поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.05.2013 Җәмгыять

Изге Болгар җире 50 мең кунак кабул итәргә җыена

Әби-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән көнне билгеләп үтү максатыннан, менә инде күп еллар рәттән Болгарда «Изге Болгар җыены» уздырыла. Гадәттә, бәйрәм июнь аенда оештырыла иде. Быелгы чараны исә ислам кабул итүнең рәсми датасына якынайтып, 25 май көнне үткәрергә булганнар.

Болгар музей-тыюлыгында бу көнне 50 меңгә якын кунак көтәләр. Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында Спас районы башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов һәм Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова быелгы бәйрәмнең үзенчәлекләре һәм төп чаралар турында сөйләде.

25 май көнне Болгарда яңа Елга вокзалының тантаналы ачылышы көтелә. 5 мең квадрат метрлы җирлектә Болгар цивилизациясе музее урнашачак. Шулай ук кунаклар өчен зур мәдәни программа әзерләнгән. Бәйрәм мәйданында мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары яңгыраячак, Корьән укучылар чыгыш ясаячак. Сувенир һәм халык кул эшләнмәләре, хәләл продукция, дини товарлар сатуны да җәелдерү ниятләнә.

Җыенга җомга көн кич килүчеләр өчен 2 мең урынлык палаткалы лагерь эшлиячәк. Мансур Гыйматдинов әйтеп киткәнчә, анда туристларның уңайлы урнашуы өчен шактый яхшы гына шартлар тудыру турында кайгыртканнар. Хәтта кайнар ризык әзерләп, тамак ялгап җибәрү өчен дә мөмкинлек булачак. 4-6 кешегә исәпләнгән палаткаларда исә ятак-караватлар куелачак, матраслар, урын-җир җәймәләре биреләчәк.

Казаннан Изге Болгар җыенына бару өчен рейс автобуслары санын арттырырга булганнар. Шулай ук мөселманнар Казанның төп мәчетләреннән махсус туристик автобусларга да утырып китә алачак. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
Интертат.ру
№ | 21.05.2013
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»