поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.09.2013 Җәмгыять

Ана капиталы программасы тагын өч ел гамәлдә булачак

Ана капиталын бетерергә җыеналар икән... Соңгы вакытта халык арасында шундый имеш-мимешләр йөри. Җил исми, яфрак селкенми дигәндәй, мондый сөйләшүләр өчен җирлек бар - Россия Финанслар министрлыгы бюджет акчаларын янга калдыру өчен хөкүмәткә шундый тәкъдим юллаган.

Әмма бу ана капиталы программасы бүген үк туктатыла дигән сүз түгел. Ике һәм аннан да артык балалары булганнарга дәүләт ярдәме күрсәтү турындагы гамәлдә булган федераль закон буенча ана капиталы икенче (өченче, дүртенче) баласын 2016 елның 31 декабренә кадәр тапкан хатын-кызларга биреләчәк. Финанслар министрлыгының тәкъдиме исә программаны шушы вакыттан соң озайтмауны гына күздә тота.

Ана капиталы “җимешләре”

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов бүген журналистларны җыеп, халыкта ана капиталы программасына бәйле туган сорауларга аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, ике һәм аннан да күбрәк бала табучыларга дәүләт ярдәме күрсәтелүе уңай нәтиҗәләр биргән – программа гамәлдә булган чорда (2007 елдан башлап) республикабызда 282 мең бала туган, шуларның 140 меңе гаиләдә икенче (өченче, дүртенче) сабыйлар. Димәк, демографик вәзгыятьне яхшыртуда зур уңышларга ирешелгән.

“Ана капиталы программасыннан баш тартып, ниндидер акчаларны янга калдырырга мөмкин. Әмма, беренче чиратта, киләчәкне күзаллап эш итәргә кирәк. Мондый карарлар тискәре нәтиҗә бирмәсме, 90 еллардагы кебек демографик упкынга тәгәрәмәсбезме дип фикер йөртергә кирәк”, - диде Марсель Имамов.

Ашыгырга кирәкми

Ана капиталы программасы 2016 ел ахырында төгәлләнсә дә, сертификатны алу һәм аны куллану вакыты чикләнмәгән. Шуңа да тиз арада дәүләт сертификатыннан файдаланырга кирәк икән дигән сүзләр дөреслеккә туры килми.

Программа гамәлдә булган 7 елда федераль бюджеттан республикабызга 50 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Сертификат алучыларның 65 проценты акчаларын инде кулланган. Ана капиталын, нигездә, торак шартларын яхшыртуга тоталар. Балаларга белем бирү һәм ананың хезмәт пенсиясен арттыру юнәлешләре исә татарстанлыларда популярлык казанмый. Исегезгә төшерәбез: ана капиталын шушы өч максатка гына тотарга мөмкин.

Марсель Имамов сүзләренчә, ана капиталын файдаланмауның төп сәбәбе – гаилә акчаны кая юнәлтергә икәнне тәгаенләп бетермәгән. Торак шартларын яхшыртырга теләүчеләргә банклар кредит бирүдән баш тарткан очраклар бик еш. Димәк, бу кешеләр ана капиталын куллана алмый. Аннары сертификатны балаларын укытуга тотарга ниятләгән гаиләләргә балаларына 3 яшь тулганны көтәргә кирәк.

Шулай да ана капиталын файдалану буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында өченче урында. Беренче урында – Мәскәү, икенчедә – Краснодар крае. Республикабыз шәһәрләренә килгәндә, алар арасында Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр аеруча актив.

Дәүләтне алдарга уйлап, үзең алданма

Ана капиталы бирелә башлагач ук, аны ялган юллар белән акчага алмаштырырга омтылучылар да барлыкка килде. Республикабызда да шундый очраклар әледән-әле күзәтелеп тора. Марсель Имамов сүзләренчә, бу фактлар буенча тикшерү үткәрелеп, җинаять эшләре кузгатыла. Әйтик, шундый мисалларның берсе - бер фатир 800 тапкыр сатылганы ачыкланган.

Марсель Имамов татарстанлыларны шикле кешеләр һәм компанияләр хезмәтеннән файдаланудан кисәтте. Шул рәвешле күңелсез хәлләргә юлыгуың һәм бөтенләй акчасыз калуың бар, ди ул. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 10.09.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»