16.05.2013 Сәясәт
Әхсән Баянның вафат булуын Татарстанда белми калганнар
Тукай премиясе лауреаты, язучы Әхсән Баян 8 майда Татарстанның Кама Тамагы районында тормыш иптәше янына җирләнгән. 86 яшьлек язучының вафаты турында Татарстан язучылар берлеге, рәсми мәгълүмат чаралары да хәбәр итмәсә дә, бу турыда Башкортстанның «Кызыл таң» газеты яза.
Татар әдәбияты зур югалту кичерде. Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Баян вафат булды.
Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов 1927 елның 8 декабрендә Башкортстанның Илеш районы Әшмән авылында туган. 1943 елда күрше Ишкар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берничә ел колхозда эшли, аннары 1947-50 елларда район үзәге Югары Яркәйдәге Мәдәният йортында художество җитәкчесе була. Шунда ул төп эшеннән аерылмыйча урта мәктәпне тәмамлый. Бер ел авылында укытучылык иткәннән соң, 1951 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1956 елда университетны тәмамлаганнан алып Әхсән Баянов озак еллар журналистика өлкәсендә эшли. 1956-1962 елларда “Социалистик Татарстан” гәзите редакциясендә хәбәрче, әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире була. 1962-1966 елларда “Казан утлары” журналының җаваплы секретаре, 1977-1981 елларда журналның баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара.
Әхсән Баянов иң элек шигъри әсәрләре белән танылган әдип. Аның шигырьләре матбугатта 1951 елдан күренә башлый. 1959 елда исә “Диңгез шавы” дигән беренче җыентыгы басылып чыга. Аның күпсанлы лирик һәм фәлсәфи-публицистик шигырьләре, балладалары, “Яшел мәйдан”, “Диңгез шавы”, “Мират”, “Сез аңларсыз мине”, “Сәяхәтнамә”, “Һәйкәл”, “Кышкы чәчәкләр” һәм башка поэмалары татар поэзиясендә күренекле урын алып тора.
Әхсән Баянов проза һәм драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшләде. “Яшьлегемне эзлим”, “Дүрт монолог”, “Тау ягы повесте”, “Төлке тоту кыен түгел”, “Тавыш — табигать бүләге”, “Аязучан болытлы һава”, “Аргы яр” повестьлары һәм Кама буендагы гигант төзелешләрне гыйбрәтле язмышлар аша гәүдәләндергән “Ут һәм су”, “Таш китап” романнары укучыларда һәм әдәбият сөючеләрдә зур кызыксыну уятты.
Әхсән Баяновның шигырьләре урыс теленә дә тәрҗемә ителгән.
Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Әхсән Баянов “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгән, аңа шулай ук “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Татарстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исемнәр бирелгән. Әхсән Баянов — Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты да.
Әхсән Баянов 8 майда Татарстанның Кама Тамагы районында тормыш иптәше янына җирләнде, дип яза «Кызыл таң».
Чыганак: Татар заманы