06.06.2013 Мәгариф
БДИ: язмыш белән уйнаш
Бердәм дәүләт имтиханы быел да гаугалар белән башланды. Алай гына да түгел, БДИ корбаннар да сорый торган булып чыкты. Кайчанга кадәр дәвам итәр бу галәмәт?
Бердәм дәүләт имтиханын халык арасында “зәхмәт” дип атау гадәткә керде. Ә бит идеясе һәм башлангычы әйбәт тоелган иде: имтиханнарда алыш-биреш бетәчәк, бары акыллы балалар гына, рәхәтләнеп, үзләре теләгән уку йортына керә алачак, укучылар мөстәкыйльлеккә өйрәнәчәк, имтихан уздыруга киткән чыгымнарны киметәчәк һ.б. Бу очракта да мәрхүм Черномырдин абзыйның сүзләре искә төшә – “яхшырак булсын дип теләдек, ләкин һәрвакыттагыча килеп чыкты”.
БДИ 2001 елда беренче тапкыр Чувашстан, Мари Иле, Якутия кебек төбәкләрдә сынау рәвешендә кертелә башлаган иде. 2008 елда инде мондый төр имтиханны илнең барлык төбәкләрендә дә уздырдылар. Каршылар да булды, әлбәттә. 2009 елда әнә бер төркем ата-аналар Россиянең Югары судына шикаять белән чыккан иде, әмма суд БДИны бердәнбер сынау формасы буларак таныды. Ләкин шау-шу тынмады. Киресенчә, БДИ белән бәйле гаугалы хәлләр ел саен кабатланып тора. Әйтик, моннан өч ел элек Ростов өлкәсендә 70 укытучы балалар өчен имтихан бирергә кереп утырган була. 40 мең сум бәрабәренә. Күп мәктәпләрдә имтихан бирергә студентлар керә башлады, аларны да фаш иттеләр.
Быелгы имтихан, гомумән, скандал белән башланды. Бөтен Россия йоклап ятканда (имтиханга керүчеләрнең генә күзләре йомылмагандыр бу төнне), Ерак Көнчыгышта инде укучылар җавапларны биреп бетергән иде. Берничә сәгатьтән ул җаваплар интернеттада урын алды... Ә Ставропольдә берничә бала, үзләрен авыру дип алдалап, имтиханны алданрак тапшырган. Табиблардан справка да алып килгәннәр. Ни гаҗәп, авыру балалар имтиханнан 100 балл алып чыккан. Тагын да гаҗәбе шунда ки, әлеге авыруларны әти-әниләре бу төбәктә югары кәнәфиләрне биләп тора икән.
БДИ корбаны
Татарстанда да булыр әле андый гаугалар. Балтачтагы хәлләрне барыбыз да хәтерлидер. Инде быел да аерым имтиханнардан кайбер укучыларны куып чыгарулары мәгълүм. Кемдер имтиханга кәрәзле телефоны белән кергән, кемдер шпаргалка белән тотылган. Кайберәүләренә быелга мәктәпне тәмамлау турындагы аттестат бирелмәячәге дә ачыкланды. Нишләр андый балалар – анысы турында әллә ни уйланмыйбыз шул. Балалар язмышы белән уйнаганыбыз гына мәгълүм.
Атна башындагы һәлакәт исә янә БДИны зәхмәт дип кабул итәргә бер сәбәп булды. Менделеевскидан Казанга БДИ җавапларын китергәндә, Питрәч районындагы трассада 56 яшьлек Алевтина Никифорова утырган машина юл кырыенда басып торган авыр йөк машинасына килеп бәрелә, Никифорова һәлак була. Һәлакәтнең сәбәбе төрле була ала, шул исәптән җавапларны тизрәк илтеп тапшыру теләге дә аварияне китереп чыгарырга мөмкин. Шул көнне караган хәбәрләрдән ачыкланганча, БДИчылар, беренче чиратта, җавапларның зарарланмавын, Казанга килеп җитүенә шат. Ә кеше гомере – анысы инде арткы планга күчкән кебек тәэсир калды.
Һәлакәт дигәннән, алары да бик еш булып тора. Билгеле булганча, әлеге зәхмәти имтиханнар хәзер һәр мәктәптә түген, бәлки аерым бер үзәкләрдә (имтихан кабул итү пункты) генә уздырыла. Анда тирә-юнь мәктәпләрдән җыелалар. Районнар турында сөйләгәндә, андый мәктәпләр, әлбәттә, район үзәгендә урнашкан була. Районның бөтен авылларыннан шунда имтихан тапшырырга киләләр. Кем ничек булдыра ала, шулай килә. Әнә узган ел кайсыдыр районда “буханка” (УАЗ машинасы) икенче бер машина белән бәрелеште. Алты укучы, аларны озата барган укытучы сәламәтлегенә зыян килде. БДИның тагын бер җимеше – әнә шул. Янә кеше язмышы турында уйлана башлыйсың.
Мин дә анда булдым
Билгеле булганча, әнә шул имтихан кабул итү пунктларына Казаннан күзәтүчеләр җибәрәләр. Гадәттә, анда теге яки бу югары уку йортыннан яшьләрне – аспирантларны, яңа гына укыта башлаганнарны юллыйлар иде. Моннан берничә ел элек миңа да барырга туры килде күзәтүче буларак. Ике ел рәттән, ел саен өч-дүрт мәктәпкә. Шул мәктәпләрдә үземне Алланың кашка тәкәседәй хис итеп йөргәнем әле дә хәтердә.
Беренче елны мин барасы районнар Казаннан ерак түгел иде. Шуңа анда шул ук көнне алып бардылар. Иртәнге бишләрдә Казандагы белем сыйфатын өйрәнү үзәгендә (Республиканский центр мониторинга качества образования) сиңа БДИ материалларын бирәләр. Районнан килгән вәкаләтле вәкил утырган машина сине алып китә. Юлда ук башлана ярарга тырышу. Матур сүзләр әйтәләр, туктап ял итеп алалар, бер йөз грамм кабып җибәрергә кыстыйлар. “Мин бит эчмим” дигән идем, әле генә йөз грамм кыстаучылар диндарга әверелеп китә, дин турында, намаз турында сөйләшә башлый.
Мәктәпкә барып җитәбез. Казаннан кеше килгәнен күреп, мәктәп эченнән чит-ят кешеләр чыга башлый. Әлбәттә, шунда ук ашханәгә алып керәләр. Корсак тула, инде йокы баса башлый. Ярый, имтиханга балаларны кертә башлыйлар. Беренче баруларда, үз эшемә җаваплы карап, паспортларын тикшерәм, кесәләрен актарам. Таләпләр белән таныштырам, КИМнарны ачабыз. Янә ашханәгә чакыралар... Бераздан сыйныфларга кереп, балаларны күзәтеп алам. Мин кергәндә, бер-ике әле моңарчы күрмәгән кешеләр сиздерми генә сыйныфтан чыгып китә. Вакыт бик акрын уза шул. Төш вакыты җитә, тагын ашарга алып китәләр. Ә балалар азаплана. Кайберәүләр имтихан дәвамында калтыранып утыра, борчыла чөнки. Әлбәттә, аның эше әллә ни әйбәтләрдән булмас. Кулларыннан тотып диярлек, бәдрәфкә дә алып барырга кирәк икән...
Алдагы баруларда инде бераз йомшарам. Үземнең чыгарылыш имтиханнарын ничек тапшырганнарым искә төшә. БДИ булган булса, мөгаен, ул чакта бишле дә, алтын медаль дә булмас иде. Шуннан таләпләрне бераз йомшартам. Ашарга ешрак барам, анда һава әйбәтрәк. Үземнең эшләрне эшлим. Әйдә, ярдәм итсеннәр сана! Бала язмышы белән уйнарга мин бит газраил түгел! Ахырдан белешәм: мин “эшләгән” мәктәпләрдә нәтиҗәләр әйбәтрәк.
Шашлыкның сере нидә?
Икенче елны ераграк районга барырга туры килде. Шуңа кич киттек. Мине алырга килгән машина гади халык телендә джип дип атала. Сценарий шул ук. Казаннан китеп, беркадәр вакыт узуга, табигатьнең гүзәл бер почмагына туктыйбыз. Гаҗәп, анда шашлык пешерәләр икән. Нишлисең, “очраклы” рәвештә генә туры килгән тәгамне авыз итәргә туры килә.
Район үзәгендәге иң яхшы кунакханәнең иң яхшы номеры да мине көтеп тора икән инде. Кунакханә янында тагын берничә джип басып тора. Ата-аналар борчыла, дип уйлыйм. Тагын салып җибәрергә тәкъдим ясыйлар. Үзләре инде бераз кызмача. Янә баш тартам. Янә эч серләре белән уртаклаша башлыйлар, берсе хаҗда да булып кайткан икән. Саунага киттек, бильярд суктык. Менә бит, көтмәгәндә, ничек ял итеп алдым. Бәлки иртәгә имтиханга барып та тормаскадыр?!... Бардым, әмма мин инде, беренче барулардагы кебек, бөтенләй кырыс түгел идем. КИМнарны ачтым да, тәгамнәр өелеп торган өстәлле бүлмәгә кереп утырдым. Шулай ук әйбәт бирделәр биредә имтиханны.
Шунысы кызык, Казанга кире кайтканда без инде гади генә “ундүртле”дә кайттык. Шашлык белән каршы алулар да булмады. Хәер, җавапларны алып кайтырга ашыгырга кирәк иде шул. Шуңа да ашыктык. Машинабыз ике тапкыр каршы яктан килүче машиналарга бәрелә язды.
БДИ дигәч, әнә шулар күз алдына килә. Язмыш белән уйнау дәвам итә...