• 17.07-31.07 Дельфинарий в Казани. Молодежный центр "АК БАРС"
  • 21.07 «ARENALAND» фестивале. Казан-Арена. 13:00
  • 28.07 "VII Мунчәли-Укулары" дини җыен Чүпрәле районы Мунчәли авылы
  • 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 21 Июль Әлфия Ганиева
  • 21 Июль Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012)
  • 21 Июль Вадим Хомицкий
  • 22 Июль Тәлгать Галиуллин
  • 22 Июль Хәмид Мөштәри (1900-1981)
  • 22 Июль Сергей Давыдов
  • 23 Июль Мәхмүт Гәрәев
  • 23 Июль Марат Фәйрушин
  • 24 Июль Айрат Ильясов
  • 24 Июль Чулпан Закирова
  • 3 бүлмәле квартираның бер бүлмәсенә бергә яшәргә кызлар эзлибез. Йорт Мәскәү районында. 89270352070
  • Казанда Авиастрой районында яна йортта метро янында 1 булмэле 35 м.кв. чиста хэм якты фатир арендага бирелэ. Холодильник, савыт-саба юу машинасы, кер юу машинасы, барысыда бар. Тэртипле студентлар хэм баласыз яшь гайлэлэр очен бик унайлы вариант. Метрога кадэр 8 минут, автобус тукталышына - 1 минут. Капкалы ишек алды. 89872101001
  • Кара тостэ кулдан басылган киез итеклэр, оптом бэясе 650 сум. 89297270404.
  • Грузовой УАЗ тимер бортлы. тент. инжектор. 10000-йоргэн. 89297270404 89270389295.
  • Казан шәһәренең Вознесение бистәсендә 2 катлы йорт сатыла. 110 метр квадрат. 4 сутый җир. Җимеш агачлары. +79172308993
  • Казан шәһәре Горки метро станциясе тирәсендә барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Риелтор түгелмен. 89196255266
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла телефон: 89375796644
  • Зеленодольск районы Караужа авылында 110 кв м йорт сентябрь аеннан сдавать ителэ. Ботен коммуникациялар бар, ой зур, ойдэ жылы салкын су, мунча, туалет, вай фай. Бакча 25 сот. тел 89600696970 ватцапка язарга. Тулэу бэясе 10000+счетчики.
  • Казан Гукина урамында зур булмә сатыла. Ремонт ясалган балконы бар. 89509469991
  • Туй, никах мәҗелесләренә һәм башка бәйрәмнәр өчен яңа суелган үрдәк һәм индоүрдәк түшкәләре сатыла. Шулай ук заказ буенча да суеп бирә алабыз. 1кг- 400 сум Күпләп алучыларга ташламалар. Түбән Кама, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләренә китереп тә бирә алабыз. Тулырак телефон аша. 89872847460

 

 

 
Архив
 
12.07.2013 Тарих

Гыйбрәтле тарих

Алдан ук әйтеп куям, бу язмамны тарихчы буларак түгел, бәлки гомерем буе тарих белән кызыксынган кеше буларак язам.

Ермакның фамилиясе булганмы?

Мәктәптә укыганда ук, төрле сораулар биреп, тарих укытучыларын тинте-рәткәнем бар. Әйтик, Себерне яулап алып, Русия империясенә татарларның миллионнарча квадрат километр биләмәләрен кушкан атаман Ермак Тимофеевич турында барган дәрестә пәһлевандай гәүдәле укытучымнан:

- Ә ул Ермакның фамилиясе ничек булган соң? – дип сораган идем.

- Ә ни өчен кирәк соң ул сиңа?!

- Ни бит... һәр бөек кеше тарихка фамилиясе белән кергән бит... Мәсәлән, Александр Сергеевич Пушкин яки Иван Васильевич Грозный.

- Тузга язмаган сораулар белән йөдәтеп, дәресне бозып утырма! Мин сезгә китапта ни бар – шуны аңлатам!

Бер акыллы бала булса минем урында, телен тешләп, шып туктар иде. Ә мин, тешләк, һаман мыгырдыйм:

- Аның фамилиясен барыбер эзләргә, табарга кирәктер инде...

