поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.02.2014 Дин

“Элегрәк өйрәткән булсалар...”

“Өйдә татарча сөйләшсәк, әти өстәлгә бер генә суга иде. “Өйрәнмәгез, сезгә кирәк булмый ул”, – дип тукып торды. Аның фикеренчә, киләчәктә илдә бары тик рус теле генә калачак иде. Шуңа ул балаларының башына, үзе әйткәнчә, “чүп-чар” тутырмау ягында булды. Бер сынаудыр инде, язмыш мине туган телемне белү зарурлыгына китерә дә куя, китерә дә куя.

Эх, балачакта өйрәткән булсалар, дип уфтанам. Ни татар, ни рус булып яшәү бер дә җиңел түгел ул...”, – дигән иде лаеклы ялга чыккач дини гыйлем эстәргә ниятләгән бер ханым.

Бер уйласаң, бу хәлгә гаҗәпләнәсе дә юк, тәмам күнегеп беттек инде. Әйләнә-тирәбездә мондый биографияле кешеләр дә аз түгел. Шунысы гына бераз сәер, әллә хәтеребез кыска, әллә белемебез юк, буыннан-буынга һаман шул бер үк хатаны кабатлап, балаларыбызны туган телләреннән мәхрүм итеп торабыз. Динебездә дә бу мәсьәләгә җавап бик аңлаешлы, югыйсә. Коръән-Кәримнең “Әл-Хүҗүрат” сүрәсендә (13нче аять): “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне ир һәм хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашсыннар дип, сезне кавемнәргә һәм кабиләләргә аердык...” – диелгән. Кабиләгә яки бер җиргә тупланып яшәгән, уртак теле һәм гореф-гадәтләре булган кешеләр төркеменә аерган. Тәфсир галимнәре бу аятьне кешенең үз нәсел-нәсәбен белергә тиешлегенә дәлил дип саный.

Аллаһ Тәгалә нәсел-нәсәбебезне сакларга кушкан. Кайсы кавем, милләтнең теле күбрәк кулланышта булса, шуны өйрәнегез, димәгән бит. Шулай ук, кайбер ата-аналар уйлаганча, тел белү акча, дәрәҗә, гомумән, уңышка ирешүгә сәбәпче була дип тә аңлатмый динебез. Ә болай аңлата.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә балага җан өрелгәннән соң, фәрештәгә дүрт төрле нәрсә язарга боерылуы (аның ризыгы, гомер озынлыгы, гамәлләре, бәхетле яки бәхетсез булачагы) хакында хәбәр итә. “Сиңа киләсе ризык, аннан качсаң да, артыңнан куып тотар”, диләр. Хак әйтелгән, чөнки ана карынында яткан чагыңда ук язылган ризыгы (“ризык” сүзенә матди байлык та керә) кешегә барыбер килеп ирешә. Әтисе өстәлгә сугып туган телеңдә сөйләшүдән тыйган булса да, булмаса да килә.
“Татар теле нәрсәгә кирәк, аның белән кая барып булса соң?” – дигән фикердә торган ата-аналар элек тә булган, хәзер дә бар. Алар балаларын туган теленнән мәхрүм итүне бернигә дә санамый. Алай гына да түгел, “эх, әгәр өйрәткән булсалар...” дип уфтанырлык “бүләк” әзерләгәннәрен аңламыйлар да. Аңлатырга теләүчеләрне дә ишетергә теләмиләр. Үз сүзләре сүз. Менә шуңа “ни татар, ни рус”лар һаман үсеп тора да инде. Сабак алырга өйрәнмәсәк, әле киләчәктә дә артып торыр. Җүләр үзе хаталана-хаталана яшәргә өйрәнер, ә акыллы башкалар хатасыннан сабак алыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Акыллы булыйк!

ГМ белешмәсе:

Аллаһ Тәгалә кешеләрне кавем-кавем итеп яраткан. Бер-берләрен танысыннар, үзара аралашсыннар, изге эшләрдә ярышсыннар өчен. Җирдә яшәве күңелле булсын өчен, чөнки һәр милләтнең үз теле, ризыгы, кием-салымы, хәтта һөнәре дә бар. Тарихыбыз, әдәби һәм рухи мирасларыбыз төрле.

Әмма Аллаһ Тәгалә бер кавемне икенчесеннән өстен итеп куймаган. Хәтта гарәп халкына да, Коръән-Кәрим туган телләрендә иңгән булуга карамастан, бернинди өстенлек тә бирелмәгән. Шушы хакыйкатьне аңлаган кеше ничек итеп баласын үз милләтенең бер вәкиле булудан мәхрүм итәр икән?!

Иң кызыгы һәм кызганычы, мәхрүм итүдән бер файда да юк, зыян гына бар! Аллаһ Тәгалә билгеләгән чикләрне, Ул рөхсәт иткән гамәлләрне үтәүдән адәм балалары һәрвакыт хәерлелек кенә табар.

Сәхифә ТР Диния нәзарәте белән берлектә әзерләнде.
 


Нурия ӘЛМИЕВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 2 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»