поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.03.2009 Язмыш

КАДЕРСЕЗ ИСӘННӘР

Моны сүз белән генә аңлатып булмый... Күз алдына китерегез – сул аякның бот башыннан тезгә кадәр диярлек кып-кызыл чи ит күренеп тора. Җәрәхәт үлекләп, сөяккә кадәр җиткән. Кот очмалы. Апас районы Шәмбалыкчы авылында яшәүче Рәшит абый Заһиев шундый аяк белән йөри. Унсигезе тулган егет Әфган сугышына җибәрелеп, инвалид булып кайта. Кемдер бер операция кичереп тә, икенче группа алса, Рәшит абыйга өченчедән артыкны бирмиләр. “Аяк кына” янәсе... Ә ул аякны көн саен үлеген чистартып, карап торырга кирәк. Инвалид ир беркемгә кирәк түгел. Ярый әле хатыны ташламый.

“Эзсез югала язганмын”

 

Рәшит абый 1960 елгы. Туган авылы Шәмбалыкчыдан 1979 елда армиягә китә. Егетне ВДВ, ягъни һава десанты гаскәренә билгелиләр. Ә анда, бары  типсә тимер өзәрдәй егетләрне, сау-сәламәт, буе метр да җитмеш сантиметрдан  ким булмаганнарны гына алалар. Ике ай Ташкентта өйрәнү узганнан соң, Рәшит абый кулына корал алып, ут эченә – сугышка кереп китә. Әлбәттә, сугышны киноларда гына күргән малай, әллә нәрсәләр майтармагандыр. Кушкач, кулына мылтыгын алган инде. Герой исеме дә юк аның. Шулай да “За отвагу” медальләре бар. Тик Рәшит абыйга медальләрдән ни файда? “Ичмасам, җыеп та йөрмиләр. Сатыр идем”, – ди.

 

Сугыштан ул 1981нең көзендә кайта – өченче группа инвалид булып. Рота белән сазлыктан барганда, засадага эләгәләр. Пуля Рәшит абыйның ботына тия. Егетне госпитальгә алып китәләр.

 

– Биш ай яттым госпитальдә, башта  аңсыз булганмын. Әни белән абый, хәбәрем булмагач, мине эзләп, Ташкентка кадәр барганнар. Тик бер хәбәр дә белмичә, кире кайтып киткәннәр.

 

– Дөресен генә әйткәндә, Рәшитне барыбыз да үлгән дип уйладык. Әни, мәрхүмә, бөтен йөрәге  белән төпчек улының исән булуына ышанды. Ана күңеле сизә диләр бит. Биш айдан соң гына хат алдык. Шул вакытта бу тормышта могҗизалар була икәнлегенә инандык, – дип сүзгә кушылды әфганчы ветеранның абыйсы Салих.

 

– Аңыма килгәч карасам, аягымны селкетеп булмый. Ручка белән кәгазь сорап алдым да, кәгазь битен стенага куеп, өйдәгеләргә хат яздым. “Мин исән-сау, борчылмагыз. Госпитальгә эләктем. Парашюттан сикергәндә аягымны сындырган идем. Хат язарга мөмкинчелек булмады. Тиздән кайтырмын, барысы да яхшы. Исәнлектә күрешкәнгә кадәр. Сагынып – Рәшит.” Өйдәгеләргә сугышта икәнлегемне әйтеп, борчыйсым килмәде. Шуңа күрә барысын да яшердем.

 

Авылга кайткач та егет мескенләнеп йөрми. “Гарип егеткә кызлар карамый бит”, – ди Рәшит абый. Колхозда тракторда эшли. Аягындагы пуля ярасы калса да, бик борчымый.

 

– Баштагы елларда тән ярасына караганда, җан ярасы көчлерәк иде. Төннәрен гел уяна идем. Сугышта, үлгән солдатларны иң башына күтәреп ташып, бөтен кием кан белән тула иде. Шулар гел төшкә керде, – ди.

