• 25.10-27.01 16-я специализированная выставка «ДорТрансЭкспо». «Казанская ярмарка»
  • 02.11-04.11 Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов. Эксклюзив программа концертлары. УНИКС, 18:30
  • 03.11-04.11 Филюс Каһиров концерты. Казан. Филармония.
  • 14.11 Азат Абитов концерты. Казан, Филармония. 18.30
  • 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • Актаныш. Норка туны сатыла, размер 46-48, тун озын, капюшонлы, кара төстә, яхшы сыйфаттагы тун, бәясе килешү буенча. 89625707653
  • Әтнә районында сатыла: Кама Evro185/65 R15 шипованный көпчәкләр, литой дискалар бн 89518982100
  • Актаныш. Үгез ите сатыла (бер ал, бер арт ботка хуҗа кирәк) 22 октябрьдә үгез суела. 89375757095
  • Арчада йорт сатыла. Кирпич 120 кв.м. Барлык шартлар да бар. Газ мунчасы өйдән керәсе. Сарай ,гараж. Бакчада бар да үскән. 2800000.тел 89656083354
  • Казаннын Ад.Кутуй урамында 18,4кв.м.,5/5 гостинка сатыла.89272469637
  • Пр.Победы тукталышы. Ике булмәле фатирның бер булмәсенә эшли торган, начар гадәтләре булмаган татар кызы эзлим. 89631201352
  • Казан Габишева 17. Бер булмәле квартира озак вакытка бирелә. 14 000+ счетчик. 89178984454
  • Казан Минская 12. Бер бүлмәле фатир сатыла. Ашан, Мегастрой каршында. Бөтен җиһазлары белән. 37 кв метр. 89370093474
  • В продаже самцы кроликов бройлеров для выращивания на мясо. Вес 7-8 кг, цена 1000р. Возможна доставка 89377786691 (вацап) Актаныш. Ферма
  • Казан Глушко 20а бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә. 20 000 +счетчик 8 927 4059202

 

 

 

 
Архив
 
Отели Киева подол
Роскошный отель в самом сердце Киева. Спецпредложения онлайн
hotels.tickets.ua

               

18.07.2013 Мәгариф

Ә син мәктәбеңә ярдәм иттеңме?

Соңгы бер ай эчендә югары урыннарда эшләүче җитәкче яки эшмәкәрләрнең кайчандыр үзләре укыган мәктәпләргә матди ярдәм күрсәтү очраклары күбәеп китте. Яхшы гамәл, сүз дә юк. Шул ук вакытта башка икенче төрле уй да килми калмый: Президент Рөстәм Миңнеханов «Мәктәбеңә ярдәм ит!» акциясе идеясен тәкъдим итмәгән булса, үзләре белеп ярдәм күрсәтүчеләрнең исемлеге шулай ук озын булыр идеме икән?

Акциянең максаты изге – мәктәпләрнең хәлен яхшырту. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтмешли, дәүләтнең акчасы бөтен нәрсәгә дә җитеп бетми. Табышлы, акчалы урында эшләүче кешеләрнең дә ярдәме кирәк. Дөрес, белем бирү йортларына төрлечә булышучылар моңарчы да бар иде. Тик аларның игелегеннән бөтен республика хәбәрдар булмады. Ә акция кысаларында эш итүчеләрнең исемлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында эленгән, «ярдәм күрсәткән» мизгелләрен телевидение дә эләктереп ала. «Мәктәбеңә ярдәм ит!» проекты мәңгелек булмас. Төгәлрәк әйткәндә, бу елның 1 сентябрендә үк йомгак ясалачак аңа. Президент фатиха бирмәсә, акция кулдан җитәкләп йөртмәсә, уку йортларына матди файда китерүчеләр калырмы икән?

Чара ике куянның койрыгын тоту өчен уйлап чыгарылган. Мәктәпкә дә ярдәм була, эшмәкәр дә «изге зат»лар рәтенә керә. Тик бөтенләй башкача уйлаучылар да бар икән. Мәсәлән, «Дорогой дом» күчемсез милек агентлыгы директоры Александр Шамов. «Кайчандыр үзем белем алган мәктәпкә ярдәм итәргә җыенмыйм. Мин укуны тәмамлаганга 20 елдан артык вакыт узды, ул гомер эчендә берничә директор алышынды. Ни өчен мин шәхси милкем булмаган җиргә акчамны бирергә тиеш? Нәрсә, хәзер үзем йөргән балалар бакчасына яки поликлиникага да ярдәм күрсәтиммени?» – ди эшмәкәр. Менә шундыйлар да бар. Ирешкән уңышларымда мәктәбемнең, укытучыларның да өлеше зур бит, дип, арттан эткәнне көтмичә, үз теләге белән ярдәм итүче химаячеләр дә җитәрлек, шөкер.

Акция кысаларында республикада 36 миллион сумга якын акча җыелган инде. Зур-зур урыннарда эшләүче укучылары булса да, бер дә ярдәм күрмәгән мәктәпләр дә бар әле. Әтнә районының Комыргуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбе, мәсәлән, шундыйлар рәтенә керә. «Вак-төяк ярдәмнәр була, әлбәттә. Тик авыз тутырып сөйләрлек очраклар юк. Шул җирле хуҗалык булыша инде бераз», – диләр белем бирү йортында. Тәтеш районы Бакырчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең уку-укыту эшләре буенча мөдире Фирая Сәлимҗанова да, сорауны ишеткәч: «Юк шул», – дип уфтанып куйды. «Безнең мәктәпкә Үтәмеш һәм Бакырчы авылларыннан килеп укыйлар. Үтәмешнекеләр авылларына булышлык күрсәтеп тора, яңа мәчет салдырдылар менә. Кызганыч, мәктәпне генә исләренә төшермиләр. Танылган театр һәм кино актеры Сергей Шәкүров (аның әтисе – Бакырчы авылыннан. – Авт.) та кайтып киткән иде, булышырмын, дип вәгъдәләр бирде дә, күренми әле», – ди Фирая апа.

Быел бер мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә катнашырга туры килде. Унберенчеләр белем бирү йортына истәлеккә үзенчәлекле бүләк ясады – «Тәкъдимнәр китабы». «Мәктәптә компьютерлар күбрәк булсын, спорт залы һәм ашханәнең диварлары яңартылсын, һәр сыйныф бүлмәсендә интерактив такта һәм мультимедияле проектор урнаштырылсын» ише теләк-тәкъдимнәрне кычкырып укыганда, мәктәп директоры: «Булсын, ник булмасын?!» – дип кабатлап баруы белән көлдергән иде. «Укып бетереп, зур кешеләр булгач, ул проекторларны иң беренче сездән сорыйсы булыр әле», – диюен дә укучылар елмаеп тыңлады. Ул көнне шаяру катыш әйтелгән сүзләрдә хаклык булуын да онытмасыннар иде. Күз яшьләре белән саубуллашкан икенче йортларын, директор әйтмешли, «зур кешеләр» булгач та исләренә төшерсеннәр, «өс»тән кушканны көтмичә, ярдәм дә итсеннәр иде алар! 

Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№81 (846909) / 28.07.2013 21:53:34

Әй,зеря Иркәгә үләнмәдем !!!!!!!!!!

№80 (846908) / 28.07.2013 21:40:04

Мәктәп - авылның киләчәге, мәктәп бетсә, авыл бетте дигән сүз. Мескен укытучылар үзләре хисапчы, үзләре буяучы, үзләре җыештыручы... Көтәрсең байлардан акча...

№79 (846186) / 22.07.2013 16:38:52

Иркә, Яшь хатыннар белән шунсыз гына була што ли??? Узган икән гомерләрең чын ир күрмичә. Или баштан ук, дару ашатып бозып бердеңме? Я булмаса, үзең, дару эчмичә, ирләрдә кызыксыну учтмаслык куркынычмы?

№78 (845998) / 20.07.2013 11:50:37

ни эчсәләрдә барыбер, белкалары башланган...

№77 (845985) / 20.07.2013 01:41:38

ни эчкән идегез

№76 (845981) / 20.07.2013 00:25:47

//Сап-сары идәннәр, ап-ак сәке, анда утырырга ап-ак киндер җәймә, колгада бердәнбер чиста сөлге эленеп тора иде.//
Нәкъ шулай, сөлгедән башкасы. Киндер җәймә идәндә дә. Сөлгеләр күп. кунаклар күп патаму шты))))))))))))

№75 (845980) / 20.07.2013 00:10:44

Бәлки яңа татарларныкы цивильныйдыр инде хәзер. Әмма алар элекеге хәерче, күреп үсмәгәч каян беләсең инде аны...

№74 (845979) / 20.07.2013 00:08:43

Оушен,)))
мин алачыкны да кертеп әйттем.Безнең мончада да шул 3х6 тирәсе булгандыр мөгаен, бүрәнәле өлеше. Безнең бик эссе була иде, ул пичне яхшы салуга да карый. Әнә Сорыны чакырырга иде))) ул яхшы мичләр сала беләм дип мактана иде.
Иң мөһиме, безнең әни хәзерге хатыннар кебек монча алачыгында иске сәләмәләр асрамый иде))) Сап-сары идәннәр, ап-ак сәке, анда утырырга ап-ак киндер җәймә, колгада бердәнбер чиста сөлге эленеп тора иде.

№73 (845978) / 20.07.2013 00:00:27

//5х7 ле монча// Иркә, зур була ул. Шәхси тәҗрибәдән чыгып әйтәм. Зур. Аңа мичне бик уйлап салырга кирәк булачак. Мин 3х7не салдым. Зур, зур...

№72 (845977) / 19.07.2013 23:30:47

Тыштан беренче карашка чибәр булып күоенеп ике сүз дәшкәч, тулы троглодит кына түгел, ә Ткаебыз әйтмешли, бер пумалабаш булуы ачыклана торган кайбер затлар турында татарның бер бөеге:
"Ал да бар да
Арт та бар,
К..т тә бар да,
Бот та бар.
И для полного комплекта
Бот төбендә
Бет тә бар"
Басмаларда "Тузган чәчтә бет тә бар" дип язалар кайберәүләр.

№71 (845976) / 19.07.2013 23:26:01

Админ анда берэуне дэ кумый. Чөнки без рейтинг күтәрәбез.
Мин талашмыйм.

№70 (845975) / 19.07.2013 23:21:02

Иркә,"бет",борчэ,((((((( дигэн адэмнэр болар ботенесе тишектэн керде. Хэзер монда синен белэн талашалар.Тегендэ тишек.админы урып чыгарды ботенесен

№69 (845974) / 19.07.2013 23:16:55

Яна патрон белэн,эллэ нигэ бер иске мылтык та ата конечно. Но очко буламы юкмы,анысы икенче мэсьэлэ.

№68 (845971) / 19.07.2013 23:14:41

Яшь хатыннар белән шунсыз гына була што ли???
Әлбәттә, бет.

№67 (845969) / 19.07.2013 23:04:57

күп укыган ,күп белгән кызлар белән сиңа җиңел булыр дип уйлыйсыңмы?
Ул сиңа,баш өсте дип тормаячак,наданга салышып.

№66 (845967) / 19.07.2013 23:03:33

)))), миндә

№65 (845966) / 19.07.2013 23:00:11

Миңа акыллы кызлар ошый, күп укыган, күп белгән, һәрберсенә гашыйк шул чукынчыкларның.

№64 (845965) / 19.07.2013 22:59:14

күбрәк ашатсын иде әле. Виагра йөрәкне эштән чыгара диләр.

№63 (845964) / 19.07.2013 22:54:15

Яшь хатын дару ашата башласа,нишләр инде,эйеме Иркә!

№62 (845962) / 19.07.2013 22:52:26

Кара,синең Әптиккә кермәдеме ул алай-болай?

№61 (845961) / 19.07.2013 22:48:00

Дааа. Путин виагра белән таныш икән

№60 (845955) / 19.07.2013 22:30:25

карт, )))

мин бөрчә дөрес әйтә дип уйлыйм. Феромоннар феромоннар беренче)))

№59 (845953) / 19.07.2013 22:27:58

Мин алай дип әйтмәс идем(ис).ИРләрне хатын-кызның күзе кызыксындыра.Ирләр күз белән ярата,сүздән кача.

№58 (845946) / 19.07.2013 22:14:57

бөрчә, ))))

№57 (845942) / 19.07.2013 22:10:28

В принципе, ирләр Иркәдән качмыйлар, качу өчен аларның Иркә белән очрашулары шарт. В принципе Иркә инде күптәннән кристаллга әйләнгән. Ирләр подсозналеьно хатын - кызга ис буенча тартыла))))))))

№56 (845941) / 19.07.2013 22:07:54

КАртлач, ))))

с точностью наоборот))))Мин алардан качам))))

Син миңа средне статистический ир белән яшәүнең файдалы якларын ачып сал әле, бәлки качмый башлармын))))

№55 (845936) / 19.07.2013 21:59:39

Туктыйбыз !

МЕнә бу темага күчәсе иде:"ИРкә нигә ирсез яши". Чәпчи хатын түгелме икән ул ?.НИгә ирләр Икәдән качалар ?

№54 (845935) / 19.07.2013 21:59:08

Соры, тутыкмый торган тимер эшләнмәреннән тимер исе киләме???? Тимер исе тимернең окисьлашу продуктларыннан килә.Алар возгоняются.Алар берсе дә при обычных условиях тотрыклы әйберләр түгел.

№53 (845933) / 19.07.2013 21:54:05

По этой вероятности(вероятность) 06% булырга "мөмкиН".Бу только вероятность.По вероятности,встреча комос мусоров 1000 елга бер булырга мөмкин.

Ты чё.( В принципе испаряется дигән сүз существует теоретическая возможность дигән сүз.) ???????????

№52 (845932) / 19.07.2013 21:53:09

Әйдә туктатыйк бу теманы......... В принципе Иркә җүләр хатын түгел........ Калганы Иркә мантыйгы буенча)))))))))))))

№51 (845925) / 19.07.2013 21:43:08

В принципе испарячется дигән сүз испаряется дигән сүз түгел. В принципе испаряется дигән сүз существует теоретическая возможность дигән сүз.
Теория вероятностидагы кебек. Математик, картлач. 10 шар бар икән, теория вероятности 10 бер диме?? Әмма һәр шар 10га бер төшкәнне аңлатмый!!! 20 гә бер дә булырга мөмкин.

Теоретическая возможность та шулай, самр явление возмоңное.Она возможна, но практически его нет.

№50 (845921) / 19.07.2013 21:37:48

тимернең возгонкасының әһәмияте юк, но узен белмэгэнгэ, в принципе испаряется икэнен белучене, картның аңгыралыгына исем китеп утырганым бар дию, имеет значение!!!

№49 (845919) / 19.07.2013 21:36:47

Испоряется түгел.Исемә төшкәч язармын.

№48 (845918) / 19.07.2013 21:33:26

Чын татар))) хатын-кызлар теоретически гына))) практик яктан бер кыйммәте булмаган нәрсәләр белән шөгыльләнми.

Тимер чисто теоретически гына вогоняться итә ала. Практически юк.Әйтик тимер исе бар бит. Ул вакытта да тимер атомы исе түгел, тимер окислашу продуктлары исе килә.

№47 (845917) / 19.07.2013 21:33:24

Соры корт,тишектэ дусларын котэ узенне.

№46 (845914) / 19.07.2013 21:29:47

Бөрчә, ул в принципе испаряется. В обычных условиях возгоняется нафталин!!!В обычных условиях железо может возгоняться теоретически, раз не существуют приборы фиксирующие возгонку железа, значит практически она не существует. Т.е. технически это не имеет значения как явление.
температура һәм басым үзгәрткән очракта да техник һәм практик яктан бик кызыклы күренешләр күзәтелә. Ул вакытта да тимернең возгонкасының әһәмияте юк!!!

№45 (845912) / 19.07.2013 21:28:05

Соры корт, )))син Иркәнең хатын-кыз булуын онытып җибәрдең бугай,гәрчә ул күп нәрсәне аек акыл бн уйласа да(ирләр кебек).
Бәлки тимернең парга әйләнүе аңа эшендә дә тормышында да кирәкми торгандыр,ул укытучы түгел.Ну подумаешь,әйтеп аткан икән,теге кешенең тимер парга әйләнә дип әйтүен.

№44 (845908) / 19.07.2013 21:20:46

Шпаргалчиклар.

№43 (845906) / 19.07.2013 21:18:26

Иркә "спец" по критике.
Соры корт -мечтатель.Не осуществленная мечта ,хуже Татарина. Иркэ+Соры= ?????

№42 (845905) / 19.07.2013 21:16:12

Иркә ханым, сылтаманы әйбәтләп, тагы бер кат укып чык әле!
Испарение твердых тел

Когда говорят "вещество испаряется", то обычно подразумевают, что испаряется жидкость. Но твердые тела тоже могут испаряться. Иногда испарение твердых тел называют возгонкой.

Испаряющимся твердым телом является, например, нафталин. Нафталин плавится при 80°С, а испаряется при комнатной температуре. Именно это свойство нафталина и позволяет применять его для истребления моли.

Меховая шуба, засыпанная нафталином, пропитывается парами нафталина и создает атмосферу, которую моль не выносит. Всякое пахнущее твердое вещество возгоняется в значительной степени. Ведь запах создается молекулами, оторвавшимися от вещества и достигшими нашего носа. Однако более часты случаи, когда вещество возгоняется в незначительной степени, иногда в такой, которая не может быть обнаружена даже очень тщательными исследованиями. В принципе любое твердое вещество (именно любое, даже железо или медь) испаряется. Если мы не обнаруживаем возгонки, то это значит лишь, что плотность насыщающего пара очень незначительна.

Можно убедиться в том, что ряд веществ, имеющих острый запах при комнатной температуре, теряет его при низкой.

Плотность насыщенного пара, находящегося в равновесии с твердым телом, быстро растет с увеличением температуры. Это поведение мы проиллюстрировали кривой для льда, показанной на рис. 4.10. Правда, лед не пахнет...



Рис. 4.10

Существенно увеличить плотность насыщенного пара твердого тела в большинстве случаев нельзя по простой причине - вещество раньше расплавится.

Испаряется и лед. Это хорошо знают домашние хозяйки, которые в морозы вывешивают сушить мокрое белье" Вода сначала замерзает, а затем лед испаряется, и белье оказывается сухим.

№41 (845899) / 19.07.2013 21:02:02

Иркә

Игтибарлылык һәм тагы бер кат игтибарлылык кирәк. "но только НЕ ПРИ ОБЫЧНЫХ УСЛОВИЯХ" "плотность насыщающего пара очень незначительна". Ә тимергә килгәндә, аныкы шактый дәрәҗәдә значительный, этнең генә түгел, хәттә кеше борыны да тимер исен сизә ала... Ә ис, безнең борынга кергән, шул мәтдә атомнары нәтиҗәсе...
)))Күрүемчә, сезгә күрсәткән бүлеккә барып җитә алмагансыз әле, статьяның башындагы, үезегезне канәгәтләндергән фразаны күрүгә, туктап калгансыз.)))

№40 (845896) / 19.07.2013 20:50:03

Соры)))

Не правда ли - странное сочетание слов? Однако это вовсе не чепуха: и железный пар, и твердый воздух существуют в природе, но только НЕ ПРИ ОБЫЧНЫХ УСЛОВИЯХ.

№39 (845894) / 19.07.2013 20:41:51

Иркә
Укып чыгыгыз, популяр формада язылган. "Испарение твердых тел" бүлегеннән "Однако более часты случаи, когда вещество возгоняется в незначительной степени, иногда в такой, которая не может быть обнаружена даже очень тщательными исследованиями. В принципе любое твердое вещество (именно любое, даже железо или медь) испаряется. Если мы не обнаруживаем возгонки, то это значит лишь, что плотность насыщающего пара очень незначительна." дигән фразага игтибар итегез.
http://www.xliby.ru/fizika/fizika_dlja_vseh_molekuly/p6.php

№38 (845893) / 19.07.2013 20:37:28

СИн матур,син чибәр,шуңа күрә яратам.

№37 (845892) / 19.07.2013 20:34:16

СИн,син.

№36 (845890) / 19.07.2013 20:33:33

Ышнмасаң ышанма Иркә,ну ул сине теленнән дә төшермәде! Син юкта да!

№35 (845889) / 19.07.2013 20:33:31

№31))) мин бит синең белән генә сөйләшмим.

№34 (845888) / 19.07.2013 20:33:26

ИРкә+Соры миңа нападают,ПОМОГИТЕ ?

№33 (845887) / 19.07.2013 20:32:24

Белмим, бәлки апа очрыйдыр.Ул миңа бик охшаган.

№32 (845886) / 19.07.2013 20:31:11

Соры, при обычных условиях алмаз да, тимер дә парга әйләнми, ягъни атомнар очмый. Кристаллик решетка булганга.Ул шуңа решетка дип аталмый.

Картлач))))

син миңа вирт гашыйк булдыңмы соң???Бөтен җирдә мин күренәм. Казанда автобуска утырмаганга ярты ел була... Эшкә ике остановка.Шуның ике аен Казанда булмадым бөтенләй.

№31 (845884) / 19.07.2013 20:25:58

Син мечтать ткән хуҗалыгым бар минем,шуңа күрә бусын сатам.ПРичем монда картлач.

№30 (845882) / 19.07.2013 20:24:47

Блин,очрашты теге тройка, тагын базар тема буенча китмэячэк инде!

№29 (845880) / 19.07.2013 20:22:46

Мммм, Иркә, №25. Гафу итегез, ләкин, "при обычных условиях тимер дә испаряется" диюче дөрес бит. Тимер генә түгел, хәттә, атомнары бик нык яхшы бәйләнештә булган алмазның да, атомнары кристалл челтәрне ташлап чыга. Күпме күләмдә? монысы инде, башка сорау.

№28 (845877) / 19.07.2013 20:20:50

Иркә,үпкәләштән булмасын.СИнең язмаларыңны анализировать иткәннән соң шуны әйтәсем килә,син чәчерәп китүче авыл хатыны икәнсең.Тормышың мактарлык булмаганга күрә,ирләрдә үч ала торган гадәтең бар.Мин сине автобуста танып,читкәрәк китеп утырдым.Андый-мондый танышларым килеп чыкса,хатыны дип белмәсеннәр өчен.Бер-ике сүз алышып(синең белән),китү ягын карадым.Так что, язу стилеңне үзгәртергә кирәк дип уйлыйм.ВАкуумашта эшләүне,мин үземә түбәнчелек дип санадым гөмер буе.Яшермим,мин НИИ Автоматикада эшләдем.Курчатов НИИ сендә укып кайткач.5 легә укымадым,чөнки лыгырдарга яратмый идем.Безнең заманда 5-кә укучы булмады.Доктор-Наук безгә әйтә иде, Лабочевскийның геметриясен мин үземдә 7% ын гына беләм дип.Ә безгә,2 % җитә дия иде.
Син үзеңне җирдә икәнеңне онытып,һавада йөзмә инде Үскәнем

№27 (845875) / 19.07.2013 20:05:38

5х7 хозяйство кемгә кирәк соң ул Нагорныйдагы?? Нинди категория кешеләргә??? Син шуларны уйладыңмы??? Син бары үзеңнең непроизводительный хезмәтеңне генә исәпләгәнсең...

Минем мечта Казаннан 100 км тирәсендәге җирдә 10х10 йорт 10-15 соткалы җир белән. 5х7 ле монча.Минем 36 кв метрымның кайда икәнен әйттем.

№26 (845874) / 19.07.2013 20:00:45

ИРКӘГӘ, )))

ул коррупцион капитал бәясе. Сатуга чыгарганда синең ул җирнең бәясе күпме һәм төзелеш күпмегә төшкәне һәм кишкаңның кайда икәнлеге саналмый. Спросның, ягъни базардагы фатир сатып алырлык күпме акча йөргәнлеге белән бәяләнә...

№25 (845873) / 19.07.2013 19:56:17

Картлач)))) мехмат бетергән бер картның аңгыралыгына исем китеп утырганым бар минем. Син булмагансыңдыр шәт)))))НИИ вакууммашта эшләгән. Миңа тимер дә испаряется дип утыра)))) заметь, при обычных условиях.

Минем ялгызлык та шул үземнән акыллырак ирләрне очрата алмавымнан дидем))))Әлбәттә, кызлар белән генә укыгач, күп ир-ат халкы да күрдем дип әйтә алмыйм.Күргәннәреннән шул бары улымның атасы һәм улым.Туганнан туган ир туганым бар әле. Белеме 8 класс кына, әмма бик акыллы тоже.Күпчелек ир -ат кебек тузга язмаган сөйләми...

№24 (845872) / 19.07.2013 19:56:08

Иркә син капиталны нәрсә икэен белмисең икән.7 СОТЫЙ ҖИРнең казан уртасында күпе торганын исәплә.КАзанда буш җирләр бошем юк.Әминем ухоҗенный җәннәт оясы.Кызыл кирпечтән өй салып кара башта,эшли-эшли кишкаң асылынып төшәр.Ә минем капиталное хозейство,керәсеңдә утырасың,барсыда готово.МИн сиңа аңлатып тормыйм,чөнки син аңларлык дәрәҗәдәге кеше түгел.ИРләр эшен син аңламыйсың.Үткән көз Актаныштан полу заброшанный бакча алып кышлап чыктылар-яш парлар.Урман буе,асфалт,казан эче.СИңа мечтать итэргэ генэ кала,андый хозействоны иметь итэргэ.Хәзерге замандагы 1.5 млн акча,150 сум искечә. 7.5*3 РАЗМЕРЛЫ ВЕРАНДАГА ИКЕ КАМАЗ 40 КА ТАКТА КИРӘК,эле эшләтергә дә шуны бәясе-500 мең.

№23 (845871) / 19.07.2013 19:55:22

№18, 8 минут эчендә сезгә шәһәр үзәген китереп җиткерергә өлгермәбез дип куркам)))))))))))

№22 (845869) / 19.07.2013 19:48:05

125 ай, 10 ел кирәк.

№21 (845866) / 19.07.2013 19:29:08

Төзелештәге коррупцияне менә шушы күрсәтә инде..

Нагорный бистәсендәге 5х7 йортны 1,5 млнга кем ала алырга тиеш????

әйтик, 1 бүлмәле квартирны 12меңгә снимать итсәләр дә ( бүгенге төп зарплаталар 20 мең булган очракта) 1,5 ны каплау өчен 125 ел кирәк. Әлбәттә, снимать итү күпкә выгодно. Ә синең 5х7 йортың кем һәм нинди зарплаталар өчен???? 20 меңле зарплаталыга кирәкми. 20 меңнән соң бездә бик зур сикереш китә. Аларга синең 5х7 йортың, 3х3 мончаң ни пычагыма?....

№20 (845864) / 19.07.2013 19:20:28

Белмисең шуул, бар квартиралар.Танышлар Ново-Савинский районыннан Чуйковадан бер булмэле квартира 1,650 гэ алдылар.Авиастроительный районда бер булмэлене 1,8 гэ табарга була дилэр.

№19 (845863) / 19.07.2013 19:19:49

Картлач,

математика бездә ярты ел гына булды.Әйтә алмыйм, 5кә биргән идем. Института беренче имтиханнарның берсе.

№18 (845862) / 19.07.2013 19:17:48

8 минутта шәһәр үзәге кирәк

№17 (845861) / 19.07.2013 19:16:04

КАртлач, )))

мин КГМИ ның фармацевтика факультеты җимеше.


№15)))

нинди Зх3 монча??? Мин 5х7 мончада юынып үскән кеше. Нәрсәгә ул андый өй 1,5 ярымга....Нәпселәр зур....

Минем квартир алайса 10 млн торырга тиеш)))
Безнең йорттан 7 минутта урман, 2 минутта метро, 80 минутта шәһәр үзәге. Бөтен инфрастуктура өй янында.

№16 (845858) / 19.07.2013 18:40:26

КАзанда 1 кв.м квартира 65 0000 тора ,бар алып кара.Эле ремонтка 500 000 кирәк.Баштан үткән инде беләбез.

№15 (845857) / 19.07.2013 18:33:28

САтыш әле ИРКӘ ?, мин ана лучше Казаннын бер сэлэмэ районыннан квартира алам.Синен сэлэмэ бакчана 1,5 биргэнче.Бэясен тошер.

№14 (845855) / 19.07.2013 17:54:42

28.06.2013 Нагорныйда бакча. 7 сотый җир, кызыл кирпечтән 5х7 өй, зур мансарда, 3х7 веранда (бер башында 3х3 мунча), беренче этажда пич, җимеш агачлары күп, сетка койма, су һәм ут апрельдән ноябрьгә хәтле, артезиан казучыга тирәнлеге 18 метр, зур урман, юл бар. 1.5 млн. сум. 89377769803

№13 (845853) / 19.07.2013 17:45:20

Иркә син КХТИ җимеше бугай.АНда синең заманда, требованиеләр биик түбән иде кебек,шуңа күрә 4-5 -кә укыгансың дип уйлыйм.Минем заманда МЕХМАТ та 3 ле ала алсаң үзеңне Алланың кашка тәкәсе кебек сизә идек.

№12 (845852) / 19.07.2013 17:04:52

Әле беркөнне кызларны көлдердем.Перестройка заманында аптекаларда үз счетларын ача башладылар. Бездә дә үзебезнең счет, баланс. Главбух ике көн балансын чыгара алмыйча утыра икән... Миңа сөйләп бирде. Без Организация и экономикада 6 сәгать, ( 3 сәгатьлек ике семинар ) уздык ул баланс дигән нәрсәне.Балансын чыгарып биргән идем.

Ә менә Казан аренаны уйлап чыгарып, исәпләп бетергән кешеләргә шаккатып утырдым. Мин аны булдыра алмас идем....

№11 (845851) / 19.07.2013 16:57:02

Бөрчә)))

белмим))) син бик теләгәнсеңдер бишне)))) Миңа ничәле алуым пофиг булгач, куялар иде... Алтын медаль бирмәячәкләрен белә идем.Чөнки медаль бирер 3-4 кә укыган райком секретары кызын 9 класска отличница ясап куйдылар.9 класска урыс теленнән, 4 ле булды. Күпме тырышсам да, берәр техник хата кала иде)))) 10 класста 5ләр генә иде. Әмма мин медаль көтмәдем дә, йөрмәдем дә. Чөнки мин алтын мидәл өчен генә ясалган "белемле" кеше белән бер рәткә басырга тиеш идем.

Институтта үзем генә белгән казус булды. Минем нәтиҗәләр беркем, хәтта үзем дә планнаштырмаган кызыл дипломга килгән икән.Зачеткада бөтен госэкзаменнар 5 иде. Ведомстьта 4 барлыкка килгән иде.Аның сәбәбе шул, минем 4ләр саны кызыл дипломга җиткән икән.

Шунлыктан 5 куймадылар дип зарлана алмыйм. куйдылар))) Медаль, кызыл диплом аласыма ышанычым юк иде))) шунлыктан алары артыннан йөрмәдем. Аларны алыр өчен гади крестьян баласына 5 баш артык булырга кирәк, һәм мин үземдә андый көч сизми идем.

№10 (845785) / 19.07.2013 09:01:25

Бик дорес язгансыз.Бу формалашып килуче шэхесне юкка чыгару бит. Бик кызганыч.Э мондый примерлар исэпсез куп...

№9 (845783) / 19.07.2013 08:25:21

Анысы экият сойлэп утырмагыз инде.Берер укытучы халкы акча. Ул биргэнне генэ ала белэ.

№8 (845780) / 19.07.2013 07:03:21

Тотсыннар ярдәмемне учлап, ятарлар тынычлап! бүгенге ирешкән уңышлшрымда мәктәпнеңдә өлеше зурмы? Булыр, булмыйни. Ничек кенә "зур" әләүе. 5ле чыгармас өчен: "Башкаларга күчерткәнсең,"- дип 2ле чәпиләр иде. 2ле булуны сылтау итеп, 5ле урынына 4ле чыгардылар. Әлеге 4ле аттестаткада кереп кунаклады. "4" ле генә булсада, барыбер шул фән буенча укыдым, "4"легә (хорошо) диплом якладым. Укытучыларның күпчелек "любимчиклары" институтка керә алмыйча, педучилищега китте, хәзер безнең балаларны надан калдыралар.

№7 (845770) / 18.07.2013 22:46:53

Халык риза бит Р. Мэгариф министрылыгы да хокумэт сузенэ каршы чыкмый.
Шулай булгач экрен генэ тулэуле дэреслэргэ эзерлэнэ башларга да кирэк.

№6 (845769) / 18.07.2013 22:43:36

үз акчабызга буяулар сатып алып мәктәпне ремонтладык, шунсыз ял бирмәделәр дигән сүземә ничек ябырылганнар иде м.руда

№5 (845758) / 18.07.2013 20:02:26

Нинди уйлап карау ул? Зарплатанын фэлэн хэтлесе врач кесэсенэ,фэлэне - укытучыга,фэлэне - ремонтка.Ничек гомер итэргэ?

№4 (845757) / 18.07.2013 19:57:45

Үзләреннән артмый чөнки, байның байганнан байыйсы килеп тора, уртача хәлле шөкер итә...безнең мәктәпкә дә ярдәм сораган идек:20 урында эшләүченең ник берсе мәгез дисен, гади авыл кешеләре кайсы 1000, кайсы 500 китереп бирде...

№3 (845754) / 18.07.2013 19:30:29

Пенсия хотя бы тамак туйдырырлык булса, бэлки без дэ уйлап карар идек...

№2 (845750) / 18.07.2013 18:07:47

Бик ансат кына гади халык жилкэсенэ кучермэкчелэр финанслауны. Ярый турэлэрнен бирерлек акчалары бар. Э халыкта нэрсэ? Курегез дэ торыгыз, мэктэп яшендэге балалары булган кешелэргэ обязаловка ясаячаклар эле.
Аннан китэр,ой янындагы почтага ремонт белэн ярдэм ит. урамнарга юллар ясарга булыш ит.д.

№1 (845749) / 18.07.2013 17:03:24

"...дәүләтнең акчасы бөтен нәрсәгә дә җитеп бетми".
Ә нигә "җитеп бетми" соң ул??? Без бит налог түлибез !!!

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments