• 15.12-16.12 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Премьера. Кариев театры. 18.00
  • 16.12 "Казан" бию ансамбле концерты. Филармония. 18.00
  • 21.12 Актаныш районы "Агыйдел дэулэт жыр hэм бию ансамбленен "Авылым кайтавазы" исемле ижат концерты
  • 22.12 XIX Татар жыры. КРК «Пирамида». 17:00
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
Туган көннәр
  • 10 Декабрь Гариф Гомәр (1891-1974)
  • 10 Декабрь Ринат Мөхәммәдиев
  • 10 Декабрь Светлана Сабирова
  • 10 Декабрь Марсель Бакиров
  • 11 Декабрь Мансур Сәгъдиев
  • 11 Декабрь Зиннур Нурмөхәммәтов (1941-2003)
  • 11 Декабрь Габдулла Шамуков (1909-1981)
  • 11 Декабрь Азат Садриев
  • 11 Декабрь Вәгыйз Минһаҗев
  • 11 Декабрь Искәндәр Сираҗи
  • Яна Савин районында Ф.Амирхан урамы 95 йортта барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка сдавать итэм. Тэртипле татар кызлары яки татар гаилэсе булса эйбэтрэк булыр иде. Риелторлар комачауламаса иде. Бэясе 17000.тел. +79377796961
  • 3 ел элек брустан салынган ике катлы коттедж сатыла. 120 кв.метр. Гараж,6 сутый жир, Мунчага өйдән генә чыгасы, мунчада җылыткыч батареялар, утын һәм газ белән ягып була. Казаннан28 км. юлда пробкалар булмый. Лаеш районы Бима авылы. 8-917-279-10-83 Ашыгыч, бәясе түбән.
  • Ассаляму алейкум уа рахматуллахи уа баракатух. Требуется продавец - консультант мусульманка со знанием татарского языка. График работы: с 9.00 до 20.00 2/2день. Требование: Исполнительность Ответственность Грамотная речь Умение обучаться Заработная плата от 15000 до 18000руб. Условие для совершения намаза имеется. Резюме на эл.почту alsu.alsuorto@mail.ru Или на номер 89270394299. г. Казань
  • Кама Тамары районында ботлап или килолап угез ите сатыла. Элегэ суелмаган. Тел:89997583579
  • Суеласы угез итенэ заказлар кабул ителэ. Китереп бирү мөмкинлеге бар. 89997593579 Казан
  • Яна савин районынын Амирхан урамында(Казан)барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ.Татар гаилэсе яисэ татар кызлары булса унайлырак булыр иде. Бэясе 16 мен сум.Тел. 89173903748
  • Авылда йорт сатам. 2979205
  • Эгерже районында 500кг, кутэрелешле тельфер сатыла, бу 89600752822, 89179042260.
  • Февраль аенда бозаулыйсы тана сатыла. Теләче районы Шәтке авылы. 88436053850
  • Казан шэхэрендэ Нуга-Бест кроваты сатам, бик яхшы хэлдэ. 60мен сум, 20 мен сум матрасы. Сатунын сэбэбе: срочно акча кирэклектэн 89272469637.

 

 

 
Архив
 
 
25.09.2013 Мәгариф

Әни татарча белсә, бала да белә

Казанда татар бакчалары бармы? Юк. Хәзер татар дигән сүз кәгазьдә генә бит ул. Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Без баш­калабыз бакчаларында татар теленең торышы бе­лән кызыксынырга булдык.

Бездә – татар мохите

Әни татарча сөйләшсә, бала татар телен белә. Казанның Идел буе районында урнашкан 369 нчы татар балалар бакчасы мөдире Дания Исмәгыйлева әнә шулай ди. “Бакчада татар мохите тудырырга тырышабыз. Бездә көн дә татар теле яңгырап тора. Тәрбиячеләре­без барысы да – татарлар, алар үз телләрен яхшы белә. Татар бакчалары юк дигән сүз белән килешмим. Әйтик, мин белгән 23, 13, 247 нче бакчалардагы сабыйлар татарча тәрбия­ләнә”, – ди ул. Бакча мөдиренең сүзләре ни дәрәҗәдә дөрес­леккә туры килә? Моның өчен бакчадагы төркемнәрне йөреп чыгарга туры килде.

Сабый­лар­ның әти-әниләренең күбе­се – татар милләтеннән. Лә­кин татар дигәннәренең кү­бесе кат­наш гаиләләрдән икән. Бу инде алар өйләрендә татарча аралаша дигән сүз түгел. “Әгәр балаларның әти-әниләре авыл­дан булса, алар татарча, ә шәһәрнекеләр русча сөйләшә. Төркемдә ике телдә дә аралашабыз. Балаларның яртысы татар­чаны ныклап белә, яртысы юк дияргә була”, – ди тәрбияче Ләйсән Сабитова. Тәрбиячеләрнең саф татарча сөйләшүен ишетү уңай фикер калдыра. Димәк, тырышалар. Балаларның төрлесе бар, кай­берләре чатнатып җавап бир­сә, җимерә-вата сөйләшүче­ләр дә бар. Шулай да бакчаның татар телен ничек өйрәтүен зурраклар, мәктәпкәчә төркем­нәргә йөрүчеләрдән чыгып бе­лергә мөмкин. Әлеге төркем­дәге балалар без килгәндә “Ел фасыллары” темасына сөйлә­шә иде. Тәрбияче апалары Ал­синә Елелеева янында бөте­рел­гән балалар үзләренең нинди ел фасылларын яртуын, аның үзенчәлекләрен әйтеп узды. “Мин кышны яратам, чөнки бик күп кар ява”, “Яз көне агачларның “бүре”ләре, юк, бөреләре чыга”. Җаваплар төрлечә. Баланың бөре сүзен кечкенәдән белүе яхшы. Чөнки татарчасын зурраклар да бел­мәскә мөмкин. “Шөгыльләрдә кара-каршы сөйләшергә, сөй­ләм телен үстерүгә күбрәк игътибар бирергә тырышам”, – ди тәрбияче. Музыка укытучысы Фирдәвес Җәләлетдинова да дәресләргә зур өлеш кертә. Балалар урамга чыканда, баянын күтәреп, шунда чыга икән. Ул – музыка буенча укыту-методик әсбаплар авторы да. “Балалар өчен татарча музыка китаплары аз. Шуңа күрә үзебезгә язарга туры килә”, – ди Фирдәвес Җәләевна.
“Без бакчада татарча аралашырга тырышабыз, әти-әни­ләр дә өйләрендә татарча аралашсын иде”, – ди тәрбиячеләр. Тәрбияче Алсу Сафиуллина рус милләтеннән булган әти-әниләрнең сабыйларын махсус татарча өйрәнергә ките­рү­ен әйтә. Газизләрнең чит тел белүенә алар сөенәләр икән. Рус милләтеннән дигәндә, шәф­кать туташы Татьяна Эм да татарча белә.

Файдасы зур

Республика бакчалары ме­нә икенче ел инде яңа укыту-методик комплектларга (УМК), заманча программаларга ни­гез­ләнеп эшли. “УМК балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү бурычын куя. Яңа программа бер темага киңрәк итеп сөй­ләшү мөмкинлеге тудыра. Әйтик, көз темасына сөйләшә­без, ди. Тәрбияче җиләк-җи­мешләр, көзге байлыклар бе­лән таныштыра. Шул темага балалар җырлыйлар, рәсем­нәр ясыйлар. Икенче көнне урамга чыккач, тема тагын бер кат кабатлана. Бу юлы инде кулла­рына яфракларны тотып. Башта андый бәйләнеш юк иде. Бу балага дәресне истә калдырырга ярдәм итә. Дәресләр уен формасында уза, утыртып уйнату ягын карамыйбыз”, – ди әлеге бакчаның өлкән тәрбия­чесе Энҗе Борһанова. Бакчалардагы башка тәрбиячеләр дә бары тик уңай фикер генә белде­рә.

Нәкъ менә әлеге комплект­ларның ничек кулланылуын, балаларның татар һәм рус тел­ләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен, безнең Мәгариф министрлыгы быел “Иң яхшы билингваль бакча” дигән грант игълан иткән иде. Аны респуб­ликада 20 бакча отты. Аларның һәркайсына берәр миллион сум акча бирелде. Киләсе елларда да дәвам итереләчәк. Грант телләрне яхшы­рак өйрә­тергә этәргеч бирә. Казанның 372 нче балалар бакчасы мө­дире вазыйфаларын башкаручы Ильмира Газизова белдер­гәнчә, аларда барлык тәрбия­че­ләр дә яңа­лыкка һәрвакыт әзер икән. Анда 18 тәрбияченең яртысы – рус милләтеннән. Шуңа күрә алар татарча өйрәнү таләбен авыр кабул итмәгән. “Мондый грантлар кирәк дип саныйм. Татар теле һәм әдә­бияты укытучылары татар телен тие­шенчә белмәгән тәр­биячеләр белән даими шө­гыль­ләнә. Алар аңламаган сүзләрен без­дән дә сорыйлар. Бакчада са­быйларның бөтене­се дә татар телен яхшы белә дип әйтеп булмый. Әмма татар теленә өйрәтү элеккеге кебек авыр түгел. Татар телен башка мил­ләт сабыйлары аңларлык итеп укыту программалары төзел­де. Ноутбуклар, проекторлар, методик әсбаплар эшне шактый җиңеләйтте”, – ди Ильмира Фәритовна.

“Без татарча сөйләшәбез, ә бала – урысча...”

Татар җанлы әти-әниләр өчен чыннан да зур проблема бу. Әлеге очракта әти-әнине гаиләдә татарча аралашмыйлар дип гаепләп булмый. Бу инде – сабыйның бакчада рус телендә аралашу нәтиҗәсе.

– Өйдә татарча сөйләш­сәк тә, бала русча аралаша иде. Чөнки рус төркеменә йөрде. Шуннан соң аны бакчадагы татар теле түгәрәгенә бирдек. Танышларым, үзегез татар булып, түгәрәккә йөртәсез­ме­ни, дип аптырады хәтта. Файдасы булды. Хәзер кызым татар­ча сөйләшә. Бүген 159 нчы ли­цейның 2 сыйныфында белем ала. Кызым, сыйныфта татарчаны иң яхшы белүче – мин, дип куана, – ди Казанда яшәүче Роза Нургалиева.

Безнең хезмәттәшебезнең дә кечкенә кызы русча сөй­ләшә. Ул Казандагы 327 нче бакчага йөри. Монда татар төркемнәре юк, чөнки тәрбия рус телендә оештырыла. Татар теле тәрбиячесе Физалия Мө­хәммәтшина атнага өч мәртәбә татар теле дәресләре үткәрә. “Балаларның татар телендә сөйләшүе түбән дәрәҗәдә. Мин аларны ике төркемгә бүләм. Иң яхшысы – төркемдә 8 бала булу. Ул вакытта һәрбер балага индивидуаль яктан якын килергә мөмкин. Дәрес­ләр 15 минуттан 25 минутка кадәр сузыла. Шөгыльләрдә ара­лашуга өйрәтергә тырышам, мультфильмнар карыйбыз, җырлар тыңлыйбыз. Кайбер балалар фәлән җырны тыңлыйк инде дип аптыратып бетерә. Кабатлыйбыз, тыңлый­быз. Мәктәпкә барганда, балалар татарчаны бөтенләй белми дип әйтеп булмый”, – ди ул. Төркемнәрдә рус балалары күбрәк. Шулай да татарча со­раганда, аптырап калмыйлар. Тәрбияче апалары җөмләне тулы итеп әйтергә өйрәтә.

“Бакчадан ук ике телне белү зыян түгел. Бу вакытта бала ике телдә дә фикерләргә өйрәнә”, – ди Казан илкүләм тикшере­нү­ләр технологик уни­­верситеты­ның ике телдә укыту кафедрасы доценты Зилә Маһиярова. “Ике телдә укыту­га юнәлдерелгән белем бирү системасы дөньяда киң таралган. Бездә дә ул үсеш алды. Замана әти-әниләре аның барлык һөнәр ияләре өчен дә кирәклеген аңлый. Телне күб­рәк белгән саен яхшырак. Бүген әти-әни­ләрнең менталитеты башкача. Алар балалары рус телен яхшы бе­лергә тиеш дип саный”, – ди ул. 

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 156 | 25.09.2013
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№17 (854112) / 26.09.2013 23:21:25

ай,хэзер ни укыйсылары килми,ни укытасылары килми...катастрофа карап торсан.

№16 (854106) / 26.09.2013 23:16:00

Менә дигән итеп укытыр идек,100 мең сум бирсәләр. ДП лар йоклап утырып та 200 меңән артык алалар.Где справедливость,А ?.

№15 (854096) / 26.09.2013 23:09:46

мэктэптэн чыгу белэн кирэклеге бетсэ,ничэ универ ясасан да юк. онытыла ул,урысны куру белэн кочагына ташлангач.

№14 (854093) / 26.09.2013 23:05:40

ойрэнэ ммм!
Татар узе куштанланып ята ул урыска.Җае чыкса, урыс телендэ акцентсыз сойлэшэм,- дип мактанучылар кемнәр?
Уз татарларыбыз. Ана теллэрен узлэре белмэсэлэр дэ,урыс теле белэм дип мактана. Эйтерсен аны белу проблема,тирэ-ягында гел урыс телендэ сойлэшкэндэ.

№13 (854091) / 26.09.2013 23:02:35

Алмагач кире тәртиптә булса, яшәячәк.

1.Милли университет. Коррупциясез.

2.Эре сүзен төшереп калдырып, татар мәктәпләренә иң яхшы математик, физик, химикларны җэлеп иту, яхышы җиһазланган һәм җитәрлек дәрәҗәдә расход материаллары белән тәэмин ителгән лабораторияләр. Мин аның шулай икәнен болай да белә идем, Англиядә исбатлаганнар дип язылды. Талантлы балалар җыеп бер мәктәптә укыту яхшыга илтми.

3.Татар теле аша инглиз теле өйрәнү программасын эшләргә, моның өчен татар теле грамматикасында фигыльнең заман төрләрен эшләп бетерергә.

№12 (854084) / 26.09.2013 22:47:40

МММга. Минем 3 балам, Аллага шокер! Бала ана телен белмэсэ, башка телне авыр узлэштерэ. Яшибез бит эле, русчасын да ойрэндек, инглизчэсен дэ. Алар да вакыты житкэч ойрэнер. Бар кеше дэ депутат булып бетми. Депутатка татар теле кирэкмимени?

№11 (854056) / 26.09.2013 18:47:56

;Чөнки үзе яшәгән мөхиттә татар теленә ихтыяҗ юк икәнне бала да сизә. Моңа садик тәрбиячеләре сәбәпче;Безнең алда хәзер почмакка(кухняга) куып кертелгән туган телебезне якты дөньяга чыгару бурычы тора. Бу эшкә хакимият катнашмаса, мәҗбүр итмәсә, яңа туган буын үз тамырларыннан ераклашачак, бөтенләй кире кагу механизмы эшли башлаячак."Авыл апае, бу - сезнең фикерләр. Алар эзлекле түгел. Ә менә Сингапур методы турындагы фикерегезгә !00% кушылам. Безгә үзебезнең балаларыбызны өйдә туган телебездә аралашыра өйрәтергә бер тиен дә кирәк түгел. Киресенчә, күңелгә күпме рәхәтлек бирә әле ул! Мондый балалар белән тәрбиячеләр дә 2-3 ел буе "Бу - аю, бу - куян" дип утырмаслар иде. Аларга матур-матур әкиятләр укырлар, төрле уеннар өйрәтерләр, кызыклы шигырьләр, җырлар өйрәтерләр һәм шул ук вакытта сөйләм телен дә үстерерлә иде. Әйе, тәрбиячеләр боларның барысын да эшлиләрдер. Ләкин аңламыйча ятланган әйбернең файдасын гына күрмим. Мәктәпкә баргач, татар әти-әниләре мең сәбәп табып балаларын рус төркеменә яздыралар. Менә балалар саны җитмәү сәбәпле ( кимендә) 8 укучы кирәк икән) улымны рус төркеменә күчерделәр. Хәзер аңа анда бөтенләй кызык түгел. Бу очракта мин мәктәпне дә, укытучыны да гаепли алмыйм. Классларында 15 ләп татар баласы утыра бит, тик туган телләрен генә белмиләр. Тел өйрәнү гаиләдә, бакчада, мәктәптә эзлекле барырга тиеш. Мин фәнни тел өйрәтү турында әйтмәдем, әдәби тел турында иде сүз. ". Бу эшкә хакимият катнашмаса, мәҗбүр итмәсә, яңа туган буын үз тамырларыннан ераклашачак, бөтенләй кире кагу механизмы эшли башлаячак." Бу фикерегез белән дә килешәм.

№10 (854040) / 26.09.2013 13:32:44

1) Туган тел укытучыларын берләштерү, укыту, яклау системасын булдыру кирәк (җыелышларын уткэру, остэмэ белем биру, булэклэу, ял йортларында ял иттеру) Моны безнен ак байларыбыз - миллиардерларыбыз эшли ала. Бер укытучы яки тәрбияче өчен тотылган ун мең сум 10-100 балага тиешле тәрбия булып барып җитэчэк. Ышаныгыз - укытучылар рэхмэтле халык.
2) Эре татар мәктәпләренә иң яхшы математик, физик, химикларны җэлеп иту.
3) Милли университет...

№9 (854019) / 26.09.2013 09:44:21

Сылу, Олы кеше, сез һаман иске тәртипләрне, искергән методларны алга куясыз. Бу рәвешле генә алга таба барып булмый бит инде. Тарих исбатлады, тел юкка чыгу алдында тора. Әле монда искечә генә укыту тәртипләренә кайтырга теләүчеләр дә сездер инде ул.
Менә, мәсәлән, нәрсәгә кирәк иде безгә миллиардлар түгә-түгә сингапур методы, җә? Кайсыгыз әйтә? Аның урынына туган телебезгә зур урын бирелгән( ну хотя бы бүтән телләр белән тигез хокукта сөйләшә алырлык) үз укыту системабызны булдыра алмый идекме? Нәрсәгә монда иләккә су салып утырабыз соң? Олы кеше үз балаларының гына тел белүе белән мактана, ә урамда татар теле аяк астында аунап ята, аңа теләсә кем ботинкасын гына сөртеп китә. Шул да булдымы инде тел белү? Сез шуннан канәгатьме?
Безнең алда хәзер почмакка(кухняга) куып кертелгән туган телебезне якты дөньяга чыгару бурычы тора. Бу эшкә хакимият катнашмаса, мәҗбүр итмәсә, яңа туган буын үз тамырларыннан ераклашачак, бөтенләй кире кагу механизмы эшли башлаячак. Г.Исхакый тикмәгә генә кисәтмәде безне, бу хакта чын-чынлап уйланырга вакыт җитте.
Сылу, үз телен югары дәрәҗәдә белгән тәрбиячеләргә бу эш авыр булыр дип уйламыйм. Балалар бакчасындагы шөгыльне дәрес дип атарга кирәкми. Да и фәнни дәрәҗәдәге дәрес балага бөтенләй кирәк түгел, бары аралашырга, уеннар уйнарга, сөйләм телен генә үстерергә кирәк.

№8 (854015) / 26.09.2013 07:59:17

Баланың татарча сөйләшүе ата-анасына бәйле. Заманында минем балалар да балалар бакчасыннан кайткач урысча сүз әйтсәләр, без хатын белән аңламаганга салыша идек, безгә аңлатыр өчен бала татарча фикерләргә мәҗбүр була. Ходайга шөкер, балалар татарчаны камил үзләштерделәр, хәзер зурлар инде, югары белем алдылар.Китап-газеталарның татарчасын да урысчасын да яхшы, аңлап укыйлар. Өйдә гел татарча гына сөйләшәбез

№7 (854007) / 25.09.2013 23:30:29

Авыл апае! Нигә сез туган телебезне (чит тел түгел бит!!!) өйрәтүне тәрбиячеләргә генә йөклисез? Гаиләдә дүрт кеше бер оныкны татарча сөйләшергә өйрәтә алмауны аңлый алмыйм. Ә тәрбияче ничә бала белән эшли? Аларны да кыскарта-кыскарта ике төркемгә 3 тәрбияче генә калдырдылар бугай инде. Әле күпме кәгазь эше өстәделәр.Балалар бакчасында тәрбияче, мәктәптә укытучы өйдә өйрәнгән телне камилләштерергә, әдәби телгә күчерергә, җитмәгәнне өстәргә генә тиеш дип саныйм мин. Өйдә туган телдә аралашуны кертсәң, барысы да өйрәнә. Гел башкаларны гына гаепләргә тырышмыйк әле, үзебездән башлыйк.

№6 (854003) / 25.09.2013 23:09:22

Мин сезгә әйттем. Ата-анасы өйдә татарча сөйләшә, 4 яшьлек онык русча сөйләшә, саф татар телендә әти-әни, дәү әни, әби, бабай дип кенә әйтә. Баланы кыйнап өйрәтү минем методикага каршы килә. Анасына да бала белән нормальный тонда сөйләшергә гел өйрәтеп торам. Әгәр балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, госдумада, төрле җәмәгать үзәкләрендә урысларның үтләренә баса-баса татар телен көндәлек тормышта куллануны практикага кертмиләр икән, татар теле тиздән үләчәк. Безнең кулдан гына килә торган эш түгел бу, безне тыңламаячаклар. Моңа хөкүмәт, министрлыклар басым ясарга тмешле. Мәҗбүри аралашу кертми торып, елгада боз кузгалмаячак. Дәррәү җыелышып үгезне мөгезеннән эләктереп бергә тотынганда гына ташны урыныннан кузгатып булыр. Хөкүмәт абзыйлары мәскүәдән куркамы? Ул чагында нигә татар диеп авыз суын корытырга? Үз Татарстаныбызда үз телебездә генә сөйләшергә җай тапмаслыкмыни? Нигә бер урыс утырган коллективта да урычча сөйләшергә ди? Сез инде андыйларга тәрҗемәчеләр дә яллый аласыз ич. Өйрәнсеннәр, полиглот булсыннар.(А.С. Грибоедов, И.А. Крылов, Н.Г. Чернышевский, Л.Н. Толстой. Все они знали и наш родной татарский язык).
Аста ни рәвешле эшли башларга икәнен күрсәттем. Садиктагы файдалы башлангычны мәктәпләрдә дәвам итәргә. Ләкин яхшы специалистлар кирәк. Яхшы булыр иде, әгәр алар һәрберсе үз милләтеннән булсалар, үз телләренең нечкәлекләрен бары шул милләт кешесе генә бирергә сәләтле бит.

№5 (853995) / 25.09.2013 22:22:54

МММ,үзеңнең балаң бармы сың? Әллә Ходай сиңа бала бирмәдеме,бирсә болай сүләшмәс идең.Рус телен белмәсәң депутат була алмыйсың. ВӘТ.

№4 (853991) / 25.09.2013 22:00:32

бик кызганыч татар миллэтеннэн булып та уз туган телендэ бала белэн аралашмау. Хэзерге ата- ана авылдан килеп шэхэрдэ тора башлауга баласы белэн (узе русча дорес сойлэшмэсэ дэ) русча сойлэшергэ, рус мэктэбенэ укырга бирергэ, рус мохитенэ яраклаштырып тэрбиялэргэ тотына, аннары татар бетте дип кычкырып йори. Боларга шул ук укытучылар, журналистлар, депутатлар керэ. Менэ шуннан сон мэктэптэ укытып кара инде син татар телен хэм БДИ бирулэрен талэп ит.

№3 (853989) / 25.09.2013 21:55:20

Авыл апае, килешэм бик дорес.

№2 (853973) / 25.09.2013 20:54:42

Бөтен хикмәт тә шунда шул, әнисе дә татар, әтисе дә, икесе дә татарча белә, ә менә балалары татарча на панимай ни слова.Җитмәсә, татарның бар атаклы кешеләренең дә.
Рәми Гарипов юкка гына:
Нигә еирәк синең балаларың
Татар булып алар үсмәгәч?
дип язмаган инде.

№1 (853927) / 25.09.2013 18:23:54

"Өйдә татарча сөйләш­сәк тә, бала русча аралаша иде."
Чөнки үзе яшәгән мөхиттә татар теленә ихтыяҗ юк икәнне бала да сизә. Моңа садик тәрбиячеләре сәбәпче. Алар татар балаларына татарча аралашырга мөмкинлек бирмиләр, үзләре дә белмиләр. Аралашу теле - ручча. Балалар бакчаларына күптән инде күптеллелек кертергә кирәк. Кечкенә бала һич югы 3 телдә иркен аралаша белсен. Балачакта телләр үзләштерү мәктәп яшендәгеләргә караганда җиңелрәк, тизрәк бара. 3 тәрбияче чиратлап төрле телдә занятиеләр үткәрсә, баланың интеллект үсеше дә яхшырыр иде. Бәлки бер көнне бер телдә, икенче көнне икенче телдә сөйләшү отышлыдыр. Моны гына эшләп була бит инде. Махсус шундый бакчалар ясарга да кирәк түгел, бары тик барлык бакча хезмәткәрләренә яңа методиканы үзләштерергә күрсәтмәләр генә бирәсе бар. Ник эшләми моны мәгариф министрлыгы?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Кариев театры
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты