09.05.2014 Юмор
Театр һәм мәркетинг
Казан. Ике мең дә №нче ел. Татар театры тамашачыга кабат йөз белән борылды. Театрның маркетинг бүлеге яңа тәкъдим уйлап чыгарган.
Моңарчы электрон билетка электрон акча түләп театрга барып була иде. Хәзер менә спектакльне өйгә чакыртып була икән. Кем әйтмешли, «с доставкой на дом». Моңарчы интернет аша суши, роллы, пицца алырга ияләнгән кеше буларак шалтыраттым театрга.
– Исәнмесез! Өйгә спектакль заказайть итмәкче идем. Күпме торачак?
– 5 артистлы спектакльгә заказ бирсәгез, «доставка» бәясе 299 сум. Юдино, Дәрвишләр бистәсе һәм Жилплощадкага кыйммәтрәк. 10 артист булса, китерү бушлай.
– Ә ташламалар каралганмы?
– Әйе. Апрель аенда 50 % ташлама.
– О! Шундый күп!
– Әйе, распродажа, чөнки. Ә майда хәтта 70 % булачак.
– Ого!
– Ликвидация!
– Ә нинди акцияләр бар хәзер?
– Бер спектакльне ике бәясенә алсагыз, икенчесе бушлай.
– Отышлы икән...
– Кредитка түләү мөмкинлеге дә бар. «Антракт-банк» аша.
– Дисконт картагыз бармы?
– Юк шул.
– Кызганыч. Дисконт карта булса, 1 пәрдәсе бушлай булыр иде.
Кыскасы, чакырдым мин боларны. Бер сәгать юк, ике сәгать. Аптырагач, кабат шалтыраттым. Шимбә көн заказлар күп икән, шуңа соңаралар. Икенче шалтыратуда юл бөкесендә утыралар иде. Инде өченче шалтыратуда ялгышып күрше подъездга кергәннәр булып чыкты.
Ниһаять, килеп җиттеләр бугай. Ни күзем белән күрим, фатирыма театрның иң атаклы артисты кереп килә. «Мин – товар-локоматив», – диде ул бусаганы атлауга. «Без башта пробник тәкъдим итәбез», – диде яшьрәк актриса һәм сайлап алыр өчен берничә пролог уйнап күрсәттеләр. Эпилог исә бонус буларак бара ди. Заказ 100 % «свежий» китерелә дигәннәр иде, хак икән: бер генә артисттан да хәмер исе килми (әнә, күршеләргә беркөнне б/у китергәннәр!). Берзаман башка труппа артисты килеп чыкты. «Ә сез ничек эләктегез монда?» – дим. Баксаң, безнең заказ – ассорти икән.
Шулай итеп «под ключ» спектакль күрсәтеп китте артистларыбыз. Алардан мин әле штендер, флаер, дилер һәм мерчендайзер сүзләрен өйрәнеп калдым. Театр яктылыкка, нурга илтә!
АВТОРДАН:
Бу шаярулы язманы укыгач, кайбер артистларыбыз бәлки үпкәләп тә куйгандыр. Гафу итегез, һич үпкәләтәсем килмәде. Базар заманында яшибез. Театр заманадан калышмасын дисәк, аның маркетинг бүлеге, акцияләре, чаралары, ташламалары булырга тиештер. Акчага сатыла торган һәр нәрсә – товар бүген. Хәер, билет – товар. Әмма театр – товар түгел.