|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2014 Дин
Изге эшегез уңышлы булсынТ. Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Кызьмавыл башлангыч мәктәбе бинасында узган елның августыннан башлап дини укулар үткәрелә. Өч еллык курсалардан соң бу уку йортының шәкертләре мөгаллим һәм имам таныклыгы алып, авылларыбызга Ислам нуры таратырлар. - Районыбызда мәдрәсә булдыру минем күптәнге хыялым иде. Рәхмәт Кызыл Октябрь районы үзидарә башлыгы Халит абый Сөләймановка, ул тәкъдимемне хуплады, дәресләр үткәрергә җылы, якты бина бирде. Бүгенгә “Нур Аль-Ильм” мәдрәсәсенең беренче курсында 26 шәкерт 9 дисциплина буенча белем ала. Аларның белемнәрен кышкы һәм язгы сессияләрдә имтиханнар ярдәмендә тикшерәбез. Сынау узганнары укуларын дәвам итә. Уку йорты өлкә Диния нәзарәте канат астында эшли һәм мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган шәкертләребез тиешле стандартта таныклык алырлар. Мәдрәсәнең иң яхшы укучысын әйтми узалмыйм, ул да булса Рауза апа Хөсәинова, барлык дәресләрне дә “5”кә генә үзләштерә.
Р.ТИМЕРШИН |
Иң күп укылган
|