поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.08.2013 Язмыш

“Әни” кем дә “мама” кем?

Ышанам: мондый язмышлылар әйләнә-тирәбездә шактыйдыр. Тормыш бит үтә катлаулы. Һәркемнең үз сукмагы, сикәлтәле-сиртмәле үз юлы... Хәтта бер гаиләдә үскән ике балада да ике төрле балачак, ике төрле язмыш булырга мөмкин. Зәлия һәм Рөстәмдәге кебек (исемнәр үзгәртелде).

Әти-әнине сайлап алып булмый, диләр. Юк, бала сөймәс, алардан баш тарткан әти-әни балалары түгел алар. Дөньяга килүләре дә очраклы түгел, теләп, көтеп алынган балалар, уртак мәхәббәт җимешләре диюем. Тик арада әлеге мәхәббәтне челпәрәмә китерүче аракы зәхмәте булмаса, бәлки алар бербөтен булып бүгенгәчә сөенеп, сөелеп яшәгән булырлар иде дә...

Дуслашып йөргәндә үк “салгаларга” яратса да, егетен бик ярата шул Наилә. Бөтен дөнья каршы чыкса да, әнә шул яшьлек хисе күзләрен томалый. Тик кызы Зәлиягә ике яшь тулганда инде сабырлыгы төкәнә – әти-әнисе йортына кайта. Янәшәдә генә яшәүче ире биредә дә тынычлыкта калдырмый үзен. Аек баштан да, лаякыл исерек килеш тә килеп, әле елап, гафу үтенеп, әле тавыш-гауга чыгарып, бу йорттагылар өчен чишеп булмастай төенгә әйләнә. Әле бит Наиләнең йөрәк түрендә, тапталган булса да, хисләр дә үлеп бетмәгән була шул. Бу исә аның тормышын тагын да газаплыга әйләндерә. Бөтенесенә чик куярга, ирен бөтенләйгә онытырга теләп, башка шәһәргә күченергә карар кыла ул, ә Зәлияне вакытлыча әби-бабасы янында калдырырга була. Тик вакытлыча дигәнең генә гомерлеккә әйләнә: язмышларның кайсы якка борыласын беребез дә белми шул. Инде яңа урында тормышы бераз көйләнде, кызын үз янына алдырам дигәндә генә, әтисе вафат була. Әнисен авыр вакытта ялгыз калдырасы килми Наиләнең. Сабыеның инде үзенә “мама”, ә әбисенә “әни” дип дәшә башлавын да, үтәр әле, минем янга күчеп килгәч, барысы да үз урынына утырыр, дип уйлый. Тик...

Бер чорда айныган кебек булган әти кешенең мең дә беренче тәүбәсенә ышана Наилә. Үз янына күчеп килергә, тормышларын кабат өр-яңадан башларга ризалык бирә. Башта барысы да әйбәт кенә бара. Әмма әти кешенең сабырлыгы бер елга гына җитә. Уллары Рөстәм дөньяга аваз салганнан соң барысы да кабат элекке эзенә төшә. Тагын өч елдан инде бу юлы юллар мәңгелеккә аерылыша.

Юк, бу еллар эчендә Зәлиясен онытмый да, ташламый да Наилә. Кайткан саен: “Бу юлы инде алып китәм”, – дип кайтса да, әнисе белән кызы арасындагы җылылык, якынлык аны тыелырга мәҗбүр итә. “Әнинең яшәү мәгънәсе бит Зәлиям, аны ничек бу бәхеттән мәхрүм итим. Мин бит ялгыз түгел, Зәлияне алып китсәм, әни бөтенләй ялгыз калып, төшенкелеккә бирелер, ә безнең белән китәргә ул мәңге дә риза булмаячак”, – дип уйлана ул (ә соңрак, инде ире белән аерылышкач, монда күчеп кайтса, айныр исәбе булмаган иренең тагын элеккечә үк барысының тынычлыгын бозудан курка). Кызы өчен “мама” булып кына, икенче планда калырга да риза булырга туры килә Наиләгә. Чөнки күреп, сизеп тора: Зәлиясе аны да бик-бик ярата, сагынып көтеп тора. Тик “әнисе”нә булган мәхәббәте бөтенләй башкача, ул тагын да көчлерәк, җылырак, назлырак. Алар инде ничектер икесе бер җан кебек, бер-берсен ярты сүздән аңлый, серләре дә, сүзләре дә уртак. Бу бөтенлекне җимерүнең кирәге дә, файдасы да юклыкны аңлаган Наилә үзе өчен бик-бик тә якын ике кешесенең йөрәгенә яңа яра ясамас өчен барысын да ничек бар, шулай калдырырга ният итә. Ике шәһәр арасын мөмкин булганча “якынайтып”, кайтуларын гына ешайта. Улы өчен – “әни”, кызы өчен “мама” булып яшәвен дәвам итә. Юкса икесе дә бер үк мәгънәдәге, ике телдәге сүз генә кебек. Мөгаен, тирә-юньдәгеләр өчен бу чынбарлыкта да шулайдыр. Тик Наилә белән Зәлия өчен генә түгел. Алар арасында аерма, ай-һай, күп шул. Ана йөрәге дә, инде буй җитеп килүче бала йөрәге дә сизә аны. Бөтен тәмен-татын белеп, үзәктән үткәреп сизә... Бер-берсеннән яшереп, сиздерми генә сизә...


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.08.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»