13.05.2014 Мәгариф
“АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ” конкурсы турында 7 сорау
1. Конкурсны кем һәм нинди максаттан оештыра?
“Авыл укытучысы-2014” бәйгесен “Мәгариф” журналы редакциясе авыл укытучысының хезмәтенә игътибарны арттыру максаты белән оештыра.
2. Кемнәр катнаша?
Бәйгедә авыл укытучылары катнаша. Конкурсантларга бары тик өч кенә шарт куела:
1) Татарстанның авыл яисә район мәктәбендә эшләү (чит төбәкләрдә татарча белем бирүче укытучыларның да эшләре кабул ителә);
2) нинди дә булса фәннән укыту;
3) “Мәгариф” журналына 2014 елның икенче яртысына язылган булу (квитанция).
Конкурста катнашу өчен беркемнең дә рекомендациясе кирәкми.
3. Ничек уза?
“Авыл укытучысы-2014” конкурсы 3 этапта уза.
1нче этап – иҗади эшләр бәйгесе (“Яңа заман авыл укытучысы” темасына язылган иҗади эшләрне кабул итү һәм бәяләү).
2нче этап – интернетта тавыш бирү (редакция сайлап алган иң яхшы 10 иҗади эш авторы өчен www.magarif-uku.ru сайтында тавыш бирү).
3нче этап – мастер-класслар бәйгесе (тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган укытучылар ТР Мәгарифне үстерү институты туплаган жюрига мастер-класс күрсәтә).
4. Катнашучыга ниләр бирә?
Конкурсның беренче турына үз эшләрен җибәрүчеләр “Мәгариф” редакциясеннән конкурсант буларак сертификат алырга мөмкин (сертификатны ясау һәм почта чыгымнарын конкурсант үзе капларга тиеш). Икенче турга чыгучыларга һәм аларның мәктәпләренә Рәхмәт хатлары җибәрелә. Ә инде җиңеп чыккан укытучыларга “Мелита” ширкәте һәм “Татмедиа” ААҖ кыйммәтле призлар бүләк итәчәк.
5. Ничек катнашырга?
Беренче турда катнашу өчен 24 июньгә кадәр magarif@bk.ru электрон адресына “Яңа заман авыл укытучысы” темасына 3200 билгедән артмаган эссе форматындагы мәкалә җибәрергә. Эссегә таләпләр Нигезләмәнең 2.2.3-2.2.4 пунктларында күрсәтелгән. Иҗади эшләр рус һәм татар телләрендә кабул ителә.
6. Нәтиҗәләр кайчан билгеле була?
Конкурсның җиңүчесе Укытучылар көнендә игълан ителәчәк. Беренче турның җиңүчеләре һәм аларның эшләре “Мәгариф”нең июль санында күрсәтелә. Бәйгенең барлык яңалыклары белән “Мәгариф” журналыннан тыш, аның рәсми сайтында (www.magarif-uku.ru), Вконтакте һәм Facebоokтагы сәхифәләрендә танышырга мөмкин.
7. Сертификат алу турында һәм башка сораулар белән кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк?
“Мәгариф” журналы редакциясенә magarif@bk.ru электрон адресы буенча яки (843) 222-06-09 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.