поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.12.2013 Мәгариф

Ата тәрбиясе (Психолог киңәше)

Әти кеше кем ул? Икенче әни түгел. Әнине алыштыручы да була алмый, әлбәттә. Әти – әти инде ул. Әти кешенең тәрбия эшендә ни дәрәҗәдә катнашуына карап, баласының нинди шәхес буларак җитешәчәген фаразлап була.

Бала әтисе белән горулансын өчен...

Үзегез өчен ниндидер бик мөһим нәрсә эшләдегез, ди. Әмма ничек кенә тырышсагыз да, нәрсәдер барып чыкмый. Якыннарыгыз сезне: “Йә, эш дип, юкка борчылма”, - дип юата. Шул чакта әти кеше сүз ала: “Тукта, нигә бик тиз борының салындырдың әле? Булмый дип, кулың селтәргә ашыкма. Тагын бер адым ясап кара. Син булдырачаксың!” - ди. Кайсы сүзләр мөһимрәк? Бала өчен әти кешенең үзенчәлекле урынын менә шулайрак күзалларга була.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, балалар үз әтиләрендә уйлап эш итү, акыл, проблемаларны хәл итә алуы һәм бөтен гаилә өчен җаваплылык кебек сыйфатларын югары бәяли. Чын ир-егетләргә дә нәкъ менә шундый сыйфатлар хас. Әниләр – игелек, мәрхәмәт ияләре булса, көчле һәм кыю йөрәкле әтиләр теләсә кайсы вакытта ярдәмгә киләчәк һәм яклаячак. Һәрбер балага әтисен хөрмәт итү, алар белән горурлану мөһим.

Гаиләдә әти булмаса...


Малай өчен әти кеше – үзен ирләрчә тоту өлгесе. Кечкенә малайлар өчен бигрәк тә, ир-егетләрчә үсүнең бердәнбер юлы ул. Монда бик кирәкле психологик төсмер бар. Бу механизм эшләп китсен өчен, малай үз әтисен якын күрергә, аның белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Әгәр, берәр төрле сәбәп аркасында, болар юк икән, ул әнисе һәм гаиләдәге башка хатын-кызлар җырын көйли башлый.

Әгәр әти кеше гаиләдә яшәмәсә, ул чагында нәрсә эшләргә? Малайны чын ир итеп үстереп булмаячакмы? Була. Моның ике юлы бар. Беренчесе: балага әтисе образын уйлап чыгарырга һәм аның турында беркайчан да начар итеп сөйләмәскә кирәк. Юк, ялганларга түгел, ә әти кешенең яхшы якларына басым ясарга, начарлары хакында әйтми калырга. Икенчесе: малайны икенче бер якын ир-ат, мәсәлән, бабасы белән ныграк аралаштырырга кирәк.

Кыз балага әти тәрбиясе кирәк түгел, дигән сүз түгел бу. Кызлар өчен дә әтиләр – ир-ат үрнәге булып тора. Аннан тыш, ул – яклаучы, саклаучы да. Бәләкәйдән әтисе мактап үстергән кызларның үз-үзенә ышанычлары зуррак була.

Бала үскән саен әти кеше “үзгәрә”


Бала нинди яшьтә булуга карап, әти кешенең вазыйфасы нинди булуны шәрехлик.

Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, әтисенең аның белән күпме вакыт үткәрүе мөһим. Ул аның белән уйнасын, китап укысын, саф һавада йөрсен, ниндидер кирәкле эш белән шөгыльләнсен. Гаиләдә бердәмлек ничек кенә бәйләнсә дә, балалар әтиләре белән бергә-бер калып аралашуны, аның белән ниндидер уртак эш башкаруны да (мәсәлән, балыкка бару, сяхәткә чыгу һ.б.) телиләр.

Яшүсмер өчен әти аеруча кирәк. Бу чорда әти кешенең ныклы карашы, үз-үзенә ышанычы, ихтыяр көче һәм тәвәккәллеге кебек бик кирәкле сыйфатларга игътибар итә башлыйлар.

Өлкән сыйныф укучылары өчен, әти белән бергә вакыт үткәрүдән битәр, җитди темаларга әңгәмәләр, фикер алышуларга ихтыяҗ арта. Бу яшьтә дөньяга караш формалаша бит. Ә бала өчен иң абруйлы зат – нәкъ менә әти кеше инде.

Бала олыгайган саен әти кешенең функциясе арта бара. Аңа инде әтисе үрнәген күрү мөһим.

Тәрбия ысуллары


Әти кешенең тәрбия ысулларын психологлар 4 төргә бүлә:

1. Җитәкче. Мондый әти әмер бирә, сораштыра, җәза бирә, кичерә һәм күзәтчелек итә.

2. Остаз. Аңлата, сорый, киңәш бирә, фикер алыша.

3. Дус. Барысын да бала белән бер тигезлектә эшли. “Сугыш уены”н уйный, бераз шаярып ала һ.б.

4. Чит кеше. Бала тормышына бөтенләй катышмый. Бу вазыйфаны йә әнисенә йөкли, йә “бала үзен-үзе тәрбияләргә тиеш” дип саный.

Кайсы яхшырак соң?


“Җитәкче” ысулы бала кечкенә вакытта гына кулланышка яраклы. Яшүсмер чакта ул низаглар китереп чыгарырга мөмкин. Чөнки аңа таләпләрнең нигезле икәнлеген дәлилләү мөһим. Урынсыз боерыкларга аның күңелендә табигый ризасызлык туа.

“Дус” ысулы яхшымы? Чынлыкта, юк. Бала өчен әтисенең абруе бик мөһим. “Яшьтәш” итеп кабул ителгән әти балага тиешле тәрбияне бирә алмый. Тик бала мондый “дус”ны бик шатланып кабул итә. Чөнки әнисе барысын да рөхсәт итмәскә мөмкин бит.

Мөгаен, иң уңайлы ысул: “остаз”дыр. Ул әти кешенең бала тормышында турыдан-туры катнашуын, түземле аңлатуын, урынлы җәза бирүен, аерым уңышлары өчен бүләкләүне, килеп чыккан мәсьәләләрне бергәләп хәл итүне күздә тота.

Менә шундый җаваплы эш ул – әти булу. Җаваплылык авырлыгы сезне аталык бәхетеннән мәхрүм итмәс, улыгыз яки кызыгызның сезгә төбәлгән карашларын дөньядагы бернәрсә дә алмаштыра алмас!

Редакциядән:
Хөрмәтле укучыларыбыз, безнең белгечләргә үз сорауларыгыз белән мөрәҗәгать итә аласыз. Исемнәрегез редакция өчен генә булачак, аноним сораулар да җавапсыз калмаячак.

Әтисезлеккә тап булдык

Андрей Бликин, Түбән Кама аталары берләшмәсе рәисе


Түбән Кама әтиләре берләшмәсе ир-ат тәрбиясеннән мәхрүм калган һәр балага игътибарлы. Шуңа да: “Чит балалар юк – минем баламны чолгап алган даирә бар” дигән шигарьне үз иткән алар.

Түбән Камада һәр 4 гаиләнең берсендә баланы әни кеше ялгыз тәрбияли. Шуның өстенә, балалар бакчалары тәрбиячеләре, башлангыч мәктәптә укытучыларның да барысы диярлек – хатын-кызлар. Төп мәктәпләрдә исә ир-атлар – 11 процент кына. Әле аларның да күбесе – мәктәп җитәкчеләре һәм пенсия яшендәгеләр. Тагын шундый мәгълүмат та бар: сыйныф җитәкчеләренең 12 проценты үзләре дә әтисез гаиләдә үскән! Шулай итеп без “әтисезлек” дигән күренешкә тап булдык. Әйе, бу сүз матур яңгырамый, тик ни хәл итәсең, бу – чынбарлык. Күпме гаиләләрдә әтиләр бөтенләй юк, булганнарының да кайберләрендә аларның әтилек тәэсире бик кечкенә: булдыксыз йә командировкалардан кайтып керм торган атадан ни файда?

Малайны ирләрчә, көчле ихтыярлы, үз-үзенә ышанган, гаиләсендә ныклы терәк һәм илне саклаучы булырлык итеп кем тәрбияләргә тиеш соң? Үз баласына битараф булмаган, дөрес тәрбия биргән кеше ул – әти.

Түбән Кама әтиләре берләшмәсе 11 ел гамәлдә инде. Шушы вакыт эчендә мәгариф оешмаларындагы әтиләр советлар саны 4тән 42гә җитте. Бүгенге көндә берләшмәдә 632 әти кеше исәпләнә. Аларның күбесе 30-40 яшьтәгеләр.

Без лекция уку, семинарлар, чыгыш ясау белән мавыкмыйбыз, ә конкрет эшләр башкарабыз: гаиләләр белән сәяхәткә чыгу, спорт ярышларында катнашу дисеңме, уртак хезмәт иҗади эшчәнлек белән үрелеп бара. Әтиләр батырлык дәресләре үткәрә, сугышчы-интернационалистлар белән очрашулар оештыра. Әти кеше, балаларын, аларның дусларын үз янына җыеп, теге яки бу хәлдә үзеңне ничек итеп ирләрчә тотарга, аралашырга кирәген үз үрнәгендә күрсәтә. Шул рәвешле, үсмерләрне начар гадәтләрдән читләштерү, чын ир-ат булып өлгерү өчен шартлар тудырабыз.

Үз эшчәнлегебездә без әниләргә, хатын-кызларга яхшы мөнәсәбәт тәрбияләргә дә онытмыйбыз. Җаваплы әти – гаилә башлыгы, балаларына остаз, үз үрнәгендә аларда хезмәт сөючәнлек, тәвәккәллек, булдыклылык, батырлык, ихтыяр көче, үз гаиләсе, өе, нәселе һәм Ватаны каршында җаваплылык хисе тәрбияләүче дә бит ул.  


Инна ИДРИСОВА, югары категорияле психолог
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»