|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.02.2014 Юмор
Иҗади иҗатчыларСизəсезме, соңгы вакытта иҗади яшьлəребез бик күбəеп китте бит əле. Ни кызык, «иҗади» дигəн пикант бəялəмəне алар үз шəхеслəренə үзлəре бирə, ə мөкиббəн тамашачы түгел. Социаль челтəрлəрне ачсаң – өсте-өстенə иҗат əһеллəре. Моны алар статусларында да ассызыклый: «Үзем турында күп сөйлəргə яратмыйм. Минем турында иҗатым сөйлəр...», «Мин бик иҗади кеше, шуңа күрə минем холкыма түзəргə туры килер» һ.б. Сүзем əдəби əсəр язучы, җырлаучы, сəнгать белəн шөгыльлəнүчелəр турында түгел. Кем əйтмешли, яшь чакта кем шигырь язып карамаган да, җыру сузмаган. Сүзем псевдоиҗатчылар турында. «Күрегез, якамны ничек бөклəп куйдым. Ə шарфым ничек уралган, күрəсезме – мин иҗади натура!» «Мин бертөрле интерьерда озак яши алмыйм, пəрдəлəрне гел алыштырып торам. Мин дизайнер, бу минем призвааание». Шушындыйрак сүзлəрне бик еш ишетергə туры килə. Күплəрнең аңында «иҗат» дигəн сүзнең мəгънəсе моңарчы күрелмəгəн сəер формаларда яши башлады. Псевдоиҗадилык белəн бигрəк тə яшь хатын-кызлар еш авырый кебек. Күзлəренə күренəме, бар нəрсəдə иҗат төсмерли алар – күңелдəге хислəрдəн алып ипи валчыгына кадəр.
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|