|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2013 Матбугат
Республиканың каләм ияләре Медиафорумда катнаша16-17 май көннәрендә Казанда Медиафорум уздырыла. Аның кысаларында төрле танылган шәхесләр катнашында берсеннән-берсе кызыклырак чаралар үткәрү каралган. Ул республиканың барлык массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җыячак. 16 май көнне журналистлар белән Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очраша. Шул ук көнне сәгать 14:00 дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фойесында «Интерфакс» компаниясенең генераль директоры урынбасары Николай Касьянов «Җирле яңалыкны федераль дәрҗәдә үткәрү» дигән темага семинар уздыра. Теләге булганнар исә икенче шундый ук чара — Медиаиндустрия Академиясенең интернет һәм радиожурналистика кафедрасы җитәкчесе Кипрас Мажейка тарафыннан үткәреләчәк семинарга рәхим итә ала.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|