Нәрсә булып бетте моның ахыры, дисезме? Пәһлеван укытучым кран угыдай кулы белән якадан элеп, парта арасыннан суырып алды да:

- Бар инде, алайса, коридордан эзләп тап, – диде дә, коридорга чыгарып бастырды һәм ишекне шартлатып ябып та куйды.

Шуннан мин Ермакның фамилиясен эзли башладым. Коридордан тапмагач, районның үзәк китапханәсеннән эзләргә күнегеп киттем. Үткән гасырның утызынчы, илленче елларында чыгарылган энциклопедияләрдән дә эзлим тегене, атаклы тарихчыларның китапларын да укыйм... Ермагы бар, Тимофеевичы да үз урынында, ә фамилиясе юк... Күп нәрсәләр белдем аның турында...

Строгонов дигән сәүдәгәрләр нәселе яшәгән ул чорда. Шул нәселнең башлыгына 1558 елда, ягъни Казан ханлыгы аугач ук диярлек, Явыз Иван татар халкы биләмәләренең бай төбәкләренә (“на изобильные места”) хуҗа булу өчен грамота тапшыра. Ләкин ул төбәкләргә күп еллар буе аяк басарга куркалар әлеге сәүдәгәрләр. Шулчак алар дөнья буйлап талауда йөрүче атаклы банда башлыгы Ермакны, зур акчалар биреп, үзләренә ярдәмгә чакыралар. Себер ханы Күчемнән саклау өчен... Бер сүз белән әйткәндә, Русия биләмәләрен киңәйтү өчен түгел, бәлки сәүдәгәрдән күбрәк акча каеру хакына кан коеп йөргән икән Ермак. Хәзерге киллерлар кебек... Күчем аны Иртеш елгасы кушылдыгы Ваһай буенда бик каты яралый. Ермак, качып котылу өчен, Чапай Җаекка ташланган кебек, елгага сикерә... Ләкин көбәсендә тимер-томыр күп булганлыктан, су төбенә китә. Шуның белән вәссәлам!..

Хәер, мондый тарихы да калган әле: 1583 елда Ермак һәм аның бандасы (урыс тарихында язылганча казаклар) бер көн эчендә Искәр дип аталган шәһәрчекне яулап алган һәм аңа Сибирь дигән яңа исем кушкан, аннары Иван Грозныйга Сибирьне яулап алдык дигән хәбәр җибәргән. Иван Грозный исә, айлар буе килгән хәбәрне алгач, бу бөтен Себерне яулап алган икән дип уйлап, артык сөенүдән, дулкынланудан үлеп киткән. Мунчадан чыккан вакытында җиткергәннәр әле аны, җитмәсә! Бәлки, кем белә, мунчадан соң болай да кан басымы күтәрелгән булгандыр Явызның...

1994 елда, Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләгәндә, мине татар календарен – 365 битлесен – Кострома нәшриятында бастыру өчен сәфәргә җибәрделәр. Бер чемодан кәгазьләрне тапшыргач, ашханәсенә ашарга кердем шул нәшриятның. Өстәлемнең икенче ягында – каршыда утыручы ир белән сүзләребез ялганып китте. Тарихчы галим икән бу адәм.Ниндидер йомышы төшеп, ул да шул шәһәргә Мәскәүдән килгән. Ермак искә төшмәсенме шулвакыт!

- Тарихчы галимнәр бик күп, – дидем кинаяләп. – Ләкин архивлардан Ермакның фамилиясен дә таба алучы юк...

- Мин беләм аның фамилиясен, – диде әңгәмәдәшем, – ләкин яшерергә, халыкка әйтмәскә куша властьлар.

- Ни өчен?

- Ямьсез яңгыраган өчен...

- Ямьсез исем булмый инде! һәркемнең үз фамилиясе... Мин армиядә хезмәт иткәндә Недоиблев дигән солдат та бар иде дивизионда. Беренче “е”сен “и”гә алыштырганнар да, эше беткән...

- Ермакныкы да кушаматтан... Зур күтле, авыр гәүдәле булган ул. Шуңадыр... әйтсәм-әйтим инде... фамилиясе Жопа булган аның. Тарихи документта шулай!

Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтим әле: моннан 6-7 еллар элек бер яһүдә карчык үзенең оныгы белән «Мегаполис» дигән исем астында кроссвордлар җыентыгы чыгарып яшәде. Шундагы бер кроссвордны чишеп ятканда мондый пунктына тап булдым: “Ермакның культурасыз яңгырашлы булуы аркасында рус сәясәтчеләре тарафыннан сер итеп сакланучы фамилиясе?” Шундый итеп төзелгән кроссворд – әлеге дүрт хәрефле фамилия аркылыга язылган сүзләрне табуга ук бөтен тулылыгы белән килде дә чыкты.

“Белдем бит тәки!” – дип, күп еллар кинәнеп йөрдем, дус-ишләргә дә әйткәләдем. Әмма... әле бер ел элек кенә интернет керттергәч, аңа “Фамилия Ермака Тимофеевича?” дигән сорау бирдем. (Ышанмасагыз, сез дә биреп карагыз әле.) Чыгарды да салды, рәхмәт төшкере!!! Нинди фамилия дисезме? Гафу итегез, бик үк оялчан кеше булмасам да, ул фамилияне әйтергә телем әйләнми. Шулай да, аңларлык кешеләр аңларлык итеп читләтеп әйтәм. Урысларда “х”дан башланып киткән, коймаларда да еш күренә торган өч хәрефле сүзне беләсездер инде. Менә шул сүзгә фамилия ясаучы “ев” кисәкчәсен ялгагыз да укып карагыз әле... Нәрсә килеп чыкса да мине гаепли күрмәгез. Чөнки, бигайбә, мин сезгә әшәке сүз әйтмәдем. Үзегез таптыгыз!

Бәлки монысы да бер фараз гынадыр... Әле бит аны Токмак, ягъни Тукмак дип тә йөрткәннәр. Монысы инде очраган бар кешене тукмаклап, кыйнап йөргән бандит булганы өчендер... Шунысын да искәртеп үтим инде: бала чактагы кебек кызыксындырмый хәзер Ермак мине...

Сусанин юл тапмаган...

Гомумән, Костромага баруым кызыклы булды ул чакта. Юморлы халык яши икән бу якларда, дигән фикер тудырды бу шәһәр. Типографиядә эшләрем беткәч, аңлап алдым: әле мин кайтасы поезд өч-дүрт сәгатьтән генә китәчәк икән. Кем әйтмешли, шул вакытны “үтерү” өчен берничә гәҗит-журнал алдым да, бәләкәй генә тын паркка кереп утырдым. Көн җылы, кояшлы, эскәмиям дә аркалы, димәк, уку белән үткәрергә туры килә вакытны. Озак та үтмәде, каршыма, шырпы сорап, бер мужик килеп басты. Кабыздык. Сүз ялганды. Ул да утырды. Пыскытабыз, сөйләшәбез... Шулчак дәреслекләргә дә кертелгән Иван Сусанин искә төште бит! Хәтерегездәдер, шушы Кострома якларында поляк шляхтичларын сазлыклы урманда юри адаштырып йөрткән ул. Тарихта язылганча, Русиягә Алла биргән патшаны – Романовлар династиясенең беренче патшасы Михаил Федоровичның биләмәсен (вотчинасын) эзләп табарга һәм тәхеткә утырту өчен әзерләнгән шушы япь-яшь Михаилны үтерү, аның урынына үзләре теләгән кешене утырту булган полякларның максаты. Ләкин сазлыклар аша кеше йөрердәй сукмакларны белмиләр икән. Деревенька дигән деревнядан, ягъни авылдан бер крестьянны тотканнар да болар, юл күрсәтеп барырга боерганнар. Нишләсен инде мужик, ияртеп киткән боларны, ләкин тегеләрне адаштыру, булачак патша яшәгән якка юлны бутау өчен йөрткән дә йөрткән. Шуннан соң, имеш, аның хәйләсен аңлап алып, үч алганнар моннан – җәзалап үтергәннәр. Тарих аны мактаганда мондый сүзләрне дә куллана:”Не пощадил даже живота своего за царя”...

Менә шул Сусанин тарихы искә төште бит теге ир белән тәмәке пыскытканда. Шундук әйтеп тә куйдым:

- Шляхтичларны адаштырган Сусанин дигән герой шушы Кострома ягыннан бит әле, әйеме?

Урыс көлеп җибәрде:

- Теге сазлыкта адашкан Сусанинны әйтәсеңме?

- Юк, адаштырган Сусанинны әйтәм...

- Юлны бик тә күрсәтәсе, акча эшлисе килгән ул мескеннең... Салмыш та булган... Ләкин, юлны таба алмыйча, әрле-бирле адашып йөргән дә йөргән... Юри йөртә бу безне дип, поляклар аны бәреп үтергәннәр...

- Акча хакына патшаны сатмакчы булган, димәк?!

- Смышленный карт булган ул... Булачак патшаның урыс түгел, яһүд токымыннан булуын белгән...

Бу сөйләшү минем зиһенгә бер шаярту, мәзәк, хәзергечә дә әйтсәк, тузга язмаган анекдот булып сеңде. Ничек инде Романовлар яһүд булсын?! Гомер-бакый “русские цари” дип тукыдылар бит, әттәгенәсе! Әгәр теге Кострома мужигы хаклы булса, 300 елдан артык яһүд токымы утырган булып чыга түгелме соң Русия тәхетендә! Кыскасы, ышанасы килмәде әлеге “мәзәк”кә.

Вакытлар бара торгач, өч ел элек кулыма танылган тарихчы Николай Коняевның “Первые Романовы” дигән саллы китабы килеп кергәч, беренче Романовны саклап калу өчен “корсагын” кызганмаган Сусанин искә төште. Туктале, дим үз-үземә, чыннан да яһүд токымыннан микәнни Михаил Федорович?

Коняев болай яза: “Костромага Ярославль ягыннан барасың икән, карашың Иделнең сулъяк ярындагы ак диварлы һәм алтынланган башлы Ипатьев монастырена төшәчәк. Әле Иван Калита заманында ук аның урынында Чет исемле татар морзасы йоклап ял иткән һәм төшендә ул апостол Филиппны һәм великомученик Ипатий Гангрскийны күргән. Алар морзаны Христос нуры белән нурлаганнар. Шундый могҗизаны күреп тетрәнгән морза изге чукынуны (святое крещениене) һәм Захарий дигән исемне кабул иткән һәм Годуновлар династиясенең нигезчесе булган”. Шуннан соң автор Захарий Годуновның токымы Алтын Урдадан булуын исбатлый да, болай дәвам итә: ”Предки Бориса Годунова вполне могли называться Захарьиными, как и Романовы, ведущии свой род от Захария – отца царицы Анастасии...” дигән нәтиҗә ясый. Сусанинны да искә ала тарихчы һәм болай ди: “Ни өчен поляклар юл күрсәтү өчен нәкъ менә Сусанинны сайлап алганнар соң?.. Сусанин исемен Филарет әйткән булырга тиеш”. Баксаң, бу Филарет поляклар белән яшерен элемтәдә торган, ә Сусанин 16 яшьлек Михаил һәм аның анасында тәэминатчы хезмәтен дә үтәгән.

Хәер, минем максат берәү генә иде бу юлы: чыннан да Романовлар нәселе яһүдләр токымыннан булганмы дигән сорауга җавап табасым килгән иде. Таба алмадым.

Шулай да Романовлар нәселенең нинди патшадан башлануын бер генә вакыйга аша күрсәтеп үтәсем килә... Тәхеткә утырганда бик юаш булып тоелса да, бик тиз азу ярган Михаил. Коняев язуынча, тәхеткә шушы ук нәселнең Ваня исемле бүтән баласы утырырга тиеш булган икән. Ә бу балага ул чакта 4 яшь кенә булган. Ләкин бераз үскәч Михаилның конкуренты булу ихтималы бар бит моның!

Михаил Федорович Романов андый ихтималга юл калдырмаган – тәхеткә утыруга ук әлеге дүрт яшьлек Ваньканы җәзалап үтерергә фәрман биргән.

Монысы Михаилның беренче чирканчык алуы гына әле... Аннан соң, Русиянең һәр башлыгы кебек үк, күп меңнәрчә җаннарны кыйган. Романовлар чоры турында язган Николай Карамзинның мондый сурәтләмәсе дә истән чыкмый:”Ирләр ерткычлардан да яманракка әйләнделәр: балалары, хатыннары белән телем ипине дә бүлешмәс өчен, ташлап качалар. Ипи сыныгы өчен бер-берсен ашый башладылар. Базарларда кеше итеннән пешерелгән пирәшкиләр саталар! Аналар үз сабыйларының мәетләрен йоталар (глотают). Шул ук вакытта башка комсызлар, соңрак тагын да кыйбатракка сату өчен, икмәкне туплап сакладылар. Аңлатып бетерә алмаслык җәфалардан бик күпләр кырылды. һәркайда ярымүле бәндәләр сөйрәлеп йөри, егылып җан бирәләр, мәйдан урталарында мәетләр ауный”. Хәер, тарихчы Р. Скрынников та “Иван Грозный” чорында кеше итен кисмәкләргә тутырып тозлау очракларының күп булуы хакында тәфсилләп язган. Ярый... Нишлисең бит, егерменче гасырда да булмады түгел андый хәлләр... Беләбез!

Сусанин чынлап та полякларны адаштырган икән, халыкка шушындый “рәхәт” күрсәткән затлардан берсенең (иң беренчесенең!) омерен үлемнән саклап калган булып чыга.

Быелның февралендә, Романовлар нәселенең идарә итә башлавына 400 ел тулды. Ул юбилейны моннан бер гасыр элекке сыман зурлап бәйрәм итмәсәләр дә, «Большой юбилей русских царей» дигән кәлимәләр еш яңгырады. Бәлки әле бу нәселне изгеләштерү чарасын да табарлар? 

Фәнзаман БАТТАЛ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№28 (845619) / 17.07.2013 15:41:34

татарның шул өлешенә сагаеп карыйм мин,№27..

№27 (845581) / 17.07.2013 10:06:05

Мин кайдадыр иван сусанин крешеный татар дип укыган идем, сусанин кебек тагын шул заманнын бер герое турында сойлилэр иде, белмим инде анысынын фамилиясен оныттым... кем икэн ул.ялгышмасам анын да тамыры татарлардан

№26 (845482) / 16.07.2013 10:03:25

Мэктэп баласы анын кушамат булуын каян белсен сон мин?

№25 (845473) / 16.07.2013 08:08:40




















Грозный фамилия тугел, кушамат лабаса









№24 (845327) / 14.07.2013 08:03:26

Фәнзаман агай!!!!!

№23 (845323) / 14.07.2013 01:19:52

Строгановлар Уралда тоз кайнату предприятиеләре ачып татар экономикасына зур зыян салалар. Элек бар Московия татрдан тоз алган була, Олы урдадан, нугай урдасыннан, шуңа да алардан нык бәйле була. Московиядә тоз бик кыйммәт йөри.
Московияне Строгановлар тоз белән тәэмин итә башлагач, бу илнең татарлардан бәйлелеге кими, нугайлар Московиягә ат сата башлыйлар күпләп, меңәрләп куып китереп. Шуның белән Московияне тагын да көчәйтәләр.

№22 (845321) / 14.07.2013 00:40:45

Бар җирдә татарлыкны сызып ташларга маташкан урыс чыганаклары Строгановларга кадәр татар чыгышларын яшерергә маташалар, википедиягә дә шулай алдап элеп куйганнар. Строгановларның татарлыгы алар үзләре яздырган Себер ел-язмасында да бар (ПСРЛ, 36 том), аннан соң урыс дворяннары гербовникларында да:
Общий гербовник дворянских родов Всероссийской империи, 33 стр.
СТРОГАНОВЫ. “От татарина, вышедшего во времена Дмитрия Ивановича Донского и принявшего в христианстве имя Спиридон”

№20 (845318) / 14.07.2013 00:12:50

строгановларның соңыннан опалага эләккәне, бар эшләрдән дә читләштерелгәннәре - билгеле факт. Аларның берсенең Петрның улының әтисенә каршы заговорда катнашуы, аны финанславы билгеле. Тик аны нинди җәзага тартканнары - миңа билгеле түгел, тиресен тунаган булулары да мөмкин.

№19 (845316) / 14.07.2013 00:05:03

Аларны кырып бетереп булмый,алар бик күп.

№18 (845315) / 14.07.2013 00:03:06

Фамилиянен килеп чыгу тарихы бар картлач. Шул исэптэн татар фамилиялэренен дэ уз тарихы бар.
Э тарихта ул фамилияне,шэхеслэр калдыра бит.

№17 (845314) / 14.07.2013 00:01:03

Ул заманда әллә анда себер УРЫСЛАРЫ яшәгәнме, җанкисәгем?
Вәт шәп иткән икән татар Ярмәк, себер урысларын кырган икән!

№16 (845313) / 14.07.2013 00:01:00

Бу хакта Радзинский программасында ишеткэн идем картлач.
Алдаса, ул алдаган.Тик хэзер сорап булмый тогэл мэглуматны кайдан алуын.

№15 (845309) / 13.07.2013 23:51:08

Ул заманда,себер Татарлары булмаган,җаныем.

№14 (845308) / 13.07.2013 23:48:45

Тарих түгел,тарихка кергән.Усал булганнар-скандалист алкашлар.Россия дә андый гайләләр аз булмаган.Татарларда да шул ук хәл,бер-берсен кимерәләр,эт сөяк кимергән кебек. Җитеп торырмы.Күбрәк укы,аңлап укы !

№13 (845307) / 13.07.2013 23:48:43

Әллә татарның "өстергән"неннән микән фәмилҗәләре.
Мәскәү "Өс!" дип, этне өстергәндәге кебек, себер татарларына өстергән бит аларны.
Өс-өс - Өстергәновлардыр алар.

№12 (845305) / 13.07.2013 23:43:47

Строгановларның ул фәмил-яләре аларның себер татарларын строгат итүеннән бугай ул.

№11 (845304) / 13.07.2013 23:41:47

Фамилия узе ук тарих.

№10 (845303) / 13.07.2013 23:30:40

Юкны не болтай ?

№9 (845300) / 13.07.2013 23:18:57

Строгановларны терелэй тунаганнар, сатылганнары очен.
Фамилиялэре дэ шуннан.

№8 (845299) / 13.07.2013 23:17:23

Иркә дим.Шул хәтле ачуым килә биредә юкны язып утручыларга.Строгоновлар УРЫСНЫҢ иң түбән дәрәҗәдәге гәйлә санала.Байлыклары зур иде,сүздә юк.Брат-братка,көтү көткәнгә рад ,нәк алар өчен гнә әйтем.Алар,үлгәнче мал өчен сугышып җан бирделәр.Кыскасы,"Строгоновый"дигән китапны укы әле.Миңа ЗУУР рәхмәт укырсың.Ләкин,Совет чорындагы иске басманы.Яңалары подделка.

№7 (845296) / 13.07.2013 23:03:25

Картлач)))

мин тарих буенча һәркемне тыңларга әзер))))

Икенче төрле карашлар һәрвакыт кызыклы була, картлач. Ниндидер бер логикага сыя торган официаль урыс тарихы да юк. Татарныкын әйтәсе дә юк.

№6 (845295) / 13.07.2013 22:55:53

Картлач абзый, мин сезнең күр укыганыгызгны бик нык хөрмәт итәм, шулай да сез китапханәгә барып ПСРЛны булса да укыгыз әле, Себерне кушуның Строгановлар ел-язмасын, анда ни дип язылган микән.
Фәннәр академиясе чыгарган Полное собрание русских летописей (ПСРЛ), 36 том, М. Наука, 1987: «Сибирские летописи занимают специфическое положение в истории русского летописания. Они отразили многие черты, характерные для … русских летописей, - закономерный процесс взаимопроникновения и взаимовлияния (читай: взаимопереписывания и взаимосписывания, Торымбәт) различных жанров (читай: свободные сочинения на заданную тему, тенденциозный подбор фактов, манипуляция этими фактами, вольное изложение происшедших событий, фальсификация истории, Торымбәт) ранее существовавших в «чистом» виде. … Основные сибирские летописи – Есиповская и Строгановская – представляют две разные концепции присоединения Сибири. Первая из них изображает отряд Ермака «орудием бога» в борьбе с «неверными», и поэтому не включает в свой текст никаких фактов из досибирской истории похода; судя по Есипову, казаки пришли в Сибирь сами по себе и не имели никакого отношения ни к Строгановским вотчинам, ни к официальной государственной власти. Автор второй концепции, напротив, …, отводит главную роль в деле присоединения Сибири не государству или казакам, а Строгановым и подробно рассказывает не только о самом походе, но и более раннем утверждении русских поселений в Пермских и Чусовских землицах. Различие позиций, нашедших отражение в двух линиях сибирского летописания, определило концепциональное расхождение историков …и вызвало страстный спор о ценности сибирских летописей как исторических источников и, главное, о приоритете одной из основных летописей – Есиповской или Строгановской. Лишь в настоящее время, в связи с новыми разыскиваниями и исследованиями, всё больше подтверждается гипотеза С.В.Бахрушина о самостоятельном, независимом друг от друга использовании авторами Есиповской и Строгановской летописей общего источника».

№5 (845294) / 13.07.2013 22:46:57

Строгановларны, татарча сөйләшкәч, себер татарлары үзләренеке итеп кабул итәләр. Московия белән экономик мөнәсәбәтләрдә посредник итеп кулланалар. Тик алар аннан соң Рәсәйдән урысларны, үз биләмәләрен саклар өчен казакларны күпләп күчереп китерә, поселениеләр, кирмәннәр күпләп төзи башлагач кына, - мөнәсәбәтләр кискенләшә. Ә Строгановлар Себер татарларын сәүдә вакытында акыртып талыйлар, тигезсез алмаш белән шөнылләнәләр. Мәсәлән, берәр Себер татары мылтык сатып алыр өчен, Строгановларга шул мылтык биеклегендә сусар тиреләре өеме бирергә тиеш була (Строганов кешеләре ул тире өеменең өстенә менеп баскач, ул мылтык биеклегендә булырга). Строгановлар бу вакытта шулкадәр байыйлар, алар патшадан да баерак булалар, ә аларның аерым бер мөстәкыйл диярлек дәүләте була, ә ул дәүләт, үзенең армиясе, экономикасы,территориясе, аеруча финанс мөмкинлекләре буенча, - уртача бер Европа дәүләтенә тиң була.

№4 (845293) / 13.07.2013 22:46:09

Иркә дим,укып та торма ерунданы.Строгоновлар гайләсенең тарихын 5 бармагым кебек беләм.Ул № 1 саташкан кебек.Тарихны белү өчен ,белем кирәк.Ул адәм узурпатор.

№3 (845288) / 13.07.2013 22:05:13

Мин №1 гә рәхмәт әйтим әле. Бер укып кына аңлап бетермәдем.))) Өйрәнермен әле ял иткәндә.

№2 (845274) / 13.07.2013 16:25:10

Иван Сусанин - Романовларның үз хакимиятен ныгытыр өчен уйлап чыгарылган фалсификасия икәне турында - материаллар тулы. Сусанин - бернинди дә герой түгел, ә бу вакыйгалар гомумән булмаган.
шулай да, рәхмәт авторга, яхшы материалы өчен!

№1 (845273) / 13.07.2013 15:43:05

Строгановлар да – татарлар, Казанны алган вакытта да, Себерне үзләштергән вакытта да алар ярым татар, ярым урыс булганнар әле. Себерне үзләштерер өчен, аларның татар булганнары аркасында, Явыз Иван аларны шунда җибәргән дә, самарлыларның беренче колониясе янына. Себерне Олы урда татарлары – самарлылар үзләштерә башлаган. Ә самарлыларның тарихы шулай: Сарайны Мәскәү, Кырым, Себер ханлыклары, нугайлар җыелып бергәләп җимергәч, Олы урданың бик зур җирләрен төрлесе-төрле яклап кымтырыклый башлыйлар, далада калган Олы урда татарларын бар яклап кысрыклыйлар. Олы урда татарлары беренче казак берәмлекләре оештыралар шунда. Ә Дон белән Днепр арасында яшәгән, татарлар белән кыпчаклар катнашыннан торган самарлылар яңа бәхет эзләп Урта Уралга, Урал артына шундагы татарлар янына китәләр, Себер ханын таныйлар. Бүген менә шул татарларны Себердәге беренче рус колониясе итеп күрсәтәләр дә бүген руслар. Алар төзегән пласдармга, аннан соң, Строгановлар барып утыра, алар анда эшмәкәрлек оештыралар, башта Себер ханы белән бик яхшы мөнәсәбәттә булалар, Мәскәүгә дә ярыйлар, бүләкләр җибәреп, Себер ханнарына да. Аннан соң аларның Себер ханы белән конфликлары килеп чыга, мәнфәгатләр конфликты. Шуның нәтиҗәсендә, Строгановлар, шул Олы урда татарларыннан төзелгән Мәскәүгә хезмәткә күчеп ярымурыслашкан казакларны, самарлыларның якташларын үзләренә чакыртып алалар. Себер байлыклары белән фантастик дәрәҗәдә баеган Строгановлар, дәүләт перевоты эшләргә телиләр Себердә, үзләренә кулай хан куярга телиләр.
Шунда Московия белән Кырым ханлыгы арасындагы чикләрдә юлбасарлыкта йөргән казакларның Ярмәк кулы астындагы бер командасы аларга хезмәткә күчә. Шулар көче белән Строгановлар Көчемне бәреп төшерәләр, Строганов үз империясен Себергә таба тагын да киңәйтәләр. Строгановлар империясе – дәүләт эчендә дәүләт була, ул Мәскәүне дә танып бетми, Себер ханын да. Тик кайчандыр Мәскәү подданствосын кабул иткән казаклар, аның белән яхшы мөнәсәбәт урнаштырырга һәм кире үз яклары кайтырга өмет итеп, Явыз Иванга “сөенче” (рус ел-язмаларында нәк шулай, саф татарча “сөенче” дип язылган) белән бер казакны җибәрәләр. Тик Мәскәү аны асып үтерә, чөнки Ярмәк бандасы, Мәскәү тарафыннан инде күптән юлбасарлыклары өчен үлемгә хөкем ителгән була. Соңыннан гына, Явыз Иванның акыллырак киңәшчеләре, Ярмәк һәм башка юлбасарларны кичерергә кирәк, Себер һәм Урал байлыгын бер Строгановларга гына биреп ятмаска, Мәскәүгә ташырга дип киңәш биргәч кенә, аларны ярлыкыйлар, Мәскәү җайлап кына Строгановларны да кыса, анда ясак турындагы указ җибәреп андагы халыкны үз ягына аудара. Ул указда ясак түләгән һәр кешегә яклау һәм ирек вәгдә ителә, самарлылар һәм Строганов империясе подданнные булган күпләр салымны казакларга бирә башлыйлар. Ә ясакны җыюны Мәскәү казакларга йөкли. Шулай итеп, әкренләп, Мәскәү Себер ханлыгын гына түгел, буфер Строганов империясен дә җимерә, ул аңа конкурентка башка эшмәкәрләр җибәрә привелегияләр белән, Себерне алга таба яулауны дәвам итә. Себер ханлыгы җимерелгәч, Тын океанга кадәр, Мәскәүгә каршы торырлык көч калмый.
Ярмәк – татар исеме, Ярмәк Саркибаевны булса да искә алыгыз. Строгановларның беренчесе - Әнәкәй Строгановның да исеме – татарча.
ПСРЛ-ның Себерне кушу турындагы томнарының кереш өлешендңә шулай лип язылган: Себерне “кушуның” бер-берсенә каршы килүче ике ел-язмасы бар. Берсендә, ә аны урыс монахлары язганнар, дини хисләре ташып торган Ярмәк отряды христианнары, басурман татарларга каршы изге сугышка китеп шәһит булганнар икән. Ә Строгановлар заказы буенча язылган ел-язма версиясендә, Себерне, фәрештә кебек изге Строгановлар кушканнар икән. Алар шунда беренче предприятиеләр оештырганнар, сәүдә ачканнар, җирле халыкны Мәскәүгә тартканнар, Рәсәйдән халыкны китереп утыртып аларны эш белән тәэмин иткәннәр. Актин-ак, пактин-пак бичара Строгановларка эшләргә генә бирмәгәннәр икән. Мәскәү салым сорап интектергән, Себер ханы да талаган ясак сорап. Шуннан соң, Строгановлар, Ярмәкне чакыртып китергәннәр икән. Аларның Ярмәккә кадәр үк, Ярмәк отрядыннан уннарча тапкыр зуррак үз армияләре булган, ә Ярмәкне алар Күчемгә каршы сугышка җибәргәннәр. Шулай итеп, Себерне үзләштерү генә түгел, ә Рәсәйнең дә бар бөеклеге, көче, байлыгы – Строгановлар казанышы икән. Чөнки нәк менә Урал һәм Себер байлыкларына, пушнинага Мәскәүгә юл ачылгач, бу ил чамасыз байый, көчәя.
Рәсәй дәреслекләрендә, тарихның беренче ел-язма версиясе нигезгә алынган.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments