|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2013 Милләт
Без килешмибез!Кичә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды. Анда берничә мәсьәлә күтәрелде. Утырышта “РФ Халыклары телләре турында”гы РФ Законына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проектына киңрәк тукталдылар. Мәсьәлә шактый катлаулы. Бу уңайдан комитет рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек. – Милли мәсьәлә иң четерекле проблемаларның берсе. Бигрәк тә тел өлкәсендә. Россиянең соңгы вакытта милли мәсьәләләр буенча стратегиясе кабул ителде, проектлар, программалар эшләнә. Ләкин аларның берсе дә милләтләр файдасына түгел. Моннан берничә ел элек 309 нчы закон кабул ителде. Ул турыдан-туры милли мәгарифнең дәрәҗәсен түбән төшерү өчен эшләнгән закон булды. Ул РФ Конституциясенә каршы килә. Стратегиядә дә Конституциягә каршы килгән урыннар күп. Анда “Россия милләте” диелгән. Андый милләт була алмый. Конституциядә “Россиянең күпмилләтле халкы” дип язылган. Монысы дөрес. Әмма законнарда, программада башка төрле формада языла. РФ Дәүләт Думасында тагын бер закон проекты эшләнде. Ул “РФ Халыклары Телләре турында”гы законга үзгәрешләр кертү турында” дип атала. Ул безгә ял вакытында килде. Нишләптер четерекле законнар депутатлар ял иткән вакытта, август аенда җибәрелә. 309 нчы белән дә шулай булган иде. Анда милли телләрне кысрыклау тәкъдим ителә. Моңа кадәр Конституциядә телләр 3 дәрәҗәдә бирелә иде. Беренчесе, Россиянең дәүләт теле – рус теле.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|