07.03.2014 Авыл
Сәламәтләндерүме, әллә сәләмәләндерүме?
Республиканың кайсы гына төбәгенә барып чыкма, хуҗалыкларның гөрләп эшләгән чакларын сагыналар. Колхоз безнең өчен авыр чакларда барып сыеныр урыныбыз, ярдәм сорар оешмабыз иде, диләр.
Авыл халкы өчен иң авыры – күмәк хуҗалыкларның 70 елдан артык җыелып килгән мал-мөлкәте таралып, юкка чыгуыдыр, мөгаен. Ферма тулы мал-туары, меңнәрчә гектар уңдырышлы җире, машина-трактор паркында төрле техникасы, башка төр җиһазлары булган авылларны чагыштырмача зур булмаган бурыч өчен бөлгенлеккә чыгарып, барлык мал-мөлкәтен юк-бар бәягә сатып бетерүне ничек инде хуҗалыкны сәламәтләндерү дип атап булсын?
Томшыгын алса, койрыгы ябыша
Авыл хуҗалыгында элек тә җиңел булмагандыр. СССР чорында табышлы эшләүче хуҗалыклар байтак саналса да, асылда аларның кереме башлыча әлеге дә баягы дәүләт ярдәменә кайтып калган. Һәрхәлдә, бурычсыз хуҗалыклар булмаган да диярлек.
Сер түгел, Татарстанда да базар икътисады шартларына хуҗалыкларның күбесе муеннан бурычка баткан килеш керде. Тик Россиянең күп төбәкләреннән аермалы буларак, Татарстан хуҗалыклары үзгәртеп коруга үз юлы белән керә алды. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә югалтулар башкаларныкыннан кимрәк булды. Моңа Россия Федерациясенең 2002 елда кабул ителгән “Авыл хуҗалыгында товар җитештерүчеләрне икътисадый сәламәтләндерү турында”гы Законы да уңай тәэсир итте. Әлеге закон нигезендә, озак еллар дәвамында бурычлары, шул исәптән елдан-ел штраф һәм пенялары арта барганнарның бурычларын өлешчә гамәлдән чыгарып, яки түләү вакытын үзгәртеп, хуҗалыкларга тернәкләнеп китәр өчен мөмкинлек тудырылды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, мондый финанс ягыннан сәламәтләндерү мөмкинлегеннән республикада 625 хуҗалык файдалана алган. 8 миллиард сумнан артык төрле бурычларның түләү вакыты озайтылган, 1 миллиард 600 миллион сум штраф һәм пенялар юкка чыгарылган. 93 хуҗалыкның 403 миллион сумлык бурычын түләү вакытын күчерү мәсьәләсе дә хәл ителергә тора, диләр министрлыкта.
Тик бу әле хуҗалыклар тулысынча бурычлардан арынды дигән сүз түгел. Җитмәсә, соңгы ун елда тагын дистәләрчә миллион сумлык яңа бурычлар пәйда була. Яңа буялган түбәгә кунган кош сыман, томшыгын алса, койрыгы бурычка ябышучы хуҗалыкларның саны республикада йөзәрләп исәпләнә. Бары тик 2006 елны гына да продукция җитештерүче 535 хуҗалык банкротлыкка чыгарыла. Бүген республиканың 76 хуҗалыгы финанс ягыннан сәламәтләндерүе аша уза. Тулаем алганда, бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкларның саны 1 меңнән артып китә. Бу еллар эчендә кулдан-кулга күчеп, банкротлык процессын берничә тапкыр узган хуҗалыклар да бар. Кызганыч, алар арасында чынлап торып сәламәтләндерелгән, бу хәлләрдән соң тернәкләнеп эшләп киткәннәре генә сирәк. Һәрхәлдә, андыйлар турында ишетелгәне юк.
Булдыра алмыйлармы, теләмиләрме?
Банкротлык процессының файдасы һәм зыяны турында сүзләр күп булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та мондый хуҗалыкларның ни өчен яңадан эшләп китә алмау сәбәпләрен, арбитраж идарәчеләре эшеннән канәгать булмавын әйтеп, кимчелекләрне бетерү өчен конкрет чаралар күрүне таләп итте.
Хуҗалыкларда банкротлык процессын тиешенчә уздыру өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы тарафыннан махсус схема да эшләнгән. Әлеге документта әйтелгәнчә, бу процессның вакыты 1,5 елдан артмаска тиеш. Бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкның сөрү җирен һәм терлек-туарын саклап калу да шарт. Иң мөһиме, хуҗалыкта эшләүчеләрне эш белән тәэмин итү мөмкинлеген саклап калу да – арбитраж идарәчесенең бурычы. Хәзер инде фактларга килик. Соңгы 10 елда банкротлык процессы узучы үзем булган хуҗалыкларның берсендә генә дә әлеге шартлар үтәлгәнен күрмәдем. Киресенчә булганнары бик күп. Кайбер авылларда конкурс идарәчеләрен күргәннәре дә юк. Хуҗалыкның мал-мөлкәте кемгә сатылган, нинди бәядән – авылда беркем белми.
Банкротлык чоры күп хуҗалыкларда министрлык тәкъдим иткән вакыттан берничә тапкыр артык. Баулы, Балык Бистәсе, Биектау, Минзәлә һәм башка кайбер районнарда бөлгенлек процессы 6-7 елга сузылу очраклары бар. Нигә сузылмасын? Арча районы “Ватан” хуҗалыгы арбитраж идарәчесе кебек 4 айга 650 мең сум хезмәт хакы алганда, кая ашыгырга?
Бөгелмә районы “Птицевод” хуҗалыгында исә банкротлык процессы барган 2,5 ел эчендә конкурс идарәчесенең “чыгымнары” 20 миллион сумнан артып китә. Юмарт идарәче хуҗалыктагы мал-мөлкәтнең бәясен ачыклау өчен генә дә 6 миллион сум акча түләгән. Кем әйтмешли, казна малы мал түгел...
Шул ук вакытта хуҗалыктан аласы хезмәт хакын еллар буе көтеп торучылар да бар. Теләче районы “Әбде” яки Балык Бистәсе районы “Балтач” хуҗалыгындагы кебек хезмәт хакын түләргә акча булмаса да, арбитраж идарәчесенә табыла – әлеге ике хуҗалыктан өстәмә түләү формасында үзенә 847 мең сум, ә читтән чакырылган белгечләргә 1 миллион 300 мең сум акча табылган.
Россия Федерациясе законы нигезендә, 100 мең сум бурычы булганда бүген авыл хуҗалыгында продукция җитештерүче теләсә кайсы хуҗалыкка карата банкротлык процессы башлап җибәрергә мөмкинлек ачыла. Югыйсә хуҗалыкның йөзләрчә миллион сумлык байлыгын уңга-сулга таратуга чик куярга күптән вакыт.