• 19.11 Театраль эскизлар. Кариев театры. Керү ирекле 17.00
  • 20.11 #Вагаповфест йолдызлары. Филармония. 18:30
  • 23.11 "Көзге моңнар" концерты. Ленин ис.мәдәният сарае. 18.30
  • 30.11 Нәфкать Нигъмәтуллин концерты. УНИКС. 19.00.
  • 30.11 "Кәҗүл читек". Премьера. Кариев театры. 13.00
  • 01.12 Elvin Grey. Play. Татнефть Арена. 19:00
  • 08.12 Резеда Ганиуллина "Җырлыйм! Биим! Шаккаттырам!". Халыклар дуслыгы йорты. 18:00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 19 Ноябрь Зөлфәт Зиннуров
  • 19 Ноябрь Наил Ишмөхәммәтов
  • 19 Ноябрь Илсур Айнатуллов
  • 20 Ноябрь Мәрьям Рахманкулова (1901-1990)
  • 20 Ноябрь Нияз Вәлиди
  • 20 Ноябрь Шәүкәт Галиев (1928-2011)
  • 20 Ноябрь Хәбир Ибраһим
  • 20 Ноябрь Ренат Ибраһимов
  • 21 Ноябрь Алинә Шәрипҗанова
  • 21 Ноябрь Илдар Халиков
  • Казанның Братьев Касимовых урамындагы 82нче йортта 18 кв. м. лы бүлмә сатыла. Бәясе 1 млн 50 мең сум. Якын гына Проспект Победы метросы. Мебель кала. Тел. 89274346400
  • Яхшы хэлдэге норка туны сатыла. 46-48 размер. поперечка. (бик эз киелгэн) 110 менгэ алган идём 55 менгэ сатам Казань. 89083421187
  • Казаннын Роторный урамы, 11 йортында, 3 нче этажда 12 кв.метрлы булмэ сатыла. 4 булмэгэ бер душ, бер туалет. Булган мебель – диван, остэл, холодильник, микроволновка – барысы да шунда кала. идэндэ ленолиум. 1 собственник. бэясе – 670 мен. тел. 89503169494.
  • Балтач районы. Ботлап, ваклап үгез ите сатыла. Ал сан 270 сум, арт сан 280 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Тел: 89874232810
  • Конопатка эше Балтачтан 89276786281
  • Малайларга 26-27 размер кышкы аяк киеме /демарик/сатыла, карангы-зәңгәр төстә, эче сарык йонлы, бик җылы, ватсапка языгыз, фотоларын җибәрәм 89047619147 Казан шәһәре
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996
  • Яхшы хэлдэге, бер генэ хужада булган чит ил машинасы сатып алам. 89053171491
  • Чистартылган эшкэртерлгэн казлар сатыла, Казанга китереп биру момкинлеге бар) 89506660021
  • Ботлап угез ите сатыла. 280 сум. Актаныш. 89600650720

 

 

 
Архив
 

18.12.2013 Мәгариф

Татар мәктәбе авылларда гына калды

Татар мәктәпләре ябыла, милли мәгариф системасы югала, балаларыбыз татар телендә сөйләшми, татар матбугатының хәле мөш­кел. Әнә шул хакта кичә Татарстан Язучылар берлеге­нең Тукай клубында зурдан кубып сөйләште­ләр. Чарага Татарстан мә­гариф министры Энгель Фәттаховның килүе бә­хәсне тагын да кыздырып җибәрде.

Язучыларның мондый теманы күтәрүләре бик урынлы, анысы. Әмма мәктәпләр ябылып, югары уку йортларындагы татар бүлек­ләре кыскаргач түгел, ә алданрак баш калкытырга ки­рәк иде. Эш узганнан соң йодрык селкү бүген нәрсә­не­дер үзгәртерме икән? Әйтик, кайчандыр Казан дәүләт университетында татар бүлеге­нең деканы булган Тәлгат Галиуллинның зал тулы халык алдында: “Әгәр яшь чагым булса, татар факультетын саклап калу өчен, барысын җыеп, урамга чыгып басар идем”, – дигән фикере бөтенләй көлке булып тоелды. Факультет ябылу ди­гән ыгы-зыгы чыгуга ук университетта гомер буе хезмәт иткән академик, профессор абзыйлар нигә урамга пикетка чыкмаган, нигә шауламаган? Рифә Рахманның: “Татар факультетына тарихчыны китереп куйдылар да, ул бетерде, таратты”, – дигәне дә мантыйкка сыймый. Тарихчы Ис­кәндәр Гыйләҗевнең кулы белән татар факультеты бете­релгән икән, татар мәктәплә­ре, балалар бакчаларының ябылуына да ул гаепледер әле.

