|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2014 Мәгариф
КФУда янә үзгәрешләрЯңа уку елыннан журналистларны һәм социологларны Казан федераль университетының яңа институтында әзерли башлаячаклар. Элеккеге журфакны бу юлы фәлсәфә факультеты белән кушалар. Мондый берләшү университетның гуманитар блогын ныгыту теләге белән аңлатыла. Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтында булачак үзгәрешләр турында имеш-мимешләр инде шактый күптән йөри башлаган иде. Берничә көн элек КФУның Галимнәр советы утырышында бу хакта рәсми рәвештә хәбәр ителде. Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институтын фәлсәфә факультеты белән берләштерергә булганнар.
|
Иң күп укылган
|