 

1984 елда Рәшит абый Шәмбалыкчы  авылы кызы Гөлнарага өйләнә. Ике елдан соң кызлары Гүзәл  туа. Аннан икенче балалары – Руслан дөньяга килә. (Руслан әле армиядә – Мәскәү өлкәсендә хезмәт итә). Өченче кызлары башлангыч сыйныфта укый. 

 

Заһиевларның өе зур түгел. Ишелгән сарайлар ир кулы җитмәгәнне күрсәтеп тора. Рәшит абый, ике-өч елдан бирле бөтенләй эшли алмый. Акрын гына өй арасында йөри иде. Аягындагы җәрәхәте көннән-көн эчкә китеп, чи иткә чыккан. Район сырхауханәсендә берничә тапкыр операция ясаганнар. Пуля калдыкларын алганнар. Гөлнара апа аларны күрсәтте дә. “Табиблар тагын операция ясарга куркалар. Җәрәхәте бик каты бит, бот өлешенең тиресе бөтенләй юк, чи ит кенә”, – ди Гөлнара апа. Рәшит абый: “Татар тотып карамый ышанмый, менә үз күзләрең белән күр”, – дип сугышта алган ярасын ачып күрсәтте. Я Раббым, моннан да куркынычрак әйберне күргәнем юк иде әле! Ничек шулай яшәргә кирәк?!

 

– Гөлнара һәркөнне үлеген җыеп тора. Сызлый, – ди ветеран.

 

– Яшәү кызык түгел инде аңа. Эчкән вакытында, Рәшитне әрләсәләр: “Онытылыр өчен дип эчә, әрләмәгез дим”, –  ди Салих абый.

 

Рәшит абый белән саубуллашканда авыр булды. Нәрсә дип әйтергә ветеранга? Барысы да яхшы булыр дисәм... Рәшит абый күптән могҗизаларга ышанмый. Шулай да чын күңелдән сабырлык теләдем...

 

Ярдәм   кирәк!

 

Бу хәлләрдә тагын бер нәрсә шаккаттырды – Әфганчылар көне уңаеннан Рәшит абыйны котлаучы да, янына килүче дә булмаган. Дөрес, районда ул көнне әфганчыларны җыйганнар. Рәшит абыйга да авыл җирлегеннән, Апаска бәйрәмгә барсын дип әйтеп җибәргәннәр. Ләкин ул аяк белән район үзәгенә кадәр ничек барасын гына әйтмәгәннәр.

 

Иң беренче эш итеп районның Әфганчылар оешмасы җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин белән элемтәгә кердем. Рәшит абыйны яхшы белә булып чыкты. Үзе дә әфганчы.

 

– Соңгы вакытты хәлен белгәнем юк, элегрәк күрешкәли идек, – диде ул.

 

– Һич югы әфганчылар көне уңаеннан котлап, күчтәнәчкә бер кило конфет та илтмәгәнсез,- диюемә каршы, Фәнис әфәнде:

 

– Мин үзем дә авырыйм. Сырхауханәдә ятам. Исән әфганчыларны районга җыйдык, үлеп калганнарның якыннарына  пакетлар тутырдык. Рәшиткә чакыру булгандыр бит,- диде. Бөтен кешегә дә күчтәнәч илтерлек акчабыз юк безнең,- дип тә өстәде.

Ышанам, Фәнис әфәнде дә авырый торгандыр. Ләкин, шәхси кибетләре булган, кыйммәтле машиналарда җилдергән кеше, берничек тә Рәшит абый хәлендә була алмый. (Фәнис Зәйнуллинның Апаста шәхси кибетләре бар). Эш бит бер кило конфетта түгел, күңел хакы дигән әйбер бар...

 

– Ярар, ярдәм итәргә тырышырбыз. Башка сөйләшә алмыйм, хәлем китте. Сау булыгыз,- дип, Фәнис әфәнде телефонны куйды.

 

“Сугышта һәлак булган кешеләрнең туганнарына пакетлар өләштек”, - дигән сүзне тагын берничә кешедән ишеттем әле. Ә Рәшит абый кем әйтмешли, ни үле түгел, ни сау түгел. Димәк, аңа бер нәрсә  дә тиеш түгел булып чыга...

 

Ярар, конфеттан мөһимрәк әйберләр бар әле. Шундый аяк белән йөрүенә карамастан, Рәшит абыйга өченче группа гына биргәннәр. Хәзер чабып йөргән кешеләр дә икенче группа ала, ә монда? Әфганчы инвалидка бернинди ташламалар да юк, утка да, газга да. Ут дигәннән, әле берничә ел элек алты ай  буен утсыз да торганнар. Түләмәгән өчен өзеп киткән булганнар. Көчкә акча табыштырып ялгатканнар. Егерме елга бер тапкыр санаторийларга, ял йортларына да барганы юк аның.

 

– Аның бездән беркайчан бернәрсә сораганы юк, ял йортына барырга гариза язсын”, –  диде районның социаль иминият фонды җитәкчесе Наил Галиев. Ләкин бит сугышка кергәндә Рәшит абыйдан берәү дә сорап тормаган. Егет, ил алдында бурычын үтәгән. Хәзер, инвалид, кеше саен ярдәм сорап йөрергә тиешме?

 

Рәшит абыйга ни өчен бернинда ташламалар да юк дип, районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнуллина Зөлфия Фатыйх кызы белән  дә элемтәгә кердем.

 

– Рәшит Заһиев Совет Армиясе инвалиды булып санала. Андый кешеләр безнең өстә түгел, комиссариат, социаль страхование фонды карамагына йөкләтелде. Шулай да бу кешегә хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз,- дип, Рәшит абый турында мәгълуматларны язып калды.

 

Инде район җитәкчеләре тарафыннан берәр җылы сүз ишетмәмме диеп, социаль мәсьәләләр буенча админстрация башлыгы урынбасары Сәләхова Алсинә Вазыйх кызына мөрәҗәгать иттем.

 

– Без аның шундый хәлдә икәнлеген белмәдек. Хәлдән килгәнчә матди  ярдәм күрсәтербез. Район табибларына әйтербез, янына барырлар. Шундый авыртуы белән өченче генә группа бирүләре шаккатыра, әлбәттә. Яңадан сырхауханәләрдә ятарга кирәк булыр. Тагын берничә көннән хәбәрләшербез, үзгәрешләр булыр,- диде Алсинә ханым.

 

Рәшит абыйга операция ясаган Апас сырхаухәнәсенең хирургы Әхмәтҗанов Нияз Назир улы болай диде:

 

– Аның җәрәхәте бик каты, сөяккә киткән. Кызганычка каршы, без хәзер аны бернәрсә дә эшләтә алмыйбыз. Юллама биреп, Казанга республика клиник сырхауханәсенә  яки Травматология институтына җибәрсәк кенә инде , – диде.

 

Рәшит абый, Буа – Казан юлын баштарак таптаган. Һич югында икенче группа бирмәсләрме дип өмет иткән. Ләкин аягы авырткан кешегә, җәяү юлга чыгып китү бик авыр. (Дөрес, ул вакытта әле аның аягы хәзерге шикелле чи иткә чыккан булмаган). Шуннан соң инвалид барысына да кул селтәгән. Берәүдән дә ярдәм дә сорамый. Тешен кысып, сызланып яши бирә. Хәер, аларны сугышта зарланырга өйрәтмәгәннәр...

 

Әлеге хәлдә мине иң борчыганы - әфганчының аягы. Берәр чарасын күрмәсән, Рәшит абый тиздән бөтенләй  аяксыз калачак.

 


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 26 | 03.03.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»