поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
06.02.2014 Җәмгыять

Минем кирәгем калмады...

Иртән иртүк эшкә китеп барышым иде. Каршыма күптән күрешмәгән танышым килеп чыкты. Күрше йортларда гына яшәсәк тә, дөнья артыннан куа-куа, хәтта телефон номерларыбызны да югалтышып бетергәнбез. Ашыга-ашыга булса да, хәл-әхвәл белешә башладык. “Нинаның үлгәнен ишеткән идеңме? 2 гыйнварда җирләдек”, – диде танышым.

Шушы хәбәрдән күз алла­рым караңгыланып китте. Әле кайчан гына аралашып яшә­гән Нина апа миңа бик тә кызганыч тоелды. Әмма та­ны­шымның бөтен нечкә­лек­ләре турында сөйләшеп торырга вакыты юк иде. Мин дә төп­ченмәдем. “Ничек?”– ди­гән соравыма: “Өченче каттан егылып төшкән”, – дип кенә әйтте дә танышым үз юлында булды. Әмма кү­ңелдә 57 яшьлек хатынның тормышы әнә шулай тәмам­лануы меңләгән җавапсыз сорау калдырды. “Ялгыш егылганмы, әллә үзе ташланганмы?”

Журналист кызыксынуым көчле булганга күрә генә дә мин, һичшиксез, бу сорауга җавап табарга тиеш идем.

Нина апа тумышы белән Ижевск шәһәреннән иде. Гомер­леккә дип сайлаган ире, ни кызганыч, озын гомерле булмый аның. Бер-бер артлы туган Саша белән Катяны ятим калдырып, 36 яшендә үк дөнья куя. Ка­зан­ның бер бүлмәле барагында көн күргән ханым, балаларны ач калдырмас өчен, көнне төнгә ялгап эшли. Балаларга ана назы бирергә, тәрбия­ләргә вакыты да булмый. 16 яшенә җиткән Сашасының начар ком­паниягә эләккәнен абайламый да кала. Бу турыда Нина апа белгәндә, эш инде узган була. Егетне, карак­лыкта гаеп­ләп, төрмәгә утырталар. Җит­мәсә, Катясы да мәктәпне бетерер-бетер­мәс йөккә уза. Анысы да бер ана йөрәгенә. Яраткан кешесе, бәби булачагын белгәч, суга баткан күк юкка чыга. “Ничек тә тырышырбыз әле, үстерербез”, – дип, Нина апа кызын бала табарга күндерә. Кечкенә Карина туа.

Кара полосадан соң яктысы килә дигәндәй, барак­ларны җимерә башлагач, Нина апаларга өч бүлмәле фатир бирәләр. Шулай итеп кысан гына бүлмәдә көн күргән гаиләнең тормышы ирке­нәеп китә. Ул вакытка Саша да кайта. Әмма белеме, стажы булмаган егетне беркая да эшкә алырга теләми­ләр. Шулай аңгыраеп йөр­гәндә, ул үзен­нән олырак бер хатынга ияләшә. Соңын­нан аңа йортка керә. Анысын да тыныч кына йота Нина апа. Эчкече хатын­ның улын туры юлга бастырмаячагын яхшы аңлый ул. Әмма ниш­ләтә алган булыр иде соң? Төрмәдән наркоман булып кайткан Сашасы өчен, бәлки, анысы яхшырак та булгандыр әле. Аның кыланмышларын күрмичә, ана йөрәге азга гына булса да ярсымыйча яшәгәндер. Шул гамәле 28 яшендә гүргә алып та китте Сашаны. “Передозировка”, – дигән табиблар.

Монысын да кичерде Нина апа. Кечкенә Каринаны бигрәкләр дә яратып үсте­рергә тырышты ул. Гүя балаларына бирә алмаганны шушы балага күчерергә тели иде. Катясы әле бер, әле икенче ир белән йөреп аргач, “нормальный” күренгән бер ирне ияртеп кайтты. Зурлап туй ясадылар. Кияү боларда яшәп калды. Авылдан булгач, аның Казанда фатиры юк иде. Әмма ул, чыннан да, бик эшчән, аз сүзле ир булып чыкты. Нина апа кия­веннән бер дә зарланмады. “Яшәсеннәр генә”, – дия торган иде.

Әмма Катяның әнисе бе­лән бер фатирда яшисе кил­мәде. Икенче баласын алып кайткач, фатирны бүлү мәсьә­ләсе килеп басты. Нина апа, би­чара, монысына да каршы килмәде. Тормышын нәр­сә­дән башлаган булса, шуңа кире кайтты дисәң дә була. Фатирын сатып, кызына ике бүл­мәлене алды, ә үзенә тулай торактан бер бүлмәлек кенә акчасы калды. “Ярар инде, ми­ңа шунысы да җитәр”, – дип кү­ченеп китте алар күрше йорттан.

Тагын берничә көннән теге вакытта юлымда очраган танышымны янә очраттым. Бу юлы көн кичкә авышкан, икебез дә эштән кайтып киләбез. Шуннан файдаланып, мин тагын Нина апаның тормышы белән кызыксына башладым. Туганы булгач, белми булмас­тыр, дидем. “Нина Карина белән яшәде. Катя әле тагын бер бала тапты, бүген күп балалы ана ул, – дип сөйләп китте танышым. – Балаларын калдырырга кеше кирәк булганда гына әни­ләре янына килә иде алар. Башка вакытта ләм-мим, салкын тидереп, авырып ятканда да хәлен белүче булмады. Фаҗига булыр алдыннан да оныклар аркасында тавыш чыккан. Нинаның кечке­нә балаларны бик каты сөясе кил­гән. Әмма аларын Катя­ның бер генә тапкыр да дәү әни­­лә­рендә кунача калдырганы булмаган. Яшерен-ба­ты­рын түгел инде, Нина соң­гы елларда азрак салгалый иде. Алай эчеп ятты дип әйтә алмыйм, әмма бәйрәмнәрдә тотып куя иде. 31 декабрь көне булгач, күрә­сең, бәйрәм хөр­мәтенә салган булгандыр. Катясыннан балаларны китерү­ен сорый ул. Тегесе Каринаны алырга килгән була. Яңа елны ялгызымны гына калдырасызмыни, дип инәл­гән ананы Катя ише­тер­гә дә теләми. Югыйсә бәй­рәмгә үзләренә чакырса да яраган булыр иде. Ишек шапылдап ябылгач, Нина балконга йөге­реп чыга. Катяның артыннан, минем берәүгә дә ки­рәгем калмады, мин хәзер таш­ланам, дип кычкыра. Ул, бәлки, куркытмакчы гына булгандыр, әмма Катя борылып караганда, Нина балкон тиме­рендә асылынып тора торган була. Күз ачып-йомган арада куллары ычкынып китеп, ул егылып төшә. Реанимациядә бер тәү­лек яткач җан бирде Нина”, – дип тәмамлады сүзен танышым. Соравыма җавап табылды, әмма уйларым өер­мәсен­нән генә котыла алмадым. Дө­реслек һәрвакыт­та­гыча фа­җигалерәк булып чыкты... 


Сәйдә ГОМӘРОВА
Ватаным Татарстан
№ 17 | 05.02.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»