• 23.10-24.10 "Хыялый" спектакле премьерасы. Тинчурин театры. 18:30 да
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 13.00 һәм 17.00
  • 26.10-27.10 "Сәлам, Актәпи!" спектакле премьерасы. Кариев театры. 6+
  • 11.11-12.11 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры. 19.00
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 40лет ищу работу Апастово Казань Апастово 89297268953
  • Балагызга вакытлыча тэрбияче(няня) була алам.Студентка Медицинского колледжа. После обеда свободна до вечера. (цена по договорённости) г. Казань Тел: 89393397826
  • Сдается однокомнатная на Бр.Касимовых. 16 тыс, все включено.Собственник. 89196255266
  • Идел буе районында урнашкан 55 балалар бакчасына тэрбиячелэр кирэк. 89276753413
  • песоктан 50кг бушаган капчыклар сатабыз бик яхшы хэлдэ .КАЗАН 8950-314-35-17
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850.тел.89375814252
  • Актанышта йорт сатыла .ут су газ кергэн.Белешмэлэр очен тел 89600697344
  • Актаныш.Продается 1 комнатная квартира,есть погреб.В центре Актаныша,рядом парк,рынок,магнит,дом культуры ,детские сады и школы .Вопросы по тефону.Торг 850
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Бергэ квартира снимать итергэ иптэш егет эзлим Казанда,89506660021

 

 

 
Архив
 

08.06.2013 Дин

Рөстәм Батыр: “Күпләр дин аша үзләренең сәясәт уеннарында катнашуларын аңламый”

"Кемнәр алар ваһ­һабчы­лар? Бүген­гесе көндә уңга да, сулга да – барча кешеләр­гә “ваһ­һабчы” дигән ярлык тагу сезгә бу сорауны бирергә мәҗ­бүр итте. Нигә шулай? Әллә бу уйлап чыгарылган бер провокацияме? Мөсел­маннар­га сә­бәпсез бәйләнер өчен бер уйдырма кирәк бит. Каян килеп чыккан ул? Менә шул со­рау­га җавап бирсәгез иде. Дөрес­лекне җиткерсәгез иде. Зөфәр хәзрәт"

Редакциягә әнә шундый эч­тәлектәге хат килеп төште. Без инде бу хакта сөйләшү өчен Татарстан Диния нәзарәте рәисе­нең беренче урынбасары Рөс­тәм Батыровка мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, зур шә­һәр­ләрдә генә түгел, район-авыл­ларда да мондый хәл бар. Әл­бәттә, бу мөселман­нарның бүл­гәләнүенә дә ки­терә. Мондый четерекле хәл­дә гади халык кына түгел, хәзрәтләр дә югалып калган ә­нә. Алга таба нишләргә, ничек хак юлга чыгарга? Хатта язган Зөфәр хәзрәтнең өзгә­лә­нүендә дөреслек бар бит.


– Проблема, чыннан да, юк дип әйтеп булмый. Дин әһеллә­ренең икегә бүленүе беркемгә дә ошамый. Бүген кайбер яшь­ләрдән: “Син борынгыдан, әби-бабайлардан килгән Әбү Хәни­фә мәзһәбен тотасыңмы?” – дип сорыйсың икән, ул: “Юк”, – дип җавап бирә. Аңа нәрсә дип әй­тергә? Дөрес, ул – мөселман кешесе. Шул ук вакытта безнең го­реф-гадәтләрне танымый. Әй­тик, без намаздан соң бер-беребезгә сәлам бирәбез, халкыбызда дини мәҗлесләр үткә­рү гадәте бар. Алар аны да кабул итми, танымый. Без халык­ның бүлгәләнүен теләмибез, алар­ның бердәмлеге бик мө­һим. Башка идеологияләр керт­кән көчләрне күрмәмешкә салышып калу дөрес түгел, әлбәт­тә. Югыйсә тәвә кошының комга башын тыгуы кебек булачак бу. Әхмәтһади Максуди язган “Мөгаллим мусалим” дип аталган дәреслек бар. Бу әсбап бөтен мәктәпләргә таратылган, мин үзем дә Коръәнне шул дәреслек белән укырга өйрән­дем. Менә шул китапка үзгәреш керттеләр. Хәнәфи мәзһәбендә кабул ителгән ышануның ике өлешле билгеләмәсен өч өлеш­тән дип үзгәртеп керттеләр. Бу үзгәртү кайбер аңлатмалар буенча радикаль идеологиягә китереп чыгара. Әгәр бездә чит идеологияләр юк дибез икән, моны кем эшләде? Шушы рә­вешле безнең дәрәҗәле дин белгечләренең хезмәтләрен фай­даланып, чит идеологияне тагуга бу бары бер мисал. Шәхси карашларны татарның атаклы галиме, дин әһеле фикере итеп чыгару, әлбәттә, бернинди дә кысаларга сыймый.

– Яшьләр турында әйтеп киттегез инде. Андый проб­лемалар авыл җирендә дә бар. Миңа бер авыл агае: “Мәчеттә яшьләр намазның фарызын гына укыйлар, сөннәтен укып маташмыйлар. Без алар белән ничек көрәшик?” – дигән иде.


– Халык белән көрәшергә ярамый. Бары тик элек-электән килгән, безнең халкыбызны сак­лап калган хак ислам динен, пәйгамбәребез тарихын сөй­ләргә, аңлатырга кирәк. Күпләр бит дин аша үзләренең сәясәт уеннарында катнашуларын аң­ла­мый да кала. Бер тикше­рүче сәләфитләрнең, ваһһабчы­лар­ның күбрәк нефть һәм сәнәгать тармаклары булган өлкәләрдә таралуын ачыклаган.Бу – Татарстанга гына хас кү­ренеш түгел, башкаларда да шул ук хәл хөкем сөрә. Әллә боларның артында ниндидер режиссерның кулы уйныймы? Әлеге нечкәлекләр­не яшьләр аңлап бетерми, әл­бәттә. Кай­берләренә каршылык, килеп туган ыгы-зыгы ошый төшә, романтикага биреләләр. Бу вәз­гыятьне бит бәйнә-бәйнә аңла­тырга кирәк. Дөрес, бүгенге көндә берәүне дә мәҗбүр итеп булмый. Хак динебезнең матурлыгын, самимилеген күрсәтә белергә генә кирәк. Башкача була да алмый. Безнең халыкта катлаулы чорларда да динен сак­лап калырлык акыл, зиһен җитәрлек булган, хәзерге көндә дә шуны эшкә җигик.

– Әлеге вәзгыятьне бәйнә-бәйнә аңлатырлык гыйлемле имамнар кирәк ләбаса. Ә авыл җирлегендә алар юк дәрә­җәсендә. Сез әйткән хак диннең матурлыгын аңлату, төшендерү өчен әбисеннән бер­ничә дога өйрәнеп калган бабай белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Мәдрәсә тә­мамлаган, авыл халкы белән иңгә-иң терәп эшләрлек, ур­так тел табарлык дин әһел­ләре кирәк. Ә бу күп авыл­ларның авырткан, сызлаган җире. Мә­четләр салдык, лә­кин халыкны бергә туплап, вәгазь сөй­ләрлек имамнар юк.


– Моннан берничә ел элек мәчетләр дә юк иде. Кайчандыр бөтен Татарстан буенча биш мәчет төзелсә, бүген мең ярымга якын исәпләнә. Бинаны булдыру җиңел, әмма анда халыкны тарту мәсьәләсе шактый катлаулы. Бүген дин әһелләрен әзерләүче уку йортларыбыз да күбәйгәннән-күбәя бара. Ике дистә еллар элек артка борылып карасак, боларның бит берсе дә юк иде. Дөрес, рес­публикада тиз арада күп мә­четләр салынды, әмма аларны имамнар белән тәэмин итеп өлгерә алмыйбыз. Диния нәза­рәте бу юнәлештә эшли, әлбәт­тә. Яңа мөфти килү белән әлеге өлкәгә шактый гына үзгәрешләр керергә тора. Авылга кайтучы яшь имамнарга 180 мең сум күләмендә грантлар бүленеп биреләчәк. Мәчеттә имам булып эшләү бик зур җаваплылык сорый торган хезмәт, ул гыйлеме ягыннан гына түгел, әхлагы, үз-үзен тотышы белән дә туры килергә тиеш. Чөнки тәүлектә 24 сәгать буе шушы вазыйфаны үтәү күп ихтыяр көче сорый. Динне бит җитмеш ел буе бе­терергә тырыштылар. Менә шул иманыбызга балта чапкан чорларны егерме елда гына аякка бастыру авыр, әлбәттә. Моңа вакыт кирәк.

– Дин әһелләрен гарәп илләрендә укып кайтканы өчен ваһһабчы дип әйтү дөресме?


– Юк, әлбәттә. Һәр гарәп ваһһабчы дип әйтү дә дөрес була алмый. Безнең яшәешебез чит ил мөселманнарыныкы белән бөтен килеш туры килми. Атаклы дин әһеле Йосыф әл-Кардавины күпләр белә, аның китапларын тәрҗемә итәләр. Күптән түгел ул, Россияне ислам дөньясының төп дошманы, дип игълан итте. Россиядә чыккан товарны мө­селманнарга сатып алмаска боерды. Без бу шәех­ләргә ияреп, Россиядә чыккан мөселман әйберен сатып алмаска тиешме? Моның сәяси уен икәне күренеп тора. Дөрес, безне алар белән дин, Коръән берләштерә. Әмма кайбер дин әһелләре сәясәт белән мавыгып китә.

Ә шәкертләрнең чит илдә укуына килгәндә, бүген дә яшь­ләр белемнәрен чит илләрдә камилләштерә. Анда барысы да начар икән дип уйларга ярамый. Дөрес, үзгә идеология­ләрен тагучы илләр бар. Моны инкарь итәргә ярамый. Шә­кертләрнең алып кайткан белеме, әлеге илнең тәэсире безнең файдагамы, юкмы? Бүген әнә шул сорауны кую зарур. Россия белән мәдәният, сәнәгать өлкә­сендә хезмәттәшлек итүче дәү­ләтләр дә шактый. Шул ук вакытта Россия белән уртак тел таба алмаган, аңа мөнәсәбәте тискәре булган илләр дә бар. Андыйлар дин өлкәсе аша тәэсир итәргә тырыша, ә бу безнең файдага булмас­ка да мөмкин. 

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 85 | 07.06.2013
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

№37 (842313) / 12.06.2013 23:03:11

//Бер тикше­рүче сәләфитләрнең, ваһһабчы­лар­ның күбрәк нефть һәм сәнәгать тармаклары булган өлкәләрдә таралуын ачыклаган//
Бер кеше ничек итеп бөтен мөселманнарның гакыйдәсен белә алган? Үзе мөселманмы ул? "сәләфилек" "ваһһабчылык" дип нәрсәләргә таянып әйтелә?

Ул тикшерүчене чамаларга була инде- Рәис Сөләйманов.

№36 (842312) / 12.06.2013 22:51:56

Өмет, берләштерү дигәннән Җәлил хәзрәт сөйләгән бер кыйсса димме соң, ошаган иде.
_______________________________-
Бер мәчеттә җәмәгәт икегә бүленеп укыйлар икән. Бер галим боларның болай эшләгәне күреп: "Нигә болай эшлисез ?" дигән. Аңа:" Менә берләребез азанны болай, икенчеләребез тегеләй әйтелә дип икегә бүлендек" дигәннәр. Галим боларга "Азан-сөннәт. ҖӘмәгәт белән яшәү фарыз. Азансыз гына укыгыз" дигән.
_______________________________________

Менә шушыны бабайлар белсәләр бик әйбәт булыр иде. Сөннәт тә булмаган әйберләрне тәләп итеп тавыш чыгармаска иде.


Илдус Фәизнең бер 10 ел элек әйткән сүзе бик ошаган иде.

_________________________________

Шайтан мөселманнар арасына гыйбәдәт аркылы да керде. "Гыйбәдәтне аз кыласыз" дип хавариҗлар аерылып чыкты.
______________________________
дигән иде ул. Бүген дә бит " сөннәтне укымылар, зикер-тәсбихны җәмәгәт белән үтәмиләр" кебек сүзләр. Шулайдыр инде олы кешеләрнең ачуыда киләдер. Бабайлар безгә сабырлыкта ,зирәклектә үрнәк булырга тиешле кешеләр.

Вак проблемаларны зурайтып җәмәгәтне аермаска кирәк.
----------------------------
وَالصَّدَقَةِ إِصْلاحُ ذَاتِ الْبَيْنِ فَإِنَّ فَسَادَ ذاَتِ الْبَيْنِ هِيَ الْحَالِقَةُ*
"Аң булыгыз! Намаз уку, ураза тоту һәм садака бирү-дән дә саваплырак нәрсә хакында хәбәр биримме? Ул нәр-сә – кешеләр арасын төзәтү. Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче".1
Гыйбадәтләрнең иң саваплылары фарыз гамәлләр бул-ганлыктан, бу урындагы намаз, ураза һәм садакалардан нә-фел намаз, нәфел ураза һәм нәфел садака күз алдында то-тылганлыгы үзеннән-үзе мәгълүм. Мәгәр ара бозык булу сәбәпле үтереш-талаш һәм милләткә зур зарар һәм һәла-кәтләр килү ихтималы булса, бу вакытта ара төзәтү фарыз гамәлләрдән дә артык булырга мөмкин.
Бу көнге халыклар аерылышу һәм тарткалашуларда бә-рәкәт юклыкны үз тәҗрибәләре белән дә беләләр. Үзара өлфәтсез һәм мәхәббәтсез милләтләрнең юкка чыгуларын, дәүләт һәм шәүкәтләреннән аерылуларын үз күзләре бе-лән күреп, Рәсүлүллаһның: فَسَادَ ذاَتِ الْبَيْنِ هِيَ الْحَالِقَةُ فَإِنَّ "Ара бозык тору – кешеләрне һәлак итүче", дигән сүзенең дө-реслеген күреп торалар. Ләкин мөселманнар шул аерылы-шу һәм өлфәтсезлек чиреннән һаман котыла алмыйлар һәм кулда форсат булган вакытта шуңа бер чара табу ха-кында уйламыйлар. Моңа кем гаепле?! Гаеп бер сыйныф кешеләрендә генә түгел, бәлки бөтен халык өстендә һәм мөселманнарның һәрберсендә. Әгәр һәркем үз холкын тө-зәтсә һәм үз гаепләреннән пакьләнсә, Ислам милләте бү-ген анадан туган кебек саф бер милләт булачак һәм дөнья беткәнгә кадәр бер гаилә булып гөмер сөрәчәк. Шуның өчен һәркем үз холкын төзәтергә, "Мин үз гаебемне төзәт-тем, башкалар нигә төзәтмиләр?" димәскә тиеш, чөнки мондый сүз сөйләү, үзе – гаеп. Гаепне төзәтүнең билгесе гөнаһны башкаларга ташлау түгел, бәлки башкаларның га-епләрен дә үз өстеңә алудыр.

Р. Фәхретдин. "Җ К Ш"





№35 (842178) / 12.06.2013 00:33:11


RIM, дөрес, бабайлар арасында да, яшьләр арасында да төрле кеше бар, ләкин өстәге язмада проблема куелган бит(һәм ул проблема кемдер әйткәнчә, "бармактан суырылып алынган" түгел, ул чыннан да бар: хәзерге заман татар мөселманнарын ничек берләштерергә, каршылыклардан, низаглардан ничек имин булырга? Өстә китерелгән сорауда бабай дөрестән дә бераз некорректныйрак итеп "ничек көрәшергә?" дигән сорау бирә, әмма асылда ул бит "проблема бар, аны ничек хәл итәргә икән?" дип сорый.
"Кайсы китапта намаздан соң тезелешеп күрешергә, зикер-тәсбихны җәмәгәт белән әйтергә, дини мәҗелесләр үткәрергә дип язылган?" дип сорыйсың. Соравыңа сорау белән җавап бирәм: "Ә кайсы китапта шушы син санап чыккан гамәлләрне эшләргә ярамый?" - дип язылган? Алай гына да түгел, барлык шушы гамәлләрнең шәригатьтә асылы, мисалы бар:бер-берең белән күрешү - бар (намаз бетте бит, намаздан соң мин күрешәмме, сөйләшәмме, сикерәмме - бу инде минем әдәп-холкыма бәйле нәрсә); дини мәҗлесләр үткәрү, мөселманнар җыелып Коръән уку да - өстәмә саваплы гамәлләрдән (кайда бергә җыелып Коръән укырга ярамый дип язылган? - бу бик күп "чәйнәлгән" тема, яңадан бәхәскә керәсе килми инде); ә инде намаздан соң җәмәгать белән зикер кылу турында конкрет хәдис-хәбәрләр бар ("Без намазның тәмамлануын сәхәбәләрнең зикер кылу тавышларыннан белә идек...").
Ә син китергән "Дин эшләрендә чиктән ашып китүдән сакланыгыз! Үткән өммәтләрнең һәлак булуларына дин эшләрендә чиктән ашулары сәбәп булды" дигән хәдисне нәкъ менә безнең мәчетләрдәге җәмәгатькә дәгъва белдереп, бәхәсләшеп йөрүче сәләфиләргә искә төшерергә кирәк. Чөнки бүген нәкъ менә алар бер мәхәлләдә яшәүче, бер мәчеттә гыйбадәт кылучы мөселман татарларны бутыйлар, каршылык юлына өндиләр, икегә бүләләр. Иң хәтәре дә шунда бит: әгәр намаз укучы, бер мәчеткә йөрүче мөселманнар бер-берсе белән талашып, дошманлашып бетсә, шайтан һәм кайбер сәяси көчләр өчен шул җитә, башкаларны, диндә булмаганнарны алар кем әйтмешли "в два счета" бүлгәләп, ботарлап ташлыйлар. Алар өчен иң беренче максат - диндә булганнарны бүлгәләп дошманлаштыру. Шуңа ирешсәләр, эшләре барып чыкты дигән сүз. Нәкъ шуңа күрә Рөстәм хәзрәт борчылып әйтә дә инде: "Без халык­ның бүлгәләнүен теләмибез, алар­ның бердәмлеге бик мө­һим. Башка идеологияләр керт­кән көчләрне күрмәмешкә салышып калу дөрес түгел, әлбәт­тә. Югыйсә тәвә кошының комга башын тыгуы кебек булачак бу.Күпләр бит дин аша үзләренең сәясәт уеннарында катнашуларын аң­ла­мый да кала. Әллә боларның артында ниндидер режиссерның кулы уйныймы? Әлеге нечкәлекләр­не яшьләр аңлап бетерми"...

№34 (842168) / 11.06.2013 23:31:13

Менә бит монда да "Миңа бер авыл агае: “Мәчеттә яшьләр намазның фарызын гына укыйлар, сөннәтен укып маташмыйлар. Без алар белән ничек көрәшик?” – дигән иде." чынлыкта да шулай бит. Яшьләр тавыш чыгарганын күргәнем юк, күбесенчә бабайлар яшьләр белән "көрәшәләр". Менә сез хаклы булсагыз кайсы китапта намаздан соң тезелешеп күрешергә, зикер-тәсбихны җәмәгәт белән әйтергә, дини мәҗелесләр үткәрергә дип язылганын. Һич югы мәчет уставында язылганмы?

Пәйгәмбәребез(СГВ):

ِإيَّاكُمْ وَالْغَلُوَّ فيِ الدِّينِ فَاِنَّمَا هَلَكَ مَنْ كَانَ قَبْلَكُمْ بِالْغُلُوِّ فِى الدِّينِ*
"Дин эшләрендә чиктән ашып китүдән сакланыгыз! Үткән өммәтләрнең һәлак булуларына дин эшләрендә чиктән ашулары сәбәп булды".
дигән бит. Мөхәммәд (СГВ) дә,Әбү Хәнифә хәзрәтләре дә эшләмәгән дә башкалардан тәләп итмәгән әйберләрне без ни өчен тәләп итәргә тиеш? Фарызларын да үтәмичә, харамнан тыелмаган туганнарыбыз күршеләребез, танышларыбыз бик күп бит. Аларны өндәргә кирәк! Мәчеткә килеп Аллаһка башын сәҗдәгә куйган кешене сүгәргә алар белән "көрәшергә" түгел.

№33 (842164) / 11.06.2013 23:01:47

Гаделша, менә өстәге язмадан өзек. Рөстәм хәзрәт болай ди:
"Бер тикше­рүче сәләфитләрнең, ваһһабчы­лар­ның күбрәк нефть һәм сәнәгать тармаклары булган өлкәләрдә таралуын ачыклаган.Бу – Татарстанга гына хас кү­ренеш түгел, башкаларда да шул ук хәл хөкем сөрә. Әллә боларның артында ниндидер режиссерның кулы уйныймы? Әлеге нечкәлекләр­не яшьләр аңлап бетерми, әл­бәттә. Кай­берләренә КАРШЫЛЫК, килеп туган ыгы-зыгы ОШЫЙ төшә, романтикага биреләләр. Бу вәз­гыятьне бит бәйнә-бәйнә аңла­тырга кирәк."
Менә сез сораган дәгъва, каршылык турындагы сүзләр.Так што бу мин уйлап чыгарган уйдырма түгел, проблема чыннан да бар.
Рөстәм хәзрәтнең шушы сүзләре белән дә килешмичә булмый:
"Дөрес, бүгенге көндә берәүне дә мәҗбүр итеп булмый. Хак динебезнең матурлыгын, самимилеген күрсәтә белергә генә кирәк. Башкача була да алмый."
Чыннан да, дин, гыйбадәт мәсьләсендә беркемне мәҗбүр итеп булмый, һәркем үз ихтыярында, әмма тәртипле, акыллы, чиста күңелле кеше беркайчан да минминлекләнеп йөрмәс, имам, җәмәгать ничек - шулай булырга тырышыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.) дә "Аллаһның рәхмәте җәмәгать өстендә" дип юкка гына әйтмәгәндер. Шулай да, кеше төрле була, әгәр кемдер тәкәбберләнеп "МИН(!!!) ҮЗЕМЧӘ укыйм!" дип кыланып йөрмәкче була икән, аңа үзенчә нәрсәдер эшләргә үз өендә тәкъдим итәбез, ә мәчет - ул җәмәгать урыны һәм анда һәр килгән кеше закон чыгарып йөри башласа нәрсә була соң аннары? Мәчеттә имам бар, җәмәгать бар, Устав белән теркәлгән, кабул ителгән тәртип бар һәм будь добр, МИН дигән нәрсәңне ишек артында калдырып, мәчет тәртибенә буйсын, хөрмәт ит. Ашыгасың икән, намаздан соң зикергә калмыйча чыгып китсәң дә була, беркем бернәрсә әйтми. Әмма "МИНЕКЕ дөрес, сез бидгатьчеләр" дип коткы-низаг таратып йөрмә.
Ә гомумән алганда, ислам галимнәре"Нинди җирлектә яшисең, шул җирлеккә хас булган мәзхәбтә булу вәҗеб(обязательно)" дип әйтә. Акыллы кеше бу кагыйдәдән һич тайпылмас, җәмәгатькә "перпендикуляр" булып йөрмәс.Намазда кулны кую, зикерне башкару кебек гамәлләр - алар сөннәт, нәфел хөкемендә. Ә бердәм булу, аерылмау - бу ФАРЫЗ, ягъни Аллаһ әмере, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә мөселманнарга: Бердәм булыгыз һәм аерылмагыз",- дип боера ("Гыймран" сүрәсе, 103 аят).

№32 (842146) / 11.06.2013 21:51:50

МИңа кайсы мәсхәбе дә ярый.Бабайны ашка чакырам,ул укый,без әббәр итәбез.Садака таратабыз,савап эшлибез.Шуның белән вәссәләм.Мәсхәбтә эшем юк.

№31 (842145) / 11.06.2013 21:45:29

минемчэ монда язучылар берсе дэ Эбу-Ханифа мэсхабын белми,белсэ дэ остэн-остэн генэ,кешелэр бу мэсхэбтэ аракы эчергэ ярый,бутэн гонахларны эшлэргэ ярый дип уйлыйлар бугай ягъни традицион татар исламы,эсътэгъфируллах.

№30 (842143) / 11.06.2013 21:36:59

Мин дэ Ометкэ кул чабам, если что. Татар мэчетлэрендэ Абу Ханифэ мазхабы буенча укылырга тиеш. Тэртип булырга тиеш. Бердэмлек булырга тиеш. Гаделша, сезнен "с водой выплеснули и ребенка" чыга. Барсында дорес язасыз кебек - э нэтижэ киресенчэ чыга, ак-кара, кара-ак. Яшьлэр арасында да торле кеше бар, картлар арасында да торле кеше бар, эмма яшьлэр итагат итэргэ тиешлэр. Миндэ шундый впечатление - сез мазхабсызлыкка шуышасыз, ахры. Исегезгэ тошерэм - бары чи надан кеше генэ мазхаблар кирэкми дип эйтэ ала, алар дуртэу генэ.

№29 (842127) / 11.06.2013 20:16:54

Гаделшага дигәнне ник алып ташладың?
Курыкма, я рядом!

№28 (842120) / 11.06.2013 18:41:31

Өмет, без комментлап утыра торган язмадан Ростэм хэзрэт сузлэреннэн яисэ журналист сузлэреннэн "яшьлэр фетнэ чыгара, гауга чыгара, дэгъва белдерэ" дигэн урынны табып мин наданга курсэтегез пжалысты. Атуса мин мондый нэрсэне курмэдем анда. "Мәчеттә яшьләр намазның фарызын гына укыйлар, сөннәтен укып маташмыйлар" дип авыл карты исеменнэн эйтелгэн жомлэ бар. Лэкин дэгъва белдерэлэр, фетнэ чыгаралар дигэн нэрсэ юк. Сез узегез уйлап чыгарган уйдырма бит бу! Диндэ уйдырма чыгару, башкаларга яла ягу узе бер фетнэ гамэле булса кирэк... Аннары шунысы да бар - рэсми рэвештэ аенрым дини оешма (мофтият яки мохтэсиб) булсын, алар составына кертелгэн мэчеткэ имам итеп билгелэнгэн кеше булсын, уз гамэллэрен уставта каралган мэзхэб кысаларында башкарыга тиеш, фарыз намазында ана ияручелэр шулай ук имам ничек укыса, шулай укырга тиеш дип анлыйм мин. Э калган очракта соннэт хэм нэфел гамэллэрен кем ничек булдыра, нинди мэзхэб буенча яки бер мэзхэбкэ дэ иярмичэ эшлэсэ дэ анын ихтыяры. Беркем дэ беркемне дэ мэжбурили алмый! Чонки башка мэзхэблэр дорес тугел дип уйлау узе ук зур гонах. Чонки бер генэ галим дэ моны хупламас. Шулай булгач, мэчеткэ йоручелэрдэн ниндидер кысаларда калуын талэп итеп булмый. Шэригатькэ каршы килэ торган гамэллэре юк икэн, ачыктан-ачык ялгышлык кылмый икэн, будьте добры, тузегез, сабыр булыгыз, савабы узегезгэ булыр. Э дэгъва белдерэ икэн, узен башкалардан галимрэк яки доресрэк дип саный хэм шул хакта башкаларнын "исенэ тошереп тора" икэн, картмы ул, яшьме, Хэнэфи мэзхэбеннэнме ул,Шэфигыйдамы, матурудист, ваххабит яки сэлэфиме, ана матур итеп ялгышын анлатырга, урынына утыртырга кирэк, монысы белэн килешми булмый. Лэкин Омет туган, Сез кутэргэнче, яшьлэрнен фетнэче булуы хэм дэгъва белдеруе турында беркем дэ бер суз дэ эйткэне булмаган иде. Уз язмаларыгызны да, башкаларныкын да игътибар белэн карап чыгыгыз эле, зыян итмэс!

№27 (842109) / 11.06.2013 16:55:00

юк проблеманы бармактан суырып,талашмагыз.
укыйсы килгән укый,ашыкканы чыгып китә. ислам дине "военная диктатура" түгел. һәр кеше ирекле!

мин КСАдан намазларны карыйм(корбан гаеткн,5 вакыт намазларны да.
фарыз намазын оешкан рәвештә укыйлар!
сөннәтләрен кем укый,кем чыгу ягына китә.

бәхәскә урын юк. кайда укылуга карамастан,сөннәт намазы укылсын гына!

сез бигрәк инде, каю кешеләр,ахшамнан башка намазларны да, секундын секундка китереп укыйлар. юк бит җәмәгать,намазның вакытларында +,- вакыт бирелә.
әле юкка бәхәс башлыйлар,тәсбихне нинди югарылыкта тотып "тартырга" тиешле дип. көлке бит. бу ислам диненең тәртипләрен белмәгән кешеләр бәхәсләшә башлыйлар.

бүгенге картлар - совет власте чәчәк аткан чорда туган (1933-1945) балалар. аларга дин гильме эләкмәде.

бәхәсләшмәгез,намазыбызны чын күңелдән,кешеләргә карамыйча,бирелеп укыйк,савап табарбыз!

тузга да язылмаган бәхәсләр чыгарасыз,көлке билләхи.

№26 (842105) / 11.06.2013 16:47:28

омет уз-узенэ кул чапмыйдыр ич.

№25 (842103) / 11.06.2013 16:45:48

Чынлыкта кемнен хаклырак икэне АЛЛАХка гына билгеле.

№24 (842099) / 11.06.2013 16:13:33

Өмет

№23 (842097) / 11.06.2013 15:48:18

Гаделша, биредә сүз бит кемнең намаздан соң ашыкканы, ә кемнең ашыкмаганы турында бармый. Кемдер ашыга икән, чыгып китсен. Ләкин безнең җирлектә мәчетләрдә намазны бер комплекс итеп башкару кабул ителгән: фарыз укылганнан соң сөннәт укыла, аннан соң зикер - тәсбих кылына. Бу тәртипне хәтта гарәп илләреннән килгән галим-остазлар да тәнкыйтьләмәде һәм монда нәрсәдер дөрес түгел дип әйтүгә урын юк.
Ни өчен мин "фетнә чыгаручы егетләр" дип әйтәм? Чөнки бабайлар, мәчет әһелләре түгел, ә алар бабайларга, җәмәгатькә дәгъва белдерә: янәсе, бидгатьчеләр сез. Намаздан соң зикер-тәсбихкә күп дигәндә 10 минут вакыт кирәк, безнең мәчеттә кайдадыр эшли торган яшьләр имам һәм җәмәгать белән бергә намазны да укып бетерәләр, тәсбихка да калалар, аннан бер җирләре дә кителми. Ә менә "дәгъва белдерүчеләр", гадәттә, нигәдер эшләмиләр, шулай булгач, ашыкмыйлар да, әмма демонстратив рәвештә фарыздан соң чыгып китәләр дә ... мәчет коймасы янында шул 10 минутны сөйләшеп торалар (шуның белән савап алмакчы булалар микән?). Дөрес аңлагыз, мин ул егетләргә мөселманннарга кебек карыйм, аларга "тел тидерү" максатыннан түгел,аңларга тырышу максатыннан фикеремне әйтәм, ләкин аңлый алмыйм.
Имам шул егетләргә ярарга тырышып фарыздан соң җәмәгатьне ташлап чыгып китәргә тиешме инде хәзер? Имам ул бит мәчеттә кабул ителгән гомум тәртипнең сагында торучы кеше.Ә "цыц" дип авызны томаларга картлага түгел, шул егетләргә әйтергә кирәктер, чөнки дәгъваны бит алар белдерә, алар мәчеттәге җәмәгатьне "бидгатьчеләр" дип түбәнсетә.
Без монда язабыз, фикер куертабыз, ә бу проблеманың чишелеше күренми әлегә. Чөнки өстәге язмада Рөстәм хәзрәт Батыр билгеләп үткәнчә, "Күпләр дин аша үзләренең сәясәт уеннарында катнашуларын аң­ла­мый да кала". Нинди сәясәт уены соң ул? Ә бит бу "уен"ның кагыйдәсе бик гади: ничек тә булса бер җирлектә, бер мәхәлләдә яшәүче мөселманнарны бүлгәләргә, бер-берсенә дошман итеп сугыштырырга. Ник, шул авыл мөселманнары бер төрле намаз укыса, зикер-тәсбихне, фарыздан соң түгел, ә сөннәттән соң башкарса, Коръән укып әрвахларга дога кылса, ни булган? Юк, кемдер котыртып: "Алар дөрес эшләми, бигать гамәл кыла", дип каршы өстерә, мәчет-мәхәлләдә бөтенләй юк-бар мәсьәлә белән конфликт - низаг чыгара. Бу кемгә кирәк? Вопрос, кем әйтмешли, риторический.
Сез әйтерсез, берләшергә, бердәм булырга кирәк. Һәм бу очракта мин сезнең "Урнэк алыгыз яшьлэрдэн!" дигән чакыру-өндәмәгез белән килешә алмыйм. Үрнәкне безнең җирлеккә хас булган мәзхәб буенча гамәл-гыйбадәт кылучы, олыларны, имамны, кабул ителгән тәртипне хөрмәт итүче, тыныч холыклы, тәртипле яшьләрдән алырга кирәк. Ә белем алган булып мәчет тәртибенә ризасызлык белдерүче, картлар белән сүз көрәштереп йөрүче тәртипсез яшьләр үрнәк була алмый.
Әйе, берләшергә кирәк, ләкин аның өчен без Татарстан мөселманнары Корылтаенда кабул ителгән юнәлешне - Әбү Хәнифә мәзхәбен танып, имамга итагать итеп,мәчет тәртибен, өлкәннәрне хөрмәт итеп, үзара тату, дус булып матур итеп аралашсак, ислам динебезне күркәм, яхшы яктан күрсәтә алырбыз. Шул егетләр шушы хакыйкатьне аңларлармы? Барыбызга да көн саен тәүбә итәргә, туры юлны сорап даими дога кылырга кирәк. Иншә Аллаһ, ул очракта Аллаһ Раббыбыз безгә рәхмәт күзе белән карар. Ә инде "мин беләм, мин - Җәннәтле!", "Бөтен җәмәгать ялгыша, ә минеке - дөрес! дип
минминлекләнеп йөрүчене Аллаһы Тәгалә яратыр микән, аңа рәхмәт күзе белән карармы икән? Монысын үзегез уйлап-фикерләп бетерегез инде.

№22 (842084) / 11.06.2013 13:13:17

Гаделша!!

№21 (842076) / 11.06.2013 10:58:19

"бэлки имамга да уступкага барыргадыр дим, шул ук канэгатьсез кешелэрнен ачуын кабартмас очен" дигэн сузлэремэ шуны остисем килэ: я булмаса имам канэгатьсезлек белдеручелэрнен авызын томалап, цыц, жэмэгать, алар Шэригатьне бозмый, фарызларын утэделэр, суз куертмагыз, дияргэ тиештер. Шундый позициядэ торып, гадел хокем йортуче имамлы мэхэллэдэ бер вакытта да фикер каршылыгы телгэ-гамэлгэ чыкмаячак. Эгэр картлар шулай ризасызлык белдереп, таяк бутыйлар икэн, димэк я имамга, я имам остендэ торучыга кирэк бу ясалма "фетнэ".

№20 (842075) / 11.06.2013 10:51:02

Хы., суз шул турыда бара да бит инде. Вакыты кысан булганнар фарыз намазын укыганнан сон чыгып китэлэр, э кемнэргэдер (Ометкэ дэ) бу гамэл ошамый, алар яшьлэрне фетнэчелэр дип атый. Мин качып укырга димим, эгэр имам урынында калган килеш аннан алдарак торып китуне кабул итэ алмыйлар икэн кайберэулэр, монда бэлки имамга да уступкага барыргадыр дим, шул ук канэгатьсез кешелэрнен ачуын кабартмас очен. Гел беръяклы гына кабул итэргэ тырышасыз барысын да... Мн идеализировать итмим, бары тик фикер каршылыкларын йомшарту юллары бар, эзлэргэ, табарга, узара фетнэ булдырмаска, уртак тел табып яшэргэ тырышып яшэргэ кирэк димэкче булам. Минем эле бер генэ егеттэн дэ безнен бабайларыбыз фэлэнчэ гыйбадэт кылалар, дорес эшлэмилэр дип кеше гайбэте чэйнэгэннэрен ишеткэнем юк. Алар достойно гына уз эшлэрен узлэре белгэнчэ хэм булдыра алганча эшлилэр дэ таралалар. Урнэк алыгыз яшьлэрдэн! Мн узем дэ сакалыма чал кунган "яшь" картмын, лэкин яшьлђрдэн гаеп эзлэргэ омтылмыйм, аларны анларга тырышам.

№19 (842074) / 11.06.2013 10:40:23

Соннэт намазын имам качып укый башласа... Яшьлэрне картларга каршы кую - дорес тугел. Соннэт намазын укымыйсын икэн - тыныч кына тор да чыгып кит. Монда проблема юк. Идеализировать итмэ инде доньяны, Гаделша. Идеал артыннан куып мэгънэ югалмасын.

№18 (842070) / 11.06.2013 09:52:16

Өмет, нигэ ул егетлэргэ "фетнэ чыгарып йоруче" дип ярлык тагарга гына торасыз сон? Аларнын пенсионер картлар шикелле мэчеттэ барлык соннэтлэрен дэ, соннэттэн сон озак итеп Коръэн сурэлэрен дэ укырга, матур итеп, жиренэ житкереп догалар кылырга вакытлары бармы икэн? Ул хакта сораганыгыз, кызыксыганыгыз бармы? Ул егетлэргэ бит шул ойлэ арасында тамак ялгарга да, сонга калмыйча эшкэ барып житешергэ дэ кирэк. Гаилэсен кайгыртып, йогерэ-чаба эшлэп, шул ук вакытта намаз укырга, Аллах каршында бурычын утэргэ вакыт хэм Иман ныклыгы тапкан икэн ул егетлэр, мона шатланырга гына кирэк. Азмыни пенсиядэ булып та мина эле намазга басарга иртэ дип йоруче бабайлар? Без яхшымы-начармы гыйбадэтен кылучыга тел тидермик инде, хэлебездэн килсэ, дэгъвэт кылыйк, килмэсэ, тыныч кына уз остебездэге гамэллэрне утик, башка моселман кардэшлэребезне тикшерми генэ.
Э имамнын фарыздан сон урынында калуына килгэндэ, мэхэллэсендэ эшлэуче, эшкэ ашыгучы яшьлэр хэм урта буын вэкиллэре барлыгыннан хэбэрдар имам, фарызы беткэч тэ урыныннан торып уз булмэсенэ кереп укыса да була соннэтлэрен хэм башка зикер-догаларын... Монын белэн Ислам кануны да бозылмый, фетнэгэ дэ юл куелмый. Уступкалар торле яктан булырга тиеш. Бер капкага гына уйнау тиз туйдыра ул, Омет кардэш.

№17 (842042) / 10.06.2013 22:59:27

РАН академиклары МИФИдагы теология кафедрасын ябуны сорап, подпись җыялар.
http://www.rosbalt.ru/moscow/2013/06/09/1138953.html

№16 (842041) / 10.06.2013 22:58:44

РАН академиклары МИФИдагы теология кафедрасын ябуны сорап, подпись җыялар.

№15 (842020) / 10.06.2013 19:46:48

Гаделша, әлбәттә беркем дә :"Сөннәт намазларны фәкать мәчеттә генә укыгыз",- дип әйтми, шулай да, тарихтан, сәхәбәләр тормышыннан белүебезчә, сөннәт намазларны, зикер-тәсбихне мәчеттә башкаруны хәлиф Гомәр (р.г.) керткән, чөнки ул хәлиф булган чорда ук күп кенә мөселманнар сөннәт намазларына, зикер-тәсбихкә салкын карый башлаганнар иде. Шунлыктан Гомәр (р.г.) сөннәтне һәм зикер-тәсбихне мәчеттә үтәргә боерды.
Килешәм, Мөхәммәд (с.) сөннәтен өендә укыгандыр, ләкин онытмыйк, аның өе мәчет дивары артында гына булган, ә сәхәбәләр аны мәчеттә көтеп торган. Аннары фарыз намаз укылгач, имам булып торган пәйгамбәребез (с.) торымыйча, кузгалмыйча бер генә сәхәбә кымшанмый да иде, ә алар безгә үрнәк түгел мени? Безнең мәчетләрдә дә кешенең әдәп-әхлагын, дини тәрбиясен (иманы дәрәҗәсен дә!) шуннан чамалап буладыр: фарыз намазы тәмамлануга имам урыныннан кузгалмыйча кузгалмаган кешенең әдәбе иман һәм хөрмәткә нигезләнгән булуы асык күренә,ә имам сәлам бирергә дә өлгермәгән килеш мәчеттән атылып-бәрелеп, лыр-лыр сөйләшә-сөйләшә чыгып киткән кешенең нинди тәэсир калдыра соң?
Гадәткә килгәндә, ул да гыйбадәтнең бер өлеше булырга мөмкин. Әгәр мәчеттә, җәмәгать урынында билгеле бер тәртип кабул ителгән икән, аны хөрмәт итәргә кирәк. Сез бик дөрес әйтәсез: без чыннан да юк-бар белән вакыт исраф итеп утырабыз. Шушы безобидный гадәтләр белән көрәшеп йөргәнче, ниндидер реальный хезмәт башкарсалар, мәчет картларына ярдәм итсәләр иде шул фетнә чыгарып йөрүче егетләр. Юкса телләре озын, ә зиратта өмә була, килегез дигәч, берсе дә килмәде.

№14 (842001) / 10.06.2013 16:19:11

Өмет, соннэт намазларын мэчеттэ генэ укыгыз дигэн боерык та юк. Алай гына да тугел, Пэйгамбэребез СГВнен соннэтне оендэ укып, жэмэгать янына фарыз укырга чыгуы хакында эйтелгэн хэдислэр бар. Димэк, соннэтне мэчеттэ яки оендэ уку кешенен уз ихтыярында, ана акыл ойрэтергэ дэ, упкэ белдерергэ дэ тугел. Эгэр соннэтне дэ мэчеттэ уку важип дигэн мантыйктан чыгып карасак хэм шунын буенча хокем йортсэк, биш намазнын барысын да фарызы-соннэте белэн мэчеттэ укырга тиеш барлык моселманнар да. Ерак яшиме ул мэчеттэн, юкмы, студентмы ул яки пенсионермы... Мантыйкны бер очтакта кулланып, икенче очракта аны инкарь иту дорес тугел, минемчэ.
Курешу дэ шулай ук. Кем матур гадэт дип саный, курешсен, лэкин аны да фарыз дэрэжэсенэ кутэреп, ниндидер ритуаллар уйлап чыгармасыннар иде... Кургэнегез бармы, кайбер мэчетлэрдэ ул курешу ритуалына нинди зур игътибар бирэлэр хэм аны утэмэучелэрне карашлары белэн "бораулыйлар", тэнкыйтьлилэр.Курешу, урыс эйтмешли, произвольный формада булырга тиеш. Калыпка салынганда ул гыйбадэт формасы ала башлый. "Гадәт үз эченә хәрам нәрсә алмаса, аны тормышта кулланудан бернинди дә зыян юк", дигэнсез. Килешэм. Лэкин ул гадэт гыйбадэткэ эйлэнергэ, фарыз дэрэжэсенэ кутэрелергэ тиеш тугел. Мин моны мен тапкыр кабатларга да эзер.
Э топтэнрэк уйлап карасак, без юк-бар белэн вакыт исраф итеп утырабыз... Кемнэрдер махсус рэвештэ безне шуна этэрэ, коймэне селкетеп жибэрэ, э без аны узебез егылып тошкэнче яки батканчы чайкалдырабыз! Моселманнар узара бергэ тупланып хэл итэсе мэсьэлэлэр дэ байтак бит, югыйсэ. Татар авылларында, татарлар арасында эчкечелек, фэхишэлек, наркомания, денсезлек чэчэк ата, якыннарыбыз, танышларыбыз шунда хэлак булалар. Исламга хэм моселманнарга каршы нинди кочле корэш бара, галимнэребезнен фэнни хезмэтлэрен тыялар, моселман булган очен генэ кардэшлэребезне эзэрлеклилэр... Исламга, традицион дигэн сылтау белэн, диннэн чыгара торган, ширеккэ китерэ торган яналыклар кертэлэр. Менэ кая юнэлтэсе иде безгэ барлык кочебезне, моселманлык кардэшлеген хэм бердэмлегебезне... Э без Исламга бернинди катнашы булмаган яки хэлиткеч эхэмияткэ ия булмаган ваклыклар белэн булышабыз...

№13 (842000) / 10.06.2013 16:04:56

Өметнең ишми нәселе икәне әллә кайдан күренеп тора - радикаль булмагыз дип, инде ярлык тагып, донос ясарга да булдырган.

№12 (841998) / 10.06.2013 14:57:34

Собхан Аллаһ, аек акыллы, диниләр күрнә башлаган. Гасырлар буе, хәкимият белән кушылганга, халыкны басторып тора торган элементлар кергән, гарәп илләрендәге гадәтләргә караганда, хәкимияттән арынган булу сәбәпле, үз чисталыгын саклап калган, бабаларыбыз тоткан Исламның Куръәгә якынырак торуын аңлаучылар да яза башлаган. Рәхмәт, "Өмет".

№11 (841997) / 10.06.2013 14:36:43

Гаделша, пәйгамбәребезнең "өйләрегезне каберстанга әйләндермәгез, өйдә дә намаз укыгыз " дигән хәдистә нәфел намазлары турында сүз бара. Ә сөннәт намазларны фәкать өйдә генә укыгыз дигән боерык юк. Алай гына да түгел, хәзер аралар ерагайганнан ерагая бара, күп кешеләргә мәчеттән өйләренә кадәр кайтып җитер өчен байтак вакыт кирәк (шул ук калада укый торган студентларны алыйк: алар мәчеткә кереп фарызны укыгач, сөннәт намазны укыр өчен өйгә яки общагага кайтып килергә тиешмени?). Ислам дине ул җиңел дин,пәйгамбәребез(с.) дә "җиңеләйтегез һәм авырайтмагыз, сөендерегез һәм нәфрәтләндермәгез" дигән.
Ә авыл мәчетләренең йозакта булуын бабайларга гына сылтамагыз. Әле бер генә намазга килгәннәре өчен, булдыра алганчы авылда дин эшләрен алып барганы өчен дә аларга рәхмәт әйтергә кирәк. Алар зиратны да карый, мәетләрне дә җирли, мәчет эшен дә алып бара, газына, утына түли һ.б.,һ.б. Шушы эшләрне яшьләргә тапшырсаң, булдыра алырлар иде микән соң?
Намаздан соң намазда булучыларның бер-берсе белән күрешеп чыгуында бернинди дә начарлык-ширлек күрмим. Күрешсеннәр. Бу бердәмлекне арттыра гына. Гадәт дигәндә, һәр халыкның үз гадәтләре булырга мөмкин, монда да бернинди куркыныч, динебезгә зарар китерү дигән нәрсә юк. Әйтик, намазны ялан баш уку - мәкруһ (кайбер галимнәр әйтүенчә, хәтта христианнарга охшау була, чөнки алар чиркәүгә кергәндә башларыннан салырга тиеш), чалма кию - менә монысы сөннәт, әйтик түбәтәй кию - ул татарларның гадәте, ә гарәпләр боҗралы яулык яба, бу - гарәпләрнең гадәте (Мөхәммзд (с.) боҗралы яулык япмаган бит). Гадәт үз эченә хәрам нәрсә алмаса, аны тормышта кулланудан бернинди дә зыян юк. Радикаль карашлы булмагыз.

№10 (841986) / 10.06.2013 09:54:06

Мин уземне дини кеше дип санамыйм, эммэ динилэрне хормэт итэм, дореслекне яратам, начар гадэтлелэрне хурлыйм, аракы эчучелэр мине ваххабистка дип йортэлр. Хэтта намаз укый да белмим, Гадый гына эйткэндэ мин, урыслар эйтмешли, вед. у нормальный здоровый образ жизни. Э янымдагы кеше аракы эчэ дэ сабаклар укыган була - узен дорес моселман дип саный. Хэеплэмэгез инде язуым очен

№9 (841985) / 10.06.2013 08:50:07

№7гэ, уз-узен белэн сойлэшэ башлагансын, кардэш, берэр белгечкэ курен эле))) Бусы шаяру гына иде. Ростэм хэзрэткэ сорау бирелгэн: "– Яшьләр турында әйтеп киттегез инде. Андый проб­лемалар авыл җирендә дә бар. Миңа бер авыл агае: “Мәчеттә яшьләр намазның фарызын гына укыйлар, сөннәтен укып маташмыйлар. Без алар белән ничек көрәшик?” – дигән иде" дип. Реплика ташланган. Лэкин ул жавапсыз калган. Фарыз намазын мэчеттэ уку хэерле (авыл картлары гадэтлэнгэнчэ ойлэне генэ тугел, момкин булса, барысын да). Э менэ соннэтне, момкинлек булса, ойдэ уку хэерлерэк. Чонки Пэйгамбэребез СГВ эйткэн, ойлэрегезне каберстанга эйлэндермэгез, намаз укыгыз дигэн. Фарыз намазына мэчеткэ йормэучелэр турында Пэйгамбэребез СГВ ни дигэн, анысын белемле имамнардан сорагыз.
Бер якны гына гаеплэу дорес тугел инде, кирэк тэ тугел. Эйтик шул ук традицион Ислам диюче авыл бабайлары мэчеткэ ойлэгэ генэ йори хэм башка вакытта мэчет ишегендэ йозак эленеп тора. Юлда йоргэндэ торле авылларда фарыз намазларын мэчет ишек тобендэ, урамда укырга туры килгэне бар.
"Әй­тик, без намаздан соң бер-беребезгә сәлам бирәбез, халкыбызда дини мәҗлесләр үткә­рү гадәте бар" ди Ростэм хэзрэт. Гадэт ул кондэлек тормышта ярый торган нэрсэ. Иртэн торгач теш чистарту гадэте, ойдэн чыгып киткэндэ ут-су-газнын сундерелгэн микэнен кабат тикшеру гадэте. Э мэчеттэ хэм гыйбадэттэ гадэт булырга тиеш тугел. Чонки динебез Пэйгамбэребез СГВ исэн чакта ук камил рэвешкэ китерелеп, тогэллэнгэн хэм Аллах ы тэгалэ ул диннэн Исламнан канэгатьлеген белдергэн. Диндэ кешелэр керткэн гадэт тора-бара бидгэткэ эйлэнуе ихтимал. Шул ук сэламлэшуне алыйк. Мэчеткэ намаз башланганчы ук, азанга хэтле килеп куйган моселман кардэшлэр узара алдан ук сэламлэшэлэр бит инде, э намазга камэттэн сон килучелэр соныннан сэламлэшсэ дэ ярый, кеше белэн ботенлэй курешмичэ чыгып киткэнче... Э ярымтугэрэк булып тезелеп басып, ниндидер ритуал бию дэрэжэсенэ кутэреп чиратлашып сэламлэшу хэм шуны башкалардан талэп иту (Исламда бары тик фарызны утэу генэ талэп ителэ)узе ук ачык БИДГЭТ. Ялгышкан булсам, Аллах кичерсен, ул гына барысын да Белуче!

№8 (841968) / 09.06.2013 22:29:55

син әйткәннәр бик вак нәрсәләр....
сәбәпләре һәм таркату ниәте тирәнрәк ята...

№7 (841966) / 09.06.2013 21:40:14

Алай ук бестолковыйланмагыз инде,пожалуйста. Темасы бит серьезная.

№6 (841956) / 09.06.2013 14:41:34

дорес Сария.

№5 (841955) / 09.06.2013 14:29:32

Дин юлындагы татар хатын-кызлары бигрэк анлашылмаган позициядэ.Наданлыкларыннан бер дэ курыкмыйча,бер-берсен ойрэтэлэр,тозэтэлэр.Э ойрэту очен бит кимендэ мэдрэсэ бетерергэ кирэктер.Шуннан килеп чыга булыр инде ул торле юнэлешлэр. Намазны бит аны тыныч кына ойдэ укып, урамда мода курсэтеп йормэсэн дэ була.

№4 (841944) / 09.06.2013 09:12:41

Ростэм хэзрэт узе политикага иярэ,имеш безнен уз татар исламыбыз бар,татар очен АЛЛАХ аерым дин тошермэгэн,Эбу Хэнифэ дэ аерым дин тоземэгэн.Исламнын бер олешен кабул итеп икенче олешенэ игътибар итмилэр,доресрэге куркалар,узлэре ук имнсыз политикларга ярарга тырышалар.

№3 (841942) / 09.06.2013 08:02:57

узган гасырлардан мөселманнарны таркатырга тырышалар. бу эшне, "под благими намериниями",әби патша башлады. ул елларда да,КАДИМчеләр,ҖӘДИДчеләргә бүлеп,бер-берсенә каршы көрәштерделәр. ул елларда ике агымга гына аеыра алган булсалар,бүген әллә ничә агымга аеыралар мөселманнарны.
90ел буена барган атеистик җәмгыяттә яшәгәннән соң,зәгыйф иманлы(ислам дине нигезләрен белмәгәннәрне)ата-баба дине дип,мәҗүси якка авыштыралар.
Ля иләһә иллаллаһе мөхәммәдән расулулла,дан авыштырып җыен кирәкмәгән нәрсәләр,юк елалар китереп чыгаралар. бу "эшләрдә" кайбер муллаларның,мөфтиләрнең дә катнашы бар. алар бу эшләрне белепме,белмичәме эшлиләр,моны Аллаһе генә белә...

халыкларны адаштыручылар(1917)үз җазаларын алдылар,болары да җазасыз калмас,гөнаһлары өчен.

шулай булгач,безгә бары бер Аллага чын күңелдән ышану,фарызларын үтәп яшәү кала.

№2 (841941) / 09.06.2013 00:06:13

Җырлар җырлана утырган арбага карап...

№1 (841936) / 08.06.2013 23:06:37

Әй­тик, без намаздан соң бер-беребезгә сәлам бирәбез, халкыбызда дини мәҗлесләр үткә­рү гадәте бар. Алар аны да кабул итми, танымый.

Бу гамәлләр үзләре Әбү Хәнифәгә туры килми ич.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино