|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.03.2014 Шоу-бизнес
Ни хәлең бар, Рузалия апа?Татар әбиләренә генә хас матур киемнәрен киеп сәхнәгә чыккан Рузалия апа берара концертларда күренеп алды да юкка чыкты. Калфак өстеннән дүртпочмаклы итеп яулыгын бәйләп, кабада җеп эрләүче бу әбине чын татарча киенеп сәхнәгә чыкканы өчен генә дә күпләр яратты булса кирәк. – Мин хәзер өйдә генә торам, чыгып йөрмим, аякларым бик авырта. Ишегалдына чыкканда да таяктан башка булмый, – ди Биектау районы Битаман авылында гомер итүче Рузалия апа Гарифуллина. – Концертларда чыгыш ясамыйм инде. Үземне йөртә алсам рәхмәт. Хәтта авыл клубына да барганым юк. Дөрес, авылда узган соңгы бәйрәмнәрнең берсенә бардым. Әмма элеккеге кебек сәхнәләрдә җырлый алмыйм.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|