поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.01.2009 Җәмгыять

САТАШКАН

Якшәмбе көннәрнең берсе иде. Шәһәр автобусына кереп утырдым. Кеше күп түгел, булганнары да ял йокысын туйдырмыйча уятылган балалар сымак иләс-миләс баралар. Шунда кайдадыр якында гына мыгырданган тавышка игътибар иттем. Карандым. Әһә, менә кем икән ул. Көннәр шактый җылы торуга карамастан, башына йөнтәс бүрек кигән бу кеше күзләрен йомган да, үзалдына пышын-пышын сөйләнә. Шунысы кызык, салонда халык күп булмагач, аның пышыны да ярылып ишетелә:

– Америка, им-меш!.. Нәрсәгә ул Америка! Анда өч гасыр буе бар дөньяның шпанасы җыелды. Кеше үтерүчеләр, караклар, юлбасарлар, алыпсатарлар, сәүдәгәрләр үзәге! Бар дөньяны ялган доллар белән тутырдылар да, финанс кризисы ясадылар... Сәүдә үзәге, им-меш!.. Шуңа күрә шартлаттылар да инде ул... Америкага Достоевскийның Раскольниковы гына китми калды. Ни өчен? Чөнки ул намуслы иде... Америкада аның үзен янчиләр иде. Ә монда, Русиядә, Наполеонны кызганып, ул үзе бер карчыкны янчеде. Кешедән процент талаучы бер карчыкның үлеме ил күләмендә алганда чүп кенә ул!..

 

Ул сихерче сыман бер ноктага текәлеп, туктаусыз сөйләнде дә сөйләнде. Һәм иң кызыгы шунда – аның тирән акыл белән бергә сафсата да кушылган нотыгына башкалар тулаем битараф иде. Гүя ул кеше дә түгел, гүя ул биредә бөтенләй юк...

 

Мин абзыйны күздән кичердем. Җитмешләренә җитеп бара булыр. Майланып, тапланып һәм таланып беткән куртка, чалбар. Аягындагы башмагыгының баулары бәйләнмәгән. Бүреген күзләренә кадәр батырган.  Итләч кызыл йөзле, таза гәүдәле, ашаган-эчкән кыяфәтле (заманында яхшы гына урын биләгән күрәсең), калын кашлары астында сабырлык һәм фикер сизелә. Аяклары арасында шактый  чүплекләрне күргән, баулары өзелеп беткән дерматин сумка...

 

Минем фикеремчә, бу бомж иде. Әмма, әмма дә ки... Юк, ул сукбай да, бомж да түгел, әлегә атамасы табылмаган ниндидер өченче төрле бер җан иясе иде.

 

Ул карашын каядыр еракка текәп, нотыгын дәвам итте:

 

– Әнә, кичә беренче каналдан Русиянең беренче шагыйре Андрей Дементьевның кичәсен күрсәттеләр. Беренче, им-меш!.. Яхшы шагыйрь, әмма ябрәй!.. Егерме ел буе "Юность" дигән журналны җитәкләде. Властька Ельцин килү белән эшен ташлап, Израиль гражданлыгы алды да, Америкага күчеп китте.  Хәзер менә 70 яшьлек юбилеен үткәрү өчен Мәскәүнең Кремль сараендагы концерт залына очып килеп төшкән. Сагынган, имеш! Зал да, җырчылар да барысы да ябрәйләр иде. Хәер, бер урыс бар иде. Ул да булса концертны алып баручы Кобзон...

 

"Юк, бу, чыннан да, сукбай да, бомж да түгел, –  дип уйлап куйдым мин. – Акылыннан язган, саташкан, алмашынган урыс абзые бу..."

 

– Стоп!.. – дип җикерде шулчак кондуктор кемгәдер.

 

Юк, безнең абзыйга түгел, ишектән чыгарга җыенган икенче берәүгә икән.

 

– Пенсионерлык таныклыгыңны чыгар!..  Җитмеш яшеңдә дәүләтне алдап йөрисең! Сволочь! Дядя Миша, яп ишекне!..

 

Автобус йөртүче дядя Миша ишекне шарт итеп япты, әллә исерек, әллә зиһене таркау пенсионер агайны, таныклыгы табылмагач, төшермичә ары алып китте. Салон һаман йокымсырый, "лектор абзый" берни булмагандай, һаман сөйли иде.

 

–  ... Балтыйк буе илләрен бездән башка яши алмаячаксыз дип куркытканнар иде, төкереп бирәләр! Ничек кенә яшәп яталар! Әле Шенген зонасына кереп, егерме җиде илгә уртак виза белән чабалар. Аларны бездән саклау өчен НАТОның ике истребителе җитә!..

 

Ул көлеп җибәрде. Салонда беркем дә көлмәде.

 

– Аһ, мин билет алмадым бугай бит әле! – диде абзый һәм кесәсеннән бер уч тимер акча чыгарып, алдарак утырган хатынга сузды. – Кондукторга бирегез әле, күзләрем күрми!.. Монда теге кеше өчен дә җитәргә тиеш...

 

Кондуктор хатын учындагы акчаларга карчыга кебек кадалды, үз учларына бушатты, "лектор" абзый өчен дә, артта утырган "сволочь" өчен дә тиешле хакын алып, билет белән бергә арткан акчаны кире кайтарды.

 

Миңа төшәр вакыт җиткәнлектән ишеккә юнәлдем.

 

– Бар, син дә себерел моннан! – дип кычкырды артта утырган "куян бабай"га кондуктор. – Синең өчен түләделәр!.. Кондуктор сүзләрен дядя Миша да җөпләде:

 

– Тагын бер тапкыр күзгә чалынсаң, күкәеңне кисеп алам!..

 

Моңа беркем игътибар итмәде. Ил буйлап кына түгел, континентлар буйлап финанс кризисы котыра иде. Һәркем үз күңел казанындагы үз кризисы белән кайный иде.

 

Ишек ябылыр алдыннан теге абзый укыган "лекциянең" дәвамы ишетелеп калды:

 

–  ... Төркиясен әйтер идем. Кипр төрекләрен басып алган булды, әмма кырык ел буе үзенеке итә алмады. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керер өчен Кипрдан чыгарга мәҗбүр булды. Кая инде аңа Татарстан мәктәпләреннән куылган төрек укытучыларын яклау...

 

Әллә татар булды инде бу саташкан абзый?


Айдар ХӘЛИМ
Татарстан яшьләре
№ 1-2 | 13.01.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»