10.07.2013 Мәгариф
Яңа уку елына әзерлек: мәктәпләрне байлар төзекләндерә
Мәктәпләрдә яңа уку елына әзерлек эшләре тулы көченә бара. 167 белем бирү учреждениесе беренче сентябрь көнне укучыларын тулысынча яңарып каршы алачак - аларда капиталь төзекләндерү үткәрелә. Калган мәктәпләр исә үз көче һәм иганәчеләр ярдәме белән рәткә китерелә.
Бүгенге көндә Татарстанда 1 593 белем бирү учреждениесе исәпләнә. Шуларның 787се дүрт дистә елдан артык элек төзелгән. Әлбәттә инде, мондый мәктәпләр шактый тузган хәлдә. Шуңа да республика җитәкчелеге аларда капиталь төзекләндерү үткәрү турында карар кабул итте. Былтыр программа гамәлгә дә ашырыла башлады – беренче елны 170 мәктәп яңартылды.
Яңа уку елына - яңарып
Быел капиталь төзекләндерү исемлегенә 167 мәктәп кертелгән. Бүгенге көндә барлык 45 муниципаль берәмлектә дә ремонт эшләре башланган. Алай гына да түгел, кайбер районнарда белем бирү йортлары укучыларын кабул итәргә тулысынча әзер.
Гомумән алганда, быел үтәләсе эшләрнең 45 проценты башкарылган, дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында. Аның сүзләренчә, беренче сентябрьгә капиталь төзекләндерү үткәрелгән барлык объектларда да эшләр төгәлләнәчәк.
Мәктәпләр иганәчеләргә мохтаҗ
Капиталь төзекләндерү программасына ел саен 2,5 миллиард сум бүлеп бирелсә дә, бу акча гына барлык белем учакларын рәткә китерергә җитәрлек түгел. Шуңа да Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәрбер мәктәпнең үз химаячесе булырга тиеш дигән фикер белдерде. Һәм быел аның тәкъдиме белән “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе уздырыла башлады.
Энгель Фәттахов ассызыклап үткәнчә, мәктәпләрне төзекләндерүгә ата-аналардан акча җыю турында сүз дә була алмый. Акциянең төп максаты – уңышлы, акчалы кешеләрне хәйрия эшенә җәлеп итү. Әлеге башлангыч ярдәмендә 36 миллион сумга якын акча җыя алганнар инде. 135 оешма һәм предприятие җитәкчелеге үз мәктәпләренә кулыннан килгәнчә булышкан.
Дәреслекләр белән кыенлыклар булмаячак
Уку елына әзерлекнең иң мөһим мәсьәләсе – укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү. Узган елны моңа бәйле шактый гына кыенлыклар туган иде. Кайбер мәктәпләрдә дәреслекләрне ата-аналарга сатып алырга туры килде.
“Быел мондый хәлләрне булдырмаска тырышабыз”, - дип белдерде Энгель Фәттахов. Бүгенге көндә федераль һәм региональ исемлектәге дәреслекләр, мәктәпләр ихтыяҗларын исәптә тотып, сатып алынган. Хәзер нәшриятләр дәреслекләрне муниципаль берәмлекләргә тарату эшен алып бара.
Шулай ук мәктәп китапханәләрен тулыландыруга үз ярдәмен укучылар үзләре, аларның ата-аналары һәм мөгаллимнәр керткән. Май аенда игълан ителгән “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе кысаларында 10 меңгә якын дәреслек һәм 20 меңгә якын әдәби китап җыя алганнар.
Мәктәп формасы - 1,5-2,5 мең сумга
Мәктәпләрдә бердәм форма кертү турындагы мәсьәлә республикабызда 2009 елдан башлап күтәрелеп килде. Бүгенге көндә 92,4 процент белем бирү йортларында укучылар бердәм киемнән йөриләр инде. Калганнары исә формага 1 сентябрьдән күчәргә җыена. Чөнки хәзер “Мәгариф турында”гы закон шундый таләп куя.
Энгель Фәттахов сүзләренчә, 450 мең Татарстан укучысын форма белән тәэмин итәргә республика җитештерүчеләренең мөмкинлеге җитәрлек. Нигездә, фабрикаларыбыз тәкъдим иткән мәктәп киемнәренең бәясе 1,5-2,5 мең сум тирәсе. Ата-анага мәктәп җитәкчелеге белән бер фикергә килеп, алар арасыннан сайлап алу мөмкинлеге бирелә.
Аз керемле гаиләләрдә үсүче мәктәп балаларын форма белән тәэмин итәргә ел саен уздырылучы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе булышыр дип көтелә.