16.10.2013 Җәмгыять
Электричкалар кыйммәтле ләззәткә әверелмәгәе
Киләсе елда электричкаларда билет бәясе ике мәртәбә артырга мөмкин. Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе буенча башлыгы урынбасары Александр Черемнов әнә шул хакта кисәтте.
А.Черемнов сүзләренчә, 2014 елдан федераль хакимият шәһәр яны поездларын субсидияләүне туктата һәм бу чыгымнарны тулысынча төбәкләр өстенә сала.
Тимер юлчылар инде күптән шәһәр яны поездларының зыянга эшләвенә зарлана. Әмма бу социаль әһәмияткә ия булганлыктан, дәүләт чыгымнарны компенсацияләргә җыена. Мисал өчен, 2013 елда Татарстанда федераль бюджет “Содружество” пассажир компаниясен – 360 млн, республика бюджеты 260 млн сум күләмендә компенсацияләде. Әмма киләсе елдан Россия бюджеты компенсацияләүне туктатырга ниятли.
Субъектларга бу ярдәмнән башка бер дә җиңел булмаячак, - дип фаразлый Черемнов. – Мисал өчен, җирле хакимият шәһәр яны поездларын Татарстанга караганда күпкә азрак күләмдә финанслый торган Мари Эл һәм Чуашстанда шәһәр яны маршрутларын кыскартырга, кайбер электричкаларны рейстан алырга туры килде. Халык зарлана, әлбәттә, әмма без берни дә эшли алмыйбыз...
Черемнов сүзләренчә, Горький тимер юлының Казан бүлеге җитәкчелеге, җәмәгать эшендә катнашучылар, проблеманың асылына төшенеп, федераль дәрәҗәдә чаң сугарга керешсен һәм хәзерге компенсацияләрнең сакланып калуына ирешсен өчен, Татарстан, Мари Эл, Чуашстан Республикалары һәм Киров өлкәсе Иҗтимагый палаталарына хатлар белән мөрәҗәгать иткән.
Мәскәүдән финанслау туктатылган очракта, бу электричкаларда билет бәяләренең котылгысыз артуына китерәчәк.
-Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты бәяләрне арттырырга мәҗбүр булачак, - дип кисәтте Александр Черемнов. – Без бүгенге көндә гамәлдә булган барлык шәһәр яны маршрутларын саклап калу өчен билет хакын күпмегә күтәрергә кирәклеген исәпләп чыгардык инде. Ике мәртәбә арттырырга кирәк булып чыкты. Электричкаларда күбесенчә аз тәэмин ителгән кешеләр йөрүен исәпкә алсак, бу аларның кесәсенә бик нык сугачак.
Мисал өчен, Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең күбесе көн саен Казанга эшкә йөрергә мәҗбүр. Хәзерге вакытта электричкада билет бәясе ике якка да 72 сум тәшкил итсә, киләсе елдан ул 144 сум булачак..
Черемнов әлеге фараз чынга ашмас һәм субсидияләү мәсьәләсен ничек булса да хәл итүгә ирешербез, дип уйлый.