поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
24.03.2014 Авыл

Кем булырга? Җәмгыятьтә нинди һөнәр модада?

Уку елы тәмамланырга да озак калмый. Чыгарылыш сыйныф укучыларының киләчәккә планнары да билгеләнгәндер. Ә кайберләре әле һаман: “Кем булырга? Җәмгыятьтә нинди һөнәр модада икән?” - дип баш вата торгандыр. “Мода” дигәннән ...

Бүген яшьләр, хәтта авыл җирлегендә туып-үсеп, авыл мәктәбен тәмамлаучылар да икътисадчы, хисапчы, менеджер кебек һөнәрләрне үзләштерергә кызыгалар. БДИ имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, табиблыкка, нефтьче, мәдәният өлкәсендәге төрле һөнәрләр белән үз тормышын бәйләргә җыенучылар да бар. Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала, дигәндәй, Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Илдус Шамил улы Фатыйхов сүзләреннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен кирәк булган һөнәрләрне сайлаучылар бик аз. Аграр һәм авыл хуҗалыгы уку йортларын югары белем алу турындагы таныклыкны булдыру өчен генә укучылар да бар.

Кайда гына булмасын - шәһәрдәме, авылдамы, чит илдәме - кеше бер генә көн дә ипи-сөтсез, итсез, җиләк-җимеш, яшелчәсез яши алмый. Аларны безгә авыл хуҗалыгы бирә түгелме соң? Яшьләрнең ни өчен авыл хуҗалыгында көч куясы килми? Бүгенге көндә Удмуртия авыл хуҗалыгы нинди белгечләргә кытлык кичерә? Удмуртия Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, фермерлар, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән әңгәмә вакытында әлеге сорауларга җавап эзләдек.

Удмуртия Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Аркадий Малков: “Кайсы гына заманада яшәсәк тә, әби-бабайлар әйткән сүзләр көн кадагына суга: төзүче, туендыручы һәм дәвалаучылар һәрвакыт кирәк. Бүгенге көндә җәмгыять агроном һәм зооинженерларга аеруча кытлык кичерә. Безнең республикада барлыгы 400гә якын хуҗалык, 3000гә якын фермер бар. Аларга белгечләр җитми. Алай гына да түгел район үзәкләрендәге идарәләрдә дә белгечләр юк. Агрономы булмаган районда нинди уңыш турында сүз алып барып була!? Саннарга карасак, безнең республика авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге буенча алгы рәтләрдә бара. Тик күрсәткечләр заманча технологияләргә нигезләнеп эшләүче алдынгы колхозлар хисабына гына яхшы күренә. Бүгенге көндә бары тик заманча технологияләрне белүче белгечләр генә авыл хуҗалыгын алдынгылар рәтендә тота ала. Мәсәлән, Вавож районы белән Яр районын чагыштырып карыйк. Икесендә дә табигать шартлары бертөрле, Яр районында җир яхшырак та әле. Ләкин Вавож хуҗалыкларының күрсәткечләре хәтта корылык елында да күпкә югарырак булды. 2013 елда күп хуҗалыклар никадәр чәчсәләр, шулкадәр генә уңыш алдылар.

Моны уңыш дип атап та булмый. Уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең бик сирәге генә бүгенге көндә колхозларга эшкә килә. Килгән очракта да, көчле хуҗалыкларга гына киләләр. Чөнки биредә яңа технологияләрне кулланырга мөмкинлек бар. Ә яхшы белгеч өстерәлеп кенә баручы колхозга кайтса, анда аңа алган белемнәрен тормышта кулланып карарлык матди һәм техник мөмкинлекләр юк, димәк, белгеч берни эшли алмый. Хезмәт хакы да, эшләрдәй шартлар да юк. Шулай авыл хуҗалыгыннан икенче өлкәгә китәләр яшьләр”.

Яшьләр үз киләчәген авыл тормышы белән бәйләсен өчен, әлбәттә, лаеклы эш шартлары таләп ителә. Бу хакта Аркадий Малков та Удмуртия авыл хуҗалыкларында яшь белгечләрне кызыксындыру өчен тудырылган шартлар белән таныштырып. “Безнең республикада 2011 елдан бирле “Агросәнәгать өлкәсен белгечләр белән тәэмин итү” программасы эшләп килә. Аның нигезендә авыл хуҗалыгына эшкә кайткан белгечләргә социаль түләүләр каралган. Югары уку йортын тәмамлап кайтучы белгечләргә бер ел эшләгәч һәм 3 елдан соң 57500әр сум, урта һөнәри белем алып кайтучыларга 51500әр сум акча бирелә. Ә читтән торып белем алып кайтучыларга бу түләүләрнең күләме 45 мең һәм 39,5 мең сум. 2011 елда мондый матди ярдәмне 95 яшь белгеч, 2012 елда - 170, 2013 - 259 кеше алган. 56 белгеч инде 3 ел эшләгәннән соң тагын бер кат шундый ук түләү алганнар. Берничә ел дәверендәге күзәтүләребез социаль түләү алган 62% белгечнең авыл җирлегендә төпләнеп калуын күрсәтә”, - дип сөйләде.

