06.03.2014 Җәмгыять
Гүзәлнең дә йөрисе килә!
Кемгәдер бу тормышта барысы да бик җиңелдән бирелә, ә кемнәргәдер күкрәк тутырып һава сулар өчен дә, беренче адымнарын атлар өчен дә көрәшергә туры килә. Удмуртиянең Можга шәһәрендә туып үскән Диләрә (мәрхүм Габделәхәт хәзрәтнең оныкчыгы) һәм аның тормыш иптәше Фәрид Гайнетдиновлар гаиләсе бүгенге көндә кечкенә кызлары Гүзәлнең киләчәге өчен тырыша.
Гүзәлгә - 3 яшь. Диләрә авырлы вакытта барысы да яхшы гына була, тик бала тудыру вакытында авырлыклар белән очрашырга туры килә һәм сабый бик зәгыйфь туа. Аңа Апгар шкаласы буенча (яңа туган баланың хәлен төрле критерийлар буенча бәяләү. Бәя 7 баллдан югары булса, яхшы) бары тик 1 генә балл куялар. “Көтеп алынган сабыебыз белән без туган көненнән алып шөгыльләнә башладык, хастаханәләрдә яттык, һәрвакыт массажга йөрдек, нинди генә табибларның тупсаларын таптамадык, безгә барыбер 1,6 яшьтә инвалидлык бирделәр. Бүгенге көндә табиблар безгә уртача дәрәҗәдәге тетрапарез диагнозы куялар. Гүзәл кыеннан утыра. Аяклары эшләсә дә, аркасы һәм муены зәгыйфь, көчсез булганга йөри алмый. Ләкин махсус йөрү җайланмасына утыртсаң, бик теләп атларга тырыша. Безнең бар проблемабыз - куллар, арка һәм аяклар. Гүзәл бар нәрсәне аңласа да, сөйләшә алмый. Әкрен генә үзенчә аңлата, хәтта бармак белән 5кә кадәр саный да белә”, - ди яшь әни Диләрә.
Чит ил табибларының кечкенә Гүзәлне аякка бастырырга була дигән якты өмете Гайнетдиновлар гаиләсен һәркөн үз кайгылар белән көрәшеп, могҗизага ышанып яшәргә мәҗбүр итә. Тик, кызганычка каршы, бу кайгыны алар үзләре һәм якыннары ярдәме белән генә җиңә алмыйлар. Инде 3 ел алар авыру кызларын аякка бас¬тыру өчен бар көчләрен куялар, төрле кыйммәтле клиникаларда дәваланалар. Әлеге авыруны бары тик бала кечкенә чакта дәваласаң гына җиңеп, сабыйны аякка бастырып була. “Соңгы ел эчендә мәрхәмәтле һәм сабыебызның язмышына битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Гүзәл белән Чехиядәге “Новый” санаториенда 4 тапкыр дәвалану курслары уздык. Аннан Гүзәл ныгып кайта. Киләсе дәвалану курсы 18 апрельдә башланачак. Анда бару өчен 170 мең сум акча кирәк. Шундый ук курсны август аенда узарга кирәк булачак. Һәр баруыбыз Гүзәл өчен авыруны җиңү юлында тагын бер адым булып тора. Безгә теләктәшлек белдереп, ярдәм итүчеләр табылса, Гүзәлнең аякка басуына ышанычыбыз артыр иде”, - диде Диләрә әңгәмәбез вакытында.
Ай саен Гүзәлне Казанда төрле дәвалану курсларына, төрле процедураларга йөртү өчен гаиләнең 30-40 мең сум акчасы китә.
“Казандагы дәвалануларны без, әлбәттә, үз акчабызга уздырырга тырышабыз. Ә чит ил клиникаларында бәяләр йөз меңнәр белән исәпләнгәч, көчебез җитми. Безнең көтеп алынган мәхәббәт җимешебезне аякка бастырасы, аның кашык тотып ашаганын, бәхетле елмайганын, башка балалар кебек йөгереп уйнаганын күрәсе килә. Гүзәл үзе дә йокларга ятканда күзләргә бик озак мөлдерәп карап тора, әйтерсең Аллаһтан аяк-кулларының хәрәкәтләнүен, теленең ачылуын тели. Ул бик сабыр бала, барлык авырлыкларга түзеп, киләчәктә аякка басачагына ышана. Һәм үзенең уңышлары белән безне дә бу хыялыбызга ышанырга мәҗбүр итә”, - дип яшьле күзләрен яшерә Диләрә.
Хөрмәтле милләттәшләр, кечкенә Гүзәл язмышына битараф калмасак иде. Чит балалар булмый, һәр сабый яшәргә хаклы. Гүзәлне догаларыгыздан ташламасагыз иде. Иң бөек ярдәмчебез - Аллаһы Тәгалә. Ә матди ярдәм күрсәтергә теләге булганнар редакция аша тапшыра аласыз, я булмаса аның әнисенең банк картасына салырга мөмкин.
Банк реквизитлары:
КАРТА ВТБ
Наименование Банка получателя: ВТБ 24 (ЗАО)
Адрес Банка получателя: 101000, г.Москва, ул.Мясницкая, д.35
ИНН Банка получателя: 7710353606
БИК Банка получателя: 044525716
К/С Банка получателя: 30101810100000000716
Получатель: Счет для пополнений/списаний с банковских карт
Счет получателя в Банке получателя: 30232810481100000009
Назначение платежа: Для зачисления на карту 4272 2904 9649 0319
Ильясова Диляра Наилевна
Диләрә белән элемтәгә керергә теләүчеләр өчен телефоннар:
8-905-877-40-77 (Удмуртия),
8-905-022-19-47 (Татарстан).
Сез шулай ук ярдәм йөзеннән әлеге телефон номерларына теләгән кадәр акча да сала аласыз