поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.03.2014 Җәмгыять

Сагынам сине, дускай!

Фирдәүскәй, дип дәшә идем мин аңа. Үзен шулай якын итүем, яратуым булгандыр. Театрда без бер гаилә булып яшәдек. Барыбыз да дуслар кебек. Ләкин арада чын дус бер генә була. Дуслыкны саклау, бигрәк тә театр дөньясында, җиңел түгел

Ул – үзенә күрә бер сынау. Аллага шөкер, без Татарстанның халык артисты Фирдәүс Әхтәмова белән дуслыкны саклап кала алдык.

Фирдәүскәй ул театрның иманы иде. Акыллы, кешелекле, үз эшенә тугрылыклы шәхес. Моңлы дускаем минем. Моң аның табигатендә, үзәгендә иде – Ходайдан бирелгән бүләк ул. Безнең шактый гомеребез бергә узды. Шатлыкны да, кайгыны да бергә бүлештек. Хәтеремдә, Фирдәүснең кияүгә чыгарга әзерләнгән көннәре. Сайлаган егете Марат исемле иде. Ул башта Маратны минем әнием янына алып килде. Очраштылар, сөйләшеп, чәйләр эчеп алдылар. Соңыннан Фирдәүс миннән: «Йә, ничек, әниең Маратны ошатканмы?» – дип сорады. «Бик тә ошатты, бигрәк тә аның елмаюы әниемә хуш килде», – дидем. Чыннан да, бик сөйкемле кеше иде Марат. Аны бөтен театр үз итте, бигрәк тә хатын-кызлар. Алар: «Ул – безнең иребез», – дия торганнар иде. Фирдәүс белән бик матур яшәделәр, бердәнбер кызларын – Айгөлне үстерделәр.

Кызганыч, иртәрәк китеп барды шул Маратыбыз. Мин аларда кунакта еш була идем. Озаклап утыра идек, сөйләшәсе сүзләр бетми иде кебек. Өйләрендә ниндидер әйтеп бетермәслек нур, ямь балкып тора иде. Сагындыра, бик тә сагындыра ул мизгелләр.

Фирдәүс белән без намазга да бергә бастык, бергә догалар өйрәндек. Монда да Фирдәүснең йогынтысы зур булды. Әниемнең үлгән көннәре иде. Фирдәүс бик ярдәм итте. Бервакыт мин Коръән ашы уздырганда, Фирдәүс, шалтыратып: «Берәр ярдәм кирәкмиме?» – дип сорый. «Аш кайнатырлык зур кәстрүлем юк», – дим. Бер сәгать тә үтмәде, зур кәстрүл китереп тә бирде. Хәзер мин Коръән укытканда, гел Фирдәүсне искә алам, ул бүләк иткән савытта аш пешерәм, ул аңа дога укып тора кебек. Ә бер туган көнемдә миңа ике пар чәй чынаяклары бүләк итеп: «Парлы бул, ялгыз калма», – дип теләде. Үзе гомер буе ялгыз булды. «Миңа шулай язгандыр», – дип, үзен тынычландыра иде.

Фирдәүснең гомере кисәк кенә өзелде дә куйды. Бүгенге көнгә кадәр аның юклыгына ышанып бетә алмыйм. Сагындыра-юксындыра Фирдәүскәй, ахирәт дускаем.

«Ахирәт дус, дип әйтмә миңа, җан дускаем, диген. Юкса, теге дөньяда да минем өчен җавап бирергә туры килер», – ди. Җавабын бирермен, дускаем, бирермен – син бит иң чиста, иң саф, илаһи зат идең. Тыныч йокла, Фирдәүскәй, сиңа җәннәт ишекләре ачык булыр.
 


Наилә ГӘРӘЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»