Удмуртия Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Олег Пушкарев соңгы елларда җәмгыятьтә тагын бер проблема барлыкка килүе турында бәян итте: “Авыл мәктәпләрендә чыгарылыш укучылары кимү сәбәпле, урта һөнәри белем бирүче уку йортлары авыл хуҗалыгының төп һәм мөһим технологик һөнәрләрен үзләштерердәй яшьләргә кытлык кичерә. Аларны бу өлкәгә тарту һәм уку йортларын саклап калу максатыннан 2012 елдан бирле 1-2нче курс студентларына, семестр тәмамлаганда бирелгән имтиханнарның билгеләренә карап, өстәмә стипендия бирелә. Әгәр студент имтиханнарын “5” һәм “4” билгеләренә тапшырса - 5 мең сум, “3”ле булса - 3 мең сум күләмендә акча каралган. Бу алым уңай нәтиҗәләрен күрсәтте диде. 2013 елда, соңгы 9 ел эченә беренче тапкыр, Сарапул политехник колледжында агрономнар әзерләү төркеме һәм Әсән аграр-техник техникумында зоотехниклар әзерләү төркеме туплауга ирештек. Биредә укучылар да өстәмә түләүләр алачаклар. Шунысы кызганыч: яшьләребездә әле һаман да зоотехник һөнәренә карата караш үзгәрмәгән. Бүгенге көн зоотехнигы элеккеге кебек резин итекләр киеп, нәҗескә батып йөрми, счетларда исәп-хисап ясап, кенәгәләр тутырып утырмый. Алар барысы да компьютерлаштырылган. Хезмәт хаклары да 20-50 мең сум тирәсе. Шулай булуга да карамастан, хуҗалыкларга белгечләр җитми”.

Белгечләргә авыл хуҗалыгының һәр тармагында кытлык булуы турында Пироговода эшләүче “Заря” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрид Әнәс улы Вәлитов та үз фикерен белдерде: “Бүгенге көннең иң зур проблемасы бу. Хуҗалыкта эшләүчеләрнең өлкәнәя баруын исәпкә алсак, иртәгә эшче һөнәрләрдә көч куярдай кеше юк. Безнең хуҗалыкка механизаторлар, сыер савучылар, мал караучылар, ветеринар, агроном, зоотехниклар, гомумән, күп белгечләр, эшче көче кирәк, ләкин килүче юк. Башка чара калмагач, 3 үзбәк гаиләсен эшкә алырга туры килде. Чөнки яшьләр барысы да авылдан шәһәр ашыга. Иртән мин берүзем шәһәрдән авылга эшкә барам, калган барлык машиналар, киресенчә, авылдан шәһәргә эшкә бара, - дип көлемсерәде”.

Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Илдус Шамил улы Фатыйхов: “Яшьләргә авыл хуҗалыгы өлкәсе һөнәрен үзләштерүнең кирәклеген һәм мөһимлеген аңлатырга кирәк. Агроном һәм зоотехниклар бүгенге көндә иң таләп ителгән белгечләр булып тора. Хисапчы, икътисадчылар белән буа буарлык, алар бу тормышта үз урыннарын авырдан табалар, ә авыл хуҗалыгы белгечләре беркайчан да эшсез утырмаячак. Бүгенге замана фермерларның “эшче куллар” гына булуын түгел, бигрәк тә укымышлы булуларын таләп итә. Ә агроном һәм зоотехник булырга теләгән кешегә бүген барлык мөмкинлекләр дә бар”, - ди.

Әйе, бүген күп һөнәрләр буенча эш табуы бик авыр. Ә авыл хуҗалыгында яшь белгечләргә һәрвакыт ишекләр ачык. Киләчәккә үз юлыңны сайлаганда, бары тик әлеге өлкәнең кешелек өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңларга гына кирәк.
 


Гүзәл ШАКИРОВА
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»