• 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Август Фәнил Фәйзуллин
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 27 Август Евгений Медведев
  • 27 Август Миңгол Галиев
  • 27 Август Айдар Метшин
  • 28 Август Исмәгыйль Хәлиуллов
  • 29 Август Суфиян Поварисов (1924-2016)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 

               

20.12.2013 Сәясәт

Р.Миңнеханов: "Сезне мине ничек атап йөртүләре бик борчыймы? Борчылмагыз"

Президент урынына кем булыр? “Сезне мине ничек атап йөртүләре бик борчыймы? Борчылмагыз: закон кабул ителде, 2015 елда исем алыштырылачак. Депутатлар хәл итәр”, – диде Рөстәм Миңнеханов быелгы ел йомгакларына багышлаган журналистлар очрашуында.

Соңгы елларда республикада татар телен өйрәнү проблемасы күтәрелә. Татар теле дәрәҗәле булсын өчен нишләргә? Казанда татар кинотеатры да юк.

– Татар телен өйрәнү алымы катлаулы, нәтиҗәле түгел, әмма бездә аны хәл итүче программалар бар. Чит телне белгәндә начармы? Люксембургта – өч, Швейцариядә дүрт тел беләләр. Нигә кирәк дип әйтү – юләрлек. Чит телләрне тиешенчә өйрәтмәү – безнең кимчелегебез. Татарстанда яшәп, татарча көч-хәл белән сөйләшсәң, сиңа мөнәсәбәт тә башка булачак. Әгәр бер сыйныфка – татар укучыларын, икенчесенә русларны бүлә башласак, нәрсә булачак? Башта сыйныфны бүләрбез, аннан бизнесны, башканы... Интернетта татарча өйрәтә башладык. Яшьләрне җәлеп итү өчен нинди дә булса музыкаль фестивальләр уздырырга кирәк. Бу юнәлештә эшләп җит­кермибез әле. Кинотеатрлар да булырга тиеш, – диде Рөстәм Нургалиевич.

Универсиада гына түгел бу


Президент белдергәнчә, быел Казанда узган Универсиада шә­һәр­не үзгәртү, спорт объектлары төзү мөмкинлеген бирде. Бу чарага бирелгән бәя планна­рыбызның тулысынча тормышка ашуын күрсәтә. Ә менә югары тизлекле “Мәскәү – Казан” магистрален төзесәк, республика тормышы бөтенләй үзгәрә­чәк. Президент аны әһәмияте ягыннан Универсиададан да зуррак, ягъни “гасыр проекты” дип атады. “Казанга югары тизлекле юл килә, күз алдына китерәсезме? Өч сәгать ярым эчендә Мәскәүдән бернинди проблемасыз, елның теләсә кайсы вакытында Казанга кайтып булачак. Түбән Новгородка – 1,5 сәгать, Чабаксарга 30 минут эчендә. Бу уен түгел! Ул бит минем өемә илтә торган юл түгел. Кешеләр моны ничек аңламый?” – диде аңа каршы чыгучыларга аптырап. Казандагы транспорт проблемасына да тукталып үтте. “Бернинди юллар да, яңа юл чишелешләре дә шәһәрне бө­ке­ләрдән коткармаячак. Безгә заманча, уңайлы җәмәгать транспорты, һәр кешенең акчасы җитәрдәй такси хезмәте булдырырга кирәк”, – диде.

“Республиканы хур итәләр”


Президент “Рубин” футболчылары уеныннан да канәгать түгел. Аларның оттыруын республика өчен хурлык дип атады. “Вакытында яхшы хезмәт хакы алгач, начар уйнау оят. Акча алгач, уйнарга кирәк. Килешү бар. Безнең артык акча юк: иганә­челәр “Ру­бин”ны безнең үтенеч буенча тота, – ди, ризасызлык белдереп. – Беркемгә дә яхшы бәя бирә алмыйм. Болай уйнауларын дәвам итсәләр, чынлап әйтәм, барысын да куам. Корбан Бәрдыевка да, башкаларга да уйланырга вакыт. Бернинди ташлама булмаячак, әлегә аларга вакыт кына тими”.

