поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.04.2014 Юмор

Данил Салихов «кесә»сеннән (“Мә, мәзәк!” сәхифәсе)

Әбәт

Күчмә театр режиссёры Фәрит Хәбибуллин Гариф Ахуновның «Хәзинә» романы буенча Мансур Шиһапов эшләгән инсценировканы сәхнәгә куя икән.

– Җәмәгать! Артистлар, – ди гомерендә мишәр теленә хыянәт итмәгән режиссёр мишәр акценты белән.

– Хәзер нефетчеләр ял вакытында – әбәттә. Сезнең алга куелган задача – әбәт. Кайсыгыз ничек ял вакытын күзаллый, миңа шуны күрсәтегез.

Артистларның кайсы юына, икенчеләре төенчекләреннән ризыкларын чыгаралар. Төп рольне башкаручы Даниял Вахитов юкка чыга. Ярты сәгать чамасы артистлар азапланганнан соң, Хәбибуллин, төп геройның юклыгын сизеп:

– Вахитов кая? Даниял кая! Төп герой кая? – дип акыра.

Масса арасыннан берәүнең:

– Ул әбәткә өенә кайтып китте, – дигән тавышы ишетелә.

Бүләк

Кәрим Тинчурин театры Чаллыга гастрольгә барып төшкәч, артистлар «Татарстан» кунакханәсенә урнашалар. «Энергетик» мәдәният сараенда берничә спектакльләрен тамашачыга күрсәткәннән соң, көннәрдән бер көнне иртәнге уннар тирәсендә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар яши торган кунак бүлмәсенең телефоны шылтырый. Трубканы Исламия Мәхмүтова ала. Трубкадан яшь кенә ир-ат тавышы:

– Исәнмесез! Мин кем белән сөйләшәм?

– Сезгә кем кирәк соң?

– Миңа Исламия ханым Мәхмүтова кирәк иде.

– Сез Исламиянең үзе белән сөйләшәсез.

– Исламия апа, мин кичә Сезнең Мария Сторожева әсәре буенча Марсель Җаббаров тәрҗемә иткән «Гөнаһлы хатын» дигән спектаклегезне карадым. Сез башкарган төп героиняны күреп таң калдым. Сезнең белән очрашып шул хезмәтегез турында сөйләшеп утырырга мөмкин булмасмы?

– Юк шул. Вакытым юк.

– Кызганыч. Бирәсе бүләгем дә бар иде, – дип трубканы ташламакчы була ир-ат.

– Ярый инде. Нишләмәк кирәк. Тамашачының үтенечен аяк астына салып таптап булмас. Биш-алты минут табарга тырышырмын. Сез каян шылтыратасыз?

– Сез яши торган кунакханәнең беренче этажыннан, автоматтан.

– Яхшы, көтегез! Биш минуттан төшәрмен.

Биш минут та үтми, Исламия ханым бизәнеп, ясанып аска, беренче катка төшә дә, телефоннан шалтыраткан кешене эзли башлый. Холлдагы колонналар артыннан артист Данил Салиховның сузылган башын күреп, рәхәтләнеп көлеп:

– Ә, син икәнсең әле, нәләт! Җавапсыз калмабыз әле без дә, – дип, Исламия Мәхмүтова лифтка утыра.

Савабы өчебезгә дә

Казан театр училищесы студентлары Венера Шакирова, Алсу Хәмитова, Гафур Каюмов һәм Данил Салиховлар җәйге каникулда Гамир Насыйриның «Яшел эшләпә» пьесасын сәхнәләштереп гастрольгә чыгып китәләр. Чираттагы авылларның берсенә килеп төшәләр болар. Клуб мөдире ике кызны ялгыз бер әбигә, егетләрне, фатир табылмаганлыктан, клубка кунарга урнаштыра. Спектакль башланырга сәгать ярым вакыт калып барганда кызлар клубка киләләр.

– Да, егетләр. Сезнең хәлләр безнекенә караганда яхшырак.

– Килеп каптык без фатирның затлысына.

– Ужас, – ди Венера. – Андагы чебеннәрнең чуты юк.

– Умарта кортыннан хужы, – ди Алсу. – Урнашканнан алып, шушы вакытка кадәр идән юып, чебен куып, тәрәзәгә марьле элеп гомер үтте.

Юкса анда төнлә йоклау мөмкин түгел иде, – дип зарланалар.

Спектакль бетә. Клуб мөдире: «Иртәгә башка авылга күчәргә машина иртәнге сигездә була, сигезенче яртыдан да соңга калмыйча клубка килеп җитегез», – дип, кызларны фатирларына озата да, егетләрнең өсләреннән бикләп өенә кайтып китә.

Иртәнге җиделәр тирәсендә клубның бер тәрәзәсеннән Гафур, икенче тәрәзәсенән Данил ишек алдындагы шыксыз, ямьсез, түбәсендәге шиферлары ара-тирә коелып, чәрдәкләнеп беткән бәдрәфкә мөкиббән китеп, гашыйк булып карап торалар, ләкин... эшләре сокланудан ары уза алмый, ишек бикле, «завклуб законы» шундый.

Иртән иртүк кызлар да кып-кызыл күзләрен ялтыратып килеп җитәләр:

– Төне буе керфек какмый чебен куып чыктык. Әби без кайтканчы ишекне, бөтен тәрәзәләрне киереп ачып ташлаган. «Нигә ачтың», – дигән идек, «Әй, балалар. Чебеннәрне җәлләдем дә ачтым. Өч айлык җәй.

Күрше Гыймадыйлар да кертмәсен, Апра-Гыйззатуллалары да кертмәсен, мин дә кертмим. Кая барсыннар алар. Ачтым. Җәлләдем дә керттем! Савабы өчебезгә дә, – дип ятагына менеп ятты да, гырылдап йокыга да китте.

Үзең соң...


Казан театр училищесына укырга керергә дип абитуриентлар имтихан тота. Соңгы абитуриент кереп чыккач, озак та үтми кабул итү комиссиясе рәисе, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Казан театр училищесының сәхнә теле укытучысы Асия Хәйруллинаның чыгуын күрүгә, Балык Бистәсе ягыннан килгән кечкенә генә гәүдәле абитуриент килә дә:

– Асия апа, Асия Хасановна! Мине алдыгызмы, – ди.

– Сезнең фамилиягез ничек әле?

– Әлмөхәммәтов.

– Ә... Әйе, сезгә егерме...

– Әйе, әйе, егерме икенче яшь.

– Юк. Алмадык.

– Ни өчен?

– Яшегезгә караганда, буегыз бик кечкенә, Әлмөхәммәтов.

Абитуриент Әлмөхәммәтов бер-ике адым читкә китә дә, Асия ханымның кечкенә генә, җыйнак кына гәүдәсенә карап:

– Үзең соң, үзеңне кара! Артистка булып йөргән булдың бит әле үзең, – дип дулап, баскычтан төшеп китә.
 


Данил САЛИХОВ
Сәхнә
№ 3 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»