• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 20.12-08.01 "Шүрәле белән Яңа ел!". Г.Тукай әдәби музее.
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 22.12 "Без шундый театр төзербез...". Юбилей. Кариев театры. 16.00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 14 Декабрь Сәет Шәкүров (1917-1989)
  • 14 Декабрь Әнәс Галиуллин
  • 14 Декабрь Алсу Әбелханова
  • 14 Декабрь Нур Әхмәдиев
  • 15 Декабрь Габделбарый Болгарский (1884-1927)
  • 15 Декабрь Диләрә Илалтдинова
  • 15 Декабрь Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974)
  • 15 Декабрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов
  • 15 Декабрь Лилия Сираҗиева
  • 15 Декабрь Нуриәхмәт Сафин
  • Казан шәһәре Магистральный урамы 16А йортында урнашкан(Азино), бөтен унайлыклары булган бер булмәле квартира озак вакытка арендага бирелэ. Начар гадәтләре булмаган, пөхтә, чисталык яратучы кешегэ яки гаилэгэ. Түләү ЖКХ түләүләре белән бергә аена 15500 сум. Телефон: 89872880958.
  • Казан узэгенен Татарстан урамында урнашкан 2 булмэле фатир озак вакытка тэртипле кешелэргэ арендага бирелэ. Яшэр очен барлык нэрсэ дэ бар. Тулэу 17000+ коммун. хезмэт. Тел. 89172757475.
  • Казан. Яшь тай ите сатыла. Буген суябыз. Алгы бот хэм кабыргалары. 330 сум/кг. 89030618118
  • Мавлютова урамында урнашкан тулай торакка бер егет кертэм. 89274433797
  • Казан. Яшь тай итенэ заказлар жыям. 12 декабрь конне суела. Халял ит. 89030618118
  • Арча шэхэреннэн 3км ераклыкта урнашкан Сарай-Чокырча авылында 15сотый жир сатыла. Газ,су,ут кергэн, профнастилдан ор-яна капка-койма,жилэк-жимеш агачлары утыртылган.Бик матур табигать кочагында:тирэ-ягы яшеллеккэ кумелгэн, бакча башында гына балык куллэре.Реелторлар борчымасын.89178967821 (Можно через ватсап)
  • Яхшы хәлдә машина сатып алам 89279384704
  • Казан Совет районында балконлы зур булмә сатыла 18 кв.м. 89509469991
  • Т 16 трактор сатыла т89991567823
  • Яшел Үзән шәһәрендә бөтен уңайлыклары булган 3 бүлмәле фатир сатыла. 5 этажлы йорт, 4 этаж. Бүлмәләр якты, җылы... Ремонты әйбәт. Фатир белән бергә машина кую урыны да бар. Кибетләр, садиклар, мәктәпләр бик якын. Автобус тукталышы да 100 метр ераклыкта. Кухня гарнитуры бүләккә. Бәясе 2400000... Сатулашу мөмкинлеге зур. Тел. 89172221996

 

 

 
Архив
 
 
22.10.2013 Мәгариф

Милли мәгариф кайсы телдә?

Ел саен Россия Феде­ра­ция­сенең Мәгариф һәм фән министрлыгы Эстониядә урта мәктәп тәмамлаучы рус мил­лә­теннән булган абитуриентларга, Россия вузларында бушка уку өчен, 100 урын бирә икән. Әмма быел бары тик 43 кенә гариза булган, руслар тарихи ватаннарына кайтып, туган телләрендә бушка укырга теләмәгәннәр. “Европага булса, пожалуйс­та“, – дип әйтәләр ди, әмма Мәс­кәү генә булмасын.

Туган милләтен яратучы рус публицистлары әрнеп, сыз­ланып, шау-шу кубаралар, чөнки Эстониядәге рус гим­назия­ләрендә фәннәрнең 60 проценты эстон телендә укытыла икән. Туган телләрендә белем алу хокукыннан 60 процентка мәхрүм ителгән рус балалары надан калалар, яхшы бил­геләр белән аттестатлар аларга эләкми, шуңа күрә Мәс­кәү вузларының ишеге алар өчен ябыла икән, имеш. Болай үзе Мәскәүдә укырга керү өчен, аларга имтихан да биреп ятасы юк, аттестатлар конкурсы да хәл итә икән мәсь­әләне. Бары тик аттестатта “дүртле“ һәм “бишле“ бил­геләре генә булсын, бернинди БДИ да ки­рәкми икән. Эсто­ниядәге 350 меңгә якын рус­ның балалары арасыннан бары тик 43 кенә абитуриент Россиягә кайтырлык аттестат алуга ирешкән, дип әйтмәк­челәр рус публицистлары. Дө­рес, сораштырулар шуны да күрсәткән: рус яшьләре тарихи ватаннарына кайтырга атлыгып та тормыйлар икән, анда безгә кырын карыйлар, карьера ясап булмый, дип әй­тәләр ди. Русча язмадан бу турыда мәгълү­матны оригиналда да бирик әйдә: “И в большинстве случаев слышал: у русских выходцев из Прибалтики в России гораздо меньше возможностей для профессионального и карьерного роста. Прямо или завуалированно, но большинство моих юных собеседников говорили о своих опасениях встретить на исторической родине косые взгляды и недоброжелательные реплики“. Менә монысы, шәт, дөрес­лекнең үзе­дер. Тик шулай да мин тулысынча туган телләрендә белем ала алмаган Эстония русларын чын күңелдән кызгандым, эстон сәясәтчелә­ре­нең вәхши­ле­генә каным катты, күздән яшь тамды. Бөтен­ләй елап ук та җибәргән булыр идем, тик туган Татарстанымдагы үз мил­ләтем балала­рының хәле Эстония русларыныкына караганда да уңай­сызрак булуы чабудан тотып калды.

Көннәрдән бер көнне ми­ңа район авылларындагы татар мәктәпләренең берсен­дә белем алучы баланың әти-әнисе мөрәҗәгать итте: 3 нче класс балалары “Математика“ һәм “Әйлә­нә-тирә дөнья“ фән­нә­рен русча дәрес­лек­ләрдән укый­­лар икән. “Бик җәфалана­лар, аңлый алмыйлар“, – ди­деләр. Телефоннан шалтыратып, берничә мәк­тәптән белеш­тем: фактлар раслана. Урамда очратып, өчен­че класс укучылары белән сөйләштем: “Укытучы аңлаткач, математикага азрак төшенеп була, “Әйләнә-тирә дөнья“ бик авыр“, – ди­деләр. Республиканың башка районнары белән элемтәгә кердем. Лаеш белән Сабада проблема юк, татарча дәрес­лекләре бар икән. Саба районы­­ның бер мәктәбендәге 3 нче класс укытучысы: “Татарча дәрес­лек­ләр балалар санынча төгәл кайтты, укытучыга юк, укытучыларга русчасын сатып алдык“, – диде.

Дәреслекләрне татарчага тәрҗемә итеп бастыручы “Тарих“ нәшрияты директоры Гобәйдуллина Лә­лә Дамир кызы белән сөй­ләш­кәч, вакыйга бөтенләй көтел­мәгән борылыш алды. “Әйе, бу коточкыч хәл. Укытучылар, БДИдан куркып, министр­лыкка татарча дәреслеккә заказ бирмиләр. Быел без 8 класс өчен Морд­ковичның “Алгебра“ дәресле­ген татарчага тәрҗемә иткән идек. Районнардан 1400 китапка заказ килде, ике меңне чыгардык. Саф татар Әтнә районы 28 (!) китап сорый. Укытучылар: “Татарча дәреслек юк, барыгыз кибеттән русчасын сатып алыгыз, – дип әйтәләр. – 3 нче класс өчен “Математика“ (Чекин) дәреслегенә тәр­җемә итеп эш дәфтәрләре чыгарган идек, быел алучы азайды. Күрәсең, русчага күчтеләр“, – диде Ләлә ханым.

Әтнә районының мә­гариф бүлеге җитәкчеләре белән сөйләшкәнче, мин башта гади әтнәлеләр белән аралашырга булдым. Район газетасында кайсыдыр бер әтиме, әниме русча дәрес­лекләрдән укытуны сорап мәкалә язган да, шул язма барысын да хәл иткән: Олы Әтнә мәктәбе, рәхәт­ләнеп, барлык фән­нәр­не дә рус телле дәреслек­ләр­дән укытып ята икән. Мәгариф бүлеге җитәк­челе­генең моңа бик исе кит­мәде, БДИга аркаландылар, БДИ русча булгач, дәреслек тә русча булырга тиеш, янәсе. Мин үз балала­рым­ның татарча укып, БДИны уңышлы би­рүләрен ис­кәрт­­кәч кенә дә­лил­ләренең урынсыз икәнен аңладылар шикелле. Башка дәлилләр мондыйрак булды: районда бер мәктәп булса да русча дәрес­лектән укырга тиештер инде, дәреслек русча булса да, фә­нен татарча укыйлар аның, башка авылларда татарча дәреслек­ләрдән укый­лар һәм башкалар. Дә­лилләр гел сорау тудыра торган гына. Ни өчен русча дә­реслек яхшы булгач, башка мәктәп­ләрдә дә шундый дә­рес­лектән укытылмый, ни өчен татарча “Алгебра“ дәрес­легенә заказлар ясалмый, ярым татарча, ярым русча укыту яхшымыни дигән сораулар җавапсыз калды. Әтнә районы мәк­тәпләре белән элемтәгә кер­гәч, хәл­ләрнең тагын да аянычрак икәнлеге ачыкланды. Мин мәктәп­ләр­нең адресларын, директор­ларның исем­нәрен әйтмим, чөнки беләм: бу алар өчен авырлык ки­терергә мөмкин.

Кайбер укытучылар исә бик үтенеп сорадылар: ”Ке­ше­гә әйтә күрмәгез”, – диделәр. 8 класста 10 баласы булган мәктәп директоры сөйли: ”8 нче класска татарча 2005 елгы Макарычев дәреслеге бар, тик ул БДИга әзерләү өчен ярамый. Мордкович дигән автор­ның дәреслеге белән укытабыз. Русча бер генә дәреслек укытучыда бар, бер бала татарча дәреслекне үзе табып сатып алган. Башкалар укытучы аң­латкан белән генә баралар”.

Сигез балалы 8 нче классы булган мәктәп завучы: ”Заказ бирдек, дәреслек юк. Электрон дәреслектән укытабыз. Татарчасы кайтыр дип көтәбез”. Кайтса да 28 дәреслек Әтнә районының барлык балаларына да, ай-һай, җитәр микән?
Әтнәдә эшләр менә шулайрак. Мәгариф һәм фән министрлыгы укучылар дәрес­лекләр белән бушлай тәэмин ителергә тиеш дип көрәшеп ята тагын. Монда бөтенләй дәреслекнең исе дә килми әле. Министр­лыкның Милли мәгариф һәм төбәкара хез­мәт­тәшлек бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова газета хәбәр­чесе белән бик сак сөйләште, татар мәктәп­лә­ренең татарча дәрес­лек­ләрдән укытырга тиешлеген таныды, мәсьәләне кон­трольгә алырга вәгъдә бирде. Мәгариф һәм фән министрлыгы, кон­троль­дән соң, ”Ва­таным Татарстан”га эшләрнең торышы турында мәгълүмат бирер дип ышанабыз, бүлек җитәк­чесе белән дә шулай дип килештек.

3 класс өчен татарча математика дәреслеге, газета хә­бәрчесе мәгариф бүлегенә шал­тыратуга, яшен тизлегендә кайтып җитте мәктәпкә. Әмма русча укытырга күчү республикада мон­нан берничә ел элек барган сәясәтнең дәвамы ул. Мә­гариф һәм фән министрлыгы белән Гыйльметдинов Альберт Харисович җитәк­челек иткәндә, мине министрга ки­ңәшмәгә чакырдылар. Киңәш­мәдә министрның беренче урынбасары да, ул вакыттагы милли бүлек җи­тәкчесе дә бар иде. Министр шунда ба­лаларның барысын да төгәл фәннәрне русча укытырга күчерергә теләве хакында игълан итте. Без, респуб­ликаның берничә татар теле укытучысы, моңа катгый рәвештә каршы төштек.

Сүз төгәл фәннәр турында гына барса да, кайбер районнар министр ниятен шунда ук байрак итеп күтәреп алдылар: татар мәктәпләрен рус этнокомпонентлы базис укыту планы белән укытуга күчерүче районнар булды. Хәтта татар әдәбияты укыту өчен сәгатьне бергә генә калдырдылар. Мин үзем, ул вакытта протест белдереп, проблеманы республика күләмендә күтәреп чыгарга вәгъдә иткәч кенә, берникадәр чигенделәр – әдәбият укытуга бер сәгать дәрес өстәделәр. Ә рус этнокомпонентлы план, ягъни саф татар балаларыннан торган мәктәпне рус мәктәбенә әй­ләндерү гамәлдә калды.

Бары тик Казанда министр алышынгач кына, мәгариф бүлеге җи­тәкчеләре үзләренең бу эш­ләреннән куркып кире кайттылар, кара эшләрен яшер­деләр, татар мәктәбе торгызылды. Астыртын рәвештә ярым русча укытуны сакларга теләүчеләр исә эшләүләрен дәвам итәләр. Районнардагы мәгариф бю­рократиясенә ба­ланың бары тик үз туган телендә генә уңышлы белем ала алуын исбатлау бик кыен кайчак. Югыйсә бу – аксиома инде. Рус телендә белем алу баланы уңышлы итә дигән бер генә дәлил дә юк. Дәлилнең башкасы бар. Гарвард галимнәре, җитди тикшеренүләрдән соң, мәктәптә баланы 9 белән 13 яшьләр арасында бер генә яхшы укытучы укытса да, ул югары уку йортына уңышлы керәчәк, киләчәктә укытучыдан уңмаган яшьтәшләренә караганда югарырак хезмәт хакы алып эшләячәк, диләр. 

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 172 | 22.10.2013
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№4 (857065) / 24.10.2013 08:55:51

Директор булып эшләргә атлыгып торалар, дип беләсез мәллә? Авыл мәктәбенә директор табуы бик авыр хәзер. 95% директор бүген үк китәргә әзер. Булдыклы кешеләр мәктәптән китеп бетте инде. Безнең районда, һәрхәлдә.

№3 (856815) / 22.10.2013 19:07:16

да, хай файв! дип кычкыру коненэ калдык инде, жир шарыны кайсы милләте: исэнмесез яки сэлам! дип эйтэ икэн, безнен кебек жулэр кешелэр кайда бар икэн?! елыйсы килэ...

№2 (856810) / 22.10.2013 18:58:12

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә "Хай файв!" дип кычкырырга мәҗбүр без хәзер!!! Бигрәкләр "хайван" кебек яңгырый... әстәгъфирулла)

№1 (856722) / 22.10.2013 14:58:05

Мәгариф министрына үз татарына хыянәт иткән мәктәп директорларын hич кичекмәстән урынарыннан төшерергә кирәк, балык башынан чери башлый, башны тазартмый вәзгыят үзгәрмәячәк.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты