поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.09.2013 Җәмгыять

Муеныңа элмәк салма... Әҗәт алып, муллыкка ирешү ул – буш хыял

Соңгы көннәрдә Үзәк банк үткәргән стресс-тест нәти­җәләре игълан ителде. Алар финанс системасы өчен куанычлы түгел, чөнки кулланучылар кредитларының күләме чамадан ашып үсү сәбәпле, кредитлау хәтәр зонага аяк баскан, кредит дефолтының типик билгеләре күзәтелә.

Кайбер хәсрәт “әҗәт капчыклары” биш һәм аннан да күбрәк кредит алганнар, би­рәчәк акчаларының гомуми күләме 500 мең сумнан да ашып киткән. Россия банклары портфелендә 426,6 миллиард сумлык проблемалы кредит бар, аның үсеш темплары айдан айга кискен рәвештә өскә сикерә. Быелның беренче биш аенда андый кредитлар күләме 92 миллиард сумга үскән, үткән елның шул ук чорында үсеш 50 миллиард сум гына булган. Халык ашкын темплар белән әҗәт җыя, кре­дитларның гомуми күләме, соңгы ике елда ике тапкыр ишәеп, 2013 елның июленә 8,8 триллион сумга җиткән, ә россиялеләрнең җан башына уртача табышлары шул ук чор эчендә бары тик 22 процентка гына арткан. Үзенең кредит тарихын 5-6 ай саен яңа әҗәт рәсмиләштерү хисабына яхшыртучы кредитоманнар саны да артканнан-арта бара. Болар алган кредитларының бер өлеше белән алдагы әҗәт­ләрен каплыйлар, шул рәвеш­ле бурыч күләме гадәттә ике ел эчендә кимендә 3 тапкыр арта. Чираттагы кредитны рәс­­­миләштерә алмаса, кредитоман өчен кара көннәр башлана, уңга-сулга кредит өләш­кән банклар өчен дә проблемалар туа. Кризис көчәй­гән очракта, банклар болай да 25 проценттан алып 42 процентка кадәр капиталларыннан колак кагарга мөм­кин­ннәр, бу – 1,5 триллион сумнан алып, 2,6 триллион сумга кадәр акча дигән сүз. Банк­ларның өчтән бере бөлү куркынычы алдында тора, әмма, гомумән алганда, экспертлар әйтүенчә, банк секторы бу тетрәнүләрне ки­черәчәк, бер дә булмаганда хөкүмәт яр­дәмгә киләчәк.

Бөтен авырлык кредитын түли алмыйча упкын чигенә килеп җиткән кредитоманнар җилкәсенә төшәчәк. Көзге сессиядә Дума гамәлдәге законнарга кулланучылар кредитын түли алмаучыларны бер­­дәнбер торакларыннан ку­ып чыгару турындагы тө­зәтмә кертергә җыена. Андый төзәтмә кертелсә, алдын-артын карамый әҗәт җыю­чылар гадәти стресс кына кичереп котыла алмаслар, билгеле. Инде миңа таныш булган кредитоманнар арасында гына да муенына элмәк салган берничә кеше җыелды, түлән­мәгән әҗәтләре миллионлаган сумнар белән исәпләнә. Әҗәт алганда миллионнарны җыю исә бер дә авыр эш түгел, чөнки, бердән, процентлар бик югары, икенчедән, түбән булып күренгән процентлар да ахыргы чиктә түләнгән сум­маның берничә тапкыр артуын тәэмин итәләр.

Әйтик, менә “Хоум Кредит” банкының рек­ламасын карыйк. 700 мең сум акчаны ярты сәгать эчендә рәс­миләштерергә вәгъдә итә, бары тик ике документ кына таләп ителә. Процент ставкалары исә 22,9 дан башлана. 8-14 процентлы ипотека кредиты алучылар 15-20 ел эчендә торак бәясеннән ике-өч тапкыр һәм аннан да артыграк суммадагы акча түләя­чәкләр. Әле генә бер кредит калькуляторында Мәскәүдән 10 миллион сумлык фартирга алган ипотека кредитын еллык 18 процентлык ставка бе­лән түләүченең 20 елда күпме акча чыгарып салачагы белән таныштым. Айлык түләү 154 мең 331 сум, егерме ел эчендә 34 миллион 40 мең сум акча чыгарып салырга туры килә­чәк. Кредитны утыз елга дип алсаң, кесәдән 54 миллион 260 мең сум акча чыгачак. Шунысы кызык: ай саен 154 мең сум акча җыйганда, 10 миллион сум акчаны туплау өчен 5 ел да 5 ай вакыт кирәк булачак. Шуңа күрә рибадан курыкмаучыларга әҗәткә акча алганчы башта кредит калькуляторы белән танышу файдалы.

Әҗәтнең проценты кечке­нә булып күренергә мөмкин, ай саен түлисе акча да көч җитәрлек булсын ди, барыбер ахыргы сумманың күпме булачагы белән кызыксын. Ышаныгыз: ул сез уйлаганга караганда берничә тапкыр артык булачак. Банклар синең көймәң комга терәлеп акча түләүдән туктавыңнан күп югалтмаячак­лар, чөнки син инде алган акчаны әллә кайчан кайтарып бирдең, син бирмәсәң, синең урыныңа икенче берәү түләп азапланачак, ә менә сиңа коллекторлар белән танышырга туры киләчәк. Бу бик күңелле танышлык түгел, чөнки нәкъ менә коллекторлар үзәгенә үткәннән соң муенына элмәк салалар да инде рибалы акчага хирыслар. Коллек­тор­лар­ның эшчәнлеге исә канун кысаларына бик үк сыеп та бетми, аннан бик артык чыгып та китми. Россия кануннарын бик яхшы белгән бик сирәк рибачылар гына коллекторлар белән алышта җиңеп чыгалар. Болай үзе коллекторларның янаулары бары тик буш сүзләр генә, чынлыкта профессиональ әҗәт сыгучылар бурыч инә­сендә утыручыларны берни дә эшләтә алмыйлар. Рос­сиядә әлеге законнар гамәлдә булганда алардан бик җиңел котылып була. Әмма процент тоткыннары гадәттә ихтыярсыз кешеләр була һәм коллекторлар кармагына бик теләп кабалар: алар таләп иткән кә­газь­ләргә кул куялар, милек­ләреннән колак кагу белән ризалашалар һәм башкалар, һәм башкалар.

Россиядә банклардан да, профессиональ әҗәт сыгучылардан да бер тиен дә түләми котылуның бер генә юлы бар. Бик катлаулы юл ул, әмма шуңа ирешкән кредитоманнар да билгеле. Әҗәт кайтаруда озаклык срогы (срок давнос­ти) дигән төшенчә бар. Ул соңгы түләүдән соң өч ел тәшкил итә. Банк өч ел эчендә кредит алучы белән элемтәгә керә алмаса, яисә контакт булып та ул документлар белән расланмаса, әҗәтне инде берничек тә кайтарып ала алмый. Бу очракта канун түләмәүчене яклый. Банктан һәм коллекторлардан ничек итеп качып йөрисең, бу инде – синең проблемаң. 


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 148 | 11.09.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»