|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2013 Матбугат
Ирек Миңнәхмәтов район газетларын атнага бер тапкыр аналитик итеп чыгару, оператив мәгълүматны сайт аша тарату тәкъдиме белән чыктыБүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов Арчага сәфәре вакытында “Арча” телерадиокомпаниясендә һәм “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә дә булды, аларның эшчәнлеге белән танышты. Аны Арча районы башлыгы урынбасары Любовь Осина, “Арча” телерадиокомпаниясе директоры Рамил Мөхетдинов һәм “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин озатып йөрде. Очрашу вакытында Ирек Миңнәхмәтов Арчаның барлык массакүләм чараларын бер урынга – хәзер газета редакциясе урнашкан бинага туплау – медиаүзәк төзү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Сүз “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы форматындагы ньюс-рум төзү турында бара. Әлеге тәкъдим җирле хакимият вәкилләрендә дә хуплау тапты. Ирек Миңнәхмәтов сүзләренчә, бу беренче тәҗрибә булачак.
Римма ГАТИНА |
Иң күп укылган
|