поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.08.2013 Спорт

Казанда суга сикерү буенча балалар махсус спорт мәктәбе ачылырга мөмкин

Казанда Спортның су төрләре сарае базасында суга сикерү буенча балалар махсус спорт мәктәбе ачылырга мөмкин. Аны ачу мөмкинлекләре һәм перспективалары турында сүз Казан мэры Илсур Метшинның Мәскәү шәһәренең Суга сикерү спорт федерациясе җитәкчелеге белән очрашуында барды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Очрашуда Суга сикерү спорт федерациясе президенты, танылган спортчы Глеб Гальперин, федерациянең беренче вице-президенты Абдувәли Усманов, Казанның физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев катнашты.

Илсур Метшин, 5 нче августта Спортның су төрләре сараенда FINA флагын каршылауда катнашкан өчен, барлык спортчыларга рәхмәт белдерде. Исегезгә төшерик, дөнья чемпионаты Казанда 2015 нче елда уза.

Очрашуда билгеләнгәнчә, бүгенгә Казан, спорт ярышларын иң югары дәрәҗәдә уздыру өчен, барлык кирәкле инфраструктурага ия.

Олимпия чемпионы Глеб Гальперин, суга сикерүчеләр һәм йөзүчеләр үзләрен уңайлы хис итсен өчен, Спортның су төрләре сарае барлык тиешле таләпләргә җавап бирә, диде. “Мин өч Олимпиадада булдым, бик күп дөнья чемпионатларын уздым. Сезнең сарай – иң яхшыларның берсе. Корылма искиткеч”, - диде спортчы.

Шәһәр башлыгы билгеләвенчә, Казанның спорт инфраструктурасы үсеше халык арасында спорт үсешенә һәм аны популярлаштыруга китерәчәк. “Барлык объектлар тренировкалар өчен яхшы база булыр, дип уйлыйм”, - дип үз фикерен белдерде И.Метшин.

Кунаклар Казанга суга сикерү буенча балалар махсус мәктәбен ачуда ярдәм итәргә әзер булуларын хәбәр иттеләр. “Бүгенгә Мәскәүнең Суга сикерү спорт федерациясендә якынча 1000 вәкил бар. Без профессиональ спортны актив рәвештә үстерәбез, шулай ук суга сикерү буенча һәвәскәрләр спорты юнәлеше бар”, - дип сөйләде Глеб Гальперин.

Шәһәрнең физкультура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев яңа сарайда спортның су төрләрен үстерү планнары турында хәбәр итте. “Без әлеге мәсьәләләр турында Суга сикерү спорт федерациясе вәкилләре белән дә сөйләштек. нәтиҗәдә бер фикергә килдек: билгеле бер юнәлеш бирү һәм билгеле бер дәрәҗәгә омтылу өчен, нәкъ менә суга сикерү буенча балалар махсус спорт мәктәбен ачарга кирәк”, - диде И.Фәхриев.

А.Усманов сүзләренчә, суга сикерү кебек спорт төренең профессиональ нигезен үстерүдә белемле тренерларның булмавы иң зур проблема. Ләкин ул билгеләп үткәнчә, күп кенә спортчылар “билгеле бер шартлар булдырганда”, чемпионнарның яңа буынын үстерергә әзер.

“Бүген Казанда дөнья дәрәҗәсендәге спорт инфраструктурасы булдырылган, һәм без, һичшиксез, мондый рангтагы тренерлар белән кызыксынабыз”, - диде мэр һәм шәһәр хакимияте ягыннан максималь ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.

Шәһәр башлыгы спорт комитетына тренерларның кандидатураларын карарга кушты. “Мин тәкъдимнәр көтәм. Безгә супер тренерлар кирәк. Яхшы спортчы кайвакыт сәләтле тренер була алмый. Безгә башыннан ук барысын да оештыра алырлык эшли торган кеше кирәк”, - диде Илсур Метшин.

bookmakersrating.ru


---
Татар-информ
№ --- | 15.08.2013
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»