|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2013 Шоу-бизнес
Динә Гарипова “Евровидение” бәйгесендә - бишенче18 майдан 19ына каршы төндә Швециянең Мальме шәһәрендә “Евровидение-2013” бәйгесе тәмамланды. Якташыбыз Динә Гарипова бәйгенең финал өлешендә уңышлы гына чыгыш ясап, 5 урынга лаек булды. Бу көнне Динә янында була алмасак та, күпләр күңелләре белән нәкъ менә Мальме буйлап гизгәндер. Кызның туган шәһәре Яшел Үзәндә бу зур һәм истәлекле чарага инде күптән әзерләнә башлаганнар иде. 14 май көнне үткән ярымфиналны шәһәр халкы Яшел Үзәннең Театр мәйданында урнаштырылган зур плазма экран аша күзәткән булса, “Евровидение”нең финал өлеше исә, гомумән дә, зур бәйрәмгә әверелде. “Родина” мәдәният йорты каршындагы әлеге мәйдан тагын да матуррак итеп бизәлде, кызның җанатарлары өчен Мальме һәм Мәскәү шәһәрләре белән турыдан-туры элемтә оештырылды.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|