|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.06.2013 Матбугат
Римма Бикмөхәммәтова "Кара-каршы"дан киттеМин дембельгә чыктым, ди Римма шаярып, ТНВдан дип өстәп куя. 5 июнь көнне соңгы тапшыруларын яздырганнар. "Шундый рәхәт, чыннан да, армиядән кайткан кебек икән", - ди Бикмөхәммәтова. Хәер, ТВ-сезон тәмамлана. "Кара-каршы"ның сезон саен алып баручылар алыштыруы - бер традиция. Махсус рәвештә эшләнәме бу, әллә аптыраганнанмы - аңламассың. Алып баручы Альберт белән янәшәдә киләсе сезонда кем утырыр? Ә үзе калырмы? Бу турыда мәгълүмат юк. Бу арада Римманың фонтаннарда коенганын күрсәгез, аптырамагыз, аның "дембель"! Дуслары инде дембель альбомын да ясарга киңәш иткән. Югарыдагы фото анда, һичшиксез, керергә тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|