поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.01.2009 Мәдәният

ЧИРАТ КЕМГӘ?

Танылган балалар әдибе, каһарман язучы Абдулла Алиш китапларын эзләп, берничә китапханәгә керергә туры килде. Китапханәче киштәләр арасыннан: “Кайдадыр “Нечкәбил”е бар иде инде”, - дип эзләп караса да, кызганыч, язучының бер генә китабын да таба алмадык. Без мәктәптә укыганда Абдулла Алишның китапханә киштәсендә берничә китабы бар иде. Алары кулдан-кулга йөреп, таушалып бетте. Ә яңа җыентыклар шактый еллар басылмады. Ярый әле Татарстан китап нәшрияты күптән түгел Абдулла Алишның 100 еллыгына аның әсәрләреннән туплаган ике томлыгын бастырып чыгарды.

Китапханәләрдәге Алиш җыентыкларына булган кытлык, әлбәттә инде, яшь буынга да тәэсир итми калмаган. Күптән түгел Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган  “Былбыл күңеле бөркет” дип аталган язучыны искә алу кичәсендә студентлар,  укучылар арасында буталып йөргәндә моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Кызганыч, хәтта гуманитар-педагогика университеты студентлары да Абдулла Алиш иҗаты белән таныш түгел булып чыкты. Айзат исемле егет, әдипнең иҗатын бик күп өйрәндек, дип шапырынса да, бары бер “Сертотмас үрдәк” әкиятен генә искә төшерә алды. Идел буе районының музыка мәктәбендә укучы  балалар хоры бәйрәмгә чыгыш ясарга килгән иде. Мәктәп директоры урынбасары Фәридә ханым: “Абдулла Алиш сүзләренә багышланган җыр башкарып китәбез”, ‑ дисә дә, нигәдер җырның исемен искә төшерә алмый азапланды. Аптырап киттем. Укучылар янына барып та тормадым хәтта. Чөнки укытучылары белмәгәнне, укучылар янына килеп, Абдулла Алиш хакында сорауның бернинди дә мәгънәсе юклыгын белә идем.  

 

Мәскәү районының 55 нче мәктәбеннән килгән кызлар үзләрен: “Без ‑ Абдулла Алиш музееның активистлары” дип таныштыргач, алар янында бәхәс куертырга уйладым. Чөнки бу кичәдә яшьләр арасында алардан да күп белүчеләр юктыр кебек тоелды.

 

– Без Алиш турында күп укыдык инде, – диде кызлардан берсе. – Әмма онытып бетердек.

 

– Әкиятләрен дә хәтерләмисезме соң? – дим аларга.

 

– Ә‑ә, “Нечкәбил”ен беләбез.

 

Кызларның хәтеренә Алиш әкиятләренең шуннан артыгы искә төшмәде. Әдипнең музеен яңа экспонатлар белән тулыландырганнар икән. “Рафаэль Мостафин нәрсәдер алып килде инде”, – диделәр. Анысын да онытып җибәргәннәр икән.

 

Кызганыч, татар балалары “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил”, “Чукмар белән Тукмар”, “Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Бикбатыр белән Биккуркак”, “Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән” һәм тагын бик күп әкиятләре белән танылган “Әкиятче Алиш бабай”ларын белмиләр.

 

Әйе, без күп кенә шәхесләребезне аларның түгәрәк юбилейларында гына искә алырга күнегеп киттек шул. Залда җыелган тамашачылар арасында әлеге танылган шәхеснең бөеклеген бу бәйрәм кичәсендә генә ачканнар да бар. Дөресен әйтергә кирәк, хәтта татар әдипләре арасында да Абдулла Алишны кыска гына иҗади эшчәнлеген язучы буларак түгел, ә ниндидер бер сугышчы буларак кына кабул итүчеләр шактый. Нишләтәсең, тар күңеллелектән һаман да аранып җитә алмый интегәбез шул әле.

 

– Абдулла Алиш исеме безгә Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Хәйретдин Мөҗәй кебек үк кадерле, – диде Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов. – Ул – татар әдәбиятына зур өлеш керткән әдип. Бигрәк тә аның балалар прозасы өчен иҗат иткән әсәрләре яшь каләм ияләренә үзләренең иҗатын чарлауда зур мәктәп булып тора. Каһарман сугышчы белән каһарман язучының аермасы нәрсәдә дисәгез? Сугышчы фашизмга мылтык белән генә көрәшсә, ә әдип шуның өстенә каләме белән дә дошманга ут ача.

 

Әлбәттә, Абдулла Алиш, Муса Җәлил әсәрләре  әдәбиятыбызга, укучыларыбызга урау юллар аша килеп ирешә. “Сатлыкҗан” тамгасы аларга үлгәннән соң да тынгылык бирми. Тоткынлыкта язган шигырьләр туган җиргә әйләнеп кайтканнан соң гына аларны таный, зурлый башлыйлар. Әмма соңгы вакытта җәлилчеләрнең батырлыгын тагын шик астына куя башладылар. Имеш, Муса Җәлил көрәштәшләре белән Германиядә тоткынлык вакытта “җәнәттә” яшәп ятканнар. Сәхнәгә күтәрелгән Илфак Ибраһимов та бу хакта үзенең борчылуын белдерде.

 

Хафалану, әлбәттә,  урынлы. Башлары гильотинада киселгән җәлилчеләргә, туган ил иминлеге өчен көрәшүче каһарман шагыйрьләргә тел-теш тидерүчеләрнең фикере бөтенләй башка сыймый бит. Әгәр без татар дөньясыннан Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуйларны сызып ташлыйбыз икән, тиздән чират үзебезнең төрмәләрдә җәбер-золым күргән Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗев, Ибраһим Сәләховларга да җитәр, мөгаен.  Менә шуның белән татар  әдәбиятына нокта куярга да күп калмый инде.

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 11-12 | 23.01.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»