак белгечләрен (юнәлешләрен) алдан сайларга, керү имтиханнары исемлеге белән танышырга, шуңа бәйле рәвештә мәктәптә БДИ тапшырырга киңәш итәбез.

 

- Документлар кайчан кабул ителә башлый?

 

- Укырга керү өчен документларны кабул итү 18 июньнән 25 июльгә кадәр башкарыла.

 

- Мәктәпне быел тәмамлаучыларга БДИ тапшыру процедурасы аңлашыла, ә узган елларда тәмамлаучылар бердәм дәүләт имтиханнарын кайда һәм ничек бирә ала?

 

- Узган елгы абитуриентлар БДИны мәктәптә быел тәмамлаучылар белән бергә тапшыра ала. Моның өчен аларга якын арада яшәү урыны (прописка) буенча туры килгән мәктәпкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

- 2005 елдан университет студентларны максатчан белем алуга (целевое обучение) кабул итә. Бу нинди тәртиптә башкарыла?

 

- ТДГПУ 2009 елда да мәгариф идарәсенең муниципаль органнары, министрлык һәм ведомстволарның ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша эшләнгән заявкалары нигезендә максатчан укытуга кабул итә.

 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТДГПУда максатчан белем алырга теләүчеләр исемлеген төзи; мәгариф идарәсенең муниципаль органнары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты максатчан контракт әзерлеге турында абитуриентлар белән дүрт яклы килешү төзи һәм аны университетка тапшыра.

 

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән квота чикләрендә университет һәр белгечлек буенча максатчан белем бирүгә кабул итү өчен урыннар санын билгели. Конкурс нигезендә кабул итү түбәндәге нигезләмәләргә туры китереп башкарыла:

 

а) максатчан белем бирү урыннарына җибәрелгән абитуриентларга конкурс булмаса (бер максатчан урынга 2 кешедән кимрәк), вуз билгеләнгән максатчан урыннарны (целевые места) киметә;

 

б) кабул ителгәндә буш (вакытлы) калган максатчан урыннар гомуми конкурста катнашучыларга бирелә;

 

в) документларны тапшыру һәм кабул итү барышында максатчан урыннар саны арттырыла алмый.

 

Конкурс буенча максатчан урынга үткән абитуриент белән килешү төзелә.

 

- Чит шәһәрдән, районнардан һәм төбәкләрдән килүче абитуриентларны студентлар йортында (башкача әйткәндә, тулай торакларда) урын бирелү-бирелмәү мәсьәләсе аеруча борчый.

 

- Бүгенге көндә ТДГПУ студентлары уку биналарыннан ерак булмаган, шәһәрнең үзәгендә урнашкан өч тулай торакта яши.

 

- БДИ шартларында медалистлар өчен өстенлекләр бармы?

 

- 2009 елда ташламалар юкка чыгарыла.

 

- 2008 елда укырга керергә күпме гариза бирелгән иде? Кайсы белгечлекләр һәм юнәлешләрдә конкурс зуррак булды?

 

- 2008 елда 878 бюджет урыны каралган көндезге бүлеккә 3704 абитуриент гариза тапшырды. “Чит телләр”, “тәрҗемә һәм тәрҗемәчелек белеме”, “юриспруденция”, “психология һәм инглиз теле”, “математика һәм информатика”, “татар теле һәм әдәбият”, “дөнья икътисады”, “һөнәри белем” (интерьер дизайны), “физик культура”, “социаль-мәдәни сервис һәм туризм” һ.б. белгечлекләр аеруча популяр булды.

 

- 2009 елда ТДГПУ күпме студентны бюджет урыннарына кабул итә?

 

- Якынча 900 бюджет урыны планлаштырыла. Әмма бу контроль саннар белем бирү буенча Федераль агентлык тарафыннан әлегә расланмаган. Ул 1 июньгә кадәр хәбәр ителәчәк.

 

- Укырга кергәндә, абитуриентлар нинди документлар тапшырырга тиеш? Белем турындагы документның күчермәсе кабул ителәме?

 

- Абитуриент университетка керү турында гариза белән бергә түбәндәге документлар тапшыра:

 

а) гомуми урта (тулы) яки урта һөнәри белем турында дәүләт үрнәгендәге документ яки аның нотариус раслаган күчермәсе. Төп нөсхәсе булганда, белем турындагы документның күчермәсе кабул итү комиссиясе тарафыннан да раслана;

 

б) БДИ таныклыгының төп нөсхәсе яки аның тиешле формада расланган варианты.

 

Инде конкурстан үтеп, кабул ителгәннәр исемлеге билгеле булгач, абитуриент 7 көн эчендә кабул итү комиссиясенә белем турында документның һәм БДИ таныклыгының төп нөсхәсен тапшырырга тиеш. Шулай булмаганда, ул укырга кабул ителмәячәк;

 

в) 3х4 үлчәмле 6 фотография;

 

г) паспорт һәм паспортның күчермәсе (копиясе).

 

“Физик культура”, “физик культура һәм спорт” белгечлекләренә керергә теләүче абитуриентлар өстәмә рәвештә спорт диспансерыннан алынган медицина белешмәсе тапшыралар. (Спорт диспансерының адресы: Казан шәһәре, Нариманов урамы, 112. Абитуриентлар анда яшәү урыны буенча поликлиникада медицина тикшеренүе үтеп алган 086-у формалы медицина белешмәсе белән бара).

 

Абитуриент ташламаларга дәгъва кылса, ул гариза тапшырганда ук тиешле документларны да күрсәтергә тиеш.

 

- Әңгәмә ахырында Сез булачак абитуриентларга ниләр теләр идегез?

 

- Югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә 130 елдан артык тәҗрибәсе булган вузның күп санлы коллективы исеменнән гомумбелем мәктәпләрен, башлангыч, урта һөнәри белем учрежденияләрен тәмамлаучыларны имтиханнарны, йомгаклау аттестациясен лаеклы үтүләрен телим һәм университетыбызга укырга чакырам! Без сезне көтәбез!

 

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

 

Сөләйман НӘҖМИЕВ
Безнең гәҗит
№ 9 | 04.03.2009
Безнең гәҗит печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№29 (14961) / 22.03.2009 15:53:11

Ике кеше сатулаша,
Бэя куя сузлэргэ.
Берсе гади телне койли,
Икечесе тозмэгэ.

№28 (14464) / 16.03.2009 17:02:39

Да, мин шундый. Беркатлы галим кисәге. Мин өйрәнгән инде мәктәптә балаларга шулай чәйнәп каптырып. Кушасың, аласың, кушасың, аласың... Аннары берәү килеп чыга да өтереңне дөрес куймаганың дип бәйләнә башлый...
Йә, ярар, үземә дә кыен булып китте. Без яшьләрне гафу итегез.

№27 (14463) / 16.03.2009 15:56:23

Исем-Җисем, Ай Аллам! Мин ул сүзләр татар телендә юк, димәдем ләбаса. Кайчан шул рәвешле куллана башлаганнарын гына әйттем. Алайса, ник башка төрки телләрдә алай исәнләшмиләр. Галимлегегез бигрәк нык күренеп тора. Шул кадәр беркатлы аңлату. Акыллы кеше дәшми калыр иде ичмасам. Сезнең белән бәхәсләшү урынсыз.
Шуңа күрә дә бүген чын әдәби тел нормалары санга сугылмый башлады да инде. Галим кыяфәтендәге белдеклеләр күбәйде. Менә сез дә шул кадәр дәлилле итеп сүзне бүлеп кушып күрсәттегез. Һич кенә дә минем башыма килмәс иде ул. Тәмам ышандырдыгыз. ПРодолжайте так сойләшүне

№26 (14460) / 16.03.2009 14:36:16

Сез сүзләр этимологиясе белән чынлап торып шөгыльләнәсезме, әллә Иван 4 чорына болай гына бәйләп куйдыгызмы ул сүзне? Профессионал буларак чыганакларга таянгансыздыр дип уйлыйм. "Исәнмесез" сүзе татар телендә бар. Исән + сез. Ике кисәк тә төрки-татар чыгышлы. Ни әйтерсез?

№25 (14459) / 16.03.2009 14:28:42

Исем-Җисем, мин узем дә "Исәнмесез"не кабул итмим. Ул бер генә төрки телдә дә юк. Чынлап та бер танышым миңа да шулай ди. Һәм шул ук танышым мине ул сүздән биздерде. Бәлкем, уртак танышыбыздыр...
Төрлечә эндәшәләр укучыларым. "Исәнмез"нең мәгънәсен аңлатып, каян чыгышын төшендергәч күпләр аннан качрарга тырыша. Чөнки аны беләсездер, Исәнмесез ул безнең халкыбызның фаҗигале язмышы белән бәйле, Иван Грозный чорына барып тоташа. Кешеләр шулай бер-берсенең әлегә үлмәгәнме икәнлекләрен белешкән.

№24 (14457) / 16.03.2009 14:10:06

Телегез биииик шаян булып чыкты әле Сезнең, иптәш Корректор!
"Әгәр сезнеңчә Саубулыгыз, дигәч..." Нинди сезнеңчә саубулыгыз? Саубулыгызның сезнеңчәсе, безнеңчәсе буламы? Кайсысын кайчан кулланырга? Бәхәс (бәхәс тә түгел инде, әллә нәрсә)менә шундый тупойрак сораулар нигезендә башланган иде. Каты әйтсәм гафу итегез инде бер үк?!
Минем бер танышым "Исәнмесез!" дигән сүзне шулай яратмый. "Үлмәдем әле, Ходай гомер биргәч яшим" дип җавап бирә. Төбенә төшә башласаң, шулай инде. Гел "Сез исәнме әле?" кебек килеп чыга. Ә Сезнең белән шәкертләрегез ничек сәламләшә, хөрмәтлем? :) 

№23 (14455) / 16.03.2009 13:37:55

Тагын үпкәләми тыңлагыз:
Әгәр сезнеңчә Саубулыгыз, дигәч, очрашканга кадәр, дип өстәргә кирәк икән, очрашу өмете булганда. Инде шуны мәгънәви яктан тикшереп карыйк. Нәрсә, Сез саубуллашканда кешегезгә очрашканга кадәр генә саулык телисезме. Инде очрашканнан соң ул нишләргә тиеш? Аннан соң үлсә дә ярыймы? Саулыкны аны гомерлеккә телиләр. Порцияләп, вакытлап түгел.... Менә телне җырлатмый гына сөйләгәндә нинди казуслар туа. Бүген эфирны тыңласаң, колаклар шәлперәя. Рустан калька тәрҗемәләрдән, ялгыш төшенчәләрдән. Бүген китаплар укымыйбыз, тел байлыгыбыз җитми.

№22 (14454) / 16.03.2009 13:31:30

Исем-Җисем, киңәшләрне тыңлый белергә кирәк. Риза булмаганда, бәхәсләшергә мөмкин. Шунда ук керпе кебек энәләрне тырпайту матур күренми кырыйдан. Кешенең сөйләме (язганы да) җырлап торырга тиеш, минемчә. Мин бит дорфа аңлатмадым, фикеремне шаян тел белән җиткердем кебек. Ә сез аны бик җитди кабул итеп алдыгыз. Гафу, әгәр ошамаса. Мин үзем фикер-тәкъдим, киңәшләрне һәрчак дүрткуллап кабул итәм. Тәнкыйтьтән куркырга кирәкми. Монда шул кадәр намус тапталырлык гамәл кылынмады бит әле.
Тагын бер тапкыр гафу. Тик мин татарча сөйләмдә килешсезлек сизсәм, аны шулай төзәтергә ашыгам. Безнең татар телебез матур, аһәңле. Аны шулай итеп сакларга кирәк. Алайса бүген радио, ТВ тыңлап булмый. Журналистлар бу эштә чын патриот булырга тиешле. Мин журналист түгел, укытучы гына.

№21 (14451) / 16.03.2009 13:11:59

Исәнмесез, Корректор әфәнде (ханым) Сез монда мин язганнарны бераз шәрехләп киткәнсез икән, җавап язсам, ачуланмассыз дип уйлыйм. Димәк, менә болай:
- очрашырга өметләнеп саубуллашканда "Очрашканга кадәр!" диләр, чыннан да "Хуш!"диясе булган икән;
- мин гөрбиян түгел, но авызыма бармак тыксалар, тешли торган гадәтем бар, иптәш коллега!
-без монда фәнни хезмәт тә, журналга мәкалә дә язып утырмыйбыз бит, сөйләмә стильдә синонимнарның кайсы да бара.
Беркемне дә наданлыкта гаепләгәнем булмады бит, гафу итегез. Шул урынны күрсәтегез әле, зинһар?

№20 (14342) / 13.03.2009 17:08:17

Исем-Җисем, сау бул, дип кабат очрашасы килгәндә генә әйтәләр бит ул. Бу очракта ХУШ, диясе иде. Мин риза бәхил, чөнки мондый гөрбияннар белән очрашырга мине теге ни, әллә кем, дип белдеңме? Ә синонимнар дип аталган сүзләрне миңа барыбер дип, теләсә кайда кулланырга ярый икән, рәхәтлән инде. Тик укучыда синең җөмләңне укыгач, сиңа калдырасы килү, или килмәү сөале туган икән, димәк җөмләң хатасыз булса да, камил түгел. Мин бары шуны гыа аңлатмакчы идем, бизгайбә инде матурым яме. Морфология, синатксис кебек китаплар укы. Бик кызы алар, детектив.... Түлке укучыларны наданлыкта гына гаепләмә!

№19 (14340) / 13.03.2009 16:52:38

Миңа калса, минем фикеремчә, минемчә, минем уйлавымча... Аларны стилистик синонимнар итеп кулланалар, иптәш кем... корректор!
Нәрсәнең ничек яңгыравын мин үзем дә яхшы беләм. Саубул!

№18 (14338) / 13.03.2009 16:28:17

Исем-Җисем, 
Тик "Мина калса"ны бик кулланмаска тырышырга кирэк. ул матур янырамый. Минемчэ, х.б. кулайрак. Вэт.
Бугенге татар теле дэресем тэмам. иртэгэ тагын килерсез, яме, сона кала курмэгез.

№17 (14328) / 13.03.2009 10:52:26

Менә хәзер "игътибар" дигән сүз ике тапкыр кабатланды инде...:)

№16 (14327) / 13.03.2009 10:51:16

Корректор, рәхмәт игътибарың өчен. Өтерем төшеп калган шул, игътибарсызлыгым бәласы.
"Миңа калса, моны..." дип укыгыз.

Тагын бер кат рәхмәт.

№15 (14304) / 12.03.2009 23:26:40

Исем-Җисем, "Миңа калса моны просто заказать иткәннәр" дигэнсен. Кем калдырыга тиеш иде сиңа? Нәрсәне? Ник сиңа? Сиңа берни дә калдырмаслар инде ул.

№14 (14299) / 12.03.2009 23:16:43

Исем-Җисем, булдыргансың!!!
Ә минем версия мондый.
Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов проректорларын сүккән нигә реклама бирмисез дип. Берәр проректор безнең гәҗиткәме, сөләйман нәҗмиевкәме чыккан реклама кирәк, түләү биш килограмм ит дип. Яки түләү студентлата.


Аннары КДГПУндагы берәр хезмәткәр шушы интервьюны әзерләгән - сораулары да, җаваплары да үзенеке. Аннары ректорда согласовать иткәннәр дә Безнең гәҗиткә җибәргәннәр - үзгәртмичә бастырырга дип. Тегеләре үзгәртмичә бастырган.

№13 (14260) / 12.03.2009 17:17:23

Тиздән кабул итү комиссияләре эшли башлаячак. Миңа калса моны просто заказать иткәннәр.

№12 (14257) / 12.03.2009 16:53:24

Э бэлки бу - район газеталарындагы классик интервьюга пародиядер, э, админ? Узен уйлап чыгарган язма тугелдер бит?

Гафу

№11 (14256) / 12.03.2009 16:49:12

спорт диспансеры нэрсэ ул?! Анлатыгыз, пажалыста!

№10 (14255) / 12.03.2009 16:48:30

Хиссез, төссез, бюрократик язма. Кемнең кем икәнлеге дә шунда күренә.

№9 (14241) / 12.03.2009 11:22:36

Юк, алай булмагандыр ул, җәмәгать,менә болайрак булгандыр. Мәсәлән,
- 2005 елдан университет студентларны максатчан белем алуга (целевое обучение) кабул итә. Бу нинди тәртиптә башкарыла?

- Менә без шушындый буклет чыгардык (3кә бөкләнгән справочникны суза), анда барысы да аңлатып язылган, тәк... минем вакыт аз... Тагы сораулар калдымы әле?

С.Н. Хәзер, хәзер... Укырга кергәндә, абитуриентлар нинди документлар тапшырырга тиеш? Белем турындагы документның күчермәсе кабул ителәме?

- Болар бөтенесе дә шунда язылган, үзең карарсың инде...




№8 (14240) / 12.03.2009 10:44:03

БГ укучыларына укрыга кергэндэ скидкылар яки ташламалар ясаладып бит?

№7 (14235) / 12.03.2009 09:38:49

Рэдиф абый рекламаны болай ук ярата дип уйламый идек. Бу сыйфаты тумыштан килэме икэн, эллэ ректор булгач кынамы? Сэлэйман абый сорауларын алып, реклама буклеты итеп кенэ чыгарса бу текстны, ныграк отышлы булыр иде.

№6 (14225) / 11.03.2009 22:51:16

"физик культура" дип башланып киткен жомленен астына ректор сызарга куштымы, эллэ узегез сыздыгызмы?

№5 (14224) / 11.03.2009 21:46:26

"Йәмәндәге 15 университет"

- ай-яй, алга киткэн ил икэн бу Йэмэн!!!

№4 (14221) / 11.03.2009 20:44:36

ага. килешәм.
татар журналисткасы...
ну бит инде мало-мальски башы эшләгән кеше башта әңгәмә сыманрак нәрсәсен биреп, соңыннан мәгълүмәт/справка буларак калганын бастырыр иде.
вот нормаль булыр иде.

№3 (14218) / 11.03.2009 20:13:44

НӘҖМИЕВ абзый, Илфат дэдэ?
предпоследний сорауга дорестен де шулай последовательно жавап бирдеме? ну и хэтер икен бу ректорда! "паспорт һәм паспортның күчермәсе (копиясе)" кебек урыннары бигрек кызык. бик кызыклы, жанлы энгэмэ килеп чыккан. маладцы!!!

№2 (14217) / 11.03.2009 20:13:31

НӘҖМИЕВ абзый, Илфат дэдэ?
предпоследний сорауга дорестен де шулай последовательно жавап бирдеме? ну и хэтер икен бу ректорда! "паспорт һәм паспортның күчермәсе (копиясе)" кебек урыннары бигрек кызык. бик кызыклы, жанлы энгэмэ килеп чыккан. маладцы!!!

№1 (14216) / 11.03.2009 20:00:17

Эгэр Рэдиф Рифкатовичка янадан шушы ук сорауларны бирсэн, ул аларга жавапны шушындый ук кэнсэлэр теле белэн кабатлый алырмы икэн? а, б, в, пунктларын тошереп калдырмый эйтуе кунелгэ бигрэк тэ жылы ости. Энгэмэ жанры - энгэмэдэшне курми энгэмэ язу осталыгы темасына бу интервью буенча курс эше язып булыр иде.

Гафу

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D