поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.02.2009 Мәдәният

ӘЛФИЯ АЙДАРСКАЯ: «СӘНГАТЬНЕ САТА БАШЛАДЫЛАР»

Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор Сара Садыйкова хакында - татарда беренче опера җырчыларының берсе, классик стильдә колоратуралы сопрано белән җырлауны беренче башкаручы һәм тәүге хатын-кыз композитор, дип әйтә алабыз.

Шагыйрь әйтмешли:

 

Без Саралы булу белән бөек -

Тукай җаны кебек.

Без Саралы булу белән көчле -

Сәйдәш маршы төсле.

 

Сара Садыйкова тормышта нинди булган һәм иҗаттагы кайбер мизгелләре хакында без аның бердәнбер кызы, танылган балет биючесе Әлфия Айдарская белән сөйләшәбез.

 

- Әлфия ханым, cез Сара апаның яңа җырлар җыентыгын әзерләгәнсез икән. Сүзне Зур концертлар залында 24 гыйнвар көнне тәкъдим ителәчәк музыкаль җыентык турында сөйләшүдән башлыйк әле.

 

- Әнкәйнең яңа җыентыгы «Ил кызы», русчасы «Дочь Родины» дип атала. Җыентыкны ике телдә төзедем, редакторы да үзем. Музыкаль редакторыбыз Рәшит Моратов. Кызганыч, ул үлеп китте шул. Анда алтмыш җыр кергән. Минем максатым - әнкәйнең  нәшер ителмәгән, моңарчы халык ишетмәгән  әсәрләрен туплау иде. Хәер, «Ил кызы» җыентыгына инде җырланган халык арасында популярлык казанган җырлар да керде. Кичәдә беренче тапкыр гына яңгыраячак әсәрләр дә  булачак. Мәсәлән, М.Шигапов сүзләренә «Атам сулышы»(1971 ел), «Тышта кар ява»(1958ел) Нәби Дәүли сүзләренә романс беренче тапкыр яңгырый. «Без икәүләп яккан учак» Әхмәт Ерикәй сүзләренә 1958 елда язылган, шулай ук беренче тапкыр яңгырый.

 

- Әлфия апа, cез бер җыентык чыгарган идегез инде. «Ил кызы»на Сара ханымның бөтен иҗат иткән әсәрләре кереп беткәндер?

 

- Юк, аның архивында тагын 138 җыры якты дөнья күрергә тилмереп ята. Алар арасында җырланган әмма нәшер ителмәгәннәре шактый. Үзем исән-сау һәм  аякта чакта, бәрәр ничек иганәчеләр табып шул калган җырларны да нәшер итәргә кирәк иде. Әгәр дә үзем нәшер итеп өлгермәсәм,  аларның юкка чыгуы ихтимал. Хәзерге заманда, акыллым, музейлар да, архивлар да һәркем өчен ачык.Үзләштерүләре дә бик ихтимал. Менә мондый күңелсез хәлләр булмасын өчен җырларын, музыкаль әсәрләрен бастырып калырга язсын иде инде. Аның  әле 18 спектакле бар, шул спектакльләрдә 196 җыр.

 

- Тәкъдир итү кичәсендә 1958 елда язылган җырлар да бар дидегез. Нишләп ул әсәрләр  51 елдан соң гына - ярты гасыр узгач кына дөнья күрә?

 

- Сара Садыйкованың 100 еллыгына хөкүмәт 60 җыр чыгарган иде.  2000 елны «Идел суы ага торыр»  дигәне халыкка таралды. Әнкәйнең архивында яткан инде алар. Кайберәүләрен эшкәртермен дип җыеп куйган, кайберләре язылган да шунда онытылып торган. Үзең артыннан оештырып чапмасаң, аны сиңа эшләп бирүче юк. Хөкүмәт бик әкрен селкенә. Аңа да ышанып торып булмый бит.

 

- Әлфия апа, тәкъдир итү кичәсендә кемнәр булачак?

 

- Минем әнкәй белән иҗат иткән, аның җырларын башкарган артистларның улларын-кызларын күрештерәсем, аларны шатландырасым килде. Мәсәлән, шагыйрь Самат Шакир белән әнкәй бик дуслар иде. Аның «Балтачым — туган ягым» дигән шигыренә әнкәй көй язган. Аны заманында Җәвәһирә Сәләхова башкара иде. Ләкин җыр нәшер ителмәгән . Самат Шакирның кызы Зөбәрҗәтне чакырдым. Мостафа Ногманның улы Айдар киләчәк, Алла боерса. Дуслар җыелыр дип уйлыйм.

 

- Сара апа үзе дә шигырь язган бит әле ул...

 

- Әйе, менә бу яңа җыентыкта да аның үз сүзләренә язган өч җырын керттек. «Юрий Гагарин»(1961 ел), «Елыш авылы көе»(1963 ел), «Театрыма» дигән җырны (1934 елга чаклы ул Г.Камал театрында эшләгән иде.) Г.Камал театрның 50 еллыгы уңаеннан язган булган.

 

- Әлфия ханым, Сара апа  күпкырлы шәхес булган. Җырчы да, актер да, композитор да. Әйтергә кирәк, уникаль шәхес. Ә менә cез - аның бердәнбер кызы. Әни кеше буларак ул сезнең күңелдә ничек уелып калды?

 

- Әни кеше әйбәт була инде ул. Ләкин, кызганыч, безнең тормыш бик катлаулы булды шул. Мин аларны бик сирәк күрдем. Башлыча мине Бишбалта бистәсендә әби белән бабай үстерде. Мин әти-әни дип аларга дәшә идем. Бик якын кешеләрем кечкенә вакытта алар иде. Әнкәйгә апа-әннә дип йөрдем, ә Газиз Айдарскийга бөтенләй әти дип әйтә алмадым.

 

- Әти-әни буларак  алар моны ничек кабул иттеләр соң?

 

- О, алар театрга, эшкә шулкадәр бирелгән кешеләр иде! Алар иҗат сәнгать белән генә яши деләр. Әти белән әни ачлыкны да, ялангачлыкны да тоймады. Алар бит үз эшләрендә беренчеләр! Безнең илдә бу вакытта зур үзгәрешләр чоры, идеалларга таянып яшәгән бер вакыт.  Алар ачлы-туклы  хәлдә Маяковскийның үзен тыңларга, кайда яңалык, кайда яңа фикер шунда чаба иделәр.  Станиславскийның иҗатына гашыйк иделәр. Алар белән миңа берара Мәскәүдә торып алырга туры килде. Әти — Газиз Айдарский ул чакта Мәскәүдә татар театрында режиссер, әни примадонна булып эшли. Мине йоклатып алар спектакльгә китәләр икән. (Бу хакта әнкәй  сөйләгән иде, үзем бик үк хәтерләмим дә.) Ә мин төнлә уянып киткән дә чәчләрем тузган килеш, елый елый теартга чапкан. Театр ишегалдында гына торабыз бит.  Килеп кергәнмен театрга елап, пычыранып беткән килеш, әнкәй мине эләктереп алган да, урамга алып чыгып бик каты орышкан. «Җир тишеге булса шунда кереп киткән булыр идем» дип. Мөгаен, мин аларның планнарын боза язган булгандырмын инде. Олыгайгач әнкәй әйтте: «Ул хәл минем яшьлек хатам булган, -  ди.- Без үзебез сине бантиклар тагып театрга алып барырга тиеш идек ди, мәрхүмә. Әни буларак, таләпчәнрәк иде. Бервакыт шулай Мәскәүдә яшәгәндә, урамдагы  балалар мине котыртып: «Синең әниең актриса, акчасы күп , кесәсеннән акча ал да, әйдә, кибеткә барабыз», - дип котыртты. Мин әнинең кесәсеннән акча алып чыктым да, киттек кибеткә. Үзебез теләгән тәм-томнар җыеп Большая татарская урамы буеннан ашап кайтып килә идем каршыга әни килә... Ну бирде әни кирәкне. .. «Алтын ятса да алма, кеше әйберен алма», - дип  мәңгелек сабак ясады.

 

- Сара апаның тормышы катлаулы уза. Ире Газиз Айдарский үлгәннән соң, Казанга кайткач, сезнең тормыш бик авыр булган икән...

 

- Шул заманнарда әни бөтен сәхнә күлмәкләрен базарга алып чыгып сатып бетерде бугай. Без икешәр көн ач утыра идек. Әни сер бирмәскә куша. Кызым синнән сорасалар, ашамадык дип әйтмә ди торган иде. Берзаман безнең хәлне белергә бер Кырым татары артисты кергән икән. Ә мин аңа безнең ике көн ашаганыбыз юк, дип әйткәнмен. Ә ул кеше кибеткә чыгып безгә азык-төлек алып кергәч, мин туйганчы ашаганымны хәзер дә хәтерлим. Ул нинди авыр тормышта яшәсә дә, гел яхшылыкка омтыла иде.

 

- Минем белүемчә, cез бик кечкенәдән бик мөстәкыйль бала булгансыз.

 

- Әйе, тугыз яшьләр чамасында Уфага бардык. Шунда әни мине бер дусларында калдырып каядыр гастрольгә китте. Мин шулай Уфа буйлап йөргәндә игълан укыдым, балет мәктәбенә 12 яшькәчә балалар җыялар икән. Шунда барып кердем.Үз-үземә һөнәрне тугыз яшемдә сайладым.  Мин Лениградка укырга китеп бардым. Минем янга әни ел саен килеп йөрде. Сугыш башлангач, без әнкәй белән Казанда бергә ачлы-туклы яшәдек. Ул елларның афәтләрен бергә күрдек. Госпитальләрдә бергә концерт биреп йөрдек. 1952 елда мин кияүгә чыкканчы әнкәй белән яшәдем.

 

- Апас районы Тутай авылында Сара апаның музее бар бит әле...

 

- Бик матур музей, андый музей Татарстанда да юк. Тутайда музейны 1992 елны ачтылар. Ул авыл халкы теләге белән тормышка ашкан проект. Башта музей  клубның бер бүлмәсен били иде. Ул музей ачылышына барганда, мин үз гомеремдә беренче тапкыр татар авылына аяк бастым. 100 еллыгына аерым йорт салдылар. Үзенчәлекле, заманча килеп чыкты. Музейда меңнән артык экспонат саклана. Әнкәйнең анда шәхси әйберләре бик күп. Анда мин сәхнә ясадым. Шул сәхнәдә концертлар бирдек. Үзем бик еш булам музейда, әле җәй буе анда опись ясап картотека төзеп утырдым. Әнкәйнең җырларын башкарган 28 җырчының зурайтып фотоларын элеп куйдым. Әнкәй монда син хәзер үзең генә түгел дидем.(Көлә) Апастагы музейда мин үземне әнкәй янына килгән кебек хис итәм. Килгәч тә музыка куям, җырлыйм, елыйм, биеп тә алам.  Әлбәттә, монда эшләнеп бетмәгән эшләр күп әле. Район җитәкчеләрен туйдырып та бетердем бугай инде.

 

- Сара апаны бик туры сүзле, гаделлек яратучы шәхес икәнен беләбез.

 

- Әйе, бик туры сүзле иде, мәрхүм. Мин үзем дә әнигә ошаган. Ник, дөресен әйтү начар түгел, минемчә. Әнкәй курыкмыйча, уйлаганын кешенең йөзенә әйтә ала иде. Гомере буе көнчеләреннән җәфа чикте. Аның тормышында да, иҗатында да менә шул көнчелек зур роль уйнады. Әммә ул бик көчле һәм оптимист хатын булды. Авырлыклар килгәндә беркайчан да сыгылып төшмәде, мин зарланып алганда да, «и, кызым вакытлар узгач бу хәлләрне көлеп-көлеп искә алырбыз әле»,- дип әйтә торган иде. «Мине бит халык үстерде», - дип еш кабатларга ярата. Чыннан да, халык мәхәббәте белән генә яшәде дә инде ул. Әнкәй никадәр генә көчле һәм туры кеше булмасын, шул ук вакытта балаларча самими дә иде. Кешеләргә ышанычы зур булды. Халык белән аралашырга яратты. Әле олыгайгач та, мин әнкәйнең хәлен белергә барам, 15 минут сөйләшеп утыра алмыйбыз, телефон шалтырый, я булмаса яшь җырчылар әсәр өйрәнергә килә, алар гына чыгып китә икенче берәүләре ярдәм сорап килә. Ул үзеннән ярдәм сораган һәр кешегә булышып яшәде.

 

- Әлфия апа, Сара ханымның коммунизмга ышанганын  әсәрләреннән дә күреп беләбез.

 

- Әнкәй чын коммунист иде. Илдә барган һәрбер яңалык белән кызыксынып яшәде. Бер вакыйганы искә төшереп үтәсе килә. Әнкәй Гөлшат Зәйнәшева белән дус. Гөлшат шигырь язган саен әнкәйгә укый торган иде. Менә бер көнне ул шалтырата, шигырь укымакчы, ә әнкәй «тукта, тукта аннары укырсың, телевизордан Брежнев сөйли»,-  дип трубканы куя. Башкаларга әйтмәгән серне сезгә әйтәм,  коммунист булса да, җырлый-җырлый, бик матур итеп Коръән укый белә иде. Әни янына карчыклар җыела. Шулар белән  рояльдә уйнап җырлашып та утырырга яратты. Хәзерге тормышны күрсә, әнкәйгә бик авыр булыр  иде. Иң аянычы шул: хәзер сәнгатьне сата башладылар.... Ничек инде ул, мин үзем дә аңламыйм, җыр язасың да, аны сатып җибәрәсең?.. Башка сыймаслык хәл. Сара Садыйкова беркайчан да җырларын сатмады. Ул әсәрләрен чын күңелдән җырчыларга өләшә иде. Базар мөнәсәбәтләре диләр дә, һәрнәрсәне сатарга, алырга тотыналар. Мин моны кыргыйлык дияр идем. Чын сәнгатьне сатып та, алып та булмый. Аңа сокланырга гына мөмкин.

 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ --- | 22.01.2009
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»