Гомумән алганда, Татарстанда вәзгыять тотрыклы, дип бәяләде. Ә булган хәлләргә уңай карарга кушты. “Чиркәүләргә ут төртүчеләр табылды. Берәү дә мондый хәлнең кабатлануын теләми. Миграция сәясәтендә дә кимчелекләр бар, моны төзәтергә кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыкны да... Безгә ниндидер абый килеп, бернәрсәне дә үзгәртмәячәк. Без бөтенесен дә үзебез эшләячәкбез. Ел начар узмады, әмма минем өчен бик авыр булды”, – диде очрашуны йом­гаклап. 

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 217 | 20.12.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

№37 (864120) / 23.12.2013 11:04:51

Ике чабата бер кием. Кем Шашуринны яклый ди?
Бергә ашларын ашыйлар ашыйлар да, аннары бер-берсенең башларын ашыйлар.
Бергә ашамаса каян белә ди ул Шашурин шулкадәр мәгълүматны?????????????????

№36 (864117) / 23.12.2013 10:20:13

Шашурин Сергей Петрович үзе ничек "являлся учредителем этих компаний с миллиардными и миллионными суммами уставного капитала" булды икән дә, 10000 тонна алтын, көмеш һәм башка миллиардлаган евро тора торган байлыкларны нинди юл белән "эшләп тапты икән???

№35 (864115) / 23.12.2013 09:36:18

"Гаделлек өскә калыксын иде"

укы, Г.Тукайның "Чын вә ялган" шигерен!

№34 (864110) / 23.12.2013 08:22:16

Ул сайтны уку да куркыныч хәтта.
Ә тарату, аны пропагандалау тагын да куркынычрак. Без шул үз күләгәбездән үзебез куркып яшәгәнгә шулайдыр инде ул.
Тишек тишелгән инде! Күп үтмәс пыркып бөтен дөньяны тутыруы бар.
Гаделлек өскә калыксын иде.
Карга килеп казынган, шәләнгер килеп коенган булып кына калмаса иде.

№33 (864099) / 22.12.2013 23:10:02

ужас!, аны фатих куймаган, куркытма фатихны. Кара, язма авторы, сайт авторы билгеле. Үзләре беләләрдер. Монда безнең күзгә төтен җибәргәнгә охшаган,сабыр итегез, уты күренер. Мондый эшләрдә ордым-бәрдем эш итәргә ярамый.

№32 (864094) / 22.12.2013 22:57:43

шулай булды шул..,бер язган идем инде берщр ел элек.кабатлыйм.
Татарстан "Суверинитеты" синең бн миңа колакка токмач булса,кайберәүләр өчен "обниму необъятное" булды.

№31 (864092) / 22.12.2013 22:44:53

31,кайсы милли республика башлыгынын Рэсэй кулэмендэ болай кыланганы булды?мари?удмурт?чуваш?мордва?аларда да зур-зур заводлар бар,берсе дэ Татар-Башкорт кебек кыланмады..

№30 (864070) / 22.12.2013 21:06:15

30,ул хэрвакытта да шулай булган.Патша эйткэнне исенэ тошер,-ипилэре булмаса,калач ашасыннар,дигэн.
Ин мохиме 90 елларда да кон курдек,яшэдек. Ул вакытта илдэ бу кадэр бомж да юк иде эле.

№29 (864064) / 22.12.2013 20:56:58

90-елларда татарстан халкы талонга ризыкъ теланеп йоргэндэ Татарстан житэкчеларе алтынга,долларга коенып ятканнар икэн..Купме кеше гомерлэре белан уйнаганнар..Кеше арасында имеш-мимешлэр чыга иде,лэкин болай ук дип уйламый идем..Аллахы Тэгалэ гадел хокемен чыгарсын иде шул бэндэлэрга..Амин"!!

№28 (864059) / 22.12.2013 20:43:48

исең китмәсен "иске чикмән"нәргә. Боларга да бер чик куелачак, Аллаһ боерса!

...әйтерсең лә каберләре ерак.

Менә Ходоркиларын да себердән кайтардылар. "дзюдоист - мочило"га да "матур" басым булды ахрысы. Апасы Меркель ягыннан булса кирәк. Әле анысына да шулай ук күрсәтмә бирелгәндер дип уйлыйк. Алар үзара "эт эчәгесе" шикелле бәйләнешеп беткән инде. "Койрыгы бәкедәге бозга каткан бүре" кебек кенә булса, өзеп булса да качар иде дә бит. "Мочильщик"ны әйтәм.

"Хохол"лылар да тик ятмый.

Сноуден дигәннәре дә үзенең куркынычсызлыгын алдан ук кайгырта белгән булса кирәк.

Ассанже(Хәсәнша) атлы ак австрияле "бала" күңелгә бик ятышлы.

Хакыйкать ачыла башласа, ялганга иярүчеләргә көн бетә, ин шә Аллаһу Тәгалә!

48. Скажи: «Воистину, мой Господь ниспосылает истину (или бросает истину в ложь). Он – Ведающий сокровенное».

49. Скажи: «Явилась истина, и ложь ничего больше не породит и не вернется».

50. Скажи: «Если я заблуждаюсь, то заблуждаюсь только во вред себе. Если же я следую прямым путем, то только благодаря тому, что внушил мне мой Господь. Воистину, Он – Слышащий, Близкий».

51. Если бы ты видел, как они будут напуганы. Они не смогут сбежать и будут схвачены поблизости.

52. Они скажут: «Мы уверовали в это!» Но как им обрести веру или заслужить прощение в таком далеком месте!

53. Они не верили в это прежде и делали предположения из далекого места.

54. Между ними и тем, что они пожелают, будет воздвигнута преграда, что прежде произошло с подобными им. Воистину, они терзались смутными сомнениями.(34нче сүра. "Сәбә".).

Күзәтүчеләр булсак та, битарафлардан булмыйк! Һәркем үзе өчен үзенең кайсы якта икәнен ачыкларга тырышыйк! Үзебезнең кулдан килгәнне булдырырга тырышыйк! Барысын да Аллаһка гына тапшырсак һәм Ул кемнең кем икәнен Үзе(ахыр чиктә барыбер шулай булачак) ачыклый башласа, соң булачак. Тырыш татар, әй мөселман!

№27 (864039) / 22.12.2013 18:51:32

№4 Фатих!
Нинди ссылка куйдыж анда?
Ужас бит анда. Башың себер китәрлек!

№26 (863946) / 22.12.2013 00:10:52

///Ә булган хәлләргә уңай карарга кушты. “Чиркәүләргә ут төртүчеләр табылды.///

18 е көнне "Город" тапшыруында да шулай дигән иде. Яңадан карарга теләп "эфир" сайтына кергән идем , бу тапшыруны ул көнне бөтенләө карап булмады.Икенче көнне "Подозреваемые" дип журналист әйткән итеп үзгәртеп куйганнар иде. Сәрия САДРИСЛАМОВА үзгәртмичә куйган. Әле суд булмаган галва Татарстана "ут төртүчеләр табылды" ди.
Сәер.
Чынлапта “Республиканы хур итәләр”

№25 (863940) / 21.12.2013 23:51:16

Бөтен борчыганы Рубин, Ак барс...
Бу Рубины, Ак барсы безгә кирәкме? Алар безнең акчага кыланчыклар шикелле йөгереп йөриләр.
Ул акчаны балаларга, эшкә җиксәк күпкә файдалырак булыр иде!!!
Әти-әниләр футбол уйнауны "эт куып йөрисез" - дип әйтәләр иде...
Бу буш сүз дәүләт җитәкчесенә килешми!!!

№24 (863928) / 21.12.2013 22:11:54

Этләр еры

Котыра ел-давыл
Әйтерсең ул шашкан
Кар ямгыр... Күк йөзе
Ер белән тоташкан

Кайгы юк буранда,
Түгел без урамда,
Хуҗабыз бик көйле,
Почмак бар, без өйле,

Ашауда кайгы юк,
Безнең бит хуҗа бай.
Калдыгы-постыгын
Ул бездән кызганмый,

Тик кай чак камчысы,
Уйната ут-ялкын,
Түзәбез, түзергә
Өйрәнгән эт халкы,

Күңеле йомшаргач,
Чакыра хуҗабыз,
Аның без табанын
Куанып ялыйбыз.

Пешт.
Шандор Петефи

№23 (863914) / 21.12.2013 19:16:38

kandala betmede, evropada, ayirucha frantsiyade tulip yata ul; iyerep kaytirga da kup soramaska momkinner.....

№22 (863908) / 21.12.2013 17:15:48

2015 елда исем алыштырылачак.
Значет исеме белән җисеме дә алышыначак?!?...

№21 (863893) / 20.12.2013 23:49:09

Мэскэу белэн Казан арасын 3,5 ярымда бер проблемасыз кайтып булачак...Нигэ ул поездлардан самалёт ясарга жыеналар икэн?Гомер-мизгел,улеменэ каршы йэгермэсэн дэ ул сине куып житэ.Урыс бабан юкка гына "тише едишь,дальше будешь",димэгэн бит.Кая ашкына бу эдэм балалары?

№20 (863892) / 20.12.2013 23:45:40

Гармун, халкыгызны 460 ел алдан үтерделәр түгелме?

№19 (863890) / 20.12.2013 23:33:35

Безнең халык үлгәнме әллә йоклаган гынамы?

№18 (863882) / 20.12.2013 22:32:24

фатих куйганны укыгач, мин үземне беттән дә вак җан иясе итеп тойдым. Эрерәкләренең исемнәре шушы мәкаләдә язылган.
Әйе, бөтен гаепне Татарстанга бәйләп күрсәтү, тагын да крупныйрак йөзләрне яшереп калдыру заказ белән эшләнгән язма икәнен күрсәтеп тора. Ә җинаятьчел төркем барыбер кайчан булса да фаш булачак. Кемнәрнең гаепле, кемнәрнең гаепсез булуы ачылачак. Без капчыкта ятмый ул.

№17 (863876) / 20.12.2013 21:44:31

Татар баласы! Примитив татарстанлыларга примитив сүзләр ярый инде ул!

№16 (863875) / 20.12.2013 21:37:15

Гәрәй! Нигәдер косасы килә!!!

№15 (863874) / 20.12.2013 21:33:39

Гәрәй, син хаклы!
Данлы илең дастан гына булып калачак!

№14 (863873) / 20.12.2013 21:29:24

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

№13 (863872) / 20.12.2013 21:18:59

КАндала бетсә дә,аның алымнары үрчи бара шул.

№12 (863870) / 20.12.2013 21:15:15

ТАТАРСТАНга җитәкче булып килгәнсең икән-Җитәклә чистно.БИЗНЕС дип лыгырдап йөрү сиңа килешми.Без сине Старший бизнесмен урынына сайламадык. СИн башлы егет,элеккеге хуҗалар планы белән эшләмә,халык сүзен тыңларга тырыш.

№11 (863869) / 20.12.2013 21:13:28

Фикердәш, соңгы вакытта кандалаларны кайда һәм кайчан күрдең? Кырып бетерделәр ич!

№10 (863868) / 20.12.2013 21:02:06

Татарны бетереп булмый,курыкмагыз,ул кандала кебек бетмәс җан.

№9 (863867) / 20.12.2013 21:00:04

Рәсәй халкын бетерүнең икенче этабы башланды - татарларны кырып бетерү!

№8 (863866) / 20.12.2013 20:48:11

Э ник борчымасын?! Кяняфинен тапшырылган президент эчен булганы, бушатканда да някъ шулай булырга тиеш, ТР Конституциясе буенча.

№7 (863865) / 20.12.2013 20:44:55

“Мәскәү – Казан” магистрален төзү - Татарстанны тагын да тизрәк темплар белән урыслаштыру ул. Иван Грозный гаскәрләренә капка ачу кебек.

№6 (863845) / 20.12.2013 18:49:34

фатих, Шашуринга тәтемәде бары шул гына,чем Шашурин лучше ?

№5 (863844) / 20.12.2013 18:44:34

Ыгы, нәкъ мин әйтәсен сүзен сүзгә әйткәнсең!!!

“Сезне мине ничек атап йөртүләре бик борчыймы?

шушы сүзләрдән соң - апад!....

№4 (863842) / 20.12.2013 18:38:27

Үз вакытында Ичкериягә Татарстан терәк булмады. Хәзер түлиләр: тегеләр дә, болар да.

№3 (863839) / 20.12.2013 18:31:41

Ахыр чиге,кем булып атап йөртә торган булабыз соң инде?

№2 (863827) / 20.12.2013 16:44:49

Р.Миңнеханов: “Сезне мине ничек атап йөртүләре бик борчыймы? Борчылмагыз"

Юк,безне сине ничек атап йөртүләре борчымый. Безне Татарстан Республикасы дигән дәуләтнең башлыгын ничек атап йөртүләре бик борчый.

№1 (863821) / 20.12.2013 16:01:13

Корбан Бердыевны урыныннан алып атканнан сон, кем дип атасалар да - барыбер! Хэзер борчымый инде!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом