поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.07.2013 Мәдәният

«Урда» кинофильмы һәм тарихи чынбарлык

Узган елның сентябрь аенда Россия киноэкраннарына «Урда» нәфис фильмы чыкты. Вакыйгалар Алтын Урдада барган әлеге фильмның режиссёры – Андрей Прошкин, сценаристы – Юрий Арабов, продюсеры – «Православие энциклопедиясе» кинотелекомпаниясе. Ә төп рольләрне исә Максим Суханов (митрополит Алексий), Андрей Панин (Тәнибәк хан), татар актрисасы Роза Хәйруллина (Тайдула) һәм якут актёрлары Алексей Егоров (Бадакюль), Федот Львов (Тимер) һәм Иннокентий Дакаяров (Җанибәк хан) һ.б. башкара.

Фильм һәм аның иҗат төркеме төрле фестивальләрдә зур уңышлар яулый. Әйтик, 2012 елда узган 34 нче Мәскәү халыкара кинофестивалендә әлеге фильмның режиссёры А.Прошкин иң яхшы режиссёрлык эше, ә Р.Хәйруллина хатын-кыз ролен яхшы башкарганы өчен «Көмеш Георгий» призына лаек булды.

Фильм зур бәхәсләр уятты, әмма аңа тиешле дәрәҗәдә фәнни анализ ясалмады, тарихи яктан дөреслеге чыганакларга нигезләнеп тикшерелмәде. Без, шушы бушлыкны тутырыр өчен, игътибарыгызга казах галиме Жаксылык Сабитовның «Урда» кинофиольмы турындагы мәкаләсен тәкъдим итәбез. Мәкаләне укыр алдыннан, фильмны карау мәслихәт.

P.S. 12 июньдә «Урда» фильмы Россия Конституциясе көне уңаеннан телеви­дение­дән күрсәтелде.

Редакция


Тарихны белүчеләр ике төркемгә бүленә: профессиональ тарихчылар һәм калган халык. Гыйльми монографияләрне бик аз кеше укый. Төп асылында фәнни дәлилләр, рациональлеккә корылган фикер йөртү һәм вакыйгаларны коры чыганаклар нигезендә яктырткан фәнни стиль коммерция белән бәйле проектларны рухландырмый. Гаммәви мәдәнияттә, гадәттә, тарих ниндидер мифлар, стереотиплар, комикслар рәвешендә күзаллана һәм шунысын әйтергә кирәк: еш кына тарих сәясәтчеләрнең кулында коралга әйләнә. Мондый очракларда тарихны өйрәнүнең максаты хакыйкатьне эзләү түгел, ә халыкны мифлаштырылган шәхес яки вакыйгалар тирәсенә берләштерүгә юнәлтелгән мәгълүмати бэкграунд (фон, кыр) формалаштыру була.

Мондый алымнар Россия тарихында «татар-монгол изүе» хакындагы мифта аеруча ачык күренә һәм бу «изү» ике йөкләмәдә чагыла.

1. Хан казнасына салым түләү. Бу налогның күләме зур суммада булмый. Монда шунысын да истә тотарга кирәк: рус кенәзләре еш кына салымның зур өлешен үзләре өчен җыйганнар һәм бер өлешен генә хан казнасына биргәннәр. Хәзерге вакытта Россиянең үзендә дә халык һәм төрле оешмалар түли торган салым күләме шактый зур, әмма беркем дә моны «изү» дип атамый.

2. Ханнар оештырган хәрби кампанияләрдә даими рәвештә катнашу. Бу бурыч бик сирәк үтәлгән. Мисал өчен 1278 елда рус гаскәриләрен аланнарга һөҗүмдә файдалануны китерергә мөмкин. Моны шулай ук Тох­тогу хан армиясе сафларында рус гаскәриләре һәм Кытайда рус полклары булу да дәлилли.

«Урда» нәфис кинофильмы – рус-урда мөнәсәбәтләре турында тагын бер миф тудыру омтылышы. Фәнни күзлектән бәя биргәндә, фильмда шактый күп ялган һәм хаталарны күрергә була. Сәнгати яктан караганда, Урданы һәм митрополит Алексийны тамашычыга ачык аңларга ярдәм иткән кайбер элементларны санап китәргә мөмкин.

Иң әүвәл фильм авторларының тарихны тупас бозуга китергән хаталарын барлыйк.

1. Ханбикә Тайдуланың митрополит Алексий ярдәме белән күзләрен уңышлы дәвалавы бары тик рус елъязмаларында гына чагылыш тапкан һәм бүгенге кайбер галимнәр моны Алексийның Урдага килүе өчен «ясалма сылтау» булган дип саный. Тайдула аны улы Җанибәкне дәвалау өчен файдаланырга теләгән [1].

2. Җанибәк ханның һәм Тайду­ланың характерларын һәм шәхси сыйфатларын яктыртудагы ялган. Рус елъязмаларында Җанибәк еш кына «шәфкатьле хан» дип атала. Ул хакимлек иткән чорда рус кенәзлекләренә бернинди дә канкойгыч һөҗүмнәр оештырылмаган [2]. Ә Тайдуланың үзен рус елъязмачылары «рус чиркәвен яклаучы» дип атый [3]. Фильмда тудырылган образлар тарихи чыганакларда тасвирланган реаль прототипларыннан кис­кен аерыла. Мисал өчен Тәнибәкнең үлемен искә төшерик. Дөрестән дә, Җанибәкнең ир туганы үлеменә катнашы була, әмма фильмда күрсәтелгән рәвештә түгел. Мөгаен, Тәнибәкне, Монгол империясендә танылган шәхесләрне үтерүнең традицион алымы буенча (хан нәселеннән булган дәрәҗәле кешеләрне, далага чыгарып, умыртка сөяген сындырып, йөзен күккә, Тәңрегә каратып үтерү ысулы), кан коймыйча һәм Җанибәкнең шәхси катнашыннан башка үтергәннәр. Моның киресен раслау Хрущёвның Берияне буып үтерүе турында сюжет төшерү кебек булыр иде. Бу ике очрак та тарихи чынбарлыктан шактый ерак. Фильмда Тайдуланың яраннарын тасвирлау да хакыйкатькә бөтенләй туры килми. Гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута Тайдула янында булуын шактый матур төсмерләр белән тасвирлаган [4]. Ни өчен авторларның фильмда шушы тарихи фактларны файдаланмаулары аңлашылмый. Биредә шунысын әйтү урынлы: чыганак нигезендә иҗат итү авторның төп идеясен – Урданы негатив, ә митрополит Алексийны уңай тасвирлау омтылышын җимерер иде.

3. Хронологик төгәлсезлекләрне атап китү сорала. Билгеле булганча, Тәнибәк 1341-1342 елларда һәлак була, ә Алексий Тайдула янына 1357 елда бара. 15 ел эчендә фильмда Җанибәкнең үзе дә, аның әнисенең дә, Рим Папасы илчеләренең дә (15 ел буе Сарай шәһәреннән чыгып китә алмаучы) йөз-кыяфәтләре үзгәрмәве шактый сәер күренә. Шунысын да әйтергә кирәк: фильмда күрсәтелгәнчә, 1357 елда Алексий Җанибәк белән очрашмаган. 1357 елның 22 июнендә Җанибәк үтерелә, ә Алексий Мәскәүдән Урдага таба 1357 елның 18 августында чыгып китә. Аның Урдага кайчан барып җитүе билгеле түгел. Тарихчы А.П.Григорьев хисаплаулары буенча, бу вакыйга 1357 елның октябреннән дә иртә була алмый, чөнки Мәскәүдән Урда башкаласы Сарайга бер ай чамасы барганнар. 21 ноябрьдә Алексий Бирдебәк ханнан ярлык ала [5]. Ягъни фильмда Җанибәк һәм Алексийның мөнәсәбәтләренә бәйле 1357 елдагы барлык вакыйгалар тарихи чынбарлыкка туры килми, ялган булып чыга.

4. Тәнибәк һәм Рим Папасы илчеләре турында берничә сүз. Мәгълүм ки, чыганакларда Маҗарстаннан чыккан францискале Илия 1337 елдан Папа Бенедикт ХII нең Сарайда һәм Үзбәк ханның Авиньонда вәкиле буларак искә алына, Тәнибәкнең шәхси киңәшчесе итеп билгеләнүе дә әйтелә [6]. Шулай итеп, Рим Папасының илчеләр җибәрүе турындагы сюжет та чынбарлыктан ерак тора, чөнки аның Сарайда даими вәкиле булган һәм бу вәкил бер үк вакытта Тәнибәкнең шәхси киңәшчесе вазифасын да башкарган.

5. Митрополит Алексий образы. Фильмда дөньяви мәшәкатьләрдән читтә торучы, Урдага бары тик кенәз Иванның үтенече белән генә килгән кеше сурәтләнә. Чынбарлыкта Алексийны яхшы сәясәтче дип атарга мөмкин. Ул, Урдага берничә тапкыр барып, Җанибәк, Тайдула һәм Бирдебәк [7], Габдулладан [8] үзенә һәм Мәскәү кенәзләренә ярлык, шулай ук Константинопольгә барыр өчен саклау грамоталары ала. Еш кына ул кирәкле грамоталарны ханнан һәм аның якыннарыннан бүләк рәвешендә ришвәт биреп тә ала [9]. 1354 һәм 1356 елларда Алексий Константинопольгә бара, анда үзенең оппонентлары Киев митрополиты Романга һәм Новгород архиепископы Моисейга каршы актив сәяси көрәш оештыра [10]. Шулай итеп, тарихи чыганакларда Алексий, фильмда күрсәтелгәнчә, һич кенә дә «әүлия картлач»ка түгел, ә актив, акыллы сәясәтче буларак тасвирлана.

6. Митрополит өстәленә бәрәңге куелу, гомумән, мантыйкка сыймый. Мәгълүм ки, бәрәңге күп гасырлар соңрак, бары тик Пётр I идарәсе чорында (1682-1725 еллар) гына Россиягә китерелә.

Күзгә бәреп торган тарихи төгәлсезлекләрне атаганнан соң, тамашачы аңына көчле тәэсир итүгә юнәлдерелгән сәнгати алымнарны да атап үтү зарур.

1. Дошманлык тудыру. Теләсә кайсы фильмда баш герой һәм аның дошманын күрергә мөмкин. Гадәттә, баш геройга яхшы сыйфатлар хас, шул ук вакытта фильмдагы начар егетләр барлык гөнаһларның һәм җитешсезлекләрнең тупланма образын тудыра. «Урда» фильмында яхшы герой булып, һичшиксез, Алексий тора, ә начар егетләр – урдалылар. Төп геройларның яхшы якларын, ә начар егетләрнең начарлыкларын калку итеп сурәтләр өчен, картина авторлары кулланган кайбер чараларны санап үтик.

1.1 Ханның ир туганын үтерүе һәм баш геройның әүлиялеге. Җанибәк ир туганын үтерүче буларак сурәтләнә, ә Алексий юлдан язган Фёдор өчен җанын бирергә әзер. Шуның өстенә инцестка (якын кардәшләрнең җенси мөнәсәбәткә керүе, никахлашуы) турыдан-туры ишарә (Җанибәкнең: «Син минем анам булмасаң, мин сиңа өйләнер идем», – дигән репликасы) Җанибәкне уңай яктан тасвирламый. Шушындый контрастлар тудыру психологик йогынты ясауның гадәти алымы булып тора. Ике капма-каршы мисал тамашачыга баш геройның һәм явыз җанның кемнәр икәнлеген һич тә ялгышмый билгеләргә ярдәм итә. Моннан тыш сценарий авторы, Алексий артыннан җибәрелгән Тимердән Җанибәкнең халкы аңа нинди мөнәсәбәттә булуы турында әйттерә. Тимер «Җанибәкнең эчәгеләрен үзенең кылычына урау» турында хыяллана.

1.2 Күчмәннәрнең сәбәпсез кырыслыклары Тайдуланың үз бармагын кисүе, Җанибәкнең сере ачылган фокусчыны кыйнап һәлак итүе һәм анасының күзен дәвалый алмаган шаманны үтерүе кебек мисаллар аша тасвирлана. Шулай ук Җанибәкнең «Алексийны газаплар» өчен һәрбер өченче рус кешесен үтерергә боеруы да сәбәпсез ерткычлык буларак бәяләнергә лаек.

1.3 Урдалыларда әдәп-әхлак нормалары булмау һәм кыргыйлык. «Телисеңме, без тагын кеше итен ашыйбыз?» (Тайдула репликасы), «Кыргый халык, акылсыз» (Җанибәкнең шаманны үтергәннән соң әйткән репликасы) фразалары моңа дәлил. Урда җайдакларының чиркәүдә кылган гамәлләре һәм Җанибәкнең тере бәрәнне тешләве, әфлисунны кабыгы белән итләч җиреннән суырып алуы урдалыларның ни дәрәҗәдә кыргый булганлыкларын күрсәтә. Фильмда хәтта каннибализмга кадәр барып җитәләр. Тагын бер мисал – Тәнибәкнең кулыннан кешеләрне ашатуы, ә аннары майлы кулын шуларның башларына сөртүе. Бу исемлеккә тирес белән бәйле берничә эпизодны да өстәргә мөмкин. Мәсәлән, Тайдула атта җилдереп үткәннән соң (тарихи чыганаклар буенча, хан хатыннары ат арбасына утырып йөргәннәр), төшеп калган ат тизәге өчен урдалыларның сугышуы һәм чи дөя тизәге белән Тайдуланы дәваларга тырышу. Ханның тирмәсенә, мүкәләп, бусагага башны тидерми керү ысулы урдалыларның Рим Папасы илчеләрен ни дәрәҗәдә мыскыл итәргә яратуларын күрсәтүгә юнәлдерелгән.

1.4 Исерек урдалылар белән бәйле эпизод. Аларның берсе исергәннән соң, ат канын эчәргә китә, ә Алексий, киресенчә, исерткеч эчемлекләр эчми һәм үзенең догалары белән атларның кан агуын туктата. Бу эпизод тагын бер мәртәбә Алексийның изгелеге һәм урдалыларның кыргыйлыгына яңа төсмерләр өсти.

1.5 Хан илчеләре белән Иван кенәзнең арасындагы әңгәмә. Бу күренештә Иван ханның илчеләре белән тупас сөйләшә (ә илчеләр үзләре кенәзне куркыталар). Шунда ук илчеләр хан турында начар сүзләр сөйли башлый. Әлеге эпизод аша рус кенәзләре һәм Урда ханнары арасындагы мөнәсәбәтләрнең чынбарлыкка, гомумән, туры килмәве аңлашыла. Беренчедән, рус кенәзләре бу вакытта ханнар һәм аларның илчеләре белән үзләрен алай тотмаган. Мәсәлән, Иванның агасы Симеон Гордый, Г.В.Вернадский сүзләре белән әйтсәк, «башка рус кенәзләре белән мөнәсәбәттә горурлык күрсәткән, әмма ханнар каршында әтисе кебек үк кол булып кыланган һәм Урдага еш барган» [11].

1.6 Алексийның Мәскәүдән Урдага китү эпизоды. Фильмда бу эпизодка «православие динендәгеләр, хуш бул!» (Фёдор сүзе), «митрополия дәрәҗәсен алырга әзерлән» (кенәз Иван Алексийны исән кайтыр дип өметләнми һәм башка кешегә шулай ди), «чиркәү казнасын әзерлә, барысын да бирергә туры киләчәк» (кенәз Иван сүзе) кебек репликалар белән яңа мәгънә салына. Фильм сценариесе буенча, Алексий үлем «эзләп» Урдага, кыргый урдалылар янына бара. Әмма тарихи чыганаклардан без аның Урдага берничә тапкыр баруын һәм һәрвакытта да аннан исән-сау кайтуын беләбез. Моннан тыш 1354 һәм 1356 елларда Алексий Тайдуланың саклау грамотасы белән Алтын Урданың бар даласын гизеп чыга һәм, гадәттәгечә, исән кала.

1.7 Киемнәрнең һәм яшәү урыннарының бирелеше. Урдалыларның киемнәренә карап, ирексездән каршыда ниндидер йолкышлар һәм ерткычлар басып тора дигән фикергә киләсең. Фильмда хан, аның яраннары, илчеләре чабаннар (көтүчеләр) һәм гади күчмәннәр кебек киенгән. Ә менә Мәскәү кенәзлеге вәкилләренең киемнәре шактый зәвыклы. Бу кагыйдә Алтын Урда башкаласы булган Сарай шәһәре архитектурасын бирүдә дә чагылыш таба. Күрәсең, фильмның сәнгать җитәкчеләре Сарай сүзенең русча мәгънәсен (терлек өчен абзар) күз алдында тотып фикерләгәннәр һәм Сарай шәһәрен Үзбәк ханның алтын чатырыдай тасвирлаган [12] тарихи чыганакларны белмиләрдер. Сарай шәһәре, гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута сүзләре белән әйткәндә, «гаҗәеп зур һәм иң матур шәһәрләрнең берсе» булган [13].

2. Фильмда Алексий өч төрле сынау уза: 1) ут белән сынау; 2) матди байлыклар белән сынау – аңа 15тән 45 яшькәчә җарияләр, чибәр, гыйффәтле кызлар, алтын, шәраб, бәрән һәм ат ите тәкъдим ителә, азактан кашлы йөзек бирәләр, әмма ул аларны алмый; 3) авырлыклар белән сынау. Нәтиҗәдә, Алексий, барлык сынауларны да уңышлы үтеп, тамашачылар алдында әүлия буларак бәяләнә башлый. Әмма бу өч сынау да тарихи чынбарлыкка туры килми, алар бары тик фильм төшерүчеләрнең фантазиясе.

3. Фильмга исем кую да тирән мәгънәгә ия. «Урда» сүзе киң мәгънәдә «күп сандагы кешеләр тупланмасын» аңлата. Бу очракта «Алтын Урда» исеме (Җучи Олысының рус историографиясендә киң кулланылган атамасы) тамашачыларда башкача тәэсир формалаштыра алыр иде.

Югарыда саналган мисаллар, китерелгән эпизодлар тамашачыда урдалылар кеше булмаган, аларның барлык гамәлләре шулкадәр кыргый һәм кешелексез булган дигән фикер тудыра. Баш герой кыргыйларның мәкерлекләреннән газапланучы корбан буларак кабул ителә.

Нәтиҗәдә, без, фәнни күзлектән караганда, бу фильмдагы тарихи вакыйгаларның абсолют дәрәҗәдә дөреслеккә туры килмәвен, митрополит Алексийның «әүлиялыгын» һәм урдалыларның «кыргыйлыгын» сурәтләүгә юнәлдерелгән фантазия генә булуын күрәбез. Сәнгати яктан караганда, бу фильмны изге митрополит Алексий турында тагын бер миф тудыруга ният һәм урдалыларның кыргыйлыгы, «монгол-татар изүе» турында киң таралган мифны раслауга омтылыш буларак кабул итәбез.

Чыганаклар

1. Почекаев Р.Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. – СПб.: Евразия, 2010. – С.119; Григорьев А.П. Сборник ханских ярлыков русским митрополитам. – СПб.: Издательство Санкт-Петербургского университета, 2004. – С.87.
2. Почекаев Р.Ю. Күрсәтелгән хезмәт. – С.112.
3. Почекаев Р.Ю. Күрсәтелгән хезмәт. – С.113.
4. История Казахстана в арабских источниках. – Т.1. – Алматы: Дайк-Пресс, 2005. – С.219-221.
5. Григорьев А.П. Күрсәтелгән хезмәт. – С.87-88.
6. Хаутала Р. Исламизация татар, согласно латинским источникам конца XIII – 1-ой половины XIV века // Ислам и Власть в Золотой Орде. – Казань, 2012. – С.48.
7. Григорьев А.П. Күрсәтелгән хезмәт. – С.67-115.
8. Григорьев А.П. Күрсәтелгән хезмәт. – С.155.
9. Григорьев А.П. Күрсәтелгән хезмәт. – С.80.
10. Григорьев А.П. Күрсәтелгән хезмәт. – С.83-86.
11. Вернадский Г.В. «Монголы и Русь». – Тверь-Москва: ЛЕАН-АГРАФ, 1997. – С.212.
12. История Казахстана... Күрсәтелгән хезмәт. – С.217-218.
13. История Казахстана... Күрсәтелгән хезмәт. – С.231.

Жаксылык Сабитов,фәлсәфә фәннәре докторы,Евразия милли университетының политология кафедрасы доценты (Казахстан. Астана)

Русчадан Ленар Гобәйдуллин тәрҗемәсе 

1

2


Жаксылык САБИТОВ
Безнең мирас
№ 7 |
Безнең мирас печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»