поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.02.2014 Җәмгыять

Балалар “шайтан уены”на тартыла

Россиядә азартлы уеннарны оештыру 2006 елда ук тыюлуга да карамастан, әлеге хокук бозу очраклары белән көрәшнең ахыры һаман да күренми. Полиция хезмәткәрләре салоннарны ябарга да җитешми, шунда ук аларның яңалары калкып чыга.

Баштарак хокук сакчылары уен автоматлары белән бәйле проблеманы административ штраф салу юлы белән хәл итәргә тырышса, бик тиздән бу ысулның ярдәм итмәячәге ачыкланды. Шул рәвешле, 2012 елда азартлы уеннар оештырган өчен җинаять җаваплылыгына тарта башладылар. Хәзер бу төр хокук бозулар өчен кешене 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Әйтергә кирәк, бу төр хокук бозулар белән көрәшә торгач, полиция хезмәткәрләре шактый тәҗрибә туплады. Алар көненә 7-8 уен салонын (!) юкка чыгаруга да ирешә кайчак. Мәсәлән, күптән түгел генә Чаллы шәһәрендә шактый зур казино ачыкланган. Нәтиҗәдә, алар рулеткалы ике өстәл, унга якын уен автоматы, җиде покер өстәле һәм башка төр җиһазларны кулга төшергән. Җинаятьчеләр әлеге законсыз эшчәнлекләре нигезендә якынча 1,5 миллион сум акча эшләгән, дип исәпләнә.

Халык битараф түгел...

Татарстанның полиция хезмәткәрләре уен автоматлары белән көрәшне нәтиҗәле итү өчен халык ярдәме кирәк булуы турында да әледән-әле ассызыклап тора. Бу максаттан, “Халык контроле” порталында мондый төр шикаятьләр өчен «Законсыз комарлы уеннар» дигән махсус бүлек булдырылган. Халыкның бу шактый актуаль мәсьәләгә битараф булмавы сайтның әлеге битенә керүгә үк аңлашыла.

- Шәһәребезнең бер сәүдә үзәге янында казино бар. Алар ишекләрен бикләп куялар да, төне буе эшлиләр. Пенсионерлар шунда бөтен акчаларын калдырып чыга. Әле алай гына да түгел, уйнаучылар арасында балигъ булмаганнар да бар. Объект хуҗалары бернидән дә курыкмый, ә полиция исә бу бинага гомумән дә игътибар итми, - дип яза «Халык контроле»нә Рөстәм Ф.

Әлеге шикаятьне хуплап барлыгы 41 кеше тавыш биргән. Хәбәрнең сайтка куелуына инде ярты айдан артык вакыт үткән. Шулай булуга да карамастан, ул әле һаман да чишелмәгән – аның статусы «эштә» дип тора.

Балигъ булмаган яшүсмерләрнең комарлы уеннар белән мавыгуы Казанның Дементьев урамында яшәүче Эллина Т.ны да борчый.

- Кибеткә керә торган җирдә бер ишек бар. Аның артына уен автоматлары урнаштырылган. Анда бары тик үзләренең даими клиентларын гына кертәләр. Шунысы кызганыч, араларында 18 яше тулмаган яшүсмерләр дә бар. Аны тиз арада ябарга кирәк, - дип канәгатьсезлеген белдерә ханым.

Азартлы уеннар оештырган татарстанлылар “Хурлык тактасы”нда


Сайтка азартлы уеннар турында килүче хәбәрләр арасында уен-көлкегә корылганнары да очрый. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендәге 31/02нче санлы йорт артында урнашкан уен клубын фаш итеп язылган хәбәр шундыйларның берсе.

- Монда барысы да бик матур итеп эшләнгән, бер дигән уен автоматлары урнаштырылган. Кыскасы, бик яхшы клуб, - дип яза сайттан файдаланучыларның берсе. Нәтиҗәдә, әлеге мөрәҗәгатьне 22 кеше хуплап чыккан.

Әлеге мәгълүматка Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре дә зур игътибар биргән һәм шикаятьтә күтәрелгән проблеманы тиз арада хәл итүгә ирешкән. Алар тарафыннан бу бинада чыннан да закон бозу очраклары булуы ачыкланган. Уен автоматларының барысы да кулланылыштан алынган.

Законсыз рәвештә эшләүче уен салоннарыннан канәгать булмаучы татарстанлылар “Жалуйтесь.ру” сайтында да бихисап. Монда комарлы уен салоннары турындагы хәбәрләр белән генә түгел, ә Татарстанда азартлы уеннар оештырган өчен административ җаваплылыкка тартылган барлык затларның исем-фамилияләре белән дә танышырга мөмкин. Исемлек сайтның “Хурлык тактасы” бүлегенә урнаштырылган.

Сатучылар да, түрәләр дә уйный


Кагыйдә буларак, уен салоннарының эчке ягы чыннан да матур, зәвык белән эшләнгән була. Ә менә тыштан исә бу бинага күпләр, гомумән, игътибар итмәскә дә мөмкин. Клубта эшләүчеләр арасында тиз арада акчалы булырга теләүче студентлар да бар икән.

- Монда эшкә килгәч, мин башта нинди куркыныч шартларда хезмәт куячагымны аңламадым. Кагыйдә буларак, бина эчендә шактый тыныч. Шулай да, айга бер-ике мәртәбә сугыш очраклары да булгалады. Акчаларын югалтудан ачынып чыгырыннан чыгучылар да байтак. Уенчылар исә күп очракта төрле һөнәр кешеләре. Базарда сату итүчеләрдән башлап, төрле оешма-фирмаларда эшләүче түрәләргә кадәр киләләр иде. Араларында азартлы уеннар уйнау инде чиргә әйләнгәннәре белән беррәттән бары тик вакыт уздыру өчен генә йөрүчеләр дә очраштыргалады, - дип сөйләгән иде моннан ике ел элек Казандагы законсыз уен салоннарының берсендә җыештыручы булып эшләгән исемен күрсәтмәүне үтенгән бер туташ.

Аның сүзләренә караганда, ул эшләгән бина эченә махсус видеокамералар урнаштырылган булган. Сакчы булып хезмәт куючы егет исә салонга килгән һәр кешене энәсеннән-җебенә кадәр тикшереп, бары тик ышанычлы затларны гына керткән.

Уен автоматларына урын табылган

Кагыйдә буларак, полиция хезмәткәрләре законсыз рәвештә эшләүче уен салоннарын ачыклагач, андагы милекне кулланылыштан ала. Алар Дәүләт милке белән идарә итү хезмәтенә тапшырыла һәм күп очракта махсус пресслар ярдәмендә юк ителә.

Әлеге төр техниканың шактый күп җыелуы сәбәпледер инде, 2013 ел азагында идарә төрле оешмалар арасында бу техниканы юк итү буенча махсус аукцион игълан иткән иде. Ул 16 гыйнвар көнне үткәрелде һәм анда Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә компанияләр катнашты. Нәтиҗәдә, “бәйге”дә Татарстандагы “Ветеран” дип аталган оешма җиңеп чыкты. Алар бу эшне нибары 40 мең сумга башкарырга ризалык биргән. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 06.02.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»