Әлбәттә, бу фикерләрне ишетү бик тә кызганыч иде. Бүгенге вәзгыятьне үз күз­ләре белән күреп торган язу­чыларның, галимнәрнең тотышы балалар бакчасына беренче тапкыр гына килеп кергән сабыйларны хәтер­ләт­те. Казан (Идел буе) федераль университеты барлыкка килүгә үк татар филологиясенә ясин чыгу мәгариф министрын да борчый. Безне тулысынча өмет­ләндермәсә дә, ул бу юнәлеш­тә эшләргә вәгъдә итте.

Милли мәгариф системасында туган вәзгыять исә тагын да тирәнрәк. Четерекле мәсьәлә балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән башлана.

– Татарстанда барлыгы 1560 мәктәп исәпләнсә, шу­ның 757се – татар мәктәбе, – ди Энгель әфәнде. – Яшерен-батырын түгел, боларның барысы да фәкать татар те­лендә генә белем бирә дигән сүз түгел. Бүген чиста татар мәк­тәпләре авылларда гына калды. Хәзерге вакытта респуб­лика буенча 39 татар гимназиясе бар дип әйтәбез икән, шулар­ның бары тик берсенең исеме генә җи­семенә туры килә. Бу – Ка­занның 2 нче татар гимназиясе. Калганнары урысча белем би­рә. Күптән түгел гимназия директорлары белән утырып сөйләш­тек. Министрлыкта, иң беренче эш итеп, әлеге гимна­зия­ләргә татарча белем бирү­не кайтару юнә­лешендә эш­ләя­чәкбез. Ата-аналар каршы, Бердәм дәү­ләт имтиханнары фәкать урыс телендә генә бирелә, дигән сылтау монда урынсыз. Мәктәптә сыйфатлы белем бирергә кирәк. Аннан соң гимназиядәге балалар татар телендә укысын өчен ди­ректорның милли җанлы булуы да зарур. Бу мәсьәләне балалар бакчасында да күтәр­дек. Быел ике телдә дә яхшы эш­ләгән егерме балалар бакчасына 1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Бу программаны алга таба да дәвам итәрбез.

“Сөембикә” журналының элеккеге мөхәррире Роза Ту­фитуллованың Казандагы кызлар гимназиясендәге вәз­гы­ятьне ачыклап китүе күпләр­не борчый торган, әле һаман да нокта куелмаган проблема­ларның берсе булып тора. “Биредә яулык бәйләгән кызлар бик күп. Аларга прокуратурадан бер­ничә тапкыр шел­тә бел­дер­гәннәр. Мәктәп фор­масының милли үзенчә­лек­ләрне истә тотып теге­лергә тиешлеге турында күп тапкырлар сөй­ләшенде. Алга таба ни булачак?” – диде ул.

– Безнең элек-электән килгән милли гореф-гадәт­ләребез бар, аны берничек тә үзгәртеп булмый, – ди Энгель Фәттахов. – Әгәр бала гаиләдә шундый тәрбия алган икән, мәктәпкә бармаса бармый, әмма яулыгын салмый инде. Шуңа күрә без алар өчен махсус үлчәмдәге киемнәр булдырдык. Матур гына яулыкларын бәйләп йөрсеннәр, сүзе­без юк.

Мәгариф мәсьәләсе белән берлектә матбугат өлкәсендә дә четерекле мәсьәләләр җи­тәрлек. Ркаил Зәйдулланың: “Бүген газета-журналларда эшләп утыручы кайбер жур­налистларның 7-8 мең сум хезмәт хакы алулары бигрәк көлке. Гонорар түләнми, шулай булгач, авторларны җә­леп итү дә авыр. Шуның белән тираж да кими”, – дип уфтануы да урынлы. Сәбәпләр күп төрле. Халык газета-журнал укымый, аларны җәлеп итү­нең төрле формаларын эзләп табарга тырышалар. Әйтик, “Сабантуй” газетасы­ның журналга үзгәрүен язучылар кабул итеп бетермәде.

– “Сабантуй” газетасының тиражы кискен кимеде, – ди “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары Сөм­бел Таишева. – Аннан журнал, газета чыгару журналистлар язмасыннан гына тормый бит әле. Аны бизәргә, үз­гәр­тергә кирәк. Ун ел элек журнал укыган баланың зә­выгы белән бүгенгесе бер түгел.

Чыннан да, укучының ни теләгәнен белү авыр бүген. Авылга кайткач, бер яшь киленгә: “Нишләп газета алдырмыйсыз, балагыз да укымый?” – дигән идем. “Газета укымыйча да кеше булдым бит”, – дип җавап кайтарды. Ә андыйларны җәлеп итәр өчен нинди технологияләр уйлап табарга кирәктер, анысын төгәл генә белеп булмый әлегә. 

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 216 | 18.12.2013
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№53 (865294) / 05.01.2014 23:48:45

Соңырак булса да мин дә әйтим инде... Тел проблемалары, минемчә,телнең тормыш итү өчен кирәклегенә кайтып кала. Кирәкме бүген татар теле, юкмы? Күп очракта кирәкми!Ә аны кирәк итү җәмгыяттән һәм республика җитәкчеләреннән тора.Кайда ике телне дә куллану бер дәрәҗәдә итүне алга сөргән законнар, актлар? Ап-ачык, аңлаешлы итеп төзелгән законнар кирәк, аларның үтәлешен тикшереп торучы, үтәлмәсә җәзасын бирүче органнар кирәк. Ике тел белгән хезмәткәрләргә өстәп түләү булдырылырга тиеш, халык белән эшләү оешмаларында ике телне белгән хезмәткәрләр генә эшләргә тиеш... һәм башкалар, һәм башкалар.
Икенче зур проблема-укыту телләре. Татар телле мәктәпләр бетеп баруның төп сәбәпләренең берсе (ЕГЭ дан башка)эзлекле рәвештә татар телендә белем алып булмау проблемасы минемчә. Балалар бакчасыннан алып югары белем бирү уку йортларына кадәр татар телендә белем бирү программалары булырга тиеш.

№52 (864262) / 24.12.2013 14:01:41

Чыпчык,син хэзер халыкны фетнэгэ этэрэсен.

№51 (864104) / 23.12.2013 08:00:03

Башта татар телен өйрәнегез. Магазинда да, администрацияга барсаң да, башка кантурларда да рус теле кирәкми, бөтенесе дә татарча сөйләшә, татар булмаганнары аңлый. Сез үзегез урыска сатылгансыз, шуңа татар телен кимсетәсез.

№50 (864100) / 23.12.2013 00:00:50

Язучы халкы турында... Дөньясы нинди, язучысы шундый инде, монда беркемгә дә үпкәлисе юк. Шулай дип уйлыйбыз да... тарихта булган бит милләт, халык дип җан атучы язучылар. Милләтебезнең зыялылары.Кесә, байлык, җылы урын турында түгел, ә милләт турында кайгыртучы язучылар. Кызганычка каршы,хәзерге язучылар арасында андыйлар юк шул. Ә нигә күтәрелеп чыкмыйсыз дип үпкәләп ятасы юк инде монда. Һәр көтүнең үз әйдәүчесе була. Көтү дәррәү кузгалса, төрлесе төрле якка тарала.

№49 (864095) / 22.12.2013 23:01:08

Нигә кирәк әле ул урыс телен белү. Алар өйрәнсеннәр.Татар халкы болай да белемле ул. "татарга тылмач кирәкми"

№48 (864054) / 22.12.2013 20:32:00

Вот син белэсен урысча.
Э белмэгэн кеше аны сойлэшмичэ генэ ойрэнергэ тиеш буламы?
Дурак суз.

№47 (864051) / 22.12.2013 20:29:49

Рәхәтләнеп, авыз тутырып татарча сөйләшегез, дуслар! Шәһәрендә дә, авылында да. Мин ул урыс телен дә беләнм, юри татарча катыштырып сөйләшәм. Вәт

№46 (864033) / 22.12.2013 18:27:31

Кибеткэ кергэч инглиз теле кирэк тугел аппагым,урыс теле кирэк.

№45 (863924) / 21.12.2013 21:09:47

№ 44 Үзең татарча да сөйли белмисең әле. РУСЧАҢ үзеңнеке такы-токы булганга сөйләнәсең син.

№44 (863921) / 21.12.2013 20:46:55

инглизчә,я булмаса кытайча сөйләшсеннәр,әбәзәтелне урысчаны вата-җимерергә димәгән бит...

№43 (863918) / 21.12.2013 19:43:24

авылдан килгэннэр ватып жимереп урысча сойлэшеп жори шул менэтерэк))))))
Татар теле авылдан чыгып киткэч районда онытылып кала бит. Ничек русча ватып-жимермэсен сон ул? Шэхэрдэ татарча белсэслэр ватып-жимереп тормас иде татар,азапланып.

№41 (863904) / 21.12.2013 15:44:48

дайнага, төрлесе бар инде нишләтәсең, кулдагы бармаклар да тигез түгел бит.

№40 (863902) / 21.12.2013 15:32:41

авылдан килгэннэр ватып жимереп урысча сойлэшеп жори шул менэтерэк.Эйбэтлэп урысча да татарча да ойрэтегез авылда

№39 (863817) / 20.12.2013 15:17:25

ТАТАР МӘКТӘБЕ АВЫЛЛАРДА ГЫНА КАЛДЫ!!!!!!!!!!!ГӘРЧӘ ДЕРЕВНЯ ДИП КОЛСӘЛӘР ДӘ. ӘЛЕГӘ АВЫЛ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРТИПЛЕ БАЛАЛАР УКЫЙ.
АЛГА ТАБА МЕНӘ БЕЗ, 30 ЯШЬЛЕКЛӘР ТИРӘСЕ, ОЛЫГАЙГАЧ, ТАТАРЧА ТАПШЫРУЛАРНЫ ЯШЬЛӘР КАРАМАЯЧАК!!!!!
ТАТАРНЫ АВЫЛЛАР ГЫНА ТОТА!!!
тАТАРСТАННЫН ТАТАРЛЫГЫН АВЫЛЛАР ГЫНА ТОТА.
КАЗАННЫ ШУЛ АВЫЛДАН КУЧЕП КИЛГЭН ТАТАРЛАР ТОТА. ЭЛЕГЭ ШУЛ БЕРЕНЧЕ БУЫН БАЛАЛАРЫ ТОТА. ЧОНКИ РУС МЭКТЭБЕНДЭ УКЫСАЛАР ДА, ЭТИ-ЭНИСЕНЕН ТАТАР МОХИТЕНДЭ УСЭ. Э МЕНЭ АНЫН БАЛАЛАРЫ ИНДЕ ТАТАРЧА КЭНЦИРТ-ТЕАТРГА ЙОРМЭЯЧЭК!!!!!!!!!!!!!!

№38 (863706) / 19.12.2013 10:16:38

җонлы нокта!
Аңлавымча, Карт бүре язу-язмау турында сүз тотмый. Укыганыңны төшенеп барырга тырыш! Сүз телне күтәрү мәсьәләсен язучылар өстенә аударып калдыру турында бара. Депутатлар эшлисе бу эшне язучылар эшли алмаячак турында бара.

№37 (863700) / 19.12.2013 08:15:18

Карт бүре, алай бик сукранырлык булгач, язма, кирәге юк. Илһамың ташып, үз-үзеңне тыя алмыйсың икән зарланма! Яз да мендәрең астына яшереп куй. Нидер өметләнеп язган нәрсәнең баре-бер тулкы булмый инде аның.

№36 (863696) / 19.12.2013 00:38:57

Алай булгач яз !

№35 (863694) / 18.12.2013 23:29:05

ТЕЛӘК, мин язучы түгел, ә инженер!

№34 (863693) / 18.12.2013 23:20:24

Ии Карт БҮРЕ,син сәләтсез икәнсең ич.Сәләтсез язучылар белән Татарстан тулды.Җитте,булды,башка язмагыз !

№33 (863692) / 18.12.2013 23:11:29

Язучылар хәлен кемдер аңлап бетерми кебек. Төшенеп карыйк әле:
1.Хәзерге гонорар акчасына кеше яши алмый. Димәк, язучы җан сөйрәр өчен кайдадыр (корректор, редактор, укытучы, хәтта урам себерүче булып) эшләргә мәҗбүр. Башка хезмәткәрләр, эшчеләр, сатучылар һ.б. кебек үк атнага 40 сәгатен (Трудовой кодекс РФ).
2.Эштән арып кайтканнан соң иҗат эше белән дә шөгыльләнергә туры килә бу тыңгысыз кешеләргә, илһамы ташып торгач. Төнгә кадәр кайчакта.
3.Шулардан соң, сез - күңел ачып йөрүгә күнеккән бәндәләр, язучылардан телебезне торгызуын тәлап итәсез. Сезгә эшләп бирсеннәр! Ә сез кырыйдан тәнкыйтьләп карап тормакчы буласыз. Башта үз балаларыгызны, туганнарыгызны татар телен яратырга өйрәтегез. Сез өйрәткәч, язучылар да алар өчен үзләренең әсәрләрен бүләк итәрләр. Язучылар үз продукциясен бирер, тик менә аңарчы сез үз продукциягезне бирегез.

№32 (863690) / 18.12.2013 22:48:32

Әй Аллам,шул эшләми ашау өчен депутат булырга талашалар бит инде. Бигрәк тә наданнар утра бу М.руда.

№31 (863689) / 18.12.2013 22:41:55

///Бүгенге вәзгыятьне үз күзләре белән күреп торган язу­чыларның, галимнәрнең тотышы балалар бакчасына беренче тапкыр гына килеп кергән сабыйларны хәтер­ләтте.///

Язучыларга, Язучылар союзына нинди претензия куясыз? "Авыру башка тимер тарак"ны язучыларга такмакчы буласыз! Нишләп алар югалып калмасын ди?

Монда язылганнар депутатларның турыдыан-туры эшләнәсе вазыйфалары ич. Акчаны шулар көрәп ала, менә эшләсеннәр дә инде! Эшләтегез депутатларыгызны - тел дә сакланыр! Шунда үткәрегез мондый җыелышларыгызны...

№30 (863688) / 18.12.2013 22:25:59

Мүскалар ләң-ләңе ишетелә башлады.

№29 (863687) / 18.12.2013 22:02:48

Җәмәгать,Язучылар берлеге утырышы алдыннан күтәрелгщн мәсьәләләрне яктырткан Алсу Хәсәновага нигә берелергә? Булганны язган. Дөрестән дә көлке бит, Тәлгать Галиуллин һаман да шулай почмак саен татфакны бетерделәр дип лаф орып йөрсен инде. Дәүләт пенсияне белеп бирә һәм вакыты җиткәч лаеклы ялга җибәрә. 75 яшен тутырган галим хәзерге заман яшьләренә төпле белем бирә алмаганын инде галимнәр үзләре үк раслады. Татфагы булмагач, кайда эшләп йөри соң ул Тәлгать ага? Кайда татар әдәбиятын укыта? Кайда аның 75 яшьлеген зурлап билгеләп уздылар, рестораннарда нинди уку йорты акчасына кунак булдылар? Аз гына оят дигән нәрсә дә кирәк бит. Татфак бетмәде, ә татарга хезмәт итүче тулы бер институт эшли. Башка кайда укыталар татар теле белемен, татар әдәбиятын, кайда әзерлиләр классик филологларны? Башка уку йорты юк бит инде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан башка уку йорты юк хәзер. Бу бер факультет кына түгел, ә милли кадрлар әзерләүче тулы бер институт. Тәлгать ага кебеклщр шуны аңламыйлар, хәер 75 яшь бит. Зиһеннәре дә чуалып киткән мәледер. Юбилей чараларыннан соң Президентка кадәр хат юллап. үзенә орден, машина бирмәгәннәренә дә үпкәләп йөрүе тагын аҗлашылмый? Нигә безнең зыялылар үз дәрәҗәләрен үзләре белмиләр. Мин инкарь итмим, Тәлгать Галиуллин заманына күрә әдәбият фәне белгече. мөхтәрәм галим иде. Тик инде менә ничә еллардан бирле шул галимнщрнең нинди ачыш китергәннәре бар әдәбиятта. Шул ук саргаеп беткән, моннан 20-30-40 ел элек язылган конспектлар кулларында, шул ук анализ. шул ук теория, нигә алга китеш юк? Кигән киемне , торган йорт яки фатирыңдагы җихазны да алмаштырып торасың бит. Ә безнең олпат галимнәрнең алга китеше бармы? Менә шул сорауга җавап бирсен иде ул иптәш Галиуллин. Әле ярый миңа авыру килеш тә укытырга рөхсәт итәләр,эш бирәләр дип тыныч кына шатланып, студентларың белән куанып эшләргә генә дә бит. Юк шул. һаман татфагым бетте дә, татфагым бетте. Бер тапкыр инфаркт кичергән кешедә ул авыру башка кабатланмас дип табиблар да гарантия бирә алмый. Ә шул авыру,гәүдәсенең бер ягы авырлык белән генә хәрәкәтләнгән Тәлгать агабызга шул саргаеп беткән лекцияләрен укыган вакытта кабат инфаркт булса, кем җавап бирер.(Аллаһ сакласын, андый хәл булмасын анысы) Ә була калса, шундый диагнозлы кешене кабат эшкә алган университет, институт җитәкчелегенең башларыннан сыйпамаслар, күңелсез хәл килеп чыкса. Нигә шул хакта уйламый икән иптәш Галиуллин? Булганына шөкерана кыла белергә, инде бер дә булмаса намазга басарга кирәк. Хәер. яшь хәләл җефеткә хәрәкәттәге бабай кирәктер инде. Татфакны бетерделәр дигәне дөрестән дә көлке. Заманында Алабуга педагогика институтыннан куылгач. кая кайтып егыла сезнең, безнең Тәлгать агабыз. Шул ук Казан дәүләт педагогика (институты)университетына түгелме? Шуннан күтәрелеп китә бит ул. Ә хәзер шул институт базасында төзелгән уку йортында татар филологиясе бүлегендә эшләп йөри торып та, татфагым бетте дип почмак саен кычкырып йөрүне көлке дими ни дисең?

№28 (863670) / 18.12.2013 19:37:40

///Ата-аналар каршы, Бердәм дәүләт имтиханнары фәкать урыс телендә генә бирелә, дигән сылтау монда урынсыз.///

Ә балалар бакчасыннан чыкканда БДИ биреләмени? Нигә балалар бакчалары татар телендә эш итми?

№27 (863666) / 18.12.2013 19:11:18

Менә шулай инде, как җитди темага сөйләшә башлыйсың, больнойлар чүпли башлый сайтны.

№26 (863659) / 18.12.2013 18:52:47

Мин дә әйтәм әле, сез дөрес фикердә.Гаиләдә татар теленә ихтирам булса, без юкка чыкмабыз

№25 (863656) / 18.12.2013 17:31:41

Җәмәгать,тынычланыгыз. Гайбәт сөйләү - кеше ите ашау белән бер, ди. Туктатыйк мондый әңгәмәне. Эшләсеннәр, аларга шуның өчен акча түлиләр... Татар теленүстерүгә млн.ган акчалар түктеләр инде. Әти - әни дөрес тәрбия бирсә,юкка чыкмабыз, АЛЛА БОЕРСА.

№24 (863652) / 18.12.2013 17:03:00

Зиновии ,кашымасаң күт битенә бетчә дә чыкмый,кашырга кирәк дияр иде..

Түләргә акчам юк. Часный врачларга ышанып бетмим.
Рәхмәт,кәнишне,не без этого.
Туганыңда үзең давалан,рәхмәт,рәхәтен күр.

№23 (863650) / 18.12.2013 16:55:37

23, җәлләп тә куйдым үзеңне. Мин сине әйбәт врачка җибәрәм, туганыма, телефоныңны яз әле.Ул сиңа ярдәм итәр, иншаллаһ,дәвасы килешер.

№22 (863646) / 18.12.2013 16:43:57

чын, Нервыларың бетсә- дәвалан,дисең син.
Больницага картларны алмыйлар да,даваларга ашыгып тормыйлар. Бик даваланыр идем...

№21 (863644) / 18.12.2013 16:34:33

21 гә, Син укытучы түгел,алдама.Син бик тәртипсез адәм.Нервыларың бетсә- дәвалан, монда сүгенеп утырма!

№20 (863640) / 18.12.2013 16:25:27

кинэш, 48ел балалар укытып нервылар беткән. Чәй генә түгел мәй эчсәң дә булышмас,мин сиңа әйтим.
мин әдәплеләр белән әдәпле сөйләшәм үзе... сорауына күрә җавабы,17 нче ибдәшкә!

№19 (863639) / 18.12.2013 16:25:22

монда күпчелекне тишектә утыручылар хасил итә,17 нче ибдәшкә. алар башкача аңламыйлар . җавап алар лексикасында!

№18 (863638) / 18.12.2013 16:08:50

үзеңне әдәпле тот, монда син генә түгел!

№17 (863635) / 18.12.2013 16:03:26

№17,Бигрэк нервылана бу кеше, тынычландыра торган чэй эчсен иде бахыр. Сугенэ башлады.

№16 (863629) / 18.12.2013 15:31:21

Тәлгат Галиуллин нишләп татарча сөйләшмәсен ди, ник аңа яла ягасыз?

№15 (863628) / 18.12.2013 15:28:46

Алабуга

№14 (863626) / 18.12.2013 15:24:43

Үзең көрәшеп кара, әйдә! Монда гына әтәчләнеп утырма!

№13 (863625) / 18.12.2013 15:21:22

Мәктәпләрдә аларның чәй эчкәнен карап тордыңмы? Бигрәк вак адәм икән син!Бер стакан чәй белән битәрләп утырасың. Кил безгә, сиңа самавыры белән эчертербез!

№12 (863623) / 18.12.2013 15:18:14

Элек без укыган совет заманында да чиста татар мәктәпләре бары тик авылларда гына иде. Ә Татарстан, Башкортостан шәһәрләрендәге мәктәплардә укыту тулысынча урыс телендә алып барылды. Аның белән генә татар бетмәде. Мин шуны хәтерлим, авылга җәйгелеккә кунакка кайткан шәһәр балалары татарча бик яхшы сөйләшәләр иде, димәк әти-әниләре аларны өйрәткән. Кемнәндер гаеп табар алдыннан башта үз балаларыгызны татарчага өйрәтегез.

№11 (863622) / 18.12.2013 15:14:02

Тәлгат Галиуллин заманында институтта укыдык. Берзр тапкыр безнең белән татарча сөйләшкәне булдымы?! Акценты булса булды, ләкин безнең белән бер дә татарча сөйләшмәделәр. Бер зыялы Урманчеев бар иде, Венгериядә булна. Шул безнең белән татарча сөйләшә иде. Хәзер лаф орып утыралар, пенсия яшендә. Аларның поезды күптән тү-түүт инде. Ләкин яңа министрда өмет бар әле. татарча белү, өйрәнү өчен өй тәрбиясе кирәк, гореф - гадәтләр. Милләт горурлыгы. Урысы белән татарча сөйләшсәк, яхшы булачак...

№10 (863612) / 18.12.2013 12:47:40

сөрән, ничек итеп көрәштеләр??
сүздән ботка ясапмы?

бүген дә язучылар мәктәпләргә барып,чәйләр эчеп,мәктәпләрдә бар да ал да гөл дип язып чыгалар.

№9 (863609) / 18.12.2013 12:18:46

Мәктәпләр ябылуда нишләп бер татар язучылары гына гаепле булып чыкты икән? Ә сез, үзегез шул мәктәпләрне яптырмас өчен нәрсә эшләдегез? башта шул сорауны бирегез үз-үзегезгә, халык! Туфан, Рәзил абыйлап күпме көрәште татар мәктәбе өчен.Бүген мәктәпләргә шул язучылар йөри бит әле!

№8 (863607) / 18.12.2013 12:03:52

Татар сферасында эшләгән, татар язучысы саналган кешеләрне әйтүем. Нәрсә яза, ничек яза, анысы тәнкыйтьчеләр эше.

Мөселман темасын аеруым түгел. Гомумән, актуаль хәлләр турында язамы татар матбугаты? Ачып карагыз, анда гел, бер танышым әйтте, бер әбинең яшьлеге...ише язмалар. Татарда журналистика юк ул! Шуңа күрә язылучы юк, укучы юк дип елап утырасы түгел.

№7 (863606) / 18.12.2013 11:55:40

Былбыл, ул вәхшиләр мөселманнарны гына түгел, бар халыкны шулай азаплыйлар. Мөселманнар дию, калганнарны азапларга да ярый дигәнне аңлатамы? Азнакай уктучысы Фәйрүзә Ибраһимованы юк гаебен танырга мәҗбүр итү дә, синеңчә мөселман булган өченме? (http://www.tatpressa.ru/news/12600.html) Шул вәхшилектән үзләренә очко җыючы, америка конгрессы акчасына чыга торган газеталар, мөселман дип, халыкны бер-берсенә өстерә башлады индне анысы. Җаннары тартмаса да, ябрәй каны тарта торгандыр шул.

№6 (863603) / 18.12.2013 11:41:54

Былбыл, татарга хезмэт иткэн кем ул? Тэлгат Галиуллинмы? Ботен татар зыялыларын "Замана балалары"нда буяп язган Тэлгат Галиуллинмы?

№5 (863601) / 18.12.2013 11:39:15

Бик дорес язылган. Югыйсэ татар язучылары бер-берсен мактап ята. Бер нинди тэнкыть юк. Мэктэплэр ябылып беткэч, сойлэшу нэрсэ бирэ сон ул?

№4 (863598) / 18.12.2013 11:20:18

Моселманнарны мыскыллау темасына тешлэре утми, Былбыл. Э монда бара да, язып кайта, бик ансат эш. Уйлыйсы, фикер йортэсе юк.Колеп кенэ утырасы шул журналист ханымга.

№3 (863597) / 18.12.2013 11:14:00

Академик Галиуллин сүзләреннән Алсу Хәсәнова көлеп утырган, ә минем менә елыйсым килә! Урамга чыкмауда да кешене гаепләргә беркемнең дә хакы юк, бигрәк тә гомер буе татарга хезмәт итүчеләрне.

Татар басмаларын гаепләрлек тә анысы. Укып карагыз сез Шәһрине, ТЯны, аерым алганда җитди гәҗит саналган Ватанымны, бозым-гайбәт темасы тутыручы гәҗитләр кемгә кирәк? Кая менә мөселманнарны азаплау темасы? Кая анализ, кая кешегә мәгълүмат бирә торган язмалар? Татар журналистларының язмаларын укып-укып та аңлый торган түгел, бераз гына булса да грамматик белем кая? Гомумән, кешегә кызык түгел басмаларны ябуга әлбәттә каршы булып булмый. Аннан соң, и тотыналар бәя бирергә, бит журналистның беренчел вазыйфасы дөрес мәгълүмат бирү!

№2 (863596) / 18.12.2013 11:03:21

Мондый жыелып сэйляшюлярдян нинди файда? Жыелган-жыелган, комиссия тэзергя иде. Эйтик, Казан гимназияляре буенча. Ник Казанда 1 геня эле ул татар гимназиясе? Ничек алай?
Аннары, комиссия эъзалары жыелып, эш планын тэзеп, вазифаларны таратып, Энгель эфянде, башка кюрсятмяляргя таянып гимназиялярне кючешкя эзерли башлау киряк иде. 1 ай утте-хисап...фикер алышу. Тагын 1 ай утте-тагын очрашу-эшлярне барлау. Шулай була алгарыш. Эле бу жыелыштан нинди алгарыш кэтясез?

№1 (863595) / 18.12.2013 10:58:46

менэ шундый надан журналистлар, проблеманын тобенэ тошмичэ материал яза.Бик сай йозеп.Газеталар тиражы шул сэбэпле кими дэ